Бөек Ватан сугышы
Экспертиза РАН
РФА экспертизасы


тарафыннан экспертиза үткәрелә
Б.Н. Ельцин исемендәге китапханә материаллары


Бөек Ватан сугышы (рус. Вели́кая Оте́чественная война́; 22 июнь 1941 — 9 май[1]. 1945) — Совет Социалистик Республикалар Берлегенең /
Өченче рейхка (Германия) һәм аның Европадагы союздаш илләренә (Болгария, Венгрия, Италия, Румыния, Словакия, Финляндия, Хорватия) каршы азатлык сугышы. Икенче бөтендөнья сугышының (1939–1945) мөһим һәм хәлиткеч өлеше булып тора[2][3]. Үзенең масштаблары буенча дөнья тарихында иң эре һәм канкойгыч кораллы конфликт була[2][4][5][6].
1941 елның 22 июнендә Германия Советлар Союзына һөҗүм итә.
Бөек Ватан сугышы атамасы 1941 елның 3 июлендә, Сталинның мәгълүм радиомөрәҗәгатеннән соң кулланыла башлый.
Нацист Германиясе лидеры А.Гитлер 1940 елда Франция капитуляциясеннән соң ук Советлар Союзына каршы сугышка әзерлек башларга боерык бирә. Алман командованиесе тарафыннан эшләнгән СССРга бәреп керү планы «Барбаросса» дигән кодлы исем ала. Ул Көнбатыш Европада сыналган Блицкриг («яшенле сугыш») стратегиясенә таяна һәм «бер кыска вакытлы кампания» барышында Кызыл Армиянең төп көчләрен тар-мар итүне күздә тота. Параллель рәвештә «Ост» генераль планы эшләнелә, аны гамәлгә ашыруга Советлар Союзын җиңгәннән соң ук керешергә ниятлиләр. «Ост» планы совет дәүләтен тулысынча юк итүне, аның ресурсларын һәм байлыкларын Көнбатышка алып чыгуны, илнең территориясен Уралга кадәр «германизацияләүне» һәм җирле халыкның күп өлешен көчләп күчерүне күздә тота[7].
Һөҗүм итмәү турындагы килешүне бозып, 1941 елның 22 июнендә нацист Германиясе һәм аның союздаш гаскәрләре, сугыш игълан итмичә генә, СССР территориясенә бәреп керә[8][6].
Сугышның беренче этабында (1941 елның 22 июне –1942 елның 18 ноябре) Советлар Союзы, илнең көнбатышындагы зур территорияләрен югалтып һәм байтак ресурсларыннан мәхрүм ителеп, авыр югалтулар кичерә. Шуңа да карамастан, Кызыл Армиянең геройларча каршылыгы нәтиҗәсендә, алманнарның «яшенле сугыш» планы өзелә, Мәскәү өчен көрәштә вермахт һөҗүме туктатыла. Хәрби хәрәкәтләрдә тупланган тәҗрибә һәм икътисадны хәрби юнәлешкә үзгәртеп кору Кызыл Армиянең оборона операцияләреннән һөҗүм операцияләренә күчү өчен база булдыра. Икенче этапта (1942 елның ноябре – 1943 елның декабре) Совет Армиясе стратегик һөҗүмгә күчә, Сталинград һәм Курск янында хәлиткеч җиңүләр яулый һәм СССРның шактый территорияләрен азат итә, бу сугышның тамырдан борылышына нигез була һәм Германияне стратегик инициативадан мәхрүм итә.
Сугышның өченче этабында (1944 елның гыйнвары – 1945 елның мае), СССР территориясен тулысынча азат иткәннән соң, Кызыл Армия Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Европада уңышлы һөҗүм операцияләре үткәрә һәм ул вермахтның төп көчләрен тар-мар итә. 1945 елның язында Совет гаскәрләре Берлинны ала, Германияне каршылыксыз капитуляциягә кул куярга мәҗбүр итә.
Сугыш барышында Советлар Союзы Гитлерга каршы коалиция составында Германия кораллы көчләренә һәм аның Европа союздашларына зур зыян сала, шул рәвешле аларны Европада тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйный[9][10][11][12][13][14]. Өч ел дәвамында (1941–1944) СССРга каршы Германиянең барлык көчләренең 90 %ка якыны җәлеп ителә. 1944 елның июнендә Нормандиядә Гитлерга каршы коалициянең союздаш гаскәрләре төшкәннән соң, Көнчыгыш фронтта алман гаскәрләренең ⅔ се кала[15].
1945–1946 елларда Нюрнберг трибуналы уза, ул Германия тарафыннан кузгатылган агрессив сугышка, сугыш җинаятьләренә, кешелеккә каршы җинаятьләргә хокукый бәя бирә һәм нацист җинаятьчеләренә хөкем чыгара.
Атама
Германия белән сугышка карата «Ватан сугышы» билгеләмәсе беренче тапкыр чит ил эшләре халык комиссары Вячеслав Молотовның 1941 елның 22 июнендә радио аша ясаган чыгышында барлыкка килә:
![]() |
Үз вакытында Наполеонның Россиягә походына безнең халык Ватан сугышы белән җавап бирде һәм Наполеон тар-мар ителде, бу аның җиңелүенә китерде. Шул ук хәл безнең илгә каршы яңа поход игълан иткән, масаючан Гитлер белән дә кабатланыр. Кызыл Армия һәм халкыбыз туган җир, намус, ирек хакына Ватан сугышында янәдән җиңү яулар. Вячеслав Молотов[16].
|
![]() |
СССРның Германиягә каршы сугышына карата «Бөек Ватан сугышы» сүзтезмәсенең беренче кулланылышы исәбенә «Правда» газетасының 1941 елның 23 һәм 24 июнендәге мәкаләләре дә керә[17].
Сталинның 1941 елның 3 июлендәге халыкка радиомөрәҗәгатендә «бөек» һәм «Ватан» эпитетлары аерым кулланыла[18]. Баштарак бу атама термин буларак түгел, «изге халык сугышы», «изге Ватан халык сугышы», «җиңүле Ватан сугышы» кебек башка охшаш сүзтезмәләр белән беррәттән, сөйләм клишеларының берсе буларак кабул ителә. «Ватан сугышы» термины СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 20 маендагы Указы белән гамәлгә куелган Ватан сугышы хәрби орденын кертү белән рәсмиләштерелә.
1914–1915 елларда «Бөек Ватан сугышы» атамасы Беренче бөтендөнья сугышына мөнәсәбәтле рәсми булмаган язмаларда да кулланыла[19].
Инглиз телле илләрдә Eastern Front (World War II) (Икенче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты) термины кулланылса, Германия тарихында — Deutsch-Sowjetischer Krieg (Герман-совет сугышы), Russlandfeldzug («Рус походы»), Ostfeldzug («Көнчыгыш походы») терминнары файдаланыла.
Украинада һәм кайбер Европа илләрендә «Бөек Ватан сугышы» термины урынына «Герман-совет сугышы» термины кулланыла[20].
Алтарих
Германия
Глобаль икътисади кризис нәтиҗәсендә Германиядә хакимияткә NSDAP (алман. Nationalsozialistische Deutsche Arbeiterpartei) — Милләтчел-социалистик алман эшчеләр фиркасе килә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелү өчен реванш алуга (югалтканны кире кайтаруга) әзерлекне җәелдереп җибәрә.
Беренче бөтендөнья сугышында җиңүче дәүләтләр (АКШ, Бөекбритания, Франция), катышмау турындагы сәясәт нәтиҗәсендә, Германиянең Версаль килешүендә каралган икътисади һәм хәрби чикләүләр үтәлми башлый.
1936 елда Германия үз гаскәрләрен тоткарлыксыз демилитаризацияләнгән Рейн өлкәсенә кертә.
1938 елның 12 мартында Германия Австрияне үз составына куша (плебисцит буенча, Австрия халкының күпчелеге Германиягә кушылу өчен тавыш биргән дип санала), бу вакыйга Австрия аншлюсы дип атала.
1938 елның декабрендә Германия Польшага «Данциг мәсьәләсен»[21] чишәргә тәкъдим итә — Польша хөкүмәте бу «үтенеч»не кире кага. Соңрак Гитлер «Данциг мәсьәләсен» Польшага каршы сугыш башлау өчен нигез буларак файдалана.
1939 елның 23 августында Германия һәм Советлар Берлеге үзара килешү төзи һәм Көнбатыш Европада йогынты өлкәсе турында яшерен беркетмәгә кул куя. Аннан соң Германия һәм СССР дуслык һәм чикләре турында шартнамә дә имзалана.
1939 елның 1 сентябрендә Германия Польшага һөҗүм итә. 2 сентябрьдә Бөекбритания белән Франция Германиягә сугыш игълан итәләр. Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 17 сентябрьдә Польшага көнчыгыштан Советлар Берлеге бәреп керә.
1940 елда, Франция капитуляциясеннән соң, Германиянең бердәнбер дошманы булып рәсми рәвештә Бөекбритания генә кала, ләкин идеологик сәбәпләр нигезендә Германия башлыгы коммунист идеологияле дәүләтләргә каршы сугыш әзерли башлый. Германия Бөекбританиягә килешү тәкъдим итә, ләкин Бөекбритания бу үтенечне кире кага. 1940 елның 16 июлендә Гитлер Бөекбританиягә басып керү турында боерык бирә («Диңгез арысланы» операциясе). 1940 елның август аенда алманнар Бөекбританияне бомбага тота башлый, ләкин диңгез көчләре җитмәү һәм һава торышы начар булу сәбәпле, Өченче рейх илбашы бу операциядән баш тарта, инглизләрнең Азиядәге колонияләренә каршы сугыш әзерли башлый. Димәк, Германия ул чакта Советлар Берлегенә каршы да сугышн планлаштыра, чөнки инглизләрнең Азия колонияләренә иң кыска юл Совет җирләре аша уза.
1940 елның 27 сентябрендә Германия, Япония һәм Италия Өчлекле пакт төзи. 1940 елның ноябрендә алман дипломатлары Совет-алман хәрби сөйләшүләрендә СССРга бу пактка кушылырга тәкъдим итә. Совет хөкүмәте, Совет гаскәрләрен Румыниягә, Болгариягә, Төркиягә һәм Финляндиягә кертү шартын куеп, ризалык белдерә.
Шуннан соң Гитлер СССРга һөҗүм итү планын кабул итә. 1940 елның 18 декабрендә Гитлер «Барбаросса» планына кул куя.
Өчлек пактына 1940 елның 20 ноябрендә Венгрия, 23 ноябрьдә — Румыния, 24 ноябрьдә — Словакия, 1941 елда — Болгария, Финляндия һәм Испания кушыла.
1941 елның 25 мартында пактка Югославия дә керә, ләкин 27 мартта Белградта хәрби путч була. Яңа хөкүмәт Югославиянең нейтралитетын игълан итә. 5 апрельдә Югославия СССР белән дуслык һәм сугыш башламау турында килешү төзи. Германия белән Венгрия 6 апрельдә Югославиягә һөҗүм итә. СССР белән сугыш кичектерелә. Баштарак Гитлер 1941 елның 1 маен СССРга һөҗүм итү көне дип билгеләгән була.
СCСР
Германия көчләре 1 сентябрьдә Польшага һөҗүм итә һәм Көнбатыш Польшаны буйсындыра. Брест солыхы буенча, Россия империясе, югалткан җирләрне кире кайтару һәм Көньяк Украина белән Белоруссия чикләрен саклау максатыннан, 1939 елның 17 сентябренә каршы төнендә СССР Польшага поход башлый.
1939 елның октябрендә Польшаның басып алынган өлкәләре: Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссия СССРга кушыла, Вильно крае Литвага тапшырыла.
1939 елның 5 сентябрендә СССР Финляндиягә үзара ярдәмләшү шартнамәсе төзергә тәкъдим итә. Финляндия СССРның пакт һәм территория белән алмашу тәкъдимен кире кага.
1939 елның 30 ноябрендә СССР Финляндиягә каршы сугыш башлый. Сугыш Мәскәү солыхы (1940) белән тәмамлана; бу солых буенча СССРга Финляндия территориясенең 11 %ы күчә.
1940 елның 15 июнендә Совет гаскәрләре Литвага, 17 июньдә — Латвиягә һәм Эстониягә кертелә.
1940 елның 26 июнендә бәйсез Румыниянең Бессарабия һәм Төньяк Буковина өлкәләренә Совет гаскәрләре керә. Оккупацияләнгән территориядә Молдаван ССР барлыкка килә, Буковина Украина ССРга тапшырыла. Бу агрессия гамәле Румынияне Германия белән хәрби һәм сәяси яктан якынаюга этәрә.
Сугыш алдыннан Европада хәрби-сәяси вәзгыять
1920 нче елларда, Рапалл килешүен имзалаудан башлап, СССР Веймар Германиясе белән дустанә мөнәсәбәтләрдә тора. Әмма 1933 елда Германиядә А. Гитлер җитәкчелегендәге нацистларның хакимияткә килүе Совет–Германия мөнәсәбәтләренең суынуына китерә. Милли-социалистик пропаганда кискен антикоммунистик юнәлештә була. 1936 елда нацист Германиясе белән милитарист Япония арасында коммунистик интернационалга һәм дөньяда коммунизм идеяләрен таратуга каршы юнәлдерелгән Антикоминтерн пакты төзелә.
Бу вакыйгалар Советлар Союзын моңа кадәр идеологик дошман буларак каралган Көнбатыш илләре белән якынаюга этәрә. Тышкы эшләр халык комиссары М. М. Литвинов Европада үзара ярдәм турында тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә күмәк куркынычсызлык системасын булдыруны яклап чыгыш ясый. Бу инициативага британ һәм алман дипломатияләре каршы чыга. Шуңа да карамастан, 1935 елда СССР Франция һәм Чехословакия белән үзара ярдәмләшү турында килешү төзүгә ирешә.
1938 елда Германия Чехословакиянең Судет өлкәсенә территориаль дәгъва белдерә. Гомумевропа сугышын булдырмаска өметләнеп, Франция белән Англия агрессорны тынычландыру сәясәтен башлый: Мюнхенда, башка Европа илләренең чикләрен саклап калу шарты белән, Германиягә Судет аннексиясен рөхсәт иткән килешүгә кул куела. Әмма инде 1939 елда ук Германия килешүне боза һәм бөтен Чехословакияне оккупацияли, Польша Тешин өлкәсен аннексияли.
Совет хөкүмәте күмәк куркынычсызлык системасын төзи, шулай ук Англия һәм Франция белән Германия ягыннан яңа агрессияне булдырмау өчен уртак килешү, хәрби конвенция төзү омтылышларын дәвам итә. Шул максат белән, Мәскәүдә 1939 елның апрель–май айларында өч яклы инглиз–француз–совет сөйләшүләре башлана. Әмма 12 августта Мәскәүгә килгән Англия белән Франциянең хәрби миссияләре килешү төзү вәкаләте булмаган икенчел дәрәҗәдәге затлардан тора. Совет ягы сөйләшүләрдә өч илнең кораллы көчләренең Европадагы барлык мөмкин булган агрессия очракларында уртак гамәлләрен күздә тоткан план тәкъдим итә. Бу уңайдан Польша хөкүмәте Германия һөҗүм иткән очракта Совет гаскәрләрен үз территориясе аша үткәрү турындагы тәкъдимне кабул итүдән баш тарта. Шул рәвешле, сөйләшүләр Көнбатыш илләре гаебе белән туктап кала (Британия премьеры Н. Чемберлен «Советлар белән союз имзалаганчы, отставкага китүне кулайрак күрәм» дип белдерә, ә элеккеге француз премьеры П. Рейно 1947 елда: «Без кем белән союз төзергә тиеш идек? Гитлерның аек акылы, географиясе, тарихы һәм планнары безгә бу сорауга ачык җавап бирде. Гитлер үзенең Франция белән «исәп-хисап ясарга», ә аннан соң Россияне бүлгәләргә ниятләвен белдергәч, ул, үз кулы белән безнең илләрне Союз төзүгә этәрде дип әйтергә мөмкин. Бәлки безнең өчен әһәмиятле булган бу союзга кабул итмәгәннәрдер? Юк, безгә аны тәкъдим иттеләр, ләкин без аны үзебез кире кактык»).
Шул рәвешле, 1939 елда СССР һәм Көнбатыш илләре арасында күмәк куркынычсызлык системасын булдыру турындагы сөйләшүләр туктап кала. Килеп чыгарга мөмкин булган агрессия алдында ялгыз калудан куркып, 1939 елның 23 августында СССР Германия белән «Молотов-Риббентроп пакты» буларак билгеле һөҗүм итмәү турындагы килешүне имзалый. Әлеге документка СССР һәм Германиянең Көнчыгыш Европада йогынты өлкәләрен бүлешү турында килешкән яшерен беркетмә дә керә.
Вакыйгаларның алга таба үсеше күрсәткәнчә, Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануына СССР белән Германия арасындагы һөҗүм итмәү турындагы килешү шактый йогынты ясый. Әгәр дә бу пакт нигезендә СССРның агрессияне кире кагуга әзерләнүнең өстәмә ике елы булмаса, вермахт берничә ай эчендә Мәскәүгә кадәр барып җитәр иде[22].
Икенче бөтендөнья сугышы башланганнан соң
Һөҗүм итмәү турында декларация (1934) төзелүгә карамастан, 1939 елның 1 сентябрендә Германия Польшага һөҗүм итә. Икенче бөтендөнья сугышы башлана. Польша дәүләтчелеге җимерелү шартларында Совет хөкүмәте Польшаның этник украиннар һәм беларуслар яшәгән көнчыгыш территорияләренә гаскәр кертә. Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия СССР составына керә, 1939 елның 28 сентябрендә Германия белән чикләр турындагы килешү имзалана.
СССР күмәк куркынычсызлык сәясәте уңышсызлыгы шартларында, Германия белән сугышны мөмкин кадәр кичектерергә омтыла һәм, шуның белән бергә, сугыш башланган очракта, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә омтыла. 1939 нчы елларда Совет дипломатиясе Финляндия хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бара, Карелия муентыгындагы Фин территорияләрен Совет Карелиясенең ике тапкырга зуррак территорияләренә алмаштырырга омтыла. Бу СССРның төньяк чиген Ленинградтан «читкә этәрү» өчен кирәк була. Фин хөкүмәте бу юнәлештәге сөйләшүләрдән баш тартканнан соң, Совет-фин сугышы (1939–1940) башлана.
1940 елда, Совет хөкүмәте таләбе буенча, Румыния Бессарабия һәм Төньяк Буковинаны СССР составына тапшыра. СССР Румыния тарафыннан Гражданнар сугышы вакытында ук оккупацияләнгән бу территорияләрнең югалуынтуын беркайчан танымый. Шулай ук 1940 елда Литва, Латвия һәм Эстониядә сайлаулар уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча бу җөмһүриятләрнең СССР составына керүе турында карар кабул ителә.
Нацист Германиясенең СССРга каршы сугышка әзерлеге
СССР белән сугыш турындагы карар һәм булачак кампаниянең гомуми планы Гитлер тарафыннан 1940 елның 31 июлендә, Францияне җиңгәннән соң, югары хәрби командование белән киңәшмәдә игълан ителә. Һөҗүмне планлаштыруда алдынгы урынны аның башлыгы генерал-полковник Ф. Гальдер җитәкчелегендәге вермахтның коры җир гаскәрләре Генераль штабы (ОКХ) ала. «Көнчыгыш походын» планлаштыруда, коры җир гаскәрләре генштабы белән беррәттән, турыдан-туры Гитлердан күрсәтмәләр алган, башында генерал А. Йодль торган Германия кораллы көчләре югары башкомандованиесенең оператив җитәкчелеге штабы актив роль уйный[23].
21 нче директива. «Барбаросса варианты»
1940 елның 18 декабрендә Гитлер вермахт югары башкомандованиесенең «Барбаросса варианты» дигән шартлы атама алган һәм СССРга каршы сугышта юнәлеш биргән төп документ булып торучы 21 нче директивага кул куя. Германия кораллы көчләренә «Совет Россиясен бер кыска вакытлы кампания барышында тар-мар итү» бурычы куела, моның өчен Европада оккупацион функцияләрне башкаручылардан тыш, барлык коры җир гаскәрләрен, шулай ук хәрби-һава көчләренең якынча өчтән ике өлешен һәм хәрби-диңгез көчләренең зур булмаган өлешен файдалану күздә тотыла. Германия армиясе, танк клиньяларын омтылучан рәвештә үзәккә җибәреп, СССРның көнбатыш өлешендә булган Совет гаскәрләрен юк итәргә һәм сугышка сәләтле частьларның илнең эчке өлешенә чигенүенә юл куймаска тиеш була. Алга таба алман гаскәрләре дошманны кискен эзәрлекләп, Совет авиациясе Өченче рейхка һөҗүм итә алмаган сызыкка барып җитәргә тели. Кампаниянең ахыргы максаты булып Архангельск–Идел–Әстерхан сызыгына чыгу, анда, кирәк булган очракта, алман хәрби-һава көчләренә «Уралдагы совет сәнәгать үзәкләренә йогынты ясау» өчен шартлар тудыру тора[23].
1941 елның 31 гыйнварында коры җир гаскәрләре башкомандующие генерал-фельдмаршал В. фон Браухич, вермахтны стратегик туплау һәм җәелдерү буенча, 21 нче директивада күрсәтелгән СССРга каршы сугыш принципларын тулыландырган һәм тәгаенләштергән ОКХ050/41 нче номерлы директивасына кул куя. Документта армияләрнең барлык төркемнәренә, армияләргә һәм танк төркемнәренә Днепр һәм Көнбатыш Двинадан көнбатышка таба Кызыл Армия гаскәрләрен юк итү буенча якындагы стратегик максатка ирешүне тәэмин иткән төгәл бурычлар билгеләнә[23].
