1944 ел
1944 (бер мең тугыз йөз кырык дүртенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 1944 елы, II меңьеллыкның 944 елы, XX гасырның 44 елы, XX гасырның 5 унъеллыгының 4 елы, 1940 елларның 5 елы. 1944 елдан бирле 82 ел үтте.
Вакыйгалар
- 23 февраль — Чеченнар һәм ингушлар депортациясе башлана.
- 4 март — Грайфсвальд шәһәрендә Идел-Урал корылтае.[1]
- 18 май — Сталин әмере буенча кырым татарлары депортациясе башлана. «Массалы сатлык» һәм «дошманга ярдәм итү» өчен якынча 200 мең кеше бер тәүлек өчендә Кырымдан куылалар. Сөргеннең беренче ел өчендә аларның 40 %-ты ачлыктан вафат була.
- 26 август — Шарль де Голль Парижга кайта.
- 2 октябрь — Варшава инкыйлабы бастырыла.
- 11 октябрь — Тыва ССРБ составына керә.
Туулар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1944 елда туганнар
- 1 февраль — Эра Җиһаншина, театр һәм кино артисты.
- 15 февраль — Джохар Дудаев, чечен хәрби һәм сәяси эшлеклесе.
- 19 июнь — Илгизәр Вәлиев, ТРның атказанган табибы.
- 15 июль — Надир Дәүләт, күренекле татар галиме, тарихчы, Мәрмәрә университеты профессоры (Истанбул).
- 4 август — Шамил Заһидуллин, галим, медицина фәннәре докторы.
- 25 август — Майкл Дуглас, Америка актеры.
- 8 октябрь — Люция Абдуллаева, Оренбург татар театры актрисасы, РФ атказанган артисты (1995).
- 12 октябрь — Илдус Илдарханов, журналист.
- 31 октябрь — Шамил Монасыйпов, музыкант (эскрипкә).
- 2 ноябрь — Фоат Әбүбәкеров, скрипкачы, Камал театры оркестры дирижеры, ТР халык артисты (1996).
- Фәридә Хәмит — татар журналисты, Азатлык радиосы хәбәрчесе.
Вафатлар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1944 елда вафатлар
- 26 март —
Хәйретдинов Әкрам Минһаҗ улы, Советлар Союзы Герое. - 18 апрель —
Габделәхәт Вәлиев, Советлар Союзы Герое. - 30 май —
Ибраһим Газизуллин, Советлар Союзы Герое (1944), хәрби очучы. - 23 июнь — Барый Шәвәлиев, матросовчы.
- 2 июль —
Василий Халёв, Советлар Союзы Герое, танкист. - 22 июль —
Гали Шәмсетдинов, Советлар Союзы Герое, танк ротасы командиры. - 27 июль —
Нурмый Шәрипов, Советлар Союзы Герое, гвардия өлкән сержанты. - 27 июль — Нух Идрисов, лейтенант, матросовчы.
- 31 июль — Антуан де Сент-Экзюпери, мәшһүр француз язучысы.
- 13 август —
Николай Липатов, Советлар Союзы Герое - 17 август — Габдрәшит Ибраһимов, татар сәясәтчесе, дин әһеле.
- 18 август —
Никита Токарликов (1918), Советлар Союзы Герое. - 20 август — журналист, шагыйрь Бәдрүш Мокамай.
- 25 август —
Муса Җәлил, татар шагыйре, Совет Союзы каһарманы (1956). - 4 сентябрь — Хәйретдин Мөҗәй, татар шагыйре һәм прозаик.
- 18 октябрь —
Владимир Иовлев, Советлар Союзы Герое, танкист. - 30 октябрь —
Ширван Гыйззәтов, Советлар Союзы Герое (1945). - 26 декабрь — Әминә Мөхетдинова, хокук белгече, сәясәтче, Россия империясендә югары белем алган беренче татар кызы.