1951 ел
1951 (бер мең тугыз йөз илле беренче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1951 елы, II меңьеллыкның 951 елы, XX гасырның 51 елы, XX гасырның 6 унъеллыгының 1 елы, 1950 елларның 2 елы. 1951 елдан бирле 75 ел үтте.
Вакыйгалар
- 21 апрель — ССРБ-ның Милли Олимпия комитеты оештырыла.
- 29 сентябрь — Юпитер планетасының 12-нче иярчене ачыла.
- 24 декабрь — БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча Ливия Африка колонияләреннән беренче булып бәйсезлек ала.
Туулар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1951 елда туганнар
- 6 гыйнвар — Габделфәрт Шәрәфиев, Татар академия театры артисты.
- 9 гыйнвар — Зөфәр Гыймаев, рәссам, Тукай премиясе иясе (2005).
- 18 гыйнвар — Фән Вәлиәхмәтов, җырчы, ТР һәм БР халык артисты.
- 27 гыйнвар — Сания Хәйретдинова, татар шагыйрәсе.
- 11 февраль — Шәмси Закиров, мәдәният эшлеклесе, ТР халык артисты.
- 28 февраль — Шәмсия Җиһангирова, шагыйрә, телевизион тапшырулар алып баручы.
- 28 февраль — Урал Латыйпов, Беларусь Республикасы дәүләт эшлеклесе.
- 5 март — Рөстәм Фәйзуллин, татар шагыйре, журналист.
- 11 апрель — Ренат Гаффар, язучы, журналист.
- 17 апрель — Александр Петров, рәссам, скульптор, медальер.
- 27 апрель — Зөһрә Сәхәбиева, татар җырчысы.
- 27 апрель — Инсаф Фәхретдинов, драма актеры, РФ атказанган, ТР халык артисты.
- 4 май — Вәкил Шәйхетдинов, татар рәссамы (Уфа).
- 20 май — Ринат Гобәйдуллин (1951-2017), композитор, «Сердәш» ансамбленең җитәкчесе (Чаллы).
- 8 июль — Рафаэль Сәхәбиев, татар опера җырчысы.
- 22 июль — Олег Газманов, эстрада җырчысы.
- 30 июль — Алибәк Днишев, казакъ опера җырчысы (тенор), ССРБ халык артисты (1986).
- 5 август — Фәрит Шиһапов, музыкант, театр директоры, педагог, ТР халык артисты (1995).
- 11 август — Олег Ханов, актер, режиссёр.
- 20 август — Рәшит Абдуллин, җырчы (бас), композитор.
- 22 август — Тәлгать Абдуллин, икътисадчы, Татарстан дәүләт эшлеклесе.
- 23 август — Әхмәт Кадыйров,
Чечня президенты (2003-2004). - 25 август — Вәсим Әхмәтшин, музыка педагогы, композитор.
- 7 сентябрь — Фирдәвис Ханов, архитектор.
- 17 сентябрь — Кассандра Петерсон, АКШ кино актрисасы.
- 4 октябрь — Бахытҗан Канапьянов, казак шагыйре, тәрҗемәче.
- 12 октябрь — Искәндәр Биктаһиров, җырчы.
- 18 октябрь — Равил Бохараев, татар язучысы, шагыйрь, драматург.
- 24 октябрь — Рәис Шәйхелисламов, ТР мәгариф министры (2004–2007).
- 4 декабрь — Фәиз Зөлкәрнәев (1951-1997), татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче.
- 28 август — Игорь Кызласов (1951), совет һәм рус тарихчысы, археологы. Тарих фәннәре докторы.
Вафатлар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1951 елда вафатлар
- 5 гыйнвар — Андрей Платонов, рус язучысы.
- 7 гыйнвар — Рене Генон, француз фәлсәфәчесе.
- 23 апрель — Чарлз Дауэс, АКШ вице-президенты, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
- 23 июль —
Франция маршалы Петэн.