1998 ел
| Милади тәкъвим | 1998 MCMXCVIII |
| Юлиан тәкъвим | 1997—1998 (14 гыйнвардан) |
| Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7506—7507 (14 сентябрьдән) |
| Римны нигезләгәннән башлап | 2750—2751 (4 майдан) |
| Яһүдләр тәкъвиме |
5758—5759 ה'תשנ"ח — ה'תשנ"ט |
| Һиҗри тәкъвим | 1419—1420 |
| Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4490—4491 (11 августтан) |
| Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1447 ԹՎ ՌՆԽԷ
|
| Кытай тәкъвиме | 4694—4695 (28 гыйнвардан) 丁丑 — 戊寅 кызыл үгез — сары юлбарыс |
| Хәбәш тәкъвим | 1990 — 1991 |
| Борынгы һинд тәкъвиме | |
| - Викрам-самват | 2054—2055 |
| - Шака самват | 1920—1921 |
| Шәмси тәкъвим | 1376—1377 |
| Буддачылык тәкъвиме | 2541 |
| Япон ел исәбе | 10 ел Хэйсэй |
1998 (бер мең тугыз йөз туксан сигезенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1998 елы, II меңьеллыкның 998 елы, XX гасырның 98 елы, XX гасырның 10 унъеллыгының 8 елы, 1990 елларның 9 елы. 1998 елдан бирле 28 ел үтте.
- Халыкара океан елы (ЮНЕСКО).
Вакыйгалар
- 23 март — Россия премьер-министры Виктор Черномырдин вазифаларын үтәүдән туктый.
- 9 апрель — Ләйсән Большова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2018 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2019).
- 13 май — Һиндстан атом коралын сыный.
- 28 май — Пакьстан атом коралын сыный.
- 25 июнь — рәсми рәвештә «Windows 98» операцион системасы чыга.
- 17 август — Россия Федерациясе хөкүмәте дефолтны игълан итә.
- 7 сентябрь — АКШ-да Google ширкәте нигезләнә.
- 16 сентябрь — «Нотр-Дам де Пари» мьюзиклы чыга.
- 25 ноябрь — Биектау районының Әки, Зур Дәрвиш, Зур Кылык, Борисоглебски, Вознесенски, Голубое Озеро, Кадыш, Киндерле, Колсәет, Кече Дәрвиш, Кече Кылык, Яңа Сосновка һәм Щербаково торак пунктлары Казан составына кушылалар.
- 6 декабрь — Венесуэла президентын сайлауларда Уго Чавес җиңү яулый.
Туулар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1998 елда туганнар
- 26 май — Владимир Арзуманян, Әрмәнстан җырчысы, Балалар өчен Евровидение җыр бәйгесе 2010 җиңүчесе.
- 1 июль — Альбина Гашигуллина, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты.
- 29 август — Руслан Риманас, Россия клоуны, режиссер, мультижанр артисты.
- 2 сентябрь — Денис «electronic» Шәрипов, Россия киберспортчысы.
Вафатлар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1998 елда вафатлар
- 2 февраль — француз вулканологы Һарун Таҗиев.
- 28 апрель — Рокыя Ибраһимова, баянчы.
- 14 май — Фрэнк Синатра, АКШ җырчысы.
- 27 май — Лазарь Сарьян, композитор.
- 18 июнь — Хәниф Хәйруллин, татар язучысы, журналист.
- 7 июль — Ибраһим Сәлахов, татар шагыйре, язучы.
- 6 сентябрь — Фасил Әхмәтов, татар композиторы.
- 6 сентябрь — Акира Куросава, Япония кинорежиссеры, сценарист һәм продюсер.
- 18 сентябрь — Юрий (Хәлил) Бариев, шагыйрь (Норильск).
- 1 октябрь — Айрат Фазылҗанов, татар галиме, табиб.
- 15 октябрь — Нургыйса Тлендиев, казакъ композиторы.
- 13 ноябрь — Хәйдәр Бигичев, татар опера җырчысы.
- 24 ноябрь — Алексей Петрович Малышев, Советлар Союзы Герое (1945).
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Роберт Миңнуллин, татар шагыйре («Күчтәнәч» дигән балалар китабы өчен).
Нобель премиясе лауреатлары
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Лафлин, Хорст Штермер, Дэниел Цуи.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Вальтер Кон, Джон Попл.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Ферчготт, Луис Игнарро, Ферид Мурад.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Жозе Сарамагу.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Амартия Сен.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Джон Хьюм, Дэвид Тримбл.