Олег Ханов
Олег Закир улы Ханов (баш. Олег Закир улы Ханов, рус. Олег закирович Ханов, 11 август 1951, Кызгы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 30 сентябрь 2025, Оренбург) — Россиянең театр һәм кино актёры, театр режиссёры. РФ дәүләт премиясе (1995), Башкортстан АССРның Салават Юлаев премиясе (1981), Станиславский исемендәге халыкара премия (2014) лауреаты, Петр фән һәм сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (2005), профессор (2005). РСФСРның атказанган (1987), БАССРның халык(1983), Россия Федерациясенең халык (2024) артисты.
Тәрҗемәи хәле
1951 елның 11 августында БАССР Архангель районы Кызгы авылында туган.
Белеме
Уфа дәүләт сәнгать институты (Г. Гыйләҗев, Ф. Касыймова курсы; 1973).
Хезмәт юлы
1973 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшли.
1989–1993 елларда Республика яшь тамашачылар театрында (хәзерге М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театры) сәнгать җитәкчесе.
1983–1999 БАССР театр әһелләре берлеге идарәсе рәисе.
«Сатирикон» театрында (Мәскәү) эшли.
2000–2009 Оренбургта М. Горький исемендәге Оренбург өлкә драма театрында актёр һәм режиссёр. Оренбург сәнгать институтында укыта. 2009–2012 елларда Салават дәүләт башкорт театры баш режиссёры.
2012–2019 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәнгать җитәкчесе.
2022–2025 елларда М. Горький исемендәге Оренбург драма театрында актёры һәм режиссёры[1].
Иҗаты
Актер амплуасы күпкырлы: трагедия каһарманнарын да, комедия каһарманнарын да бердәй уңышлы уйный. Башкорт теленә пьесалар тәрҗемә итә.
Уйнаган рольләре
Гафури театрында
- Ричард Галин «Айгөл иле» М. Кәрим ;
- Мәхмүт «Җәяүле Мәхмүт» М. Кәрим ;
- Әдамшаһ «Ташлама утны, Прометей» М. Кәрим;
- Шомбай «Шомбай» К. Мәргән;
- Мулла «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин;
- Сандро «Айсылуның айлы кичләре» И. Абдуллин;
- Кендек «Озын-озак балачак» М. Кәрим;
- Мулино «Хатын-кыз тегүчесе» (Дамский портной) Ж. Фейдо;
- Мөэмүн бабай «Ак пароход» Ч. Айтматов.
Оренбург өлкә театрында
- Наполеон («Корсика кызы», И. Губач);
- Ямчы, Хлопуша, Күзгә күренми торган кеше («Капитан кызы», А. С. Пушкин);
- Фредерик Леметр («Фредерик, яки Җинаятьләр бульвары», Э.-Э. Шмит);
- Мулино («Хатын-кыз тегүчесе», Ж. Фейдо);
- Бруно («Миһербанлы мөгез йөртүче», Ф. Кроммелинк);
- Акыл иясе («Өченче әтәчләргә кадәр», В. М. Шукшин);
- Хуан «Тайная страсть сеньора Хуана» (2025, соңгы роле)[4].
Сатирикон театрында
- Полоний («Гамлет», У. Шекспир, Роберт Стуруа куелышында).
Куйган спектакльләре
Туймазы татар театрында
- 1998 — «Мәкер һәм мәхәббәт» (Коварство и любовь) Ф. Шиллер — II Россия кече шәһәр театрлары фестивалендә (Мәскәү) катнаша;
- 2000 — «Онытылган» (Всеми забытый) Назыйм Хикмәт — Россия-Төркия театр һәм заманча драматургия фестивалендә (Әнкара) катнаша;
- 2003 — «Гамлет» У. Шекспир — V Россия кече шәһәр театрлары фестивалендә катнаша (Лысьва).
Башкорт ТЮЗында
- «Бернард Альба йорты» (Ф. Гарсиа Лорка).
Салават драма театрында
- 2005 — «Зәйтүнгөл» Н. Асанбаев;
- 2006 — «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин;
- 2007 — «Соңлаган мәхәббәт» (Поздняя любовь) А.Н. Островский;
- 2008 — «Аккош җыры» (Лебединая песня) А.П. Чехов;
- 2009 — «Анакай » (Мамуля) С. Белов;
- 2009 — «Ул кайтты» Ә. Атнабаев;
- 2010 — «Шайтан коткысы» (Бес в ребро) М. Багаев;
- 2010 — «Риваять» Т. Миңнуллин;
- 2011 — «Чияле тау» Н. Асанбаев;
- 2012 — «Ак тәүбә, кара тәүбә» Т. Миңнуллин һ. б.
Гафури театрында
- 2012 — «Бирнәсез кыз» (Бесприданница) А.Н. Островский ;
- 2013 — «Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга» Таңчулпан Гарипова;
- 2014 — «Ялгызлык ташы» Ә. Гаязов;
- 2014 — «Гафу ит мине» (Прости меня!) И. Герман;
- 2015 — «Каһым түрә» Б. Бикбай, Х. Иргалин.
Фильмография
- 1981— Ханьяр роле — «Алтын атлы җайдак» (Всадник на золотом коне), «Мосфильм» (реж. Василий Журавлев)[5].
Катнашкан фестивальләре
- 2007 — «Кырым көймәсе» (Крымский ковчег) фестивале (Акмәчет, Украина) — Наполеон роле (Иржи Губач «Корсикан кызы»);
- 2008 —IV «Синең шанс» (Твой шанс) театр мәктәпләре фестивале (Мәскәү) — Сарафанов роле (А. Вампилов, «Өлкән абый» (Старший брат) һәм режиссер-педагог;
- 2008 — IX Волков фестивале (Ярославль) — Арбенин роле (М.Ю. Лермонтов, «Балмаскарад»). «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче;
- 2009 — III Н.Х. Рыбаков исемендәге фестиваль (Тамбов) — «Россия актеры» мактаулы исеменә лаек була;
- 2009 — «Театр язы» фестивале (Уфа) — «Ул кайтты» спектакле (Әнгам Атнабаев әсәре) белән катнаша;
- 2010 — VIII кече шәһәрләр фестивале — Светловидов роле (А.П. Чехов, «Аккош җыры» (Лебединая песня) һәм режиссер;
- Халыкара фестивальдә (Братислава, Словакия) «Авыл хикәятләре» спектаклен режиссер-куючы буларак тәкъдим итә;
- 2012 — «Театр Олимпы» федераль фестивале (Сочи).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1981 — БАССР атказанган артисты;
- 1981 — БАССРның Салават Юлаев премиясе (иҗат төркеме эчендә) — Кендек роле өчен («Язмышлардан узмыш юк» Мостай Кәрим әсәре, Рифкать Исрафилов куелышында);
- 1983 — БАССР халык артисты;
- 1987 — РСФСР атказанган артисты;
- 1996 — РФ дәүләт премиясе (әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә) — «Бибинур, һай, Бибинур!» спектаклендә (Ф. Бүләков әсәре, Рифкать Исрафилов куелышында) Габдрахман ролендә уйнаган өчен;
- 1994 — А. Яблочкина исемендәге премия — «Миһербанлы мөгез йөртүче» (Великодушный рогоносец) (Ф. Кроммелинк әсәре, режиссер Рифкать Исрафилов) спектаклендәге Бруно роле өчен («Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә);
- 2003 — Ырынбур губернаторының «Ырынбур лирасы» (Оренбургская лира) премиясе — Ротмистр роле өчен («Ата», А. Стриндберг);
- 2012 — «Ырынбур лирасы» (Оренбургская лира) премиясе — Ричарда III роле өчен(«Ричард III» У. Шекспир);
- 2014 — Станиславский исемендәге халыкара премия.
Искәрмәләр
- ↑ Ушёл из жизни народный артист России, актёр Оренбургского Драмтеатра Олег Ханов (рус.). 1743.ru (1 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
- ↑ Элина Ахметова. В Оренбурге умер народный артист Башкирии и России Олег Ханов (рус.). ИА «Башинформ» (30 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Умер заслуженный артист России Олег Ханов (2025-09-30). 30 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Ушёл из жизни народный артист России, актёр Оренбургского Драмтеатра Олег Ханов (рус.). 1743.ru (1 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
- ↑ Олег Ханов. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.