Оператив-стратегик планлаштыру
Германия җитәкчелеге бөтен фронт буенча Совет гаскәрләрен тар-мар итүне тәэмин итү максатыннан чыгып эш итә. Уйланылган, масштаблы «чик буе сугышы» нәтиҗәсендә СССРның резервтагы 30–40 дивизиясеннән кала башка кораллы көчләре калмаска тиеш була. Әлеге максатка бөтен фронт буенча һөҗүм нәтиҗәсендә ирешү планлаштырыла. Төп оператив линияләр итеп Мәскәү һәм Киев юнәлешләре алына. Аларны «Үзәк» (500 км фронтта 48 дивизия туплана) һәм «Көньяк» (1250 км фронтта 40 алман дивизиясе һәм союзникларның шактый көчләре туплана) армия төркемнәре тәэмин итә. «Төньяк» армияләр төркеме (290 км фронтта 29 дивизия) «Үзәк» төркеменең Төньяк флангын тәэмин итү, Балтыйк буе территориясен алу һәм фин гаскәрләре белән элемтә урнаштыру бурычын үти. Беренче стратегик эшелон дивизияләренең гомуми саны, фин, венгр һәм румын гаскәрләрен исәпкә алып, 17се танк һәм 13е моторлаштырылган һәм 18 бригададан торган 157 дивизияне тәшкил итә[24].
Сигезенче тәүлеккә алман гаскәрләре Каунас– Барановичи–Львов–Могилёв-Подольский сызыгына чыгарга тиеш була. Сугышның егерменче тәүлегенә алар территорияне басып алырга һәм Днепр (Киевтан көньяктарак районга кадәр) — Мозырь–Рогачёв–Орша–Витебск–Великие Луки–Псковтан көньяктарак — Пярнудан көньяктарак чиккә җитәргә тиеш була.
Шуннан соң егерме көнлек пауза алынырга һәм берләшмәләрне юнәлтү һәм яңадан төркемнәргә туплау, гаскәрләргә ял бирү һәм яңа кирәк-ярак базасы хәзерләү планлаштырыла. Сугышның кырыгынчы көнендә һөҗүмнең икенче фазасы башланырга тиеш була. Аның барышында Мәскәү, Ленинград һәм Донбассны яулап алу максат итеп куела[24].
«Барбаросса» операциясенең көтелмәгәнлеген тәэмин итү
Башыннан ук, СССРга каршы сугышны планлаштыру Германия хәрби-сәяси җитәкчелеге һәм вермахт командованиесе эшчәнлегендә ялган мәгълүмат тарату эше, стратегик һәм оператив ясалмалылык[23] бурычлары мөһим урын алып тора. Аларның максаты СССР җитәкчелеген Германиянең Советлар Союзына һөҗүм итү ихтималы турында ялгыш фикергә китерү була. Совет җитәкчелегенә ялган мәгълүмат җиткерү буенча төп чаралар Гитлерның турыдан-туры җитәкчелегендә һәм кайбер очракларда аның шәхси катнашында үтә[25].
Сәяси өлкәдәге ялган мәгълүмат чаралары Гитлерның һөҗүм итмәү турындагы Совет–Герман пактына тугрылыгын күрсәтергә, Совет җитәкчелеген Германиянең СССРга карата территориаль дәгъвалары булмавына ышандырырга, төрле халыкара мәсьәләләр турында фикер алышу өчен Совет–Герман багланышларын югары дәрәҗәдә активлаштырырга, Совет вәкилләрендә Совет–Герман мөнәсәбәтләренең торышы турында уңай тәэсир калдырырга тиеш була. Европада антифашист дәүләтләр блогын булдырмауга зур әһәмият бирелә[25].
Гитлер үзенең агрессив ниятләрен Совет җитәкчелегенә Совет–Герман мөнәсәбәтләренең чагыштырмача югары үсеш дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш булган дипломатик характердагы чаралар ярдәмендә яшерә, шул рәвешле ул сугышка әзерләнү өчен уңай шартлар тудыра. Бу «киң күңеллелек» мөнәсәбәтләрен күрсәтү фонында Германия гаскәрләрен акрынлап Көнбатыштан Көнчыгышка таба күчерү, булачак сугыш театрын этаплап җиһазлау эше башлана. Корал, хәрби техника һәм хәрби билгеләнештәге башка товарларның җитештерү күләмнәрен арттыру, шулай ук өстәмә мобилизацион чаралар уздыру Бөекбританиягә каршы сугыш алып бару кирәклеге белән аңлатыла[25]. Агрессиягә әзерлекне яшереп калу операциясен уңышлы уздыру сугышның беренче этабында вермахтны кискенлеккә һәм стратегик инициативга ирешүгә китерә.
СССРга карата нацистлык планнары
1930 нчы еллардан ук нацист Германиясендә Польша һәм СССР белән сугышка әзерлек кысаларында СС рейхсфюреры Генрих Гиммлер җитәкчелегендә «Ост» генераль планы әзерләнә башлый. Бу план нацист раса теориясенә һәм «Көнчыгышта тормыш киңлеген» җәелдерү кирәклеге концепциясенә таяна. Ул оккупацияләнгән территорияләрдә яшәүче халыкның 75–85 %ын көчләп куып чыгаруны һәм соңыннан бу җирләргә этник алманнарны күчерүне максат итеп куя. Планны гамәлгә ашыру эше 30 елга исәпләнә һәм СССРны җиңгәннән соң ук башланырга тиеш була. Нацислык планнары нигезендә үзәк урынны рус халкына карата сәясәт турындагы «фикерләр» ята. 1942 елның 27 апрелендә Көнчыгыш министрлыгының раса-сәясәт бүлеге җитәкчесе Э. Ветцель тарафыннан төзелгән «"Ост" генераль планы буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр»дә болай диелгән: «Сүз үзәге Мәскәүдә булган дәүләтне тар-мар итү турында гына бармый, әлеге тарихи максатка ирешү һичкайчан мәсьәләне тулаем хәл итүгә китермәс иде. Асылы, мөгаен, русларны халык буларак тар-мар итүдән, аларны таркатудан гыйбарәттер. Барыннан да элек, һәркайсында аерымланган милли үсешне тәэмин итү өчен, руслар яши торган территорияне үзидарә органнары булган төрле сәяси районнарга бүлүне күздә тотарга кирәк… Горький генераль комиссариатындагы рус кешесенә аның Тула генераль комиссариатындагы рус кешесеннән нәрсәсе белән булса да аерылып тора дигән фикер сеңдерелергә тиеш». Шулай ук «Искәрмәләр»дә «Рус территориясендәге халыкның күпчелеге ярымевропа тибындагы примитив кешеләрдән торуы мөһим» дип ассызыклана. Аларның аң-белем дәрәҗәсе юл билгеләрен истә калдыру, «25кә кадәр» тапкырлау таблицасын өйрәнү һәм үз фамилияләрен имзаларга өйрәнү белән чикләнергә тиеш дип санала.
СССР белән сугыш башланганчы, «Ост» генераль планыннан тыш, «Барбаросса» планы кысаларында, «Ольденбург» планы, ягъни СССРның яулап алынган территорияләрен куллануның икътисади планы төзелә. Планның авторы рейхсмаршал Герман Геринг була. 1941 елның 29 апрелендә расланган «Оденбург» планы Советлар Союзының басып алынган территорияләрендәге барлык чимал запасларын һәм эре сәнәгать оешмаларын үзләштерүне һәм Өченче рейхка тапшыруны максат итеп куя. СССРның Европа өлеше территориясен икътисади яктан үзәктән аеру һәм Германиянең аграр-чимал дәвамы итеп үзгәртү планлаштырыла.
СССР территориясен икътисади яктан файдалану кысаларында, гамәлләрне координацияләү өчен, «Ольденбург» штабы төзелә. Штаб белән турыдан-туры җитәкчелек иткән рейхсмаршал Геринг болай дип яза: «Көнчыгышта мин таларга һәм нәтиҗәле таларга ниятлим. Көнчыгышта алманнар өчен яраклы булган бөтен нәрсә яшен тизлегендә тартып алынырга һәм Германиягә җибәрелергә тиеш».
Оккупацияләнгән территорияләрдә азык-төлек җыюны оештыру өчен аерым комиссия төзелә, аны Империя азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының статс-секретаре Герберт Бакке җитәкли. Аның алдына Германия кораллы көчләрен тулысынча СССР ресурслары хисабына туклану белән тәэмин итү бурычы куела. Авыл хуҗалыгы төбәкләрендәге барлык азык-төлекне Германиягә чыгару планлаштарыла, шуның нәтиҗәсендә СССР индустриаль үзәкләренең 20–30 миллион кешегә җиткән «артык халкы» кыскартыла («ачлык планы», шулай ук «Бакке планы»).
СССРга карата корылган барлык планнар сер итеп саклана. 1941 елның 16 июлендә Көнчыгыш өлкәләрне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Гитлер болай ди: «Без чын максатларыбызны игълан итәргә тиеш түгелбез, әмма нәрсә теләгәнебезне төгәл белергә тиешбез. Эшне Норвегия, Дания, Бельгия һәм Голландиядә башкарган кебек үк оештырырга кирәк. Без, халык иминлеге өчен эшләнә дип аңлатып, оккупацияләргә, идарә итәргә һәм тынычландырырга мәҗбүр булуыбыз хакында, шулай ук тәртип, аралашу, туклануны тәэмин итәчәгебез турында игълан итәчәкбез. Без үзебезне азат итүчеләр итеп күрсәтергә тиеш. Безнең ахыргы корылыш әзерләвебезне беркем дә сизәргә тиеш түгел, ләкин бу безгә кирәкле чараларны күрергә — сөрергә, атарга комачауламас, — һәм без бу чараларны күрәчәкбез. Без монда вакытлыча гына булгандай эш итәчәкбез. Ләкин без бу илдән беркайчан да китмәячәгебезне яхшы беләчәкбез».
Германияне яклап сугышкан көчләр
Вермахт һәм СС гаскәрләре башка дәүләтләр һәм милләтләр гражданнары хисабыннан 1,8 миллионнан артык кешене туплый. Сугыш елларында алардан 59 дивизия, 23 бригада, берничә аерым полк, легион һәм батальон формалаштырыла. Аларның күбесе территориягә яисә милләткә карауларына нисбәтле «Валлония», «Галичина», «Богемия һәм Моравия», «Викинг», «Денмарк», «Гембез», «Лангемарк», «Нордланд», «Недерланд», «Шарлемань» кебек исемнәр йөртә.
Советлар Союзына каршы сугышта Германия союздашлары — Италия, Венгрия, Румыния, Финляндия, Словакия, Хорватия армияләре катнаша.
Италия 1941 елның җәендә СССРга каршы сугышта катнашу өчен экспедицион корпус җибәрә, 1942 елның июлендә ул 200 мең кешелек гомуми гаскәр армиясе итеп үзгәртелә. Италиянең СССРга карата территориаль дәгъвалары булмый. Ул Урта диңгез театрында («Корсика-Ницца-Савоя һәм Мальта-Кипр — Италиянеке» шигаре) өстенлек итәргә, шулай ук Балканнарда Югославия (Триест-Фиуме районы) хисабына үз территорияләрен киңәйтергә омтыла[26].
Румыния сак частьлары, авиаэскадрильләр, Кара диңгез флоты һәм Дунай хәрби флотилиясеннән торган 200 000 кешелек армия җибәрә[27]. Румыниянең иң якын максатлары булып 1940 елда СССР аннан көч белән тартып алган территорияләр — Бессарабия һәм Төньяк Буковина, аннан соң Кырым ярымутравын да кертеп, Дунайдан Днепрга кадәр Кара диңгез яр буе тора[28]. Мөгаен, нацист Германиясе җиңгән очракта, бу территорияләр Румыниягә калмаган да булыр иде.
Венгриянең өч кыр армиясе һәм 500 меңнән артык гаскәрле экспедиция корпусы була. Венгриянең максаты булып Карпат арты өлкәсе, Төньяк Трансильвания һәм Югославиянең кайбер җирләре тора[29].
Финляндия 1941 елның 25 июнендә СССРга каршы гаскәрләрнең гомуми саны 450 мең кешегә кадәр җиткән ике армия, сак частьләре, хәрби-һава көчләре һәм хәрби-диңгез флоты хәрәкәтен җибәрә. Максаты — 1940 елда кышкы сугыш нәтиҗәләре буенча СССРга кушылган җирләрне кире кайтару була. Фин тарихында бу хәрби хәрәкәтләрне атау өчен күбесенчә «Сугыш дәвамы» (фин. Jatkosota) термины файдаланыла, шул рәвешле, сугыш барышында Финляндиянең яңадан СССР тарафыннан агрессиягә дучар булуы фактын ассызыклана[30].
СССРга каршы сугышта турыдан-туры Словакиянең 2,5 дивизиягә тиң хәрби частьлары катнаша (ике пехота дивизиясе, бер гаубица полкы, танкка каршы артиллериянең бер полкы, бер зенит-артиллерия полкы, бер авиаполк һәм бер танк батальоны — гомумән алганда, 42,5 мең хәрби хезмәткәр, 246 орудие һәм миномёт, 35 танк һәм 160 очкыч)[31].
Франкистлар Испаниясе 1941 елда СССРга каршы сугышта катнашу өчен «зәңгәр дивизия» дигән исем алган бер пехота дивизиясен һәм «Сальвадор» авиаэскадрильясын җибәрә[32]. Болгариянең Греция белән Югославияне оккупацияләүдә катнашуы, шулай ук Греция һәм Югославия партизаннарына каршы хәрби хәрәкәтләре, Көнчыгыш фронтка җибәрү өчен алман дивизияләрен азат итсә дә, Болгария СССРга сугыш игълан итми һәм сугышта катнашмый. Моннан тыш, Болгария алман хәрби командованиесе карамагына барлык төп аэродромнарны һәм Варна һәм Бургас портларын (алманнар аларны Көнчыгыш фронттагы гаскәрләрне тәэмин итү өчен файдаланалар) тапшыра.
Хорватия 1941 елда Германиягә ярдәмгә җәяүле, һава һәм диңгез гаскәрләре белән комплектланган өч ирекле хорват легионын җибәрә. Вермахтның тагын өч дивизиясе һәм хорватлар, Босния мөселманнары белән комплектланган СС гаскәрләренең ике дивизиясе Югославияне һәм Венгрияне азат иткәндә Кызыл Армиягә каршы сугышларда катнаша.
Генерал Андрей Власов җитәкчелегендәге рус азат итү армиясе, гәрчә вермахтка кермәсә дә, нацистлар Германиясе ягында сугыша. Абверның Украина милләтчеләре оешмасыннан торган «Нахтигаль» һәм «Роланд» махсус батальоннары да алманнарны яклап эш итә. «Нахтигаль» Львовны ала, Винница янында Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе белән сугышларда катнаша. «Роланд» батальоны алман гаскәрләренә ярдәм итү өчен Румыниягә, аннары Молдавиягә җибәрелсә дә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый. Соңрак Украина батальоннары таркатыла, ә аларның шәхси составы бер подразделениегә — сак полициясенең 201 нче батальонына беркетелә[33].
Нацистлар Германиясе ягында шулай ук Төньяк Кавказ һәм Кавказ аръягында туган милли оешмалар — Бергманн батальоны, Грузин легионы, Азәрбайҗан легионы, Төньяк Кавказ СС отряды һ. б. файдаланыла.
Гитлер Германиясе армиясе составында генерал Фон Паннвицның 15 нче казак кавалерия корпусы һәм башка казак частьлары сугыша. Казакларны Германия ягында кораллы көрәштә файдалануны дәлилләү өчен махсус «теория» эшләнелә, аның нигезендә, казаклар остготларның варислары дип игълан ителә[34].
Германия ягында шулай ук генерал Штейфонның Рус корпусы, патша армиясенең генерал-лейтенанты Петр Красновның корпусы һәм СССР гражданнарыннан һәм ак эмигрантлардан төзелгән аерым частьлар да эш итә[35].
СССРның оборонага әзерлеге
Сугышка кадәрге бишьеллыклар барышында СССР сәнәгать җитештерүенең абсолют күрсәткечләре буенча дөньяда Америка Кушма Штатларыннан соң икенче урынны ала, оборона чыгымнары өлеше дәүләт бюджетының 32,5 %ын тәшкил итә[36]. Шул ук вакытта илнең көнчыгышында сәнәгать продукциясенең 20 %ы гына җитештерелә. Икътисадны тулысынча СССРда хәрби рельсларга күчерү 1942 елда көнбатыш районнардан эвакуацияләнгән 2593[37] предприятие җибәрелгәннән соң мөмкин була[38][39].
1927–1937 елларда иске көнбатыш дәүләт чигендә 13 ныгытылган район төзелә, ә 1938–1939 елларда өстәмә рәвештә тагын 8 ныгытма төзелә башлый. 1940–1941 елларда яңа дәүләт чигендә тагын шундый 20 төзелеш башлана. 1941 елның 21 маенда Хөкүмәт Карары белән ныгытылган районнарны ике чиратта формалаштыру планлаштырыла: яңа чиктә – 1 июльгә, иске чиктә – 1 октябрьгә. Шул рәвешле, яңа чиктә дә, иске чиктә дә ныгытылган районнар нацист Германиясенең һөҗүме моментына, асылда, сугышка әзер булмый[40].
1939 елның 1 сентябренә СССРның 99 дивизиясе, 1941 елның 22 июненә 303 дивизиясе була[40]. Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе саны бу чорда өч тапкырга диярлек арта (5,3 млн кешегә кадәр[36]), ә мобилизация тәмамланганнан соң ул 8,9 млн кешегә кадәр артырга тиеш була[40]. Вермахт 1941 елның июнь аена тулысынча мобилизацияләнә (7,3 млн кеше).
1940 елның 26 июнендә оешмалардан куылу, соңга калу һәм эш көнен калдырган өчен җинаять җаваплылыгын керткән «Сигез сәгатьлек эш көненә, җиде көнлек эш атнасына күчү турында һәм предприятие, оешмалардан эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең үз ирекләре белән китүен тыю турында» указ чыга. 1940 елның 19 октябрендәге «Инженерларны, техникларны, мастерларны, хезмәт итүчеләрне һәм квалификацияле эшчеләрне бер предприятие һәм учреждениедән икенчесенә мәҗбүри күчерү тәртибе турында»гы указ нигезендә хезмәткәрләр башка предприятиеләргә мәҗбүри күчерелергә мөмкин була. 1940 елның 3 октябрендә «СССРның Дәүләт Хезмәт резервлары турында» указ чыгарыла, аның буенча махсус уку йортларына 14 яшьтән үсмерләр мобилизацияләнә һәм биредә белем алу җитештерүчәнлек нормаларын үтәү белән берлектә алып барыла.
1940 елның 18 сентябрендә Совет хөкүмәтенә «1940–1941 елларда Көнбатышта һәм Көнчыгышта Советлар Союзы Кораллы көчләрен стратегик җәелдерү нигезләре турында» доклад тәкъдим ителә. Генераль штаб нацист Германиясенең төп көчләрен Сан елгасы тамагыннан төньякка таба җәелдерүне төгәл билгели. Шуңа да карамастан, 1940 елның 5 октябрендә партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре докладны тикшергәннән соң, гаскәрләрнең төп төркемнәрен Бресттан көньякка таба, ягъни дошманның төп булмаган көчләренә каршы җәелдерү, сугышның беренче этабында ук Люблин–Бреславль юнәлешендә көчле һөҗүм белән Германияне Балкан илләреннән аерып алу, аларны сугыштан чыгарыру, шул рәвешле рейхны мөһим икътисади базалардан мәхрүм итү карарын чыгара. Бу өлкәдә Көньяк-Көнбатыш фронтка Көнбатыш фронт составындагы 4 нче армия ярдәм итәр дип планлаштырыла, аның төп көчләре Көнчыгыш Пруссияне алырга тиеш була.
1940 елның уртасында «1940–1941 елларга Көнбатышта һәм Көнчыгышта Советлар Союзы Кораллы көчләрен стратегик җәелдерү нигезләре турында фикерләр» эшләнә, алар сугыш башланганчы кимендә биш тапкыр эшкәртелә (1940 елның июль, сентябрь, октябрь, 1941 елның март, май айлары). 1941 елның 15 маенда Генераль штаб җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, төп дошман — Германия үзенең армиясен тулысынча мобилизацияли, тылларын җәелдерелгән хәлдә тота. «Бу шартларда аның Совет гаскәрләрен җәелдерүне кисәтү мөмкинлеге бар» дигән нәтиҗә ясала. Расчётларда гаскәрләрнең ике һөҗүм ясау тәртибе эшләнелә. Аның иң зурысы — Краковка, Катовицага, икенчесе Варшавага, Дембшинга һәм операциянең 30 нчы көненә Лодзь, Оппельн рубежларына чыгу буенча була[40].
1941 елның 22 июненә илләрнең торышы
Германия
1941 елның 22 июненә СССР чикләре янында 3 армия төркеме туплана һәм җәелдерелә (беренче стратегик эшелонда 17се танк һәм 13е моторлаштырылган, шулай ук, союздаш гаскәрләрен дә кертеп, 18 бригаданы тәшкил иткән 157 дивизия туплана[24]). Һавадан ярдәмне 3 һава флоты гамәлгә ашыра.
Гольдаптан Мемельгә кадәр 230 км озынлыктагы фронтта генерал-фельдмаршал В. Лееб җитәкчелегендәге «Төньяк» армияләр төркеме (1 нче һава флоты булышлыгындагы 29 немец дивизиясе) урнашкан була. Аның составына кергән дивизияләр 16 нчы һәм 18 нче армияләргә, шулай ук 4 нче танк группасына (командующие Э.Гёпнер) берләштерелә. 1941 елның 31 гыйнварындагы директива нигезендә, аның алдына «Балтыйк буенда гамәлдә булган дошман көчләрен юк итү һәм Балтыйк диңгезендәге портларны алу, Ленинград һәм Кронштадтны да кертеп, рус флотын аның терәк базаларыннан мәхрүм итү» бурычы куела[41]. Балтыйк буенда «Төньяк» армияләр төркеменә ярдәм итү һәм Балтыйк флотына каршы хәрәкәтләр өчен Германия командованиесе тарафыннан 100гә якын корабль, шул исәптән 28 торпеда катеры, 10 мина заградителе, 5 су асты көймәсе, каравыл кораблары һәм тралллаучылар бүлеп бирелә[42].
