Сергей Рыжиков

Сергей Николаевич Рыжиков (19 август 1974, Бөгелмә, СССР) — Роскосмос космонавтлар отряды космонавт-тикшерүчесе, 2 нче класслы хәрби очучы. Дөньяның 551 нче, Россиянең (СССРның) 121 нче космонавты[1]. Россия Федерациясе Герое (2018), Бөгелмә районының мактаулы гражданины.

2016 елның октябре — 2017 елның апреле аралыгында «Союз МС — 02» транспорт пилотлы корабы экипажы командиры һәм Халыкара космик станция экипажы бортинженеры сыйфатында космик очыш ясый. МКС-49/50 төп космик экспедицияләре катнашучысы. Подполковник (2009).

2020 елның 14 октябрендә Мәскәү вакыты белән 8:45:04 сәгатьтә Байконур космодромының 31 нче мәйданыннан «Союз МС-17» космик корабы экипажы командиры, МКС-63 программасы буенча Халыкара космик станция экипажы бортинженеры һәм МКС-64 төп космик экспедицияләр командиры сыйфатында старт ала. 2021 елның 17 апрелендә МКС-64 экспедициясе экипажы җиргә уңышлы әйләнеп кайта.

2025 елның 8 апрелендә, Мәскәү вакыты белән 08:47:15 «Союз МС-27» пилотлы корабы командиры сыйфатында Байконур космодромыннан МКСга 73 нче озын экспедиция кысаларында старт ала[2], Рыжиков өчен бу өченче космик очыш[3]. 2025 елның 5 апрелендә JAXA астронавты ТакуяОнишидан МКС командованиесен кабул итә[4].

2025 елның 16 һәм 28 октябрьләрендә Сергей Рыжиков хезмәттәше Алексей Зубрицкий белән берлектә МКС-73 кысаларында ачык космоска чыга[5][6]. 16 октябрьдә чыгу дәвамлылыгы 6 сәгать 11 минутны тәшкил итә[7], 28 октябрьдә исә ачык космоста 6 сәгать 54 минут эшлиләр[8][9].

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 19 августында Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә туган. Түбән Варта шәһәрендә урта мәктәпне һәм яшь авиаторлар мәктәбен тәмамлаган (1991).

1991 елның августыннан 1992 елның сентябренә кадәр Ырынбурда югары хәрби авиация училещесындә, 1992 елның сентябренннән 1996 елның октябренә кадәр Кача югары хәрби авиация училещесындә (ru) укый, укуны тәмамлагач, «очучы-инженер» квалификациясе ала.

1996 елның октябреннән 1997 елның февраленә кадәр 37 нче һава армиясендә (Сарытау өлкәсе) Хәрби-һава көчләре хәрби округы очучысы булып хезмәт итә.

1997 елның февраленнән июленә кадәр Махсус билгеләнештәге командованиенең (Тверь өлкәсе) хәрби-һава көчләре хәрби округынең өлкән очучысы булып хезмәт итә.

1997 елның июленнән космонавтлар отрядына теркәлгәнче Себер хәрби округында (Чита өлкәсе) 14нче һава армиясендә хәрби-һава көчләре хәрби округы өлкән очучысы, звено командиры, штаб башлыгы — эскадрилья командиры урынбасары, авиазвено командиры булып хезмәт итә.

Л-39 (287 сәгать очыш) һәм МИГ-29 (150 сәгать очыш) очкычлары белән идарә итүне үзләштерә. 110 мәртәбә парашют белән сикергән, парашютчы-инструктор.

2012 елның май-июлендә РФ саклану министры приказы белән запаска җибәрелә.

2007 елның 26 февраленнән 2 еллык космонавтлар отрядына гомуми әзерлек курсын башлый.

2009 елның 2 июнендә әзерлекне тәмамлый, имтиханнарны "бик яхшы"га бирә, «космонавт-тикшерүче» квалификациясе һәм 204 нче санлы космонавт таныклыгы ала.

Беренче очыш

2016 елның 19 октябрендә «Союз МС-02» карабының командиры буларак, Роскосмос космонавты Андрей Борисенко һәм НАСА астронавты Роберт Шейн Кимброу белән берлектә космоска оча.

21 октябрьдә халыкара космик станция («Поиск» модуле) белән стыковка тормышка ашырыла.

2017 елның 10 апрелендә экипаж тулы составта Җиргә әйләнеп кайта. Экипажның космоста (халыкара космик станциядә) булу озынлыгы — 173 тәүлек[10].

