2007 ел
| Милади тәкъвим | 2007 MMVII |
| Юлиан тәкъвим | 2006—2007 (14 гыйнвардан) |
| Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7515—7516 (14 сентябрьдән) |
| Римны нигезләгәннән башлап | 2759—2760 (4 майдан) |
| Яһүдләр тәкъвиме |
5767—5768 ה'תשס"ז — ה'תשס"ח |
| Һиҗри тәкъвим | 1428—1429 |
| Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4499—4500 (11 августтан) |
| Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1456 ԹՎ ՌՆԾԶ
|
| Кытай тәкъвиме | 4703—4704 (18 февральдан) 丙戌 — 丁亥 кызыл эт — кызыл дуңгыз |
| Хәбәш тәкъвим | 1999 — 2000 |
| Борынгы һинд тәкъвиме | |
| - Викрам-самват | 2063—2064 |
| - Шака самват | 1929—1930 |
| Шәмси тәкъвим | 1385—1386 |
| Буддачылык тәкъвиме | 2550 |
| Япон ел исәбе | 19 ел Хэйсэй |
2007 (ике мең җиденче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2007 елы, III меңьеллыкның 7 елы, XXI гасырның 7 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 7 елы, 2000 елларның 8 елы. 2007 елдан бирле 19 ел үтте.
- Халыкара дельфин елы (БМО).
Вакыйгалар
- 1 гыйнвар — Россиянең Красноярск краена 2 автоном округ кушыла.
- 1 гыйнвар — Болгария һәм Румыния Европа берлегенә кушылдылар[1].
- 30 гыйнвар — Windows Vista операцион системасы сатуга чыга.
- 25 февраль — Лос-Анджелеста 79-нчы «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы уза[2].
- 3 апрель — Поездлар өчен тизлек рекорды куелган (574,8 км/сәгатькә).
- 26 июнь — Татарстан һәм Россия хакимиятләре арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү шартнамәсе имзалана[3].
- 10 октябрь — АКШ әрмәннәр геноцидын таный.
- 2 декабрь — Россия Дәүләт думасына сайлаулар үтә[4].
- 22 декабрь — Ariane 5 исемле француз ракетасы тарихта беренче Африка иярченең чыгара.
- 28 декабрь — Непал Федератив Демократик Җөмһүрият буларак игълан ителде.
Туучылар
Шулай ук карагыз: Төркем:2007 елда туганнар
- 25 гыйнвар — Данил «donk» Крышковец, киберспортчы.
Вафат булганнар
Шулай ук карагыз: :Төркем:2007 елда вафатлар
- 12 гыйнвар — Разия Мөэминова, тарихчы галим (Ташкент).
- 15 гыйнвар — Лалә Оралоглу, Төркия кино актрисасы, режиссер.
- 19 гыйнвар — Риф Хәйретдинов, татар тарихчы-галим.
- 3 март — Альфред Сәйдәшев, юрист, казый.
- 25 март — Тамара Носова, РФ кино актрисасы, РФ халык артисты.
- 16 апрель — Зөлфәт (Зөлфәт Маликов), татар шагыйре.
- 17 апрель — Ренат Суфиев (Роман Солнцев), язучы.
- 20 апрель — Наил Биккенин, фәлсәфәче, КПСС ҮК аппаратында бердәнбер татар.
- 23 апрель — Борис Ельцин, беренче Россия Федерациясе президенты (1991—1999 елларда).
- 4 май — Фәния Гайнанова, татар тәрҗемәчесе, РСФСР-ның атказанган мәдәният эшлеклесе, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.
- 28 май — Тавил Хаҗиәхмәтов, рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы, Тукай бүләге иясе.
- 23 июль — Мөхәммәт Заһир Шаһ,
Әфганстан короле. - 24 июль — Клара Зинәтуллина, татар тел галиме.
- 9 август — Сәидә Арифова, дөнья тәкъвасы.
- 15 октябрь — Геннадий Паушкин, язучы.
- 3 ноябрь — Александр Дедюшко, рус актёры.
- 3 ноябрь — Илшат Йомагулов, РСФСР атказанган артисты.
- 25 декабрь — Шамил Шәрифуллин, композитор.
- 27 декабрь — Беназир Бхутто, Пакистан премьер-министры.
- 27 декабрь — Фәрит Хәбибуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, милли хәрәкәт эшлеклесе.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Разил Вәлиев, татар язучысы, шагыйрь («Иске сәгать дөрес йөри» һәм «Ядкарь» китаплары өчен).
Нобель премиясе лауреатлары
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Альбер Фер һәм Петер Грюнберг.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Герхард Эртль.
- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Марио Капеччи, Мартин Эванс, Оливер Смитис.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Дорис Лессинг, инглиз язучысы.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Леонид Гурвич, Эрик Мэскин, Роджер Майерсон.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Альберт Гор, IPCC.