Көньяктарак, Голдаптан алып Влодавага кадәр 500 км озынлыктагы фронтта генерал-фельдмаршал Ф. Бок җитәкчелегендәге «Үзәк» армияләр төркеме (2 нче һава флоты булышлыгындагы 50 алман дивизиясе һәм 2 алман бригадасы) урнаша. Дивизияләр һәм бригадалар 9 нчы һәм 4 нче кыр армияләренә, шулай ук 2 нче (командующие Х. Гудериан) һәм 3 нче (командующие Г. Гот) танк төркемнәренә берләштерелә. Төркемнең бурычы булып «Флангларда зур көчләр белән һөҗүм итеп, Белоруссиядә дошман гаскәрләрен тар-мар итү, аннары, Минскидан көньяктарак һәм төньяктарак һөҗүм итүче хәрәкәтчән берләшмәләрне туплап, мөмкин кадәр тизрәк Смоленск районына чыгу һәм шул рәвешле, Балтыйк буе һәм Ленинград районында хәрәкәт итүче дошман гаскәрләрен юк итү максатын күздә тотып, „Төньяк“ армияләр төркеме белән зур танк һәм моторлаштырылган көчләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен алшартлар тудырыру»[43] тора.
Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1300 км озынлыктагы фронтта Г. Рундштедт җитәкчелегендәге «Көньяк» армияләр төркеме (4 нче һава флоты һәм Румын авиациясе булышлыгындагы 44 алман, 13 румын дивизиясе, 9 румын һәм 4 венгр бригадасы)[44] җәелдерелә. Төркем 1 нче танк төркеменә (җитәкчесе Э. фон Клейст), 6 нчы, 11 нче һәм 17 нче Германия армияләренә, 3 нче һәм 4 нче Румын армияләренә, шулай ук Венгр корпусына бүленә. «Барбаросса» планы буенча «Көньяк» төркеме гаскәрләренә алда танк һәм моторлаштырылган берләшмәләре булып, сул канаты белән Киевка төп һөҗүм ясап, Галициядәге һәм Украинаның көнбатыш өлешендәге Совет гаскәрләрен юк итәргә, Киев тирәсендәге Днепр кичүләрен вакытында кулга алырга һәм көньяк тарафта, Днепрдан көнчыгыштарак, алдагы һөҗүм итүне тәэмин итү йөкләнә[45]. 1 нче танк төркеменә, 6 нчы һәм 17 нче армияләр белән бергәләп, Рава-Русская белән Ковель арасыннан чыгарга һәм Бердичев, Житомир аша Киев районында Днепрга барып җитү йөкләнә. Алга таба, Днепр буйлап көньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт иткәндә, ул Уң як яр буе Украинасында сакланучы Совет частьларының чигенүенә комачауларга һәм аларны арттан һөҗүм ярдәмендә юк итәргә тиеш була.
Бу көчләрдән тыш оккупацияләнгән Норвегия территориясендә һәм Төньяк Финляндиядә — Варангер-фьордтан Суомуссалмига кадәр — генерал Н. Фалькенхорст җитәкчелегендәге «Норвегия» вермахтның аерым армиясе җәелдерелә. Ул турыдан-туры Германия кораллы көчләре югары командованиесе карамагында була. «Норвегия» армиясенә Мурманскны, Полярный Төньяк флотының төп хәрби-диңгез базасын, Балыкчы ярымутравын, шулай ук Беломорскидан төньяктарак — Киров тимер юлын алу бурычлары куела. Аның өч корпусының һәркайсы мөстәкыйль юнәлештә җәелдерелә: 3 нче фин корпусы — Кестеньг һәм Ухта ягында, 36 нчы немец корпусы — Кандалакш тарафында, «Норвегия» немец тау укчылары корпусы — Мурманскка таба[46].
Вермахтның коры җир көчләре югары командованиесе резервында 24 дивизия була. СССРга һөҗүм итү өчен барлыгы 5,5 млн кешедән торган, шул исәптән 19 танк һәм 14 моторлаштырылган, 18 бригададан[47] гыйбарәт 181 дивизия, 3712 танк, 47 260 кыр орудиесе һәм миномёт, 4950 хәрби очкыч туплана[48].
Советлар Союзы
1941 елның 22 июненә СССР чик буе округларында һәм флотларында 172 дивизиядән 15 армия (шул исәптән яртылаш комплектланган 40 танк): 3 289 850 солдат һәм офицер, 59 787 орудие һәм миномёт, 10 743 очкыч (яңа очкычлар якынча 20 %ны гына тәшкил итә), 12 782 танк (шуларның 1475е Т-34 һәм КВ танклары). Өч флот составында 220 меңгә якын шәхси состав кешесе, 182 төп класс корабы — 3 линкор, 7 крейсер, 45 лидер һәм эсминец һәм 127 су асты көймәсе була[49]. Бөтен дәүләт чиген турыдан-туры сигез чик буе округының коры җир һәм диңгез чик буе частьлары саклый (шуларның 5се көнбатышта). Эчке гаскәрләрнең оператив частьлары һәм бүлекчәләре белән бергә аларда 100 меңгә якын кеше исәпләнә[50].
Алда торган чикне каплау функцияләре биш чик буе округы: Ленинград, Балтыйк буе махсус, Көнбатыш махсус, Киев махсус һәм Одесса гаскәрләренә йөкләнә. Диңгездән аларның хәрәкәтенә өч флот — Төньяк, Кызыл Байраклы Балтыйк һәм Кара диңгез флотлары ярдәм итәргә тиеш була.
Генерал Ф. И. Кузнецов җитәкчелегендәге Балтыйк буе хәрби округы гаскәрләре (сугыш башлану белән аның базасында Төньяк-Көнбатыш фронт төзелә) үз эченә 8 нче һәм 11 нче армияләрне ала, 27 нче армия Псковтан көнбатыштарак туплана башлый. Бу частьләр Балтыйк диңгезеннән Литваның Көньяк чигенә кадәр 300 км озынлыктагы мәйданны били.
Армия генералы Д. Г. Павлов җитәкчелегендәге көнбатыш махсус хәрби округ гаскәрләре (сугыш башлану белән аның базасында Көнбатыш фронт төзелә) Литваның Көньяк чигеннән алып Припять елгасына кадәр 470 км озынлыктагы фронтта Минск – Смоленск юнәлешен каплап торалар. Бу округ составына 3 нче, 4 нче һәм 10 нчы армияләр керә. Моннан тыш, 13 нче армиянең берләшмәләре һәм частьлары Могилёв, Минск, Слуцк районнарында формалаша. Совет гаскәрләренең бу группасында 44 дивизия, шул исәптән 12 танк дивизиясе, яртысыннан азрак комплектланган 2,5 мең танк, шул исәптән 0,5 мең яңа Т-34 һәм КВ да була.
Киев махсус хәрби округы гаскәрләре (сугыш башлану белән аның базасында Көньяк-Көнбатыш фронт төзелә) 58 дивизиядән, шул исәптән яртысыннан аз гына артыграк комплектланган 16 танк дивизиясеннән; 5 нче, 6 нчы, 12 нче һәм 26 нчы армияләрдән һәм округ буйсынуындагы берләшмәләр составында генерал М. П. Кирпонос җитәкчелегендәге 4,8 мең танк, шул исәптән 0,8 мең яңа Т-34 һәм КВ танкларыннан гыйбарәт була. Алар Припять шәһәреннән Липканыга кадәр 860 км озынлыктагы чик участогында позицияләр алып тора.
Одесса хәрби округы гаскәрләре генерал Я. Т. Черевиченко җитәкчелегендә Липканыдан алып Дунай тамагына кадәр 480 км озынлыкта чикне каплыйлар. Совет армияләренең иң куәтлесе 9 нчы армия була. Ул 22 дивизия, шул исәптән 4 танк дивизиясе, яртысыннан азрак комплектланган 0,8 мең танк тора. Июньнең соңгы көннәрендә Көньяк фронт төзелгәндә (И. В. Тюленев җитәкли) аңа 9 нчы армиядән тыш, 18 нче армия дә кушыла. Генерал М. М. Попов җитәкчелегендәге Ленинград хәрби округы гаскәрләре (сугыш башлану белән, аның базасында Төньяк фронт төзелә) илнең төньяк-көнбатыш районнары (Мурманск өлкәсе, Карелия-Фин ССРы һәм Карелия муентыгы) чикләрен, шулай ук Эстон ССРының төньяк яр буйларын һәм Ханко ярымутравын сакларга тиеш була. Бу мәйданда коры җир чигенең озынлыгы 1300 км, ә диңгез чигенең озынлыгы 380 км га җитә. Биредә 7 нче, 14 нче, 23 нче армияләр һәм Төньяк флот урнаша.
Тагын 7 армия (16 нчы, 19 нчы, 22 нче, 24 нче, 28 нче, 20 нче, 21 нче) 77 дивизия составында Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең икенче стратегик эшелонын барлыкка китерә, аларның 23се көньяк-көнбатышка, 9ы көнбатышка һәм 19ы Мәскәүдән көнбатышка таба оеша. Көнбатыш округларга билгеләнгән 32 дивизиянең 16сы урыннарга 22 июньгә килеп җитә. Сугыш башында Совет гаскәрләренең Белосток төркеменең фаҗигале рәвештә юк ителүе нәтиҗәсендә, бөтен икенче эшелон Көнбатыш фронтка юнәлдерелә.
Көчләр нисбәте
Алман армияләренең иң куәтлесе «Үзәк» төркем була, аның составына 4 танк группасыннан 2се керә. Ул Советларның Көнбатыш фронты гаскәрләреннән җанлы көч ягыннан ике тапкырга диярлек ныграк була, әмма танклар буенча ике тапкырга диярлек һәм очкычлар буенча 1,2 тапкырга калыша.
Советларның иң куәтле Көньяк-Көнбатыш фронты 9 нчы аерым армиясе белән аларга каршы торучы «Көньяк» армияләр төркеме танклар саны буенча 7 тапкырга, очкычлары буенча 2,6 тапкырга, кораллары буенча 1,7 тапкырга артыграк була, шул рәвешле, җанлы көчләр саны буенча тигезләшә. Кызыл Армиянең төп күрсәткечләр буенча өстенлегенә карамастан, шәхси составтан тыш (вермахттан аермалы буларак, кеше саны тулы булмау сәбәпле; мобилизация тәмамланганнан соң Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең саны 8,9 млн кеше тәшкил итәргә тиеш була), алман гаскәрләре үзләренең төп һөҗүм юнәлешләрендә турыдан-туры аларга каршы торган Совет частьларыннан күп тапкырлар өстенлеккә ия була:
- Көньякта Советның 5 нче армиясенә каршы 6 нчы алман армиясе һәм 1 нче танк төркеме;
- 4 нче алман армиясе һәм 2 нче танк төркеме үзәктә 4 нче Совет армиясенә каршы;
- 3 нче танк төркеме 11 нче Совет армиясенә каршы.
Очкычларга килгәндә, алман авиациясенең 70 %ка якыны СССРга һөҗүм итү өчен әзерләнә, ә СССРның Көнбатыш чигендә 40 %ка якын авиация туплана. Люфтваффта истребительләр һәм бомбардировщиклар өлеше тигез була (Көнчыгыш чиктә якынча 1 мең), СССРда истребительләр яртысын, ә бомбардировщиклар — дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Шулай ук яңа модельләр дә була. Мәсәлән, истребительләр — якынча 1 мең данә, бомбардировщиклар — якынча 0,5 мең данәне тәшкил итә. Совет очучыларының очу әзерлеге 30-180 сәгать дәвам итсә, алманнарныкы 450 сәгатькә җитә, бу соңгыларына сыйфат ягыннан өстенлек бирә.
Вермахт | Кызыл Армия | Чагыштыру | |
---|---|---|---|
Дивизияләр | 166 | 190 | |
Шәхси состав | 4 329 500 | 3 262 851 | |
Кораллар һәм миномётлар | 42 601 | 59 787 | |
Танклар һәм һөҗүм итү кораллары | 4364 | 15 687 | |
Очкычлар | 4795 | 10 743 |
Шәхси состав | Укчы кораллары | Артиллерия кораллары | Танклар | Очкычлар | Хәрби корабльләр | Механик транспорт | |
---|---|---|---|---|---|---|---|
Барлыгы | 5 434 729 | 7 983 119 | 117 581 | 23 106 | 24 488 | 910 | 528 571 |
Төзек | 18 691 | 21 030 |
Сугыш хәрәкәтләре территорияләре
СССР
Белоруссия ССР (оккупация), Карелия-Фин ССР (оккупация), Молдавия ССР (оккупация), Латвия ССР (оккупация), Литва ССР (оккупация), Украина ССР (оккупация), Эстония ССР (оккупация), шулай ук башка союздаш республикаларның күп кенә территорияләре бар. РСФСР өлкәләре: Архангельск (авиаһөҗүмнәр), Әстерхан (авиаһөҗүмнәр), Брянск, Вологда, Воронеж, Горький (авиаһөҗүмнәр), Калинин, Калуга, Курск, Ленинград (блокадада), Липецк, Мәскәү (сугышлар), Мурманск, Новгород (сугышлар), Орёл, Псков, Ростов, Рязань, Саратов (авиаһөҗүмнәр), Смоленск, Сталинград (бәрелешләр), Тамбов (авиаһөҗүмнәр), Тула, Ярославль (авиаһөҗүмнәр). Төбәкләр: Краснодар, Красноярск (диңгездә сугыш хәрәкәтләре) һәм Ставрополь. Шулай ук: Абхаз АССР (ГССР), Кабарда-Балкар АССР, Казак ССР (Гурьев шәһәренә авиаһөҗүм), Калмык АССР, Кырым АССР, Мари АССР (авиаһөҗүм), Төньяк Осетия АССР, Чечен-Ингуш АССР, Чуаш АССР (авиаһөҗүм).
Башка илләр
Совет Кораллы көчләренең нацистлар тарафыннан оккупацияләнгән башка илләр һәм фашистлар блогы дәүләтләре — Германия, оккупацияләнгән Польша, Финляндия, Норвегия, Румыния, Болгария, Сербия, Богемия һәм Моравия, Венгрия, шулай ук Германия составына кергән Австрия, нацистлар Германиясе тарафыннан төзелгән Хорватия һәм Словакия территорияләрендәге сугыш хәрәкәтләре Бөек Ватан сугышыннан аерып каралмый.
Бөек Ватан сугышының төп чорлары
- [52]: Тарих фәнендә, гадәттә, Бөек Ватан сугышының өч төп чорын аерып күрсәтәләр
- Беренче чор (1941 елның 22 июне – 1942 елның 18 ноябре). Германиянең СССРга һөҗүме. Сугышның башлангыч чоры. Блицкригның бетүе. Мәскәү өчен сугыш. 1942 елның җәендәге уңышсызлыклар һәм җиңелүләр.
- Икенче чор (1942 елның 19 ноябре – 1943 елның декабре). Сугыш барышында тамырдан борылыш. Сталинград һәм Курск сугышларында, Днепр өчен көрәштә җиңүләр.
- Өченче чор (1944 елның гыйнвары – 1945 елның 9 мае). Дошманны СССР территориясеннән читкә куу. Европа илләрен оккупациядән азат итү. Фашистлар блогы таркалу. Берлин операциясе. Германиянең шартсыз капитуляциясе.
Совет-япон сугышы Бөек Ватан сугышының мантыйкый дәвамы буларак карала.
Сугышның беренче чоры (1941 елның 22 июне – 1942 елның 18 ноябре)
1941 елның 8 июнендә СССР чик буе хәрби округларының кайбер берләшмәләре хәрби әзерлеккә китерелә. 13–15 июньдә көнбатыш округларга беренче һәм икенче эшелон частьларын чиккә чыгару буенча «өйрәнүләр» башлау кыяфәтендә Оборона халык комиссариаты һәм Генераль штаб директивалары җибәрелә («хәрби әзерлекне арттыру өчен…»). Беренче эшелон округларының укчы частьлары, әлеге директивалар нигезендә, чиктән 5–10 км ераклыкта оборонада тотарга тиеш була; икенче эшелон частьлары, укчы һәм механикалаштырылган корпуслар чиктән 30–40 км ераклыкта оборонада тотарга тиеш була[53].
Балтыйк диңгезенең төньягында «Барбаросса» планын тормышка ашыру 21 июнь кичендә, Фин портларында нигезләнгән алман мина заградительләре Фин култыгында ике зур мина кыры урнаштыргач башлана[54]. Бу мина кырлары, ахыр чиктә, Совет Балтыйк флотын Фин култыгының көнчыгыш өлешенә бикләп куюга ирешергә ярдәм итә.
1941 елның 22 июнендә, 2:30 белән 3:00 арасында (вакыт В. М. Молотовның соңгы истәлекләренә нигезләнеп күрсәтелә[55][56]), яки 5 тулып 30 минутта (Молотовның шул ук көнне радио аша чыгышында расланганча[57]), Германиянең СССРдагы илчесе В. Шуленбург СССРның тышкы эшләр халык комиссары В. М. Молотов янына килә һәм Совет Хөкүмәте янәсе Германиядә һәм аның тарафыннан оккупацияләнгән илләрдә җимерү сәясәте, Германиягә каршы юнәлдерелгән тышкы сәясәт алып барган һәм «Германия чигендә үзенең бөтен гаскәрләрен тулы хәрби әзерлектә туплаган» дип белдерә. Гариза «Фюрер шуңа күрә Германия кораллы көчләренә бу куркынычны тудыручы вакыйгаларга алар карамагында булган барлык чаралар ярдәмендә каршы торырга боерды»[57] сүзләре белән тәмамлана. Нота белән бергә ул Риббентроп Деканозовка тапшырган документларга тиңдәш эшлекле кәгазьләр комплектын да тапшыра. Шул ук көнне Италия белән Румыния, 23 июньдә Словакия СССРга каршы сугыш игълан итәләр.
1941 елның 22 июнендә төнге сәгать 3 тулып 6 минутта Кара диңгез флотының штаб начальнигы контр-адмирал Иван Елисеев СССР һава киңлегенә бәреп кергән Германия очкычларына ут ачарга әмер бирә: бу Бөек Ватан сугышында СССРга һөҗүм иткән алман гаскәрләренә каршы торырга дигән беренче хәрби боерык була[58].
Төнге сәгать 3 тулып 7 минутта К. Жуков сугыш хәрәкәтләре башлану турында беренче хәбәрне ала[59].
1941 елның 22 июнендә Германиянең СССРга бәреп керә[60]. Иртәнге сәгать 4тә империя тышкы эшләр министры Риббентроп Берлиндагы совет илчесе Деканозовка сугыш игълан итү турында нота һәм аңа караган «Германиянең эчке эшләр министры, СС рейхсфюреры һәм Германия полициясе шефының Германия хөкүмәтенә СССРның Германиягә һәм милли-социализмга каршы юнәлдерелгән диверсия эше турында доклады», «Германия Тышкы эшләр министрлыгының Совет хөкүмәтенең пропаганда һәм сәяси агитациясе турындагы доклады», «Германия хөкүмәтенә Германия армиясе Югары командованиесенең Совет гаскәрләрен Германиягә каршы туплау турындагы доклады» дигән өч кушымтаны тапшыра. 1941 елның 22 июнендә иртә таңнан артиллерия һәм авиация әзерлегеннән соң алман гаскәрләре СССР чиген үтәләр.
Шул ук көнне Румыния һәм алман гаскәрләре Прут елгасын кичәләр, шулай ук Дунайны аша да чыгарга тырышып карыйлар, әмма Совет гаскәрләре аларга моны эшләргә ирек бирми, хәтта Румын территориясендәге плацдармнарны да алалар. Әмма 1941 елның июль-сентябрь айларында румын гаскәрләре алман гаскәрләре ярдәме белән бөтен Бессарабияне, Буковинаны һәм Днестр белән Көньяк Буг елгалары арасындагы җирләрне басып ала.
22 июньдә көндезге сәгать 12дә Молотов радио аша Германиянең СССРга һөҗүм итүе һәм Ватан сугышы башлануы турында СССР гражданнарына рәсми рәвештә игълан итә. СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 22 июнендәге Указы нигезендә, 23 июньнән 17 хәрби округның 14ендә (1905–1918 елларда туганнар) хәрби бурычлыларны мобилизацияләү турында хәбәр ителә. Калган өч округта — Байкал арты, Урта Азия һәм Ерак Көнчыгыш хәрби округларында — мобилизация бер айдан соң Хөкүмәтнең махсус карары нигезендә яшерен ысул белән «зур өйрәнүләр җыеннары» буларак игълан ителә[61].
23 июньдә Баш командование ставкасы (8 августтан Югары Башкомандование ставкасы) булдырыла. 30 июньдә Дәүләт оборона комитеты төзелә, аның рәисе итеп И. В. Сталин игълан ителә. Сугыш вакытында Дәүләт оборона комитеты илдәге бөтен тулы хакимиятне туплаган югары гадәттән тыш органга әверелә. 8 августта Сталин шулай ук Югары Башкомандующий итеп билгеләнә. Июньнән халык ополчениесе формалаша башлый. 1941 елның 26 июнендә «Вставай, страна огромная!» яңгырый. Бу — Бөек Ватан сугышы гимнына әверелгән «Священная война» җырының тәүге мәртәбә башкарылуы була.
10 августта Дәүләт оборона комитеты 1890–1904 елларда туган хәрби бурычлыларны һәм 1922–1923 елларда туган хәрби хезмәткә чакырылучыларны Кировоград, Николаев, Днепропетровск өлкәләре һәм Орёл өлкәсенең Людиново–Брянск–Севск шәһәреннән көнбатыштарак районнар территориясендә мобилизацияләү турында карар чыгара[62]. 15 августта бу мобилизация Кырым АССРына[63], 20 августта — Запорожье өлкәсенә[64], 8 сентябрьдә — Орёл һәм Курск өлкәләренең кайбер районнарына, 16 октябрьдә — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә таралды[65]. Гомумән алганда, 1941 ел ахырына 14 миллионнан артык кеше мобилизацияләнә[61].
Ул арада алман гаскәрләре стратегик инициативаны һәм һавада хакимлекне яулап ала һәм чик буе сугышларында Совет гаскәрләрен, күбесенчә Көнбатыш юнәлештә (Балтыйк буе һәм Белоруссия) җиңүгә ирешәләр. Көньяк-көнбатыш (Украина) һәм төньяк-көнбатыш юнәлешләрдә (Ленинград) блицкриг гамәлгә ашмый[66].
