1970 ел
1970 (бер мең тугыз йөз җитмешенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1970 елы, II меңьеллыкның 970 елы, XX гасырның 70 елы, XX гасырның 7 унъеллыгының 10 елы, 1970 елларның 1 елы. 1970 елдан бирле 56 ел үтте.
Вакыйгалар
- 1 март — Родезия Бөекбританиядән бәйсезлек игълан итте.
- 11 май — Озак еллар буена Иран белән Бөекбритания бәхәсләшкәннән соң, БМО Иминлек Шурасы Бәһрәйн утрауларына бәйсезлек бирергә карар кыла.
- 20 май — Мао Цзэдун Америка империализмына каршы дөнья инкыйлабына өнди.
- 4 июнь — Тонга Бөекбританиядән бәйсезлек ала..
Туулар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1970 елда туганнар
- 5 март — Александр Вучич,
Сербия президенты. - 24 март — Рамай Юлдашев, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте вәкиле.
- 19 апрель — Гөлнара Абитова, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстанның атказанган артисты.
- 30 июль — Артем Хохорин, ТР буенча эчке эшләр министры.
- 2 август — Лилия Хәмитова, татар җырчысы.
- 16 август — Марат Зыятдинов, Татарстан Республикасының Cатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (14 июнь 2024 башлап).
- 23 август — Марат Кәбиров, татар язучысы.
- 24 сентябрь — Марат Сафиуллин, Татарстан дәүләт эшлеклесе.
- 8 октябрь — Мэтт Дэймон, (Matthew "Matt" Paige Damon), Америка актеры.
- 8 октябрь — Садыйк Хан, 2016 елдан Лондон мэры
- 8 октябрь — Вячеслав Константинович Николаев, телекоммуникация бизнесы өлкәсендә белгеч [1] [2] [3].
Вафатлар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1970 елда вафатлар
- 4 март — Педер Хузангай, Чуаш АССР халык шагыйре.
- 11 июнь — Александр Керенский, Россия Вакытлы хөкүмәте рәисе.
- 16 июль — Сәет Булатов, театр эшлеклесе.
- 28 июль — Әхмәтзәки Вәлиди, башкорт милли хәрәкәте лидеры, галим.
- 1 сентябрь — Франсуа Мориак, француз язучысы, шагыйрь.
- 5 декабрь — Николай Михайлович Сокольский, рәссам-график, нәкышьче, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944).