Украина

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Украина
Україна
Flag of Ukraine.svg Украина илтамгасы
Байрак Илтамга
Украина милли гимныnoicon
Карