Владимир Иовлев
Владимир Иовлев | |
---|---|
Файл:В.А. Иовлев.jpg | |
Туу датасы | 13 гыйнвар 1920 |
Туу урыны | Ташкент |
Үлем датасы | 18 октябрь 1944 (24 яшь) |
Үлем урыны | Маҗарстан, Дебрецен |
Иялек | РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | бронетанк гаскәрләре |
Дәрәҗә | Файл:RAF A FCap after2010.png капитан |
Җитәкчелек иткән | рота |
Бүләкләр һәм премияләр |
Владимир Иовлев, Владимир Александр улы Иовлев (Йовлев[1], Иванов[2], рус. Иовлев Владимир Александрович, 1920 елның 13 гыйнвары, Ташкент — 1944 елның 18 октябре, Маҗарстан, Дебрецен ) — Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган яугир, танк полкы ротасы командиры, Советлар Союзы Герое (1945, вафатыннан соң). Сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Бишбалта (Адмираллык) бистәсендә (Заверниха урамы, 20)[3] яшәгән.
Тәрҗемәи хәле
1920 елның 13 гыйнварында Ташкентта Deadlink|date=August 2021 |bot=InternetArchiveBot |fix-attempted=yes }}</ref> эшче гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Җиде сыйныф белем алганнан соң, Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында токарь булып эшләгән. 1940 елда Кызыл гаскәргә алына, Казан танк укуханәсендә танкист һөнәре ала. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сызранда танк укуханәсен тәмамлаган (1942). 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 13нче гвардия кавалерия дивизиясе 250нче гвардия танк полкы ротасы командиры сыйфатында Маҗарстанда батырлык күрсәтә. Аның ротасы 1944 елның 8 октябрендә беренчеләрдән булып Дебрецен шәһәренә бәреп керә. 8-18 октябрьдә барган сугышларда гвардия капитаны Иовлев ротасы танкистлары дошманның 10 танкын, 6 тубын, 6 БТРын, 4 зенит тубын сафтан чыгара. Авыр яраланса да, Иовлев сафта кала. 1944 елның 18 октябрендә алган яраларыннан вафат була, Дебреценда җирләнә. 1945 елның 28 апрелендә (вафатыннан соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (28.04.1945)
- ике Ленин ордены
- ике Кызыл Йолдыз ордены
Хәтер
- 2005 елда Казанның Урак һәм Чүкеч урамының Клара Цеткин урамыннан Гладилов урамына кадәр өлешенә Иовлев урамы исеме бирелә[4].
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987.
- Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы мемориаль музее сайты
- ↑ 13нче гвардия Ровно кавалерия дивизиясе офицерларын югалтулар исемлеге, 11нче юл
- ↑ Мемориал Великой Отечественной войны
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-14
- Әлифба буенча шәхесләр
- 13 гыйнвар көнне туганнар
- 1920 елда туганнар
- Ташкентта туганнар
- 18 октябрь көнне вафатлар
- 1944 елда вафатлар
- Маҗарстанда вафатлар
- Советлар Союзы Геройлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар
- Татарстан Советлар Союзы Геройлары
- Танкистлар