1973 ел
1973 (бер мең тугыз йөз җитмеш өченче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1973 елы, II меңьеллыкның 973 елы, XX гасырның 73 елы, XX гасырның 8 унъеллыгының 3 елы, 1970 елларның 4 елы. 1973 елдан бирле 53 ел үтте.
Вакыйгалар
- 16 гыйнвар — Совет планетаара «Луна-21» станциясенең көнчыгыш өлешендәге Ай өслегенә йомшак утыртылганнан соң, Җир юлдашы буенча «Луноход-2» сәяхәтен башлый.
- 22 июнь — БМО-га АДҖ һәм ФАҖ кабул ителделәр.
- 24 июнь — Леонид Брежнев АКШ-га рәсми сәфәр вакытында салкын сугыш тәмамлануын хәбәр итте.
- 23 октябрь — Казанда Оргсинтез бассейнын кулланышка тапшыру турындагы документ имзалана.
Туулар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1973 елда туганнар
- 9 гыйнвар — Равил Кузюров, ТР урман хуҗалыгы министры (2018 елдан).
- 9 гыйнвар — Лилия Мөхәммәтҗанова, педагог, филолог, публицист, фольклорчы, филология фәннәре докторы.
- 24 гыйнвар — Айрат Ситдыйков, археолог, Тукай премиясе иясе (2016).
- 21 март — Булат Нигъмәтуллин, җырчы, ТР атказанган артисты (2017).
- 16 май — Гөлнара Кәшипова, драма актрисасы, Татарстанның атказанган артисты.
- 17 июнь — Зөлфия Вәлиева, Тинчурин театры актрисасы, ТР атказанган артисты.
- 12 август — Илфат Әскәров, Яр Чаллы татар театры актеры, ТР атказанган артисты.
- 18 август — Марк Шаттлворт, КАР эшкуары, икенче космик түрист.
- 29 август — Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2024 елның 19 июненнән).
- 27 сентябрь — Рамил Вәҗиев, Камал театры актеры, ТР атказанган артисты.
- 15 декабрь — Лилия Низамиева, актриса, ТР атказанган артисты (2019).
Вафатлар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1973 елда вафатлар
- 8 апрель — Пабло Пикассо (Pablo Picasso), испан рәссамы.
- 14 апрель — Динис Исламов, язучы, журналист.
- 18 апрель — Сабит Моканов, казакъ язучысы.
- 2 май — Җәүдәт Фәйзи, татар композиторы.
- 15 май – Гаврил Евсеев,
Советлар Союзы Герое (1945). - 10 июль — Сәгыйть Агиш, язучы, шагыйрь, балалар язучысы.
- 2 сентябрь — Джон Толкин, инглиз язучысы.
- 5 сентябрь — Просвирнин Михаил Андреевич, Советлар Союзы Герое.
- 19 октябрь — Кадыйр Даян, башкорт шагыйре.
- 31 октябрь — Ашальчи Оки, удмурт шагыйрәсе, табибә.
- 30 ноябрь — Курынов Александр Павлович, авыр атлетика буенча совет спортчысы, РСФСРның атказанган спорт остасы.
- 25 декабрь — Исмәт Инөнү,
Төркия президенты.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Гариф Ахунов, татар язучысы[1].