Статистика[11]
# Старт

корабле

Старт, UTC Экспедиция Утыру корабле Утыру, UTC Очышларның суммар озынлыгы Ачык космоска чыгу Ачык космоста уздырган вакыт
1 Союз МС-02 19.10.2016, 08:05 Союз МС-02, МКС-49/50 Союз МС-02 10.04.2017, 11:20 173 тәүлек 03 сәгать 15 минут 0 0
2 Союз МС-17 14.10.2020, 05:45 Союз МС-17, МКС-63/64 Союз МС-17 17.04.2021, 04:55 184 тәүлек 23 сәгать 10 минут 1 06 сәгать 47 минут
3 Союз МС-27 08.04.2025

05:47

Союз МС-27/МКС-73 Союз МС-27

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре

undefined
  • Россия Федерациясе Герое (2018 елның 13 ноябре) — Халыкара космик станциядә озак вакытлы космик очышны гамәлгә ашырганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен[12];
  • Россия Федерациясе очучы-космонавты (2018 елның 13 ноябре) — Халыкара космик станциядә озак вакытлы космик очышны гамәлгә ашырганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен[12];
  • Бөгелмә муниципаль районының мактаулы гражданины (2018 елның 17 декабре)[13];
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2019 ел) — яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм актив җәмәгать эшенә аерым өлеш керткән өчен[14];
  • «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2021 ел)[15];
  • Преподобный Сергий Радонежский билгесе (Мәскәү өлкәсе, 2021 елның 15 гыйнвары) — Мәскәү өлкәсе хакына аеруча нәтиҗәле дәүләт, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен[16];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2022 елның 15 июле) — пилотлы космонавтика үсешенә зур өлеш керткән һәм Халыкара космик станциядә озак вакытлы космик очышны гамәлгә ашырганда күрсәткән батырлыгы өчен[17];
  • II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале;
  • II һәм III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен» медале;
  • «Космик эшчәнлеккә ярдәм иткән өчен» билгесе (Федераль космик агентлык);
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2025)[18].

Гаилә хәле

Аерылган, улы Иванны ул әнисе Любовь Ивановна белән бергә үстерә, Иван Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган[19].

Сергей Рыжиков — динле кеше, берничә тапкыр Великорецкое тәре йөрешендә катнаша. 2013 елда Оренбург өлкәсенең әнисе ягыннан ата-бабаларының туган ягы булган Каменногорское авылында табыну тәресен урнаштыра һәм Иисус Христосның үзгәрүе хөрмәтенә йорт гыйбадәтханәсен ача[19]. 2014 елның октябрь-декабрь айларында Хьюстонда очыш алдыннан әзерлек командировкасы вакытында Изге бөек кенәз Владимир храмында псаломчы булып хезмәт итә. Космик очышка Инҗил, иконалар һәм Серафим Саровскийның калдыклары кисәкчекләрен ала[20].

Искәрмәләр

  1. Рыжиков Сергей Николаевич. Биография. Центр подготовки космонавтов имени Ю. А. Гагарина. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 октябрь 2014. Архивировано 20 октябрь 2014 года.
  2. Новости. Корабль «Союз МС-27» с новым экипажем МКС стартовал с космодрома Байконур. Роскосмос (8 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2025.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 15 июля 2022 года № 456 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2022. Архивировано 16 июль 2022 года.
  4. Сергей Рыжиков принял командование МКС (2025-08-05). 6 август 2025 тикшерелде.
  5. Татарстанский космонавт Сергей Рыжиков второй раз за месяц вышел в открытый космос [неопр.]. БИЗНЕС Online (28 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  6. Рустам Минниханов в преддверии Дня Республики вручил государственные награды России и Татарстана. Президент Республики Татарстан (28 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2021. Архивировано 25 декабрь 2021 года.
  7. Церемония вручения наград Московской области и знаков отличия Роскосмоса прошла в ЦПК. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2021. Архивировано 25 февраль 2021 года.
  8. Звание «Почётный гражданин Бугульминского муниципального района» присвоено космонавту-испытателю Сергею Рыжикову. Сайт Бугульминского муниципального района (17 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2019. Архивировано 25 март 2019 года.
  9. Космонавт из ХМАО Сергей Рыжиков почти семь часов провел в открытом космосе (2025-10-29). 29 октябрь 2025 тикшерелде.
  10. Тамара Амелина. Афон из космоса. Уникальные кадры космонавтов. Православие и Мир. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2019. Архивировано 25 март 2019 года.
  11. Statistics - Ryzhikov Sergei Nikolaevich (ингл.). spacefacts.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2018. Архивировано 25 май 2018 года.
  12. 1 2 Указ Президента Российской Федерации от 13 ноября 2018 г. № 656 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  13. Звание «Почётный гражданин Бугульминского муниципального района» присвоено космонавту-испытателю Сергею Рыжикову. Сайт Бугульминского муниципального района (17 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2019. Архивировано 25 март 2019 года.
  14. Признание заслуг. Республика Татарстан (газета) (10 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2021. Архивировано 25 декабрь 2021 года.
  15. Рустам Минниханов в преддверии Дня Республики вручил государственные награды России и Татарстана. Президент Республики Татарстан (28 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2021. Архивировано 25 декабрь 2021 года.
  16. Церемония вручения наград Московской области и знаков отличия Роскосмоса прошла в ЦПК. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2021. Архивировано 25 февраль 2021 года.
  17. Указ Президента Российской Федерации от 15 июля 2022 года № 456 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2022. Архивировано 16 июль 2022 года.
  18. О награждении орденом «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (9 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2026.
  19. 1 2 Анастасия Бердникова. Мама Сергея Рыжикова — о бугульминском детстве, воспитании верующего космонавта и жизни в монастыре. Православие в Татарстане (21 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2019. Архивировано 28 март 2019 года.
  20. Тамара Амелина. Афон из космоса. Уникальные кадры космонавтов. Православие и Мир. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2019. Архивировано 25 март 2019 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә