Беломорск

Беломорск (рус. Беломорск, кар. Šuomua, фин. Sorokka) — Россиядә шәһәр, Карелия Республикасы Беломорск районының административ үзәге.

Халык саны — 11 217 кеше.[1]

География

Беломорск Ак диңгез ярында, Выг елгасы тамагында, Петрозаводскидан 368 километр төньяктарак урнашкан.

Октябрь тимер юлының төене; Ак диңгез-Балтыйк каналының башлангыч пункты. Шуның өстенә, шәһәр аша Р18 «Кола» (Пушной — Беломорск) автоюлы бара.

Климат

Беломорск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −7 −7 −2 2 8 14 17 16 11 4 0 −4 4
Уртача минимум, °C −14 −14 −11 −4 1 7 10 9 5 0 −5 −10 −2
Явым-төшем нормасы, мм 435
Чыганак: Яндекс-погода

Тарих

Хәзерге Беломорск территориясендә XV гасырдан Сорока авылы бар булган.

1927 елдан Сорока районы үзәге.

1939 елның 11 сентябрьдагы РСФСР Югары Советы Президиумы карары нигезендә Сорока авылы, Солунин исемендәге бистә, Ак диңгез-Балтыйк каналы елгачылары бистәсе һәм Сорокская тимер юлы станциясе янындагы бистә Беломорск шәһәренә берләштерелә.

19411944 елларда — Карел-Фин Совет Социалистик Республикасының вакытлы башкаласы.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[1]
14 783 16 595 18 071 18 935 13 103 11 217

Милли состав

Милләт 2002[7] 2010[8]
руслар 87,3% 90,8%
кареллар 3,1% 3,1%
белоруслар 3,4% 2,8%
украиннар 2,1% 1,6%

Икътисад

Такта яру һәм агач эшкәртү комбинаты.

Югары уку йортлары

  • Петрозаводск дәүләт университеты филиалы

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-22 
  2. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  3. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-01-22 
  8. 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-27