1941 елның җәйге-көзге кампаниясе
Сугышның башлангыч чорында СССРның чик буе районнарында Литва, Латвиянең көньяк өлеше, Белоруссия һәм Көнбатыш Украина территориясендә 1941 елның 22-29 июнендә (чик буе сугышлары тәмамлануның вакыты шактый шартлы), каплау гаскәрләре һәм чик буе гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре җәелдерелә[67]. Алар бер үк вакытта үткәрелгән өч стратегик оборона операциясенең бер өлеше була (1941 елның 22 июненнән 9 июленә кадәр), аларның кысаларында чик буе оборона сугышы уздырыла[68]:
- Балтыйк буе стратегик оборона операциясе (1941 елның 22 июне – 9 июле); аның кысаларында Литва һәм Латвиядә чик буе сугышы һәм Шяуляй юнәлешендә контрудар уздырыла.
- Белоруссия стратегик оборона операциясе (1941 елның 22 июне – 9 июле). Әлеге операция кысаларында 1941 елның 6-9 июлендә 13 нче һәм 20 нче армияләр, 5 нче һәм 7 нче мк, фронтның Хәрби-һава көчләре тарафыннан чик буе оборона сугышы, Белосток-Минск сугышы һәм Борисовское белән Лепельск юнәлешләрендә контрударлар уздырыла.
- Львов-Черновцы стратегик оборона операциясе (1941 елның 22 июне – 6 июле); аның кысаларында чик буе оборона сугышы, Дубно–Луцк–Броды өчен сугыш, Львов-Луцк һәм Станислав-Проскуров фронт оборона операцияләре уздырыла.
Тарих белеме бу өч операциягә сугышларны территориаль принцип һәм СССР тарафыннан җәлеп ителгән көчләр принцибы буенча берләштерә (3 чик буе округы һәм шулай ук 3 фронт). Бу операцияләрдә Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе вермахтны чиктә туктату, ә аннары сугышны дошман территориясенә күчереп контрударлар ясау мөмкин булудан чыгып эш итә һәм беренче алман өзүләре нәтиҗәсендә актуальлеген югалткан, шулай ук сугышның беренче көне азагына чыгарылган СССР Оборона халык комиссариатының 22.06.1941 елгы 3 нче санлы Директивасы нигезендә, һөҗүмгә күчәргә һәм районнарны басып алырга кушыла. Люблин һәм Сувалок, аннан СССРга басып керү алып барыла. Бу этапта вермахтка каршы тору еш кына аерым рубежларны фидакарь саклауга һәм аерым контрударларга кайтып кала. Бөек Ватан сугышының беренче этабында Совет хәрбиләренең героизмы үрнәге һәм символы булып Брест крепосте оборонасы тора, аның гарнизоны, алман гаскәрләренең тирәнлекләрендә булып, позицияләрен бер ай дәвамында (1941 елның 22 июне — 23 июле) тотып торуга ирешә[69].
РФ Оборона министрлыгының хәрби тарих институты монографиясендә билгеләп үтелгәнчә[68]:
9–10 июльдә Луга, Смоленск, Киев һәм Кишинёв янында барган каты сугышлар белән сугышның башлангыч чоры тәмамлана.Шул вакыттан башлап ике як гаскәрләре алдында яңа бурычлар барлыкка килә. Сугышка Совет кораллы көчләренең икенче стратегик эшелоны кушылмалары керә. Яңа стратегик оборона операцияләре башлана.
— «Россиянең Хәрби стратегиясе тарихы» Россия табигый фәннәр академиясе академигы В. А. Золотарёв редакциясендә.
Заполярье һәм Карелиядә стратегик оборона операциясе тагын да озаграк дәвам итә (1941 елның 29 июне – 10 октябре). Әлеге операция кысаларында Мурманск, Кандалакша һәм Кестеньга юнәлешләрендә оборона операцияләре, Выборг-Кексгольм фронты оборона операциясе, Ухта, Ругозерский, Петрозаводск һәм Олонецк юнәлешләрендә оборона операцияләре үткәрелә.
Чик буе сугышлары нәтиҗәсендә вермахт Кызыл Армиягә зур зыян китерә. Сугышның якынча өч атнасы эчендә алман гаскәрләре бөтен Балтыйк буе, Белоруссия, Украина һәм Молдавиянең шактый өлешен оккупациялиләр. Төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлешләрдә дошман СССР территориясенә — 500 чакрымга, көнбатышта 600 чакрымга кадәр бәреп керә. Алман гаскәрләренең һөҗүменең тәүлегенә уртача темпы 15–30 чакрымны тәшкил итә. Чик буе сугышларында һәм алдагы оборона операцияләрендә Советның 28 дивизиясе (12 укчы, 10 танк, 4 моторлаштырылган, 2 кавалерия) тулысынча тар-мар ителә, тагын 72дән артык дивизия кеше, шулай ук 50 % һәм аннан да артыграк күләмдә техника югалтуларына дучар була. Фронтларның һәм штабның тулы булмаган мәгълүматларына караганда, 30 июльгә Совет гаскәрләренең гомуми югалтулары 651 065 кешене тәшкил итә (кайтарылмаслыклар — 447 015 кеше, санитар — 204 050 кеше). Фронт һәм штабның тулы булмаган мәгълүматлары буенча, ерак бомбардировка авиациясе бу вакыт эчендә 3468 очкычын югалта, Совет гаскәрләре якынча 9,5 мең корал, 12 мең миномёт, 6 мең танк югалта (сугыш башланганда Көнбатыш хәрби округларда булган барлык танкларның яртысы диярлек)[70]. Шул ук вакытта күп кенә танклар сугышта юк ителми, ә ватылулар һәм ягулык булмау аркасында чигенгәндә калдырып кителә яки шартлатыла[71]. Танкларны гаять зур күләмдә югалту, соңыннан танк заводларын Ленинградтан һәм Харьковтан эвакуацияләү нәтиҗәсендә, 1941 елның ахырына Совет гаскәрләренә танклар җитми башлый[72][73][74].
Фронт төркемнәренең оборона операцияләре
1941 елның июль уртасыннан, берничә яңа фронт барлыкка килү белән бәйле рәвештә, Ставка фронт төркемнәренең операцияләрен оештыруны гамәлгә ашыра башлый, анда катнашу өчен ике-өч фронт берләшмәсе, ерак арага очучы авиация көчләре һәм чаралары, илнең һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре, ә диңгез буе юнәлешләрендә — флот һәм флотилияләр җәлеп ителә. Шул рәвешле стратегик фронтны шактый озак тотып торырга сәләтле группировкалар төзүгә ирешәләр[75]. Чынлыкта бу чорның стратегик оборона операцияләре беренчеләре кебек үк өч төп юнәлештә алып барыла.
Фронтлар төркеменең оборона операциясе, кагыйдә буларак, стратегик юнәлешләрнең берсендә уздырыла һәм бердәм ният буенча Югары башкомандование ставкасы җитәкчелегендә үткәрелә торган фронт һәм армия операцияләре, сугышлар, һөҗүмнәр һәм хәрби хәрәкәтләр (сугышның беренче чорында күбесенчә обороналы) җыелмасыннан гыйбарәт була[75]:
- Ленинград стратегик оборона операциясе (1941 елның 10 июле – 30 сентябре). Анда Төньяк фронт, Төньяк-Көнбатыш фронт, Ленинград фронты, Балтыйк флоты катнаша.
8 сентябрьдә алман гаскәрләре, Ленинград тирәли блокада боҗрасын ябып, коры җирдән Шлиссельбург ныгытмасын ала (шәһәрне төньяктан К. Маннергеймның фин армиясе блокадалый). 11 сентябрьдә Ленинград фронты командующие итеп Г. К. Жуков билгеләнә; кискен һәм катгый чаралар нәтиҗәсендә Жуков дошманның Пулков биеклекләре тирәсендә һәм Колпино янында һөҗүмен туктата, шул рәвешле фронтны тотрыклыландыруга ирешә.
Сентябрь ахырына, 4 нче танк төркемен (Э.Гёпнер) Мәскәүгә күчергәннән соң, алман командованиесе, Ленинградны ачлык белән тилмертеп, хәлсезләндереп алырга исәп тотып, шәһәрне камауга алырга карар кыла.
- Смоленск сугышы (1941 елның 10 июле – 10 сентябре). Дүрт фронт: Көнбатыш фронт, Үзәк фронт, Брянск фронты, Резерв фронты көчләре җәлеп ителә.
- Ельнин һөҗүм операциясе (1941 елның 30 августы – 6 сентябре).
- Киев стратегик оборона операциясе (1941 елның 7 июле – 26 сентябре). Көньяк-көнбатыш фронт катнаша.
- Донбасс–Ростов стратегик оборона операциясе (1941 елның 29 сентябре – 16 ноябре).
- Көньяк фронтның 18 нче армиясе чолганышы (1941 елның 5 – 10 октябре).
- Мәскәү стратегик оборона операциясе (1941 елның 30 сентябре – 5 декабре).
- Тула оборона операциясе (1941 елның 24 октябре – 5 декабре).
Алманнарның Мәскәүгә һөҗүм итү операциясе «Тайфун» дигән кодлы атама ала. Алман командованиесе сентябрь азагыннан да соңга калмыйча һөҗүмгә күчәргә, Вязьма һәм Брянск районында Совет гаскәрләрен икеләтә колачлап юк итәргә, ә аннары Мәскәүне төньяктан һәм көньяктан камап алырга ниятли (Мәскәүнең капитуляциясен кабул итмәскә боерык бирелә). Совет башкаласын Көнбатыш фронт (командующие И. С. Конев); Резерв фронты (командующие С. М. Будённый); Брянск фронты (командующие А. И. Ерёменко) дип аталган өч фронт гаскәрләре каплап тора.
30 сентябрьдә «Үзәк» армияләр төркеме һөҗүмгә күчә. Совет оборонасын өзеп, аламан гаскәрләре Вязьма һәм Брянск районында Көнбатыш, Резерв һәм Брянск фронтларының җиде армиясен чолгап ала, нәтиҗәдә алманнарның Мәскәүгә үтеп керү куркынычы барлыкка килә. Камалышта калган Ленинградтан Мәскәүгә ашыгыч рәвештә Г. К. Жуков чакырыла. Инспекция уздырганда, ул болай ди: «Тишек-ярыклар барлыкка килде, аларны ябарга бернәрсә дә юк, чөнки командование кулында бернинди резервлар да калмады. 7 октябрь азагына Мәскәүгә барлык юллар, асылда, ачык иде». 10 октябрьдә Көнбатыш һәм Резерв фронтлар Г. К. Жуков җитәкчелегендәге яңа Көнбатыш фронтка берләшәләр, ул Можайск оборона линиясен ашыгыч рәвештә ныгыта һәм ашыгыч рәвештә резерв частьларын фронтка күчерә башлый.
30 октябрьгә алманнарның беренче һөҗүме туктатыла. Бер айлык сугышларда алар 250 км алга үтеп керүгә ирешә, Вязьма, Брянск, Орёл, Ржев, Калуга, Калинин, Можайск, Волоколамск яулап алына.
Фронтның көньяк өлешендәге операцияләр
- Молдавиядә чик буе сугышлары
- Одессаны саклау (1941 елның 5 августы – 16 октябре)
- Кырым оборона операциясе (1941 елның 18 октябре – 16 ноябре). Ишунь позицияләрен югалтканнан соң Диңгез буе армиясе Севастопольгә, 51 нче армия Керчькә чигенә. Севастополь оборонасы башлана (1941 елның 30 октябре — 1942 елның 4 июле)
1941 елның җәйге-көзге кампаниясе нәтиҗәләре
Салкыннар башланганчы, Германия командованиесе Мәскәүгә һөҗүм итми, чөнки «Үзәк» армияләр төркеменең 3 нче һәм 2 нче танк армияләре Ленинград юнәлешендәге «Төньяк» һәм Киев юнәлешендәге «Көньяк» армияләр төркемнәренә ярдәмгә җибәрелә. Совет гаскәрләренең Киев төркемен юк итә алуга карамастан, төньякта алманнар Ленинградка якын юлларга да чыга алмый. Шуннан соң 3 нче һәм 2 нче танк төркемнәре генә түгел, 4 нче танк төркеме дә («Төньяк» армияләр төркеменнән) Мәскәүгә юнәлдерелә. Гейнц Гудериан үзенең «Солдат истәлекләре» мемуарларында язганча:
Киев өчен барган сугышлар, һичшиксез, зур тактик уңыш дигән сүз иде. Әмма әлеге тактик уңышның шулай ук зур стратегик әһәмияткә ия булу-булмавы турындагы мәсьәлә шик астында кала. Хәзер барысы да алманнарның кыш җиткәнче, мөгаен хәтта көзге юл өзеклеге җиткәнче үк хәлиткеч нәтиҗәләргә ирешә алуларына бәйле иде. Дөрес, Ленинградны тыгызрак боҗрага кысу максаты белән планлаштырылган һөҗүм инде туктатылган иде… Әмма төп һөҗүмне Мәскәүгә таба көчәйтелгән «Үзәк» армия төркеме ясарга тиеш иде. Моның өчен кирәкле вакыт калдымы?
Тикшеренүчеләр шулай ук вермахтның кышка кадәр Мәскәүне яулый алмавының әһәмиятлелеген ассызыклый. «Страны „ось“ и Союзники» җыентыгында (Англия, 1994 ел), К. Рейнгардт түбәндәгечә яза:
«…Гитлерның планнары һәм Германиянең сугышны уңышлы тәмамлау перспективалары, күрәсең, 1941 елның октябрендә һәм, һичшиксез, 1941 елның декабрендә Мәскәү өчен сугышта русларның контрһөҗүме башлану белән җимерелде»— The Axis and Allies / Edited by J.Erickson and D.Dilks. Edinburgh, 1994. P.207
Яңа Зеландия тарихчысы Дэвид Стахел билгеләп үткәнчә, вермахтның күп кенә генераллары Гитлерның Смоленск сугышында җиңгәннән соң (1941 елның 20 июлендә), «Барбаросса» планы нигезендә Мәскәүгә һөҗүмне дәвам итүдән баш тарту һәм төп һөҗүм юнәлешен Украина һәм Ленинградны алуга күчерү карарына каршы була. Шул исәптән штаб начальнигы Франц Гальдер һәм «Үзәк» армияләр төркеме җитәкчеләре дә каршы чыга. Гитлер белән сөйләшү өчен Гейнц Гудериан җибәрелә, ләкин Гитлерны кире күндерә алмый[76].
1941 елның 1 декабренә Германия гаскәрләре Литва, Латвия, Белоруссия, Молдавия, Эстония, РСФСР, Украинаның шактый өлешен басып ала, 850–1200 км үзәккә таба алга үтә, шул ук вакытта 740 мең кешесен югалта (шуларның 230 меңе үтерелә), әлеге югалтулар Икенче бөтендөнья сугышы башланганнан бирле вермахт өчен моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә була һәм «Барбаросса» планын тормышка ашыруның уңышлы булуын шик астына куя[77]. 1941 ел ахырына Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең кайтарылмас югалтулары 3 млн. 138 мең кешене тәшкил итә[78].
СССР гаять күп сандагы хәрби техникасын, шул исәптән 8000гә якын очкычын, күбесенчә сугышның беренче көннәрендә аэродромнарда югалта, әмма люфтваффе да шактый зур югалтулар кичерә: сугышның беренче аенда гына да алман гаскәрләре 1200гә якын очкычын югалта, бу Британия өчен барган сугышның ике аендагыга караганда күбрәк. СССР иң мөһим чимал һәм сәнәгать үзәкләре булган Донбасс, Кривой Рог тимер-мәдәне бассейнын югалта. Минск, Киев, Харьков, Смоленск, Одесса, Днепропетровскны калдырырга мәҗбүр була. Ленинград блокадага эләгә. Украинада һәм Россиянең көньягында азык-төлекнең мөһим чыганаклары дошман кулына төшә яки үзәктән аерыла. Оккупацияләнгән территорияләрдә миллионлаган Совет гражданнары була. Йөзләрчә мең тыныч граждан һәлак була яки Германиягә эшкә алып кителә.
1941–1942 елларның кышкы кампаниясе
1941 елның 15–16 ноябрендә алманнар Мәскәүне төньяк-көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан камап алырга ниятләп, һөҗүмнең икенче этабын башлый. Дмитров юнәлешендә алар Мәскәү–Идел каналына барып җитәләр һәм аның көнчыгыш ярын Яхрома янында кичәләр, Химки юнәлешендә Клинны алалар, Истра сусаклагычын кичәләр, Солнечногорск һәм Красная Полянаны, Красногорск юнәлешендә Истраны яулыйлар. Көньяк-көнбатышта Гудериан Каширага якынлаша. Әмма ноябрь ахырында — декабрь башында барлык юнәлешләрдә дә туктатыла. Мәскәүне алу омтылышы уңышсыз була.
1941 елның 5 декабрендә Мәскәү янында Совет контрһөҗүме башлана. 1942 елның 7 гыйнварына Көнбатыш (командующие Г. К. Жуков), Калинин (командующие И. С. Конев) һәм Көньяк-Көнбатыш (командующие С. К. Тимошенко) фронтларының Совет гаскәрләре Көнбатыш юнәлештә дошманны 80–250 км чигенергә мәҗбүр итәләр, Мәскәү һәм Тула өлкәләрен азат итүне тәмамлыйлар, Калинин һәм Смоленск өлкәләренең күп районнарын азат итәләр. Мәскәүне югалту куркынычы бетерелә.
1941 елның 10 ноябрендә Совет гаскәрләре Тихвин стратегик һөҗүм операциясен башлый. 30 декабрьгә Совет гаскәрләре дошманның сигез дивизиясенә авыр зыян сала, югалткан территория азат ителә, Тихвин — Волхов тармагы буенча тимер юл элемтәсе торгызыла, алманнар Ленинград янында инициативаны мәңгегә югалта.
1941 елның 17 ноябрендә алман гаскәрләре Ростов-на-Дону шәһәренә һөҗүм итә башлый, әмма шул ук көнне Совет гаскәрләре дә контрһөҗүмгә күчә. Алманнар 21 ноябрьдә Ростовны яулап ала, ләкин 29 ноябрьдә Совет гаскәрләре аны азат итә. Алман гаскәрләрен 60–80 км артка чигендерүгә ирешәләр, Совет-алман фронтының көньяк флангы ярты елга тотрыклана (Миус-фронт).
«Барбаросса» планының уңышсызлыгы
Алман армиясе Ленинград, Мәскәү һәм Ростов-на-Дону янында туктатыла; «Барбаросса» планы белән билгеләнгән стратегик максатларга ирешү мөмкин булмый.
Алман тарихчысы К. Рейнгардт «Мәскәү астында Гитлерның дөнья хакимлеген яулауга юнәлтелгән стратегиясе җимерелде» дип яза. Шулай ук Рейнгардт билгеләп үткәнчә, 1941 елның декабрендә – 1942 елның гыйнварында вермахтның югары командованиесе штабында «күп кенә генераллар инде Германия сугышта җиңелгән дигән нәтиҗәгә килгәннәр»[79].
Совет командованиесе планнары
1942 елның 5 гыйнварында Югары башкомандование ставкасында якын киләчәккә стратегик планнар турында фикер алышу өчен киңәйтелгән киңәшмә уздырыла. Төп докладны Генштаб начальнигы маршал Б. М. Шапошников ясый. Ул алга таба дошманны Мәскәүдән куып чыгару планын гына түгел, бәлки башка фронтларда: Ленинград блокадасын өзү, Украинада һәм Кырымда дошманны тар-мар итү кебек масштаблы стратегик һөҗүм планын да бәян итә. Г. К. Жуков стратегик һөҗүм планына каршы чыгыш ясый. Ул, танклар һәм артиллерия җитмәү сәбәпле, алман оборонасын өзеп чыгу мөмкин түгел, тәкъдим ителгән стратегия җанлы көч буенча файдасыз югалтуларга гына китерәчәк, дип ассызыклый. Жуковны СССР Дәүләт планы башлыгы Н. А. Вознесенский хуплый, ул тәкъдим ителгән планны җитәрлек күләмдә техника һәм кораллар белән тәэмин итү мөмкин түгеллеген күрсәтә. Планны яклап Л. П. Берия һәм Г. М. Маленков чыгыш ясый. Дискуссиягә йомгак ясап, И. В. Сталин планны раслый һәм: «Яз җиткәч алманнар һөҗүм итә алмасын өчен, без аларны тиз генә тар-мар итәргә тиешбез», — ди[80][81].
1942 елның кышкы кампаниясе операцияләре
Кабул ителгән план нигезендә, 1942 елның башында Ржев–Вяземский стратегик һөҗүм операциясе, Керчь–Феодосия десант операциясе һәм башка һөҗүм операцияләре үткәрелә. Дошманга каршы булган бу һөҗүмнәр Совет гаскәрләре өчен зур югалтулар бәрабәренә тормышка ашырыла. Ржев–Вяземский операциясе барышында Ржев-Вяземский калкулыгы барлыкка килә, ул алман армиясе тарафыннан Мәскәүгә яңа һөҗүм өчен плацдарм сыйфатында файдаланылырга мөмкин була. 1942 елның 20 апрелендә Совет гаскәрләре стратегик оборонага күчә, бу — операциянең дә, гомумән Мәскәү сугышының да тәмамлануын аңлата.
3 нче гвардия укчылар бригадасы командиры К. Д. Сухиашвили 1942 елның маенда түбәндәгечә яза[82]:
Зур югалтуларда гаеплеләргә карата эш җәзасыз уза. Армия командирлары: «Приказ үтәлә, вак-төяк группалар белән акрын гына алга хәрәкәт итәм», — дип хәбәр итсә, димәк, күрше бер урында басып тора һәм атылмаган күршене алдарга тели, ә үз кул астындагыларына: «Сез болай гына һөҗүм иткән булып кыланыгыз», — дип әйтә. Дошман башта иң актив бер кешегә ябырыла, ә иң активлары яңа, атылмаган частьлар була… Приказны үтәмәүгә караганда, «күз буяу» һәм дөрес булмаган докладтан күбрәк куркырга кирәк. Приказны үтәмәгән өчен бөтен тирә-якта атып үтерәләр, ә дөрес булмаган доклад белән мин вакыт сузам. «Приказны үтибез, вак-төяк төркемнәр белән әкрен генә алга шуышабыз» дигән хәбәр түгел, ә һөҗүм итә алмыйм, дип әйтергә ярамый, һәм беркем дә атмый … … Шундый ук «күз буяу» алымнын формалаштыру, комплектлау һәм тулыландыру системасында да күзәттем. Частьлар фронтка бөтенләй әзерлексез җибәрелә. Әйтерсең лә безнең кешеләрне һәм безнең яхшы кыйммәтле техниканы юк итәргә тиешле махсус уйлап табылган иттарткыч сыман. Бу ни өчен шулай эшләнә? Минемчә, Хөкүмәткә «күз буяп», «менә без ниндидер егетләр, күпмедер бригада, күпмедер дивизия оештырдык» дип Бөек Сталинны алдау өчен башкарыла дип уйлыйм. Чынлыкта исә безнең барлык берләшмәләребез болай үтте: Казалинскта формалаштык, формалашуны бетергәч, шунда ук эшелоннарга утырттык, Люблинода корал бирдек, коралны өләшкәч үк, юлга кузгалдык. Коралны өйрәнү белән вагон тукталышларында шөгыльләнгәннәр. 1000 кеше алдык, ә алар бөтенләй әзерлексез: корал белмиләр һәм сугыша белмиләр. Алгы сызыкта өйрәнергә туры килә[82].
1942 елның 18 гыйнварында Барвенково-Лозово операциясе башлана. Ике атна дәвам иткән каты сугышлар нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре 100 км озынлыктагы фронтта алман оборонасын өзеп чыга, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлешләрдә 90–100 км алга үтә һәм Северский Донец елгасының уң ярындагы плацдармны яулап ала, ул плацдармны алга таба советларның Харьковка һөҗүме өчен файдаланыла.
1942 елның җәе-көзе
- СССР Югары командованиесе тарафыннан 1942 елның җәйге-көзге кампаниясенә дошманны тулысынча тар-мар итәргә һәм илнең бөтен территориясен азат итәргә дигән үти алмаслык бурыч куела. Дошман көчләрен бәяләп бетермәү Харьков операциясе нәтиҗәсендә (12-25 май) Кырым фронтының җиңелүенә һәм Совет гаскәрләренең камалышына китерә.
Вермахтның 1942 елгы җәйге компаниясенең төп максатлары: Кубанның уңдырышлы җирләрен, Донецк күмер бассейнын, Кавказ нефть ятмаларын алу; хәрби сәнәгатьнең мөһим үзәге һәм Идел буйлап коммуникацияләр үзәге булган Сталинградны кулга төшерү тора. «Блау» планы «Көньяк» армияләр төркемен «А» армияләр төркеменә (иң мөһиме — Кавказ юнәлеше) һәм «Б» армияләр төркеменә (ярдәмче — Сталинград юнәлеше) бүлүне күздә тота.
Алман һөҗүменә җавап итеп Воронеж–Ворошиловград стратегик оборона операциясе (28 июнь – 24 июль) оештырыла.
Алман гаскәрләре 500–650 км алга китә һәм Иделгә чыга. 28 июльдә, Сталинград стратегик оборона операциясе кысаларында (17 июль – 18 ноябрь), мөстәкыйль рәвештә позицияләрне калдырып китүне һәм приказсыз чигенүне тыючы «Бер адым да артка чигенмәскә» дигән 227 нче боерык дөнья күрә. Героик оборона нәтиҗәсендә, Совет гаскәрләре дошманның алга баруын туктата ала, ләкин хәл авыр булып кала.
Төньяк Кавказ стратегик оборона операциясе кысаларында (25 июль — 31 декабрь), алман гаскәрләре Төп Кавказ сырты үткеленең бер өлешен алуга ирешә.
Берничә зур операция үзәк юнәлештә уза: Сухиничи, Козельск (22–29 август) районнарында Көнбатыш фронт гаскәрләренең контрһөҗүме белән кушылган Ржевск–Сычёв операциясе (30 июль – 23 август), барлыгы 228 232 кеше югалту[83]; шулай ук төньяк-көнбатыш юнәлештә: беренче операция нәтиҗәсендә камалышта калган 2 нче һөҗүм армиясен камалыштан чыгару операциясе белән кушылган (13 май – 10 июль) Любань һөҗүм операциясе (7 гыйнвар – 30 апрель); гомуми югалтулар — 403 118 кеше[83].
Германия армиясе өчен дә хәл аянычлы якка үзгәрә башый: аның югалтулары Советныкыннан шактый түбән булуга карамастан, алманнарның көчсезрәк хәрби икътисады югалткан очкычларны һәм танкларны каршы як эшләгән тизлек белән алыштыру мөмкинлегеннән мәхрүм итә, ә армиядәге кеше ресурсларын нәтиҗәсез файдалану Көнчыгышта хәрәкәт итүче дивизияләрне тиешле дәрәҗәдә тулыландырырга мөмкинлек бирми, бу исә кайбер дивизияләрнең алты батальонлы штатка (тугыз батальонлыдан) күчүчгә китерә; Сталинград юнәлешендә хәрби роталарның шәхси составы 27 кешегә кадәр кими (штат буенча 180нән). Моннан тыш, Россиянең көньягындагы операцияләр нәтиҗәсендә, алманнарның болай да бик озын Көнчыгыш фронты шактый озыная, кирәкле оборона тыгызлыкларын булдыру өчен алман частьлары җитми башлый. Фронтның шактый өлешен Германия союздашлары — румыннарның 3 нче һәм формалашып килүче 4 нче армияләре, 8 нче Италия һәм 2 нче венгр армияләре алды. Тиздән көзге-кышкы кампаниядә вермахтның нәкъ менә шушы армияләре көчсез булып чыга. СССРга каршы хәрби хәрәкәтләрнең алдагы этабында кичерелгән 1,168 млн гомуми югалтуларны тулыландыру өчен, Гитлер Германия союздашларының яңа көчләрен җәлеп итә. 1942 елның язына СССРда хәрби хәрәкәтләр театрының Көньяк юнәлешендә союзникларның кимендә 52 дивизиясе исәпләнә, бу саннарга 10 венгр, 6 Италия, 5 Румыния[84] дивизиясе дә керә.
СССР, Бөекбритания һәм АКШ арасындагы килешүләр нәтиҗәсендә, 1941–1942 елларда Гитлерга каршы коалициянең үзәге барлыкка килә.
Икътисади каршылык
1942 елның җәенә СССР икътисадын хәрби юнәлешкә күчерү тәмамлана[38][39].
Сугыш башлану белән, СССРда халыкны, җитештерү көчләрен, оешмаларны һәм матди ресурсларны массакүләм эвакуацияләү башлана. Илнең көнчыгыш районнарына шактый күп предприятиеләр эвакуацияләнә (1941 елның икенче яртыеллыгында гына да — 2600 тирәсе), 2,3 млн баш терлек чыгарыла. 1942 елның беренче яртыеллыгында 10 мең очкыч, 11 мең танк, 54 мең корал җитештерелә. Икенче яртыеллыкта бу күрсәткечләр 1,5 тапкырга арта. СССР 1942 елда барлыгы 5,91 млн берәмлек бөтен төрдәге ату коралы (револьвер һәм пистолетлардан башка), 287 мең данә бөтен төрдәге һәм калибрлы корал һәм миномёт (авиация, диңгез һәм танк/ үзйөрешле артиллерия җайланмасы пушкаларыннан башка), 24,5 мең данә бөтен төрдәге танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмасы, 25,4 мең данә бөтен төрдәге, шул исәптән 21,7 мең данә хәрби очкыч җитештерә[85]. Күп кенә хәрби техника Ленд-лиз программасы буенча кайтартыла, өстәвенә барлык тәэмин ителеш Совет җитештерүенең 4 %ына тигез була. Ул танклар һәм очкычлар буенча — 10 % һәм 12 %ны, ә автомобильләр тәэмин ителеше сугыш елларында аларның СССРда җитештерелгәненә караганда биш тапкырга артыграк күләмдә була. Шул ук вакытта Ленд-лиз буенча төп йөк агымы илгә Көнчыгыш фронттагы үзгәрешләрдән соң килә башлый[86].
Совет халкының Җиңүгә керткән өлешенең күләме, СССР дошманнары һәм союздашларының капиталистик икътисады белән чагыштырганда, Совет директив икътисадын милитаризацияләүнең дәрәҗәсенең югарырак булуы белән билгеләнә. Аерым алганда, Курск сугышы (1943) елында, Германиянең корыч эретүдә өстенлеге 4 тапкырга артыграк булуга карамастан, СССР 2,5 тапкырга күбрәк танклар җитештерүгә ирешә[87].
Оккупация режимы һәм аңа каршылык күрсәтү
Гитлер үзенең СССРга һөҗүмен террорчылык ысуллары белән алып барылырга тиешле «Крестовый поход»ка тиңләп карый. 1941 елның 13 маенда ук ул хәрби хезмәткәрләрне «Барбаросса» планын үтәгәндә үз гамәлләре өчен җаваплылыктан азат итә:
Вермахт хезмәткәрләренә яисә алар белән эш итүче затларга карата гражданнар тарафыннан дошманлык гамәлләре башкарылган очракта, аларның һичкайсы гамәле дә туктатылырга тиеш түгел, шулай ук җинаять яки хәрби җинаять буларак карала алмый…
Сугыш барышында Белоруссия, Украина, Эстония, Латвия, Литва ССР территорияләре, РСФСРның 13 өлкәсе алман оккупациясенә дучар була.
Молдавия ССРы һәм Украина ССРының (Транснистрия) көньягындагы кайбер районнары Румыния идарәсендә була, Карелия-Фин ССРының бер өлеше фин гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә.
Нацист Германиясенең Советлар Союзына каршы сугышы баштан ук Уралга кадәр территорияләрне басып алуга, СССРның табигый ресурсларын эксплуатацияләүгә һәм Россияне Германия хакимлегенә дәвамлы буйсындыруга юнәлдерелә. Планлы физик юк итү куркынычы алдында яһүдләр генә түгел, 1941–1944 елларда Германия басып алган Совет территорияләрендә яшәгән славяннар да тора. Күптән түгел Германия Федератив Республикасы тарихчыларының тикшеренү предметы булып СССРның славян халкына каршы юнәлдерелгән «башка холокост» алына, ул яһүдләр белән беррәттән «түбән раса» дип игълан ителә һәм шулай ук юк ителергә тиеш була.— Вольфрем Вёрте[88]
Өлкәләр губернияләр дип атала башлый, өязләр (1943 елның гыйнварыннан — районнар) һәм волостьлар барлыкка килә, халыкны теркәү оештырыла. Алманнарның хәрби һәм административ хакимият органнары (хәрби комендатуралар, округ һәм район идарәләре, авыл хуҗалыгы идарәләре, гестапо һ.б.) белән беррәттән, полиция булган җирле үзидарә учреждениеләре дә була. Шәһәр, өяз башлыкларына бургомистрлар билгеләнә, волость идарәләре белән волость старшиналары җитәкчелек итә, авылларда старосталар билгеләнә. Германия армиясе мәнфәгатьләренә кагылмаган җинаять һәм гражданлык эшләрен тикшерү җәмәгать судларында башкарыла. Җирле учреждениеләрнең эшчәнлеге алман командованиесе боерыкларын һәм әмерләрен үтәүгә, Гитлерның оккупацияләнгән халыкка карата сәясәтен һәм планнарын тормышка ашыруга юнәлдерелә.
Алманнар тарафыннан сәяси мәктәпләр — пропаганда һәм агитация буенча махсус учреждениеләр оештырыла. Шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында, авыл җирлекләрендә мәҗбүри рәвештә сәяси темаларга ачык лекцияләр үткәрелә. Җирле радиотапшырулар аша лекцияләр һәм докладлар укыла. Шулай ук Д. Малявин пропаганда календарьлары турында да хәбәр итә[89].
Нацист идеологиясенә туры килмәгән бөтен нәрсә сызып ташланган дәреслекләр файдаланылган мәҗбүри мәктәп укытуы кертелә. Балаларын мәктәпкә җибәрмәгән ата-аналарны штраф салу белән янап куркыталар. Гестапода укытучылар белән әңгәмәләр үткәрелә, ике атналык сәяси курслар оештырыла. 1943 елның апреленнән тарих фәнен укыту тыела һәм «агымдагы вакыйгалар дәресләре» кертелә, алар өчен алман газеталарын һәм махсус алман сәяси брошюраларын куллану таләп ителә. Чиркәүләр каршындагы мәктәпләрдә Ходай канунын өйрәтү өчен балалар төркемнәре оештырыла. Шул ук вакытта Германия гаскәрләре китапханәләрдәге бик күп китапларны юк итә.
Оккупациягә дучар булган күпчелек урыннар өчен бу чор ике-өч ел дәвам итә. Басып алучылар биредә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге совет гражданнары өчен (яһүдләр өчен — 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәр) кырыс хезмәт йөкләмәсе кертә. Эш көне (хәтта зарарлы сәнәгать өлкәсендә дә) тәүлегенә 14–16 сәгать дәвам итә. Эштән баш тарткан һәм читкә тайпылган, боерыкларны үтәмәгән, аз гына буйсынмаган, талауга һәм көчләүгә каршылык күрсәткән, партизаннарга ярдәм иткән яки аларның гамәлләре өчен үч итеп кенә ярдәм иткән, Коммунистлар партиясе һәм комсомол әгъзасы, яһүд яки чегән милләтеннән булган өчен атып үтерәләр, асалар, кыйныйлар һәм җәзалыйлар. Штрафлар, концлагерьларга ябу, терлекләрне реквизицияләү һ. б. кулланыла. Рейхка зарарлы һәм файдасыз дип саналганнарның барысын да юк итү планлы рәвештә концлагерьларның тармаклы челтәре кысаларында оештырыла һәм алман оккупациясе ахырына кадәр башкарыла. Әйтик, Белоруссиядә бөтен сугыш барышында һәр дүртенче кеше һәлак була[90][91][92][93] (бу санга тыныч халык кына түгел, шулай ук кулларына корал тотып һәлак булган партизаннар, сугышка кадәрге Белоруссиянең фронтка чакырылган халкы да керә; «һәлак булучыларның» шактый өлешен Көнбатышка чигенүче алманнар белән бергә эвакуацияләнгән советларга каршы кораллы формированиеләрдә катнашучылар, оккупация администрациясе хезмәткәрләре, полицайлар һәм буйсынырга һәм һөҗүм итүче совет гаскәрләреннән китәргә теләгән башка затлар тәшкил итә)[94].
Оккупацияләнгән территориядә барлыгы 7,4 миллионнан артык тыныч халык һәлак була.
Оккупация йогынтысында булган Совет халкына аның хезмәткә сәләтле өлешен Германиягә мәҗбүри хезмәткә алып китү һәм сәнәгать ягыннан алга киткән оккупацияләнгән илләргә көчләп чыгару зур зыян китерә. Совет колларын анда «остарбайтерлар» (Көнчыгыш эшчеләре) дип атыйлар.
Көчләп Германиягә эшкә алып кителгән Совет гражданнарының гомуми саныннан (5 269 513 кеше) сугыш тәмамланганнан соң 2 654 100 кеше репатриацияләнә. Төрле сәбәпләр аркасында 451 100 кеше кире кайтмый һәм эмигрант була. Калган 2 164 313 кеше һәлак була яки әсирлектә үлә[95].СССРның оккупацияләнгән өлкәләрендә оккупантларга каршылык оештыруны ВКП(б) Үзәк комитетының яшерен өлкә комитетлары, шәһәр комитетлары һәм партия райкомнары аша гамәлгә ашыра. 1941 елның июль башында партиянең Үзәк комитеты ВКП(б) өлкә комитетларына легаль булмаган хәлгә күчәргә хәзерлек турында күрсәтмә бирә. Июльнең беренче яртысында партиядә мондый оешмалар барлыкка килү башлана. Ләкин Германия гаскәрләренең ил эченә бик тиз үтеп керүе бу эшне тулысынча төгәлләргә комачаулый[96].
Оккупацияләнгән шәһәрләрдә стихияле төстә яшерен оешмалар төзелә. Шулай итеп, Минскта каршылыкның беренче яшерен оешмасын часте шәһәр янында тар-мар ителгән 3 нче ранг интенданты Иван Рогов, Белоруссия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты сәркатибе күрсәтмәсе буенча Заславльгә кайткан (анда ул сугышка кадәр яшерен оешма булдыру өчен эшләгән) партия хезмәткәре Иван Ковалев, Белостоктан эвакуацияләнгән, тик Минскка кадәр генә барып җитә алган инженер-нефтьче Исай Казинец оештыра[97][98]. Иң атаклы яшерен оешма, язучы Александр Фадеевның шул ук исемдәге романы ярдәмендә танылган, оккупацияләнгән Краснодонда оештырылган «Яшь гвардия» яшьләр оешмасы була. Яшерен оешма әгъзалары агентура разведкасы, легаль булмаган басмалар тарату белән шөгыльләнә, саботажлар, диверсияләр оештыра, коллаборационистларны һәм оккупацион хакимият вәкилләрен үтерә[96].
Гомумән алганда, 1941–1944 елларда СССРның оккупацияләнгән территориясендә 6 200 партизан отряды һәм берләшмәсе гамәлдә була, партизаннар һәм яшерен оешма әгъзаларының саны 1 млн кеше дип бәяләнә. Югарырак күрсәткечләр дә бар: 1,1 млн партизан һәм 220 мең яшерен оешма әгъзасы[99].
Сугышның икенче чоры (тамырдан борылыш)
1942–1943 елларның кышкы кампаниясе
1942 елның 19 ноябрендә Совет гаскәрләренең контрһөҗүме башлана, 23 ноябрьдә Сталинград һәм Көньяк-Көнбатыш фронт частьлары Калач-на-Дону шәһәре янында кушыла һәм дошманның 22 дивизиясен камап ала. 16 декабрьдә башланган «Малый Сатурн» операциясе барышында Сталинградта камалган алман группировкасын блокировкадан чыгара алмаган Манштейн командалыгындагы «Дон» армияләр төркеме җитди җиңелүгә дучар була. 1943 елның 2 февралендә фельдмаршал Паулюс җитәкчелегендәге алманнарның 6 нчы армиясенең калган өлеше Сталинградта капитуляцияләнә. Әсирлеккә 90 меңгә якын алман солдаты һәм офицеры эләгә.
Совет-герман фронтының Үзәк өлешендә башланган һөҗүм операцияләре («Марс» операциясе) уңышсыз тәмамланса да, көньяк юнәлештәге җиңү Совет гаскәрләренең кышкы кампаниясенең уңышын тәэмин итә — бер алман армиясе һәм Германия союздашларының дүрт армиясе юк ителә.
Кышкы кампаниянең башка мөһим вакыйгалары булып Төньяк Кавказ һөҗүм операциясе (асылда, алманнарны камап алудан качу өчен Кавказдан читкә алып киткән көчләрне эзәрлекләү) һәм Ленинград блокадасын өзү (1943 елның 18 гыйнварында) тора.
1943 елның 13 гыйнварыннан 3 мартына кадәр Совет гаскәрләре Воронеж–Харьков стратегик һөҗүм операциясен гамәлгә ашыра. Бу операция нәтиҗәсендә алманнарның «Б» армияләр төркеме җиңелә, әлеге төркемгә кергән 8 нче Италия армиясе һәм 2 нче венгр армиясе тулысынча тар-мар ителә, Воронеж, Курск, Белгород, Харьков азат ителә. 1943 елның 19 февралендә Манштейн командалыгындагы «Көньяк» армияләр төркеме гаскәрләре көньяк юнәлештә контрһөҗүмгә керешә һәм яңадан Харьковны алуга ирешә, бу исә Совет гаскәрләре кулыннан инициативаны вакытлыча тартып алырга һәм аларны көнчыгышка (аерым юнәлешләрдә 150–200 км) чигендерү мөмкинлеген бирә. Чагыштырмача аз сандагы Совет частьлары чолгап алына. Әмма Совет командованиесе кабул иткән чаралар инде март ахырында ук алман гаскәрләренең алга баруын туктату һәм фронтны тотрыклыландыру мөмкинлеген бирә.
1943 елның кышында Вальтер Модельнең 9 нчы алман армиясе Ржев–Вяземь калкулыгын калдырып китәргә мәҗбүр була («Бюффель» операциясе). Калинин (Максим Пуркаев) һәм Көнбатыш (Василий Соколовский) фронты гаскәрләре дошманны эзәрлекли. Нәтиҗәдә Совет гаскәрләре фронт сызыгын Мәскәүдән тагын 130–160 км читкә күчерә.
1943 елның февраль — апрель айларында Төньяк-Көнбатыш фронты, генерал-полковник М. С. Хозинның махсус төркеме, шулай ук Ленинград һәм Волхов фронтларының гаскәрләре алманнарның «Төньяк» армияләр төркемен чолгап алу һәм тулысынча тар-мар итү, Ленинград өлкәсен азат итү һәм Балтыйк буена уңышлы һөҗүм итү өчен алшартлар тудыру максатыннан, «Поляр йолдыз» операциясен тормышка ашыра. Әмма бу операция уңышсызлык белән тәмамлана[100] — куелган максатларның берсенә дә ирешелми.
1943 елның җәй-көз кампаниясе
1942–1943 еллардагы кышкы кампания операцияләре тәмамлангач башланган стратегик пауза җәйге сугышларга әзерләнү мөмкинлеген тудыра. 12 апрельдә Югары Башкомандование ставкасы тарафыннан фронтларның хәрби советлары тәкъдимнәре һәм Генераль штаб фикере карала; нәтиҗәдә 1943 елның җәенә һәм көзенә гамәлләр планы эшләнә. Төп вакыйгалар Курск стратегик плацдармы (Курск чыгышы) районында узар дип күздә тотыла, аннан, алдан ниятләнгән оборонадан соң, дошманның Орлов һәм Белгород–Харьков группировкаларына фланг һөҗүмнәре оештырылырга тиеш була. Курск чыгышыннан башкарылга һөҗүм Киевка юнәлеш ача һәм «Көньяк» алман армияләре төркемен тар-мар итү һәм аннан соң Сул яр Украинаны азат итү гамәлләре белән уңышлы үрелеп бара[101].
1943 елның җәй-көз кампаниясенең хәлиткеч вакыйгалары булып Курск сугышы һәм Днепр өчен сугыш тора. Курск сугышы барышында вермахт Көнчыгыш фронтта, инициативаны үз кулына алырга омтылып, соңгы стратегик һөҗүм операциясен үткәрә. Әмма Курск калкулыгын кисү һәм Совет гаскәрләрен камап алу омтылышы уңышсызлыкка очрый, Совет армиясенең контрһөҗүме барышында алман гаскәрләре тар-мар ителә. Кызыл Армия Орёл, Белгород һәм Харьковны азат итүгә ирешә.
1943 елның 7 августыннан 2 октябренә кадәр Совет гаскәрләре Смоленск стратегик һөҗүм операциясен («Суворов» операциясе) тормышка ашыра, аның нәтиҗәсендә 25 сентябрьдә Смоленск азат ителә, Совет гаскәрләре көнбатышка 200–250 км ераклыкка алга китә.
1943 елның 13 августыннан 22 сентябренә кадәр Совет гаскәрләре Донбасс операциясен гамәлгә ашыра аның нәтиҗәсендә Донецк күмер бассейны тулысынча азат ителә.
Алдагы һөҗүм барышында Кызыл Армия алман гаскәрләрен тар-мар итә һәм Днепрдан көнчыгышка таба территорияләрне азат итә, ә 1943 елның ноябрь башында Днепрның көнбатыш ярына үтеп кергәч, Киевны азат итүгә ирешә.
1943 елның 9 сентябреннән 9 октябренә кадәр шулай ук Новороссийск–Тамань операциясе уздырыла, аның нәтиҗәсендә Тамань ярымутравын азат итү тәмамлана, Совет гаскәрләре Кырым ярымутравын азат итү өчен башлангыч чикләргә чыга. Мелитополь (1943 елның 26 сентябре — 5 ноябре) һәм Керчь-Эльтиген десант операциясе (1943 елның 31 октябре – 11 ноябре) нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре Перекоп муентыгында Төрек валы ныгытмаларын өзә, Сиваш култыгының көньяк ярында һәм Керчь ярымутравында плацдармнарны ала, ләкин, җитәрлек көчләр булмаганлыктан, Кырымны шунда ук азат итүгә ирешми. Германия һәм СССР көчләре 1943 елда узган җәй-көз кампаниясе ахырына күпчелек күрсәткечләр буенча шул ук дәрәҗәдә диярлек кала, шул ук вакытта танклар һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары буенча Кызыл армия Курск сугышы алдыннан булган өстенлеген югалта (Совет армиясенең 10,1 мең үзйөрешле артиллерия җайланмасына каршы алманнарның 5,8 мең үзйөрешле артиллерия җайланмасы). 1943 елның икенче яртысында Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе вермахтның 3 000 танк һәм штурм орудиеләренә каршы 18 000 танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмаларын югалта, аның каравы, очкычлар буенча Совет югалтулары сугыш барышында тәүге тапкыр дошман югалтуларына караганда кимрәк була (якынча 6 500 Совет очкычы якынча 10 000 алман очкычына каршы)[102].
28 ноябрь – 1 декабрьдә И. Сталин, У. Черчилль һәм Ф. Д. Рузвельтның Тегеран конференциясе уза. Конференциянең төп мәсьәләсе булып икенче фронтны ачу мәсьәләсе тора.
Сугышның өченче чоры
Сугышның өченче чоры Германия кораллы көчләренең сан ягыннан, аеруча техник яктан, шактый артуы белән характерлана. Мәсәлән, вермахтта танклар һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары саны 1945 елның 1 гыйнварына 12 990[103] берәмлеккә җитә, 1944 елның 1 гыйнварына – 9149[103], ә 1943 елның 1 гыйнварына – 7927 берәмлек[103] кенә тәшкил итә. Бу 1942 елның гыйнварында башланып киткән, әмма 1943—1944 елларда гына җитди нәтиҗәләр бирә башлаган Германия сәнәгатен хәрби мобилизацияләү программасы кысаларындагы Шпеер, Мильх һ.б. эшчәнлегенең нәтиҗәсе була.
Әмма Көнчыгыш фронтта гаять зур югалтулар, танкчыларны һәм очучыларны өйрәтү өчен ягулык җитмәү Германия кораллы көчләренең сыйфат дәрәҗәсе кимүенә төп сәбәп була. Шул ук вакытта сугышның беренче елларын кичкән Совет солдатлары сугыш башында Кызыл Армиядә моңарчы булмаган бәяләп бетергесез хәрби тәҗрибә туплауга ирешә.
1944 елның кыш-яз кампаниясе
1943–1944 елларның кышкы кампаниясен Кызыл Армия Уң як яр буе Украинасында масштаблы һөҗүм белән башлый (1943 елның 24 декабре – 1944 елның 17 апреле). Ул Житомир-Бердичев, Кировоград, Корсунь-Шевченково, Луцк-Ровно, Никополь–Кривой Рог, Проскуров–Черновицы, Уманское–Ботошани, Березнеговатое–Снигирёвка һәм Одесса дип аталган берничә фронт операциясеннән гыйбарәт була.
Дүрт айлык һөҗүм нәтиҗәсендә «Көньяк» армияләр төркеме (командующие генерал-фельдмаршал Эрих фон Манштейн) һәм «А» армияләр төркеме (командующие генерал-фельдмаршал Эвальд Фон Клейст) тар-мар ителә. Совет гаскәрләре Уң як буе Украинасын, көнбатыш өлкәләрне азат итә, СССРның көньягыннан дәүләтнең чигенә, Карпат таулары итәгенә чыга (Проскуров–Черновицкий операциясе барышында), ә 28 мартта, Прут елгасын кичеп, Румыниягә керә. Шулай ук Уң яр буе Украинасындагы һөҗүмгә I Украина фронты гаскәрләреннән төньяктарак хәрәкәт иткән II Белоруссия фронтының Полесск операциясен дә кертәләр. Һөҗүмдә I, II, III, IV Украина фронты, II Белоруссия фронты гаскәрләре, Кара диңгез флоты һәм Азов хәрби флотилиясе кораблары һәм оккупацияләнгән территорияләрдә бик күп партизаннар катнаша. Һөҗүм нәтиҗәсендә фронт 1943 елның декабрь азагындагы башлангыч позицияләреннән 250–450 км тирәнлеккә күчерелә. Совет гаскәрләренең кеше югалтулары 1,1 млн кеше дип бәяләнә, шуларның 270 меңнән артыгы кире кайтарылмаслык югалту була[104].
Уң як яр буе Украинасын азат итү белән бер үк вакытта Ленинград–Новгород операциясе башлана (1944 елның 14 гыйнварыннан 1 мартына кадәр). Әлеге операция кысаларында Красносельск–Ропша, Новгород–Лужск, Кингисепп–Гдов һәм Старая Русса–Новоржев фронт һөҗүм операцияләре үткәрелә. Төп максатларның берсе Ленинградны блокададан азат итү була.
Һөҗүм нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре генерал-фельдмаршал Георг фон Кюхлер җитәкчелегендәге «Төньяк» армияләр төркемен тар-мар итә. Шулай ук Ленинград 900 көнлек блокададан азат ителә, Ленинград, Новгород өлкәләренең бөтен территориясе диярлек, Калинин өлкәсенең күпчелек өлеше азат ителә, Совет гаскәрләре Эстония территориясенә керә. Совет гаскәрләренең бу һөҗүме алман командованиесен 1944 елның кышында Совет гаскәрләре төп һөҗүмне ясаган «Төньяк» армияләр төркеме көчләрен Уң яр буе Украинасына күчерү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Операциядә Ленинград һәм Волхов фронты гаскәрләре, 2 нче Балтыйк буе фронты көчләренең бер өлеше, Балтыйк флоты, ерак хәрәкәт авиациясе һәм партизаннар катнаша. Ленинград–Новгород операциясе нәтиҗәсендә гаскәрләр 220–280 км алга китә. Совет гаскәрләренең югалтулары – 300 меңнән артык кеше, шуларның кире кайтарылмаслары – 75 меңнән артык була[104].
Апрель-май айлары Кырым һөҗүм операциясе белән истәлекле (8 апрель – 12 май). Бу вакытта Перекопск–Севастополь һәм Керченск–Севастополь операцияләре үткәрелә, аның максаты – Кырымны азат итү була. Совет гаскәрләре Кырымны азат итә һәм алманнарның 17 нче кыр армиясен тар-мар итә. Кара диңгез флоты үзенең төп базасын – Севастопольне кире кайтара, бу флотның үзе өчен дә, Азов хәрби флотилиясе өчен дә (аның базасында Дунай хәрби флотилиясе формалаштырылган) хәрби хәрәкәтләрне алып бару шартларын шактый яхшырта. Уң яр буе Украинасын азат иткән фронт тылына белдерелгән янау юкка чыгарыла.
Кырымны азат итүдә IV Украина фронты гаскәрләре, Андрей Еременко командалыгындагы Аерым диңгез буе армиясе, Кара диңгез флоты, Азов хәрби флотилиясе (соңрак Дунай хәрби флотилиясенә үзгәртелгән) катнаша. Совет гаскәрләренең югалтулары 85 меңнән аз гына кимрәк кешене тәшкил иткән, шуларның 17 меңнән артыгы кире кайтарылмас югалту була. Совет гаскәрләре Кырымны бер айдан бераз гына артык эчендә азат итә, ә алманнарга Севастопольне алу өчен генә дә 10 айга якын вакыт кирәк була. Ләкин үзәк (көнбатыш) юнәлештә Совет гаскәрләренең уңышлары булмый – алманнар Белоруссияне нык тотып тора. 1943 елның көзеннән 1944 елның язына кадәр Көнбатыш фронт совет гаскәрләре Витебск һәм Оршаны алу максаты белән берничә операция (Орша һәм Витебск операцияләре) үткәрә, ләкин алар уңышсыз була.
1944 елның җәйге-көзге кампаниясе
1944 елның июнендә АКШ һәм Бөекбритания икенче фронт ача, бу исә Германиянең хәрби хәлен сизелерлек начарлата. Җәйге-көзге кампаниядә Кызыл Армия Белоруссия, Выборг–Петрозаводск, Львов–Сандомир, Яссы–Кишинёв, Балтыйк буе дигән берничә эре операция уздыра; Белоруссияне, Украинаны, Балтыйк буе (Латвиянең кайбер районнарыннан тыш) һәм өлешчә Чехословакияне азат итүне тәмамлый; Төньяк Поляр аръягын һәм Норвегиянең төньяк өлкәләрен азат итә. Румыния һәм Болгария капитуляциягә һәм Германиягә каршы сугышка керергә мәҗбүр була (Болгария СССР белән түгел, Бөекбритания һәм АКШ белән сугыш хәлендә була, шуның нәтиҗәсендә СССР 5 сентябрьдә Болгариягә сугыш игълан итә, аның территориясенә керә, Болгар гаскәрләре каршылык күрсәтми).
1944 елның җәендә Совет гаскәрләре Польша территориясенә керә. Моңа кадәр үк Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия территориясендә, шулай ук Литва территориясендә Совет гаскәрләре сөргендәге Польша хөкүмәтенә буйсынган Польша Крайов партизан армиясе формированиеләре белән очраша. Крайов армиясе алдына алманнар чигенгән саен, әлеге территорияләргә кергән Совет гаскәрләренең анда эмигрант хөкүмәтенә буйсынган, кораллы отрядлар тарафыннан куәтләнгән яңа хакимиятнең формалаштырылган аппаратын күрсеннәр өчен, Көнбатыш Белоруссиядә, Көнбатыш Украинада, Литвада һәм Польшаның үзендә азат ителгән районнарны кулга төшерү бурычы куела.
Совет гаскәрләре башта Крайов армиясе белән бергәләп алман гаскәрләренә каршы операцияләр үткәрә, ләкин аннары Крайов армиясе офицерлары кулга алына, ә сугышчылар коралсызландырыла һәм генерал Берлингның Совет яклы Польша гаскәренә мобилизацияләнә. Азат ителгән җирләрдә, ягъни турыдан-туры Кызыл Армия тылында, башка җиргә киткән Крайов армиясе отрядларын коралсызландыру омтылышлары дәвам итә. Бу хәл июльдән Польшаның үз территориясендә дә була. Инде 23 августта Люблиннан Рязань янындагы лагерьга кулга алынган Крайов армиясе сугышчыларының беренче этабы озатыла. Озатыр алдыннан аларны элеккеге Германиянең Майданек[105][106] концлагерендә тоталар. 21 июльдә Хелмнода Польша коммунистлары һәм аларның союздашлары тарафыннан Польша милли азатлык комитеты — ул вакытта үзен сөргендәге Польша хөкүмәте дип санаган Польшаның вакытлы Совет яклы Хөкүмәте булдырыла. 1 августта, Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең алдынгы көчләре Польша башкаласы Варшавага якынлашканда, Крайов армиясе шәһәрдә күтәрелеш оештыра. Баш күтәрүчеләр ике ай алман гаскәрләренең өстен көчләре белән көрәшә, ләкин 2 октябрьдә чигенергә мәҗбүр була. I Белоруссия фронты баш күтәрүчеләргә җитди ярдәм күрсәтми – Белоруссия операциясендә 600 км кадәр үтеп керә, ул Варшава янында дошманның каты каршылыгына дучар була һәм оборонага күчә[107].
30 августта Йозеф Тиссо җитәкчелегендәге Словак Җөмһүриятенең алман яклы режимына каршы Словак милли күтәрелеше башлана. Баш күтәрүчеләргә ярдәм итү өчен Совет гаскәрләре 8 сентябрьдә Карпат–Дукла операциясен башлый. Ләкин ноябрь башында алман гаскәрләре баш күтәрүне Совет гаскәрләре баш күтәрүчеләргә ярдәм итә алганчы ук бастыра.
25 октябрьдә Дәүләт оборона комитеты 1927 елгы егетләрне хәрби хезмәткә чакыру турында игълан итә. 1 156 727 кеше соңгы хәрби чакырылышка – хәрби хезмәткә озатыла.
Октябрьдә Совет гаскәрләре Дебрецен операциясен уңышлы уздыра һәм Венгрия территориясендә алман гаскәрләрен тар-мар итү һәм аларны сугыштан чыгару максаты белән Будапешт операциясен башлый. 28 декабрьдә Венгрия Вакытлы хөкүмәте төзелә, ул 1945 елның 20 гыйнварында СССР белән солых төзи. Әмма Будапешттагы алман гаскәрләре 1945 елның 13 февралендә генә капитуляцияләнә.
1945 елның кышкы-язгы кампаниясе
Совет гаскәрләренең Көнбатыш юнәлештә һөҗүме 1945 елның гыйнварында яңадан башланып китә. 13 гыйнварда Көнчыгыш Пруссия операциясе башлана. Млава юнәлешендә төп максат дошманның Млава группировкасын тар-мар итү һәм Көнчыгыш Пруссиядә сакланучы «Үзәк» армияләр төркемен алман армияләренең калган көчләреннән аерып алу була. Сугышлар нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре Көнчыгыш Пруссиянең бер өлешен кулга төшерә, Төньяк Польша территориясен азат итә шулай ук көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан дошманның Көнчыгыш Пруссия группировкасын камап алып, аны алга таба тар-мар итү өчен уңай шартлар тудыра (кара: Млавск-Эльбинг операциясе[ru]). III Белоруссия фронты гаскәрләре алман гаскәрләренең Тильзит-Инстербург группировкасына каршы һөҗүм операциясен башлый. Нәтиҗәдә, 130 км тирәнлеккә үтеп, алманнарның төп көчләрен тар-мар итә, II Белоруссия фронты (командующие К. К. Рокоссовский) белән берлектә, Көнчыгыш Пруссия операциясен тәмамлау өчен шартлар тудыра (кара: Инстербург-Кенигсберг операциясе[ru]).
12 гыйнварда Польшада Висла-Одра операциясе башлана, аның нәтиҗәсендә I Белоруссия (командующие Г. К. Жуков) һәм II Украина (командующие И. С. Конев) фронты гаскәрләре 3 февральгә Польшаның Висладан көнбатыштагы территориясен алман гаскәрләреннән азат итә һәм соңрак Берлинга һөҗүм иткәндә файдаланылган Одра елгасының уң як ярындагы Кюстрин плацдармын кулга төшерә. Көньяк Польшада һәм Чехословакиядә IV Украина фронты гаскәрләре Көнбатыш Карпатларның зур өлешен үтеп, 18 февральгә Висланың югары агымы районына чыга һәм шуның белән II Украина фронтының Силезиядә алга таба хәрәкәт итүенә ярдәм итә.
10 мартта Совет гаскәрләре Чехословакиядә Моравия-Острава һөҗүм операциясен башлый. 1945 елның апреленә, Өченче рейх кулында калган бердәнбер күмер бассейнын яклау омтылышына ярдәм йөзеннән, вермахт командованиесе фронтның бу участогына өстәмә көчләр җибәрә. Совет гаскәрләре Острава шәһәрен бары тик 30 апрельдә генә алуга ирешә.
Балатон күле тирәсендәге каты һөҗүмне кире какканнан соң, 16 мартта Вена шәһәрен алу буенча Вена һөҗүм операциясе башлып китә. Венага таба хәрәкәт иткәндә ССның 6 нчы танк армиясе тар-мар ителә. Апрель башында Чехословакия территориясендә Совет гаскәрләре каты хәрби хәрәркәтләр белән көнбатышка таба алга бара. 7 апрельдә Вена тирәләренә якынлашалар, анда алманнарның каты каршылыгына юлыгалар. Шуннан 13 апрельдә алыначак Вена өчен көчле сугышлар башлана.
10 февральдән 4 апрельгә кадәр I һәм II Белоруссия фронтлары гаскәрләре тарафыннан «Висла» армияләр төркеменә (командующие Г. Гиммлер) каршы Көнчыгыш Померания операциясе уңышлы уздырыла, нәтиҗәдә Кюстрин плацдармы районында урнашкан Совет гаскәрләренә алманнарның һөҗүме куркынычы юкка чыгарыла. Шул ук вакытта Көнчыгыш Пруссиядә Кёнигсберг өчен хәрби көрәш башлана (кара: Кёнигсберг операциясе[ru]). Совет гаскәрләре һәр чакрым өчен аяусыз көрәшә, урам сугышлары башлана. Кёнигсберг операциясе нәтиҗәсендә Көнчыгыш Пруссия төркеменең төп көчләре тар-мар ителә. Төньякта чигенгән «Төньяк» армияләр төркеменең Курляндия казанында камалган өлеше Германия капитуляциясенә кадәр каршылык күрсәтүен дәвам итә.
1945 елның мартына I Белоруссия һәм I Украина фронты гаскәрләре Одер һәм Нейсе елгалары чигенә чыга. Кюстрин плацдармыннан Берлинга кадәр иң кыска юл буенча нибары 60 км аралык кала. Америка һәм Британия гаскәрләре алман гаскәрләренең «Рур» группировкасын юк итүне төгәллиләр һәм апрель уртасында алдынгы частьлары белән Эльба елгасына чыга. Иң мөһим чимал районнарын югалту Германиядә сәнәгать җитештерүенең кимүенә китерә. 1944–1945 еллар кышындагы кеше югалтуларын тулыландыру буенча кыенлыклар арта. Шуңа да карамастан, Германия кораллы көчләре куркыныч тудыруга сәләтле көч булып торуын дәвам итә. Кызыл Армия Генштабының разведка идарәсе мәгълүматы буенча, апрель урталарына аларның составында 223 дивизия һәм бригада исәпләнә.
1945 елның 16 апрелендә Совет гаскәрләренең Берлин һөҗүм операциясе башлана. 25 апрельгә I Белоруссия (командующие Г. К. Жуков) һәм I Украина (командующие И. С. Конев) фронты гаскәрләре Берлинны тулысынча камап ала. 1945 елның 25 апрелендә Совет гаскәрләре Эльба елгасында беренче тапкыр Көнбатыштан һөҗүм итүче Америка гаскәрләре белән очраша. 30 апрельдә Алмания фюреры Адольф Гитлер камалышта калаган Берлин шәһәрендә үз-үзенә кул сала. 1945 елның 2 маенда Берлин гарнизоны капитуляцияләнә. 1 майга каршы төндә 150 нче укчы дивизия сугышчылары Алексей Берест, Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария Рейхстаг түбәсенә Җиңү Байрагын беркетә.
1945 елның 15 апрелендә III Украина фронты Грац-Амштеттен һөҗүм операциясен башлый, 8 майда Совет гаскәрләре Австриягә көнбатыштан кергән америкалылар белән очраша.
Берлинны алганнан соң ук Совет гаскәрләре сугышның соңгы операциясе — Прага стратегик операциясен уздыра. 6–11 май көннәрендә Совет гаскәрләре Үзәк алман армияләр төркемен тар-мар итә, 800 меңнән артык алман солдатын һәм офицерын әсирлеккә төшерә.
9 майда Даниянең алман гаскәрләренең капитуляциясен кабул иткән Борнхольм утравына Совет десанты төшерелә, 10 майда алман группировкасы Курляндия казанында капитуляция ясый.
Ялта конференциясе
- Төп мәкалә: Ялта конференциясе
1945 елның 4–11 февралендә Сталин, Черчилль һәм Франклин Делано Рузвельт катнашында Ялта конференциясе уза, анда сугыштан соңгы сәясәтнең төп принциплары турында фикер алышалар.
Сугыш тәмамлану
Европадагы сугыш 8 майда Үзәк Европа вакыты белән 22 сәгать 43 минутта (9 майда Мәскәү вакыты белән 0 сәгать 43 минутта) Германия кораллы көчләренең каршылыксыз капитуляциясе белән тәмамлана. Сугыш хәрәкәтләре 1418 көн дәвам итә. Шуңа да карамастан, капитуляцияне кабул итеп, Советлар Союзы Германия белән солых төземи, ягъни формаль яктан Германия белән сугыш хәлендә кала. Германия белән сугыш формаль рәвештә 1955 елның 25 гыйнварында СССР Югары Советы Президиумының «Советлар Союзы белән Алмания арасында сугыш торышын туктату турында»гы Указы нигезедә тәмамлана[108].
24 июньдә Мәскәүдә Җиңү парады була[109]. 1945 елның июль–август айларында узган СССР, Бөекбритания һәм АКШ җитәкчеләренең Потсдам конференциясендә Европаның сугыштан соңгы төзелеше мәсьәләләре буенча килешүгә ирешелә.
