Дамир Гыйлемханов

Дамир Рәшит улы Гыйлемханов – россияле хәрби хезмәткәр, гвардия ефрейторы. Россия Федерациясе Герое (7.03.2022, вафатыннан соң).

Тәрҗемәи хәле

1999 елның 21 сентябрендә Казанда туган [1][2]. Әти-әнисе – Ленария һәм Рәшит Гыйлемхановлар (әтисе Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән) [3]. Апасы – Рузилә [2]. Дамир өйләнмәгән булган, баласы юк [4].

2015 елда Казанның Идел буе районы 42 нче урта мәктәбенең тугыз сыйныфын, 2019 елда «эчке сантехник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү, һава кондиционерлары һәм вентиляция» белгечлеге буенча Казан политехника көллиятен тәмамлый [5][6][7][4].

2019 елда армия хезмәтенә алына, аны тәмамлаганнан соң, хезмәтен контракт буенча дәвам итә [5]. Башта Ерак Көнчыгышта, аннары Ростов өлкәсендә хезмәт итә [3]. Хәрби дәрәҗәсе буенча гвардия ефрейторы. Украина территориясендә хәрби хәрәкәтләр башланыр алдыннан гына өенә ялга кайтып килә [3], соңгы тапкыр туганнарына март башында шалтыраткан [2].

2022 елның 24 февраленнән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша [8].

Үлеме

Рәсми версия буенча, ул механик булып хезмәт иткән Т-72Б1 танкы экипажы (150 мотоукчылар дивизиясенең 163 гвардия танк полкы, командиры — өлкән лейтенант Дамир Исламов, төзәүчесе — рядовой Иван Цевун) 2022 елның 7 мартында бронетөркем составында хәрәкәт итеп, ЛХР территориясенә керә торган Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә Украина ягының ныгытылган районын (укрепрайон) штурмлаган. Танк экипажы Украина ягының озак вакытка дип әзерләнгән ут ноктасын һәм якынча 10 «тере көч»ен юкка чыгара. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» атып тидерәләр һәм аңа ут каба. Ут астыннан янган машинаны алып чыгып, танк экипажы машинага капкан утны сүндерә һәм хәрби бурычны үтәргә әйләнеп кайта. Алга таба танк экипажы Украина ягының биш танкы белән тигезсез көрәшкә керә һәм аларның дүртесен юк итеп, җитди зыян китерә. Алга таба һөҗүм итү нәтиҗәсендә хәрби машинага ут атып тидерәләр һәм экипаж урында һәлак була[9] [2][3][4]. Дамир Гыйлемханов 22 яшьтә булган [10].

undefined

Россия Федерациясе Президентының 151 нче Указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен», ефрейтор Гыйлемханов Дамир Рәшит улына (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Герое исеме бирелә [11][12]. Д. Гыйлемханов, Россия гаскәрләренең махсус операциясе башлангач, Россия Герое исеменә лаек булган (командиры Дамир Исламовтан соң) икенче кеше була [13].

Д. Гыйлемхановның үлеме рәсми рәвештә 15 апрельдә генә расланган [14]. Ул көнне аның белән хушлашу, Гыйлемханов анда укымаса да, Казан югары танк училищесы клубында уза [15]. Хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша [11]. Д.Гыйлемханов Казанның Курган зиратында хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләнә [16].

Бүләкләре

Хәтер

undefined
  • Д.Гыйлемханов укыган Казан шәһәренең 42 нче урта мәктәбе аның исеме белән аталган.
  • Мәктәп музеенда аңа багышланган мемориаль почмак булдырылган, анда Геройга шәхси әйберләре, хәрби формасы, китаплары саклана.
  • Казанның Ю.Фучик урамындагы йортта Герой сурәте белән мурал ясалган.
  • Герой укыган политехник көллиятнең Юнармия отряды аның исемен йөртә.
  • Казанда Дамира Гилемханов исеме белән бокс турниры узды[17][18].
  • 2025 елның 8 маенда Казан шәһәренең 42 нче мәктәп территориясендә Геройның бюсты куела[19].

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Выпускник казанского колледжа погиб на Украине, ему посмертно присвоено звание Героя России. Газета «Вечерняя Казань» (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2022.
  2. 1 2 3 4 Родители погибшего на Украине танкиста из Казани: «Мы будем им гордиться всю свою жизнь». Татар-информ (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2022.
  3. 1 2 3 4 Лев Илонов. «Он был очень отзывчивым и честным человеком»: В Казани простились с погибшим в ходе спецоперации в Украине Героем России Дамиром Гилемхановым. Комсомольская правда (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2022.
  4. 1 2 3 «В нем не было ни грамма озлобленности»: на Украине погиб 22-летний военный из Казани. 116.ru (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2022.
  5. 1 2 Президент РТ приехал проститься с Героем России Дамиром Гилемхановым. Татар-информ?! (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2022.
  6. «Дамир не заслужил такой смерти»: учителя погибшего на Украине 22-летнего военного рассказали о нем. 116.ru (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2022.
  7. Герой РФ посмертно. Казанский политехнический колледж (13 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2022.(үле сылтама)
  8. В Татарстане простились с героем Дамиром Гилемхановым, павшим на Украине. ГТРК «Татарстан» (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2022.
  9. ПОДВИГ ТАНКОВОГО ЭКИПАЖА ИСЛАМОВА ДАМИРА НАЗИРОВИЧА... Союз Танкистов России ВКонтакте [рус.]
  10. Валентина Васильева. В Казани простились с Героем России Дамиром Гилемхановым. ГТРК «Татарстан» (16 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2022.
  11. 1 2 Рустам Минниханов принял участие в церемонии прощания с Героем Российской Федерации Дамиром Гилемхановым. Татарстан Республикасы Президенты (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2022.(үле сылтама)
  12. Минниханов принял участие в церемонии прощания с Героем России Дамиром Гилемхановым. Газета «Республика Татарстан» (14 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2022.
  13. Аминов: «Дамир Исламов и Дамир Гилемханов стали для нас примером настоящего подвига». Татар-информ (18 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2022.
  14. Татарстанец Дамир Гилемханов погиб на Украине. Ему присвоено звание Героя России. Интернет издание «Казанский репортер» (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2022.
  15. Семье военного из Татарстана, погибшего на Украине, передали звезду Героя РФ. ТАСС (15 апреля). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2022.
  16. Алина Файзрахманова. В Татарстане похоронили погибшего на Украине Героя России Дамира Гилемханова. Татар-информ (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2022.
  17. В Казани появился мурал в честь Героя России Дамира Гилемханова. Татар-информ?! (8 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2022. Архивировано 10 июнь 2022 года.
  18. Глеб Меркин. Школе в Казани присвоили имя погибшего на Украине Героя России Дамира Гилемханова. Коммерсантъ (2 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2022. Архивировано 5 июнь 2022 года.
  19. В Казани открыли бюст Героя России Дамира Гилемханова. www.m.business-gazeta.ru (8 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 май 2025.

Тема буенча өстәмә