Сугышлар, операцияләр һәм бәрелешләр
|
|

Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләре
Россия һәм Көнбатыш тарихчыларының Икенче бөтендөнья сугышында СССРның роле турындагы бәяләмәләре төрле булуга карамастан, аларның Бөек Ватан сугышының Советлар Союзының, тулаем алганда Икенче бөтендөнья сугышының нәтиҗәсенә китергән тулы хәрби-сәяси, икътисади һәм идеологик җиңүе белән тәмамланганлыгын аңлаулары буенча уртак фикердә. Сугышның төп уңай нәтиҗәсе булып нацист Германиясен тар-мар итү һәм оккупацияләнгән территорияләрне һәм Европа илләрен нацизмнан азат итү тора[110][111][112][113][114].
СССР, Көнчыгыш Европа һәм Германия илләренең алман гаскәрләреннән азат ителгән территорияләрендә тыныч тормышны җайга салу буенча киң колачлы чаралар үткәрә: халыкны азык-төлек белән тәэмин итүне, җитештерү куәтләрен торгызу, алман һәм яшерен милләтчелекнең барлык төрләре, мародёрлык, җирле халык тарафыннан да, Совет хәрбиләренең аерым вәкилләре тарафыннан да төрле җинаятьләр кылуга каршы аяусыз көрәш алып бара[115][116][117].
Советлар Союзының территориаль үзгәрешләре
1944 елның октябрендә Тыва халык Җөмһүриятендә үткәрелгән референдум нәтиҗәсендә, Тыва халык Җөмһүрияте, ирекле рәвештә, Тыва автономияле өлкәсе сыйфатында РСФСР составына керә (1961 елда Тыва АССР итеп үзгәртелә).
1944 елның сентябрендә Финляндия белән килешү төзелә, аның шартлары буенча СССРга Петсамо районы (Мурманск өлкәсенең Печенгин районы) кушыла, нәтиҗәдә Советлар Союзының Норвегия белән уртак чиге барлыкка килә.
Бөек Ватан сугышы алдыннан кушылган Балтыйк буе, Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия, Бессарабия, Төньяк Буковина территориясендә союздашлар белән килешүләр СССР хокукларын беркетә.
1945 елгы Потсдам конференциясе карары буенча Герниянең Көнчыгыш Пруссия провинциясенең төньяк өлеше, үзенең башкаласы Кенигсберг белән бергә, СССРга тапшырыла (РСФСРның Калининград өлкәсе була). Литва ССРы белән Клайпеда шәһәре кушыла.
1945 елның июнендә Чехословакия белән Подкарпат Русе территориясен СССРга тапшыру турында килешү төзелә (Украина ССРның Закарпат өлкәсе булып китә).
Кеше югалтулары
1993 елда[118] игълан ителгән рәсми мәгълүматлар буенча, СССРның кайтарылмас хәрби югалтулары 11 444 100 кеше дип исәпләнә: 8 668 400 хәрби һәлак була (6 818 300 солдат сугышларда, госпитальләрдә һәм башка хәлакәтләрдә һәлак була, ә 1 850 100 кеше әсирлектән әйләнеп кайтмый), оккупация зонасында граждан югалтулары 13 684 700 кешене (шулардан: 7 420 400 кеше махсус рәвештә үтерелә, 2 164 300 кеше Германиядә мәҗбүри эшләрдә вафат була, ачлыктан, авырулардан һәм тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәүдән 4 100 000 кеше һәлак була) тәшкил итә[119].
Бу исемлеккә каршы көрәшүче якларның фронт яны районнарындагы, камалышта калган һәм әсирлеккә төшкән шәһәрләрдәге хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендәге зур, исәпләп бетергесез граждан югалтулары кертелми. Әйтик, Ленинград блокадасы вакытында 658 мең кеше һәлак була. Сталинградны бомбага тотканда 40 меңнән артык кеше үлә. Бомбардировкалардан Севастополь, Одесса, Керчь, Новороссийск, Смоленск, Тула, Харьков, Минск һәм Мурманскта дистәләгән мең кеше һәлак ителә[120]. Гитлерның ачлык планы нигезендә, СССРның оккупацияләнгән территорияләрендә, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, 30 миллионга якын кеше азык-төлектән мәхрүм ителергә тиеш була[121].
2015 елда РФ Оборона министрлыгы түбәндәге мәгълүматларны бастырып чыгара: кайтарылмас хәрби югалтулар — якынча 12 млн кеше, СССРның гомуми кеше югалтулары — хәрби хезмәткәрләр һәм гражданнарның гомуми югалтулары — 26,6 млн кеше[119]. СССР халкы (шул исәптән туучылар саны кимү исәбенә) сугыш елларында 42 млн кешегә кими.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре комиссиясе бәяләве[122] буенча, вермахтның, СС гаскәрләренең һәм Германиянең Совет-герман фронтында хәрәкәт иткән башка хәрби формированиеләренең кайтарылмас югалтулары 7 181 100[123] кешене тәшкил итә. Германия союздашлары гаскәрләренең кайтарылмас югалтулары гомумән алганда 1 468 145 кеше дип исәпләнә. Һәлак булган солдатлар саны 4 270 700 һәм 806 000 кеше тәшкил итә[120][124]. Германия, Венгрия, Италия, Румыния, Финляндия һәм Словакиянең гомуми демографик югалтулары 11,9 млн кешене тәшкил итә[120].
Көнчыгыш фронтта СССР һәм Ось илләренең кораллы көчләренең кайтарылмас югалтулары 11 444 100 һәм 8 649 200 кеше дип санала[123]. Кайтарылмас югалтулар нисбәте якынча 1,3:1 тәшкил итә[123]. Кайтарылмас югалтулар исәбенә әсирлектән кайтмаган солдатлар да кертелә: сугыш елларында хәрби әсирләр саны тигез диярлек булганда (4 559 000 Совет солдаты һәм 4 376 300 алман солдаты) Совет әсирлегеннән 90,4 % яки 3 956 300 солдат, алман әсирлегеннән 45,2 % яки 2 059 000 солдат туган илләренә әйләнеп кайта[120].
Матди зыян
Турыдан-туры матди зыян СССРның барлык милли байлыгының өчтән бер өлешен диярлек тәшкил итә[125]. Сугыш барышында 1710 Совет шәһәре, 70 меңнән артык сала һәм авыл, 32 меңгә якын завод һәм фабрика, 84 мең мәктәп, урта һөнәри һәм югары уку йортлары, 65 мең чакрым тимер юл, 16 меңгә якын паровоз, 428 мең тимер юл вагоны җимерелә; 36,8 мин га чәчүлек мәйданы, 267 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы, дистәләгән миллион баш дуңгыз, сарык, кәҗә, йорт кошлары, мөгезле эре терлек юк ителә[126].
Моннан тыш, оккупацияләнгән территорияләрдә урнашкан мәдәният һәйкәлләренә гаять зур, ә кайчак төзәтеп булмаслык зыян китерелә. 1 млн 177 мең мәдәният һәйкәле юк ителә яки Германиягә алып кителә, шул исәптән 427 музей талана, 1670 гыйбадәтханә, 44 мең мәдәният сарае һәм китапханә җимерелә, 564 меңнән артык сәнгать әсәре югала. Нацистларның сәнгать әсәрләрен урлауның иң танылган очрагы булып 1941 елның октябрендә Патша авылындагы Екатерина сараеннан алып кителгән гәрәбә бүлмәсе санала.
Сугышның азатлык характеры
Бөек Ватан сугышының азатлык характеры түбәндәгечә чагыла[127]:
- Совет халкы кешелек дөньясына глобаль куркыныч тудырган Германия нацизмын юкка чыгаруда хәлиткеч роль уйный;
- Совет халкы бәйсез һәм мөстәкыйль үсешкә үз хокукын яклый;
- Кызыл Армиянең СССР территориясеннән читтәге хәрби хәрәкәтләре Европа илләрен фашизмнан азат итүгә һәм миллионлаган кеше гомерен саклап калуга ярдәм итә;
- Җиңү нәтиҗәләре Ялта–Потсдам системасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы кешелекне халыкара мөнәсәбәтләрне җайга салуда универсаль чара буларак, сугышны абсолютлаштырудан азат итүне аңлата.
Халыкларны фашизмнан азат итү бурычы сугышның башыннан ук иң әһәмиятлесе булып санала. Әйтик, 1941 елның 3 июлендә радиодан чыгыш ясаганда Иосиф Сталин[128][129]:
Фашист изүчеләренә каршы бу бөтенхалык сугышының максаты — илебез өстендәге куркынычны юк итү генә түгел, ә Германия фашизмы изүе астында ыңгырашкан бөтен Европа халыкларына ярдәм итү. Бу азатлык сугышында без ялгыз булмаячакбыз. <…> Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышыбыз Европа һәм Америка халыкларының бәйсезлеге, демократик ирекләре өчен көрәше белән бергә кушылачак. Бу Гитлерның фашист армияләре тарафыннан коллыкка төшерү куркынычына һәм коллыкка төшерүгә каршы ирек өчен көрәшүче халыкларның бердәм фронты булачак.
Алга таба бу бурыч Дәүләт оборона комитеты карарларында, шулай ук Югары башкомандующий директиваларында һәм боерыкларында конкретлаштырыла[128].
Нюрнберг трибуналы хәрби җинаятьләрдә гаепләнүче 19 кешегә, шул исәптән пропагандачыларга карата гаепләү карарлары чыгара (шуларның 12се үлем җәзасына, ә 3се гомерлек тоткынлыкка хөкем ителә) һәм дөнья дәрәҗәсендә нацизм һәм фашизмны күренеш буларак хөкем итә. Дөньяны нацизм куркынычыннан азат итү XX гасырның төп хәрби-сәяси вакыйгасы була[127].
СССР һәм Гитлерга каршы коалиция
1941 елның 22 июнендә Бөекбритания премьер-министры Уинстон Черчилль белдергәнчә:
Россиягә яный торган куркыныч — ул безгә һәм Америка Кушма Штатларына яный торган куркыныч, нәкъ шулай ук үз гаиләсе һәм йорты өчен көрәшүче һәр рус кешесенә, шулай ук җир шарының барлык почмакларында яшәүче ирекле кешеләргә һәм ирекле халыкларга кагыла…
12 июльдә СССР һәм Бөекбритания Германиягә каршы сугышта уртак гамәлләр турында килешү имзалый. 18 июльдә шундый ук килешү Чехословакиянең эмигрант Хөкүмәте белән, ә 30 июльдә — Польша эмигрант хөкүмәте белән (Сикорский-Майский килешүе) дә имзалана.
14 августта Польша эмигрантлары хөкүмәте белән, 1939 елда Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең Польша походы нәтиҗәсендә Совет әсирлегенә эләккән Польша гражданнарыннан, шулай ук депортацияләнгән яки тоткынлыкка дучар ителгән Польша гражданнарыннан СССРда армия формалаштыру турында килешүгә ирешелә (12 августта аларга карата амнистия турында указ дөнья күрә).
1941 елның 24 сентябрендә СССР Атлантик хартиягә кушыла, шул ук вакытта кайбер мәсьәләләр буенча үзенең аерым фикерен җиткерә. 1941 елның 29 сентябре — 1 октябрендә Мәскәүдә СССР, АКШ һәм Бөекбритания вәкилләренең киңәшмәсе уза, ул үзара тәэмин итешү турындагы беркетмәгә кул кую белән тәмамлана[130][131]. Британиянең СССР өчен хәрби йөкләр төялгән беренче «Дервиш» арктик конвое Архангельскига моңа кадәр үк, 1941 елның 31 августында килә. 1941 елның августында, СССРга Көньяк маршрут буенча хәрби йөкләр китерүне тәэмин итү максаты белән, Совет һәм Британ гаскәрләре Иранга кертелә[132][133]. Бөекбританиянең Король һава көчләренең 151 нче истребитель авиаканаты 1941 елның сентябрь башында Мурманск янындагы Ваенгага килә һәм 1941 елның октябрь уртасына кадәр хәрби очышлар башкара, Британия истребительләре СССРга тапшырыла.
«Без беркайчан да Ленд-лиз буенча ярдәмебез Көнчыгыш фронтта Советларның Гитлерны җиңүендә төп фактор булып тора дип санамадык. Аңа рус армиясенең каһарманлыгы һәм каны белән ирешелде»
— Гарри Гопкинс, президент Ф. Рузвельтның киңәшчесе һәм ышанычлы заты[134].
Дәүләт секретаре Э. Стеттиниус болай дип ассызыклый: «Әлеге ярдәм өчен руслар долларларда яки тонналарда үлчәп буласлык хак түләде. Бу миллионлаган үтерелгән яки әсирлеккә алынган нацист солдатлары, сугыш кырында тимер-томыр өемнәренә әверелгән нацист танклары, чигенүче Германия армияләре ташлаган пушкалар һәм йөк машиналары»[135].
Ленд-лиз буенча тәэмин ителеш егәре: 1941 елның көз-кышы — сугыш чорында СССРга тәэмин ителешнең гомуми күләменнән 0,5 %ка, 1941—1942 елларда — 7 %ка, 1944—1945 елларда иң югары күрсәткечләргә ирешә[136].
Америка рәсми мәгълүматларына караганда, 1945 елның сентябрь ахырына Ленд-лиз программасы буенча Америка Кушма Штатларыннан СССРга 14 795 очкыч, 7056 танк, 8218 зенит коралы, 131 600 пулемёт җибәрелә; Бөекбританиядән (1944 елның 30 апреленә кадәр) — 3384 очкыч һәм 4292 танк; Канададан — 1188 танк китерелә. Ленд-лиз буенча Америка Кушма Штатларыннан кораллардан тыш, автомобильләр, тракторлар, мотоцикллар, суднолар, локомотивлар, вагоннар, азык-төлек һәм башка товарлар җибәрелә. Әмма транспорт конвойларының бер өлеше Германия хәрби-диңгез флоты (кригсмарине) тарафыннан юк ителә[137].
Монголия СССРга 500 000 чамасы ат (Кызыл Армиядәге атларның 20 %ы) биреп, шактый саллы күрсәтә, җирле халык тарафыннан 30 000 ат җибәрелә, шулай ук монголлар зур күләмдә ит (500 000 т), йон, кыска тун һәм башкалар белән дә тәэмин итә[138].
1944 елның июнь — сентябрь айларында Англия–Италия–Полтава өчпочмагы буенча Америка бомбардировщикларының эзлекле хәрәкәте белән Германиядәге объектларны бомбага тоту буенча Совет — Америка операциясе гамәлгә ашырыла.
Галерея
Төркестан легионынының төркмән ирекле сугышчылары
Латвия Республикасының нигезләнү көне уңаеннан оештырылган латыш легионерлары парады, 1943 ел
Пётр Гаврилов — Брест крепосте ныгытмасы каһарманы
Минск урамнарында әсир солдатлар, 1941 ел
Киев җимерекләре
Одесса янында Совет артиллериясе расчёты
Совет солдатлары Сталинград янында хәрби хәрәкәтләр алып бара
Әсир төшкән совет солдатлары. Харьков районы, 1942
62 нче гаскәр башлыгы Василий Чуйков
Совет гаскәрләре Пушкин шәһәрендә сугыш хәрәкәтләрендә
Искәрмәләр
Шәрехләү
Чыганаклар
- ↑ В России на законодательном уровне установлена также оговорка, продлевающая войну до 11 мая для участников Пражской операции
- ↑ 1 2 The Oxford Companion to World War II, 1995, 434 бит.
- ↑ Великая Отечественная война 1941–1945. 2 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Stahel, 2009, 1 бит.
- ↑ Collins et al., 1990, 149 бит.
- ↑ 1 2 Kirchubel, 2013, 13 бит.
- ↑ Военный энциклопедический словарь. — М.: Научное издательство «Большая российская энциклопедия», издательство «Рипол классик», 2002.
- ↑ Bergström, 2007, 11 битләр.
- ↑ История Второй мировой войны 1939—1945 / редколл., гл. ред. А. А. Гречко. — в 12 т. — М.: Воениздат, 1982. — Т. 12. — С. 33—34.
- ↑ Макс Хейстингс. Вторая мировая война: Ад на земле = All Hell. Let Loose The World At War 1939—1945. — М.: Альпина нон-фикшн, 2015.анг--> — P. 433. — ISBN 978-5-91671-352-7. — «поскольку англо-американские войска не сумели уничтожить армии Гитлера, а только потеснили их с оккупированной территории, Красная армия вплоть до 1945 г. оставалась, как и была с 1941 г., главным инструментом уничтожения нацизма»
- ↑ Bellamy, Chris. Absolute War: Soviet Russia in the Second World War. — Macmillan, 2007. — С. xix. — ISBN 978-0-375-41086-4. — «That conflict, which ended sixty years before this book’s completion, was a decisive component — arguably the single most decisive component — of the Second World War. It was on the eastern front, between 1941 and 1945, that the greater part of the land and associated air forces of Nazi Germany and its allies were ultimately destroyed by the Soviet Union in what, from 1944, its people — and those of the fifteen successor states — called, and still call, the Great Patriotic War»
- ↑ Bourke, 2001, 162 бит.
- ↑ Dobbs, Tucker, 2005, 407 битләр.
- ↑ Kirchubel, 2013, 15 бит.
- ↑ Barber, Harrison, 2006, 224—225 битләр.
- ↑ Выступление по радио заместителя председателя СНК и наркома иностранных дел СССР В. М. Молотова. 22 июня 1941 г. : [арх. 8 август 2021] // Известия Советов депутатов трудящихся СССР : газ. — 1941. — № 147 (7523) (24 июнь). — С. 1.
- ↑ Газетные публикации 24 июня 1941 года . Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2009. Архивировано 31 март 2012 года.
- ↑ И. В. Сталин, Выступление по радио 3 июля 1941 года Архивная копия от 15 апрель 2017 на Wayback Machine.
- ↑ См., например, «Солдатские военные песни Великой Отечественной войны 1914—1915 г.г.». Собрал В. КРЫЛОВ. Харбин, 1915; Храбрейший герой Великой Отечественной войны, первый георгиевский кавалер, славный казак Тихого Дона Кузьма Крючков и 12-летний мальчик герой георгиевский кавалер Андрюша Мироненко. Москва, тип. П. В. Бельцова, 1914
- ↑ Олександр Лисенко. Історіописання Другої світової війни як самостійна субдисципліна, С. 20. // Україна в Другій світовій війні: погляд з XXI століття. Історичні нариси / Ред. кол.: В. А. Смолій (голова колегії), Г. В. Боряк та ін. НАН України. Інститут історії України. — К.: НВП «Видавництво „Наукова думка, НАН України“», 2011. — Кн. 1. — 735.
- ↑ Данциг — Польшаның Балтыйк диңгезенә чыгуын тәэмин итә торган порт-шәһәр. Үзәк Алмания белән Көнчыгыш Пруссия арасында ятканлыктан, Гитлер Польша коридоры, ягъни Данциг өстеннән өлешчә контрольне таләп иткән.
- ↑ А. И. Вдовин. СССР. История великой державы. История великой державы. 1922—1991: Москва : Проспект, 2018.
- ↑ 1 2 3 4 Подробности разработки плана «Барбаросса» / Великая отечественная война 1941—1945. М. 1999. т.1 . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2016. Архивировано из оригинала 23 май 2016 года.
- ↑ 1 2 3 Р. А. Исмаилов. Операция «Барбаросса» — кризис мировой войны. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2016. Архивировано 17 сентябрь 2016 года.
- ↑ 1 2 3 Лота В. И. Статья «Операция прикрытия „Барбароссы“» на сайте МО РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2016. Архивировано 29 сентябрь 2020 года.
- ↑ Messe,1947. Italian Ministry of Defence, 1977a
- ↑ Third Axis Fourth Ally, p. 214
- ↑ Системная история международных отношений, 1918—2000: В 4 т. Т. 2. / Под ред. А. Д. Богатурова. — М.: Московский рабочий, 2000. — 516 с. — ISBN 5-89554-138-0
- ↑ Hungary. Archives. USC Shoah Foundation. The Institute for Visual History and Education (2011). [ингл.] Дата обращения 15 декабря 2016.
- ↑ Маннергейм К. Г. Мемуары / Пер с финского П. Куйиала (часть 1), Б. Злобин (часть II). — М.: Вагриус, 1999. — 500 с. — ISBN 5-264-00049-2
- ↑ Марина В. В. Словакия в войне против СССР. 1941—1945 годы // Новая и новейшая история, 2011, № 4 (июль-август) — С. 35—53.
- ↑ Мировые войны XX века: в 4 кн. Кн. 3. Вторая мировая война: исторический очерк / Институт всеобщей истории РАН; сост. А. П. Жилин; отв. ред. В. К. Шацилло. — М.: Наука, 2005. — С. 261. — ISBN 5-02-034955-0
- ↑ Дробязко С. И. Под знамёнами врага. Антисоветские формирования в составе германских вооружённых сил. 1941—1945. — М.: ЭКСМО, 2004. — 608 с. — (Энциклопедия военной истории). — 5100 экз. — ISBN 5-699-07992-0.
- ↑ Казаки на службе у нацистской Германии . Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2020. Архивировано 8 май 2013 года.
- ↑ История СССР . Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2012. Архивировано 31 март 2017 года.
- ↑ 1 2 Борисов Н. С., Левандовский А. А., Щетинов Ю. А. Ключ к истории Отечества: Пособие для абитуриентов. — изд. 2-е, дополненное. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1995. — ISBN 5-211-03338-8.
- ↑ Партийное руководство эвакуацией в период Великой Отечественной войны 1941—1942 гг. / М. И. Лихоманов, Л. Т. Позина, Е. И. Финогенов. — Ленинград : Изд-во ЛГУ, 1985. — 169 с.
- ↑ 1 2 Черненко Е. Ф Экономическая политика СССР в годы второй мировой войны: внутренние и внешние аспекты // Вестник РУДН. Серия: Международные отношения. — № 1. — С. 54—64.
- ↑ 1 2 Бутаков П. В Промышленная политика СССР в годы Великой Отечественной войны // Контуры глобальных трансформаций: политика, экономика, право. — № 4 (30). — С. 61—72.
- ↑ 1 2 3 4 Коллектив авторов. Глава 2. Подготовка вооруженных сил СССР к отражению агрессии // 1941 год — уроки и выводы [рус.]. — М.: Воениздат, 1992.
- ↑ Fall Barbarossa. Dokumente zur Vorbereitung der faschistischen Wehrmacht auf die Aggression die Sowjetunion (1940—1941) Berlin, 1970, S.155
- ↑ Руге Ф. Война на море 1939—1945. Перевод с немецкого. М., 1957. С. 209. ISBN 5-89173-027-8
- ↑ Fall Barbarossa. Dokumente zur Vorbereitung der faschistischen Wehrmacht auf die Aggression die Sowjetunion (1940—1941) Berlin, 1970, S.154
- ↑ Великая Отечественная война 1941—1945: энциклопедия / гл. ред. М. М. Козлов. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — 832 с.
- ↑ Филиппи А. Припятская проблема / Перевод с немецкого. — М., 1959. — С. 160.
- ↑ ИВИ. Документы и материалы, инв № 1274, л. 1.
- ↑ Боевой состав Советской Армии. Часть 1 (июнь-декабрь 1941 года)// Военно-научное управление Генерального штаба. Военно-исторический отдел. (pdf, 478 Мб)
- ↑ Великая Отечественная война Советского Союза 1941—45 — БСЭ (3-е издание)
- ↑ ИВИ. Документы и материалы, инв. № 7875, лл. 1—3.
- ↑ 50 лет Вооружённых Сил СССР. М., 1968, с. 252.
- ↑ Статистический сборник № 1 (22 июня 1941 года) Института военной истории Министерства обороны Российской Федерации. 1994
- ↑ Коллектив авторов. Великая Отечественная война 1941—1945 годов: в 12 т. — Т. 1. Основные события войны. — М.: Воениздат, 2011.
- ↑ Данные Директивы опубликованы в сборнике документов под общим руководством А. Яковлева «Россия. XX век. 1941 г. Документы» кн. 2.
- ↑ Finland Cooperation with Germany Архивная копия от 27 декабрь 2007 на Wayback Machine Encyclopædia Britannica Premium, Finland, 2006
- ↑ Чуев, Феликс Иванович. Пошёл принимать Шуленбурга // Сто сорок бесед с Молотовым : из дневника Ф. Чуева. — М.: Терра, 1991. — 604 с. — ISBN 5852550426. Архивная копия от 5 декабрь 2014 на Wayback Machine
- ↑ Коммунист вооружённых сил. — Военное изд-во Министерства обороны Союза СССР, 1991. — С. 65. — 610 с. Архивная копия от 16 сентябрь 2017 на Wayback Machine
- ↑ 1 2 Оглашению подлежит: СССР — Германия. 1939—1941: документы и материалы / Ю. Фельштинский. — М.: Московский рабочий, 1991. — 366 с. — ISBN 5239011540.
- ↑ Архив РГА ВМФ.— Ф. 10, д. 39324, л. 2—4.
- ↑ Георгий Константинович Жуков в своих мемуарах пишет: Первое сообщение о начале войны поступило в Генеральный штаб в 3 часа 07 минут 22 июня 1941 года «В 3 часа 07 минут мне позвонил по ВЧ командующий Черноморским флотом Ф. С. Октябрьский …». См. Жуков Г К. Воспоминания и размышления Архивная копия от 4 июнь 2022 на Wayback Machine
- ↑ Paul Carell. Unternehmen Barbarossa. 1963. Verlag Ullstein GmbH. Frankfurt/M — Berlin
- ↑ 1 2 1941 год — уроки и выводы. Глава третья. Ход военных действий на советско-германском фронте . Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2009. Архивировано из оригинала 19 март 2009 года.
- ↑ soldat.ru (требуется авторизация) . Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2009. Архивировано 4 апрель 2009 года.
- ↑ soldat.ru (требуется авторизация) . Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2009. Архивировано 22 май 2009 года.
- ↑ soldat.ru (требуется авторизация) . Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2009. Архивировано 22 май 2009 года.
- ↑ soldat.ru (требуется авторизация) . Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2009. Архивировано 22 май 2009 года.
- ↑ Ищенко Р. В., Спицын Е. Ю. Мифы о Великой Отечественной . Диалоги с именитыми гостями. Канал МПГУ (26 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2020. Архивировано 7 декабрь 2020 года.
- ↑ Козлов М. М. (под ред.) Великая Отечественная война 1941—1945: энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, 1985.
- ↑ 1 2 Золотарёв В. А. (ред.) История военной стратегии России. Институт военной истории МО РФ: Монография. — М.: Кучково поле; Полиграфресурсы, 2000.
- ↑ Гринёв А. В. Оценка боевых качеств Рабоче-крестьянской Красной армии в 1941—1945 гг. в немецких мемуарах и аналитических материалах. Россия в глобальном мире: альманах. — СПб.: Санкт-Петербургский политехнический университет Петра Великого, 2016 — № 8 (31). — Стб. 15—42
- ↑ Группа авторов 1941 год — уроки и выводы 1941 год — уроки и выводы. — М.: Воениздат, 1992.: 1941 год — уроки и выводы. — М.: Воениздат, 1992 . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2022. Архивировано 5 февраль 2022 года.
- ↑ Причины поражения механизированных корпусов РККА . Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2014. Архивировано из оригинала 10 апрель 2014 года.
- ↑ М. Моргунов. Стальные армады . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2022. Архивировано из оригинала 15 декабрь 2013 года.
- ↑ Производство танков в СССР накануне и в начале войны . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2022. Архивировано 12 декабрь 2013 года.
- ↑ Ермолов А. Ю. Эвакуация предприятий советской танковой промышленности в 1941 г.: уникальное историческое явление или масштабная неудача? // Вестник Российского университета дружбы народов. Серия: История России. — Изд-во РУДН. — № 2. — С. 22—35. — ISSN 2312-8674. Архивировано из первоисточника 20 гыйнвар 2022.
- ↑ 1 2 Коллектив авторов. Великая Отечественная война 1941—1945 годов: в 12 т. — Т. 11. Политика и стратегия Победы: Стратегическое руководство страной и Вооружёнными силами СССР в годы войны. — М.: Кучково поле, 2015.
- ↑ David Stahel, Operation Barbarossa and Germany’s Defeat in the East (Cambridge University Press, Cambridge, 2009). [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9780521768474]]
- ↑ Буркхарт Мюллер-Гиллебранд. Сухопутная армия Германии, 1939—1945 гг. — М.: Изографус; Эксмо, 2002. — 800 с. — 5000 экз. — ISBN 5-94661-041-4.
- ↑ Кривошеев Г. Ф. и др. Россия и СССР в войнах XX века. Потери вооружённых сил: Статистическое исследование / Под общ. ред. Г. Ф. Кривошеева. — М.: Олма-Пресс, 2001. — ISBN 5-224-01515-4. — С. 236—239.
- ↑ Рейнгардт К. Поворот под Москвой / Пер. с нем. — М.: Воениздат, 1980. — С. 315.
- ↑ Мазуркевич Р. В. Планы и реальность (К 50-летию начала общего наступления Красной Армии зимой 1941/42 г.) // Военно-исторический журнал. — 1992. — № 2. — С.22-30.
- ↑ Эндрю Нагорски. 1941 — великая битва под Москвой. — М.: Эксмо, 2009. — С. 252—253.
- ↑ 1 2 Доклад командира 3-й гвардейской стрелковой бригады К. Д. Сухиашвили, май 1942 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2012. Архивировано 6 гыйнвар 2012 года.
- ↑ 1 2 Россия и СССР в войнах XX века — Потери вооружённых сил . Мөрәҗәгать итү датасы: 16 май 2007. Архивировано из оригинала 5 май 2008 года.
- ↑ The Luftwaffe: a history John Killen Barnsley : Leo Cooper, 2003.
- ↑ Россия и СССР в войнах XX века — Потери вооружённых сил 2007 елның 5 октябрь көнендә архивланган. ч.5 13_09
- ↑ Мягков М. Ю. и др. История России. Т. 3, 2022
- ↑ «История Второй мировой войны 1939—1945»: в 12 томах, т. 7, стр. 512:
В Советском Союзе в 1943 г. при производстве 32,3 млрд квт-ч электроэнергии, 5,6 млн тонн чугуна, 8,5 млн тонн стали было выпущено 24,1 тыс. танков и самоходно-артиллерийских установок, 34,9 тыс. самолётов, тогда как в Германии при производстве 44,1 млрд квт-ч электроэнергии, 27,0 млн тонн чугуна и 34,6 млн тонн стали было произведено 10,7 тыс. танков и штурмовых орудий, 25,2 тыс. самолётов.
- ↑ Архивированная копия . Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2008. Архивировано 24 гыйнвар 2020 года.
- ↑ План «Ост» и карманные календари Архивная копия от 22 февраль 2006 на Wayback Machine. Петербургский Коллекционер № 3(33), 2005
- ↑ Архивы Беларуси . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2009. Архивировано 31 декабрь 2008 года.
- ↑ ЕСТЬ СЛОВА, А ЕСТЬ ПОСТУПКИ . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2009. Архивировано 9 ноябрь 2011 года.
- ↑ ГМК «Хатынь» . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2009. Архивировано 21 июнь 2009 года.
- ↑ Посольство Израиля в Беларуси.
- ↑ А. С. Барсенков, А. И. Вдовин. История России
- ↑ Коллектив авторов. Россия и СССР в войнах XX века: Потери Вооружённых Сил / Г. Ф. Кривошеев. — М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2001. — 608 с. — (Архив). — 5000 экз. — ISBN 5-224-01515-4.
- ↑ 1 2 Партизанская и подпольная борьба: сходства и различия . Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2022. Архивировано 29 декабрь 2021 года.
- ↑ Минское подполье: подлинная история . Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2022. Архивировано 29 декабрь 2021 года.
- ↑ Старик . Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2022. Архивировано 29 декабрь 2021 года.
- ↑ Азясский Н. Ф. «Создать невыносимые условия для германских интервентов». // Военно-исторический журнал. — 2000. — № 2. — С. 6-15.
- ↑ Гланц Дэвид. Битва за Ленинград. — М.: Астрель; АСТ, 2008. — ISBN 978-5-17-053893-5 ; 978-5-271-21434-9 ; 0-7006-1208-4.
- ↑ «Великая Отечественная война 1941—1945 годов. В 12 томах» Том 1, глава «Поворот войны на запад», раздел «Крах наступательной стратегии вермахта». — М.: Воениздат, 2011—2015.
- ↑ Белоусов И. И. «Если дела в России пойдут и дальше так, как сейчас, то вполне возможно, что будущей весной второй фронт в Европе и не понадобится!» // Военно-исторический журнал. — 2013. — № 12. — С.10-13.
- ↑ 1 2 3 Б. Мюллер-Гиллебранд. Сухопутная армия Германии, 1939—1945 гг. — 2002. — С. 726—727.
- ↑ 1 2 [1] Архивная копия от 5 май 2008 на Wayback Machine ч.5 10_1
- ↑ М. Ю. Вовк. Армия Крайова на территории СССР во время Второй мировой войны 2012 елның 9 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ Блинушов А. «Таких лагерей предстоит много…»: Карта № 2.
- ↑ Рокоссовский К. К. [militera.lib.ru/memo/russian/rokossovsky/ Солдатский долг] — М.: Воениздат, 1988. — C. 273—282
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 25 января 1955 г. «О прекращении состояния войны между Советским Союзом и Германией»
- ↑ YouTube сайтында Восстановленный цветной кинофильм о Параде Победы, 1945
- ↑ Дружба О. Великая Отечественная война в историческом сознании советского и постсоветского обществ, Автореферат диссертации, Ростов на Дону, 2000 . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2019. Архивировано 20 май 2018 года.
- ↑ Самсоненко Г. Отечественная и немецкая историография о роли СССР в победе над Германией в годы Второй Мировой войны 1941—1945 гг., Автореферат диссертации, Санкт-Петербург, 2002 . Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2019. Архивировано 3 апрель 2019 года.
- ↑ Самосват Д. Куршев А. Уроки Второй Мировой войны и основные направления её фальсификации, научно-популярный журнал «Ориентир», № 6, 2011 . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2019. Архивировано 7 февраль 2019 года.
- ↑ Правдюк Д. Роль США во Второй Мировой войне, История США: материалы к курсу . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2019. Архивировано 12 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Воробьёва Л. Фальсификация истории Второй мировой и Великой Отечественной войн: современные процессы и тенденции// международная научно-практическая конференция «Великая Победа и современность», Тирасполь, 23-25 апреля, 2010 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2019. Архивировано 7 февраль 2019 года.
- ↑ Бордюгов Г. Война всё спишет? Вермахт и Красная Армия: К вопросу о природе преступлений против гражданского населения / Доклад на Международной научной конференции «Опыт мировых войн в истории России», 11 сентября 2005 г., Челябинск. Архивная копия от 17 февраль 2009 на Wayback Machine — Челябинск, 2005.
- ↑ Кохановский, Дмитрий Иосифович Архивная копия от 3 июль 2019 на Wayback Machine // Исторический портал «Герои страны»
- ↑ Сенявский А. С., Сенявская Е. С., Сдвижков О. В. Освободительная миссия Красной Армии в 1944—1945 гг.: Гуманитарные и социально-психологические аспекты. Исторические очерки и документы / Отв. ред. Е. С. Сенявская; Институт российской истории РАН. — М.; СПб.: Центр гуманитарных инициатив, 2015. — 460 с. — ISBN 978-5-98712-528-1.
- ↑ В 1993 году после снятия государственной тайны со многих документов, группой исследователей под руководством консультанта Военно-мемориального центра ВС РФ Григория Кривошеева было проведено большое статистическое исследование по потерям в вооружённых силах России и СССР в войнах XX века
- ↑ 1 2 Минобороны уточнило потери СССР в Великой Отечественной войне . Интерфакс. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2018. Архивировано 21 май 2018 года.
- ↑ 1 2 3 4 Россия и СССР в войнах XX века. Потери вооружённых сил: Статистическое исследование 2010 елның 22 июль көнендә архивланган.
- ↑ Cormac Ó Gráda. The famines of WWII (ингл.). CEPR (2 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2022.
- ↑ Группой Кривошеева на основе анализа статистических данных штаба Германии за период с 22 июня 1941 по 31 января 1945 года, а также учётных документов Генерального штаба Красной Армии о числе военнопленных, захваченных советскими войсками за этот период
- ↑ 1 2 3 Не считая 1,6 млн немецких солдат, взятых в плен после 9 мая 1945 года, неизвестны потери Фольксштурма, Гитлерюгенда, организации Тодта, Службы трудовой повинности, Службы имперских путей сообщения, Полиции, коллаборационистских вооружённых формирований.
- ↑ По данным Rüdiger Overmans, всего число погибших немецких солдат составляет 5300000 человек.//Rüdiger Overmans. Deutsche militärische Verluste im Zweiten Weltkrieg. Oldenbourg 2000. ISBN 3-486-56531-1 page 228
- ↑ Борисов Н. С., Левандовский А. А., Щетинов Ю. А. Глава 28. СССР в годы Великой Отечественной войны: боевые действия, советский тыл, внешняя политика // Ключ к истории Отечества: Пособие для абитуриентов. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1993. — С. 156. — 192 с. — 40 000 экз. — ISBN 5211026829. — ISBN 9785211026827. Архивная копия от 20 июнь 2022 на Wayback Machine
- ↑ Вознесенский Н. Военная экономика СССР в период Отечественной войны. — М.: Госполитиздат, 1948.
- ↑ 1 2 Великая Отечественная война 1941—1945 годов. В 12 т. — М.: Кучково поле, 2015. — Т. 12. Итоги и уроки войны. — С. 19—24. — ISBN 978-5-9950-0539-1.
- ↑ 1 2 Великая Отечественная война 1941—1945 годов: в 12 т. — М.: Кучково поле, 2015. — Т. 12. Итоги и уроки войны. — С. 44. — ISBN 978-5-9950-0539-1.
- ↑ Сталин И. В. О Великой Отечественной войне Советского Союза. — Изд. 5-е. — М.: Военное издательство министерства вооружённых сил Союза ССР, 1950. — С. 16.
- ↑ Архивированная копия . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2008. Архивировано 11 май 2008 года.
- ↑ Экономический фронт: как поставки по ленд-лизу помогли Красной Армии, РИА Новости, 11 июня, 2017 . Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019. Архивировано 9 февраль 2019 года.
- ↑ Чаплыгин А. Значение ленд-лиза для СССР, общественно-политический журнал «Историк» . Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июнь 2022. Архивировано 9 август 2021 года.
- ↑ Магомедханов В. М. Ленд-лиз: Иранский коридор в СССР и курдский вопрос Архивная копия от 9 февраль 2019 на Wayback Machine // Современные проблемы науки и образования. — 2015. — № 1-1.
- ↑ Военно-экономическое сотрудничество союзников по антигитлеровской коалиции, Энциклопедия Великой Отечественной войны Архивная копия от 23 ноябрь 2018 на Wayback Machine, Том 19, & 8, с. 600.
- ↑ Stettinius E. Lend-Lease: Weapon for Victory. N. Y., 1944. P. 228—229.
- ↑ Военно-экономическое сотрудничество союзников по антигитлеровской коалиции, Энциклопедия Великой Отечественной войны Архивная копия от 23 ноябрь 2018 на Wayback Machine, Том 19, & 8, с. 601.
- ↑ Лас-Тунас — Ломонос. — М., 2011. — С. 227—228. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 17). — ISBN 978-5-85270-350-7.
- ↑ Бурт В. Монгольский «ленд-лиз»: Верным и надёжным союзником СССР во Второй мировой войне была Монголия Архивная копия от 9 февраль 2019 на Wayback Machine // «Столетие»: информационно-аналитическое издание. — 2018. — 22 июня.
Әдәбият
- Великая Отечественная без грифа секретности. Книга потерь / Г. Ф. Кривошеев (руков.), В. М. Андроников, П. Д. Буриков, В. В. Гуркин; под общ. ред. Г. Ф. Кривошеева, А. В. Кирилина. — М.: Вече, 2010. — 384 с. — ISBN 978-5-9533-4695-5.
- Великая Отечественная война 1941—1945 годов: в 12 томах. — Изд. доп. и испр. — М.: Кучково поле, 2015.
- Ильинский И. М. Великая Победа: наследие и наследники. — Знание. Понимание. Умение. — 2005. — С. 5—18.
- Фролов М. И. Великая Отечественная война 1941—1945 гг. в немецкой историографии. — СПб.: ЛГУ им. А. С. Пушкина, 2008. — 132 с.
- Каратуев М. И., Фролов М. И. 1939—1945: Взгляд из России и Германии. — СПб.: СРП «Павел» ВОГ, 2006. — 388 с. — 500 экз. — ISBN 5-903097-02-2.
- Barber J., Harrison M. Patriotic War, 1941—1945 (англ.) // The Cambridge History of Russia: in 3 Vol / Ed. by R. G. Suny. — Cambridge: Cambridge University Press, 2006. — Vol. 3: The Twentieth Century. — P. 217—242. — ISBN 978-0-521-81144-6.
- Bergström C. Barbarossa: The Air Battle July-December 1941 [ингл.]. — Chervron / Ian Allan, 2007. — 144 p. — ISBN 978-1-85780-270-2.
- James Lawton Collins Jr., Hardesty V., Glantz D. M., Donnelly C. N., Ziemke E. F. Fighting the Great Patriotic War // Transformation in Russian and Soviet military history: proceedings of the Twelfth Military History Symposium, United States Air Force Academy, 1—3 October 1986 / Ed. by C. W. Reddel. — Washington, D.C.: USAFA, Office of Air Force History, 1990.анг--> — P. 147—276. — ISBN 0-912799-57-9.
- Dick C. J. From Defeat to Victory: The Eastern Front, Summer 1944 [ингл.] / Forew. by D. M. Glantz. — Lawrence, Kansas: Университетское издательство Канзаса, 2016. — xiii, 354 p. — (Modern War Studies. Decisive and Indecisive Military Operations, Vol. 2). — ISBN 978-0-7006-2296-2.
- Dobbs C. M., Tucker S. C. Eastern Front // World War II: A Student Encyclopedia [5 volumes] [ингл.] / Ed. S. C. Tucker, P. M. Roberts; Assist. Ed. Кингсид, Коул,M. Muir, P. M. Roberts, Забеки, Дэвид; Forew. by Миллетт, Аллан. — Santa Barbara, Calif. — …: ABC-CLIO, 2005. — Vol. 4. — P. 401—407. — ISBN 1-85109-858-5.
- Eastern Front // The Concise Encyclopedia of World War II [2 volumes] [ингл.] / C. J. Nolan. — Santa Barbara, Calif. — …: Greenwood Publishing Group, ABC-CLIO]], 2010. — P. 333—334. — (Greenwood Encyclopedias of Modern World Wars). — ISBN 978-0-313-36527-0.
- Митчем, Сэмюэл. The German Defeat in the East, 1944—45 [ингл.]. — Mechanicsburg, PA: Stackpole Books, 2007. — v, 296 p. — (The Stackpole Military History Series). — ISBN 978-0-8117-3371-7.
- German-Soviet War // The Oxford Companion to World War II [ингл.] / Ed. by Дир, Айан; Cons. Ed. Фут, Майкл (историк). — Oxford — New York — …: Oxford University Press, 1995. — P. 434—451. — ISBN 0-19-866225-4.
- Germany and the Second World War: 10 Vol. [ингл.] = Das Deutsche Reich und der Zweite Weltkrieg [алм.] [ингл.]. — Oxford: Oxford University Press, 1990—2018.
- Gilbert M. The Second World War: A Complete History. — RosettaBooks, 2014.анг--> — 856 p. — ISBN 978-0-7953-3729-1.
- O’Neill W. L. World War II: A Student Companion (англ.) / Gen. Ed. W. H. Chafe. — Oxford — New York: Oxford University Press, 1999. — 384 с. — (Oxford Student Companions to American History). — ISBN 978-0-19-510800-2.
- Kirchubel R. Operation Barbarossa: The German Invasion of Soviet Russia [ингл.]. — Oxford: Osprey Publishing, 2013. — 400 p. — ISBN 978-1-78200-408-0. — ISBN 978-1-4728-0471-6 (E-pub). — ISBN 978-1-4728-0470-9 (PDF).
- Stahel D. Operation Barbarossa and Germany's Defeat in the East (англ.) / Ed. by H. Strachan, G. Wawro. — Cambridge—…: Cambridge University Press, 2009. — xvi, 483 p. — (Cambridge Military Histories). — ISBN 978-0-521-76847-4.
- Harrison M. World War II (англ.) // Encyclopedia of Russian History / Ed.-in-Chief J. R. Millar. — New York: Macmillan Reference USA, 2004. — P. 1683—1692. — ISBN 0-02-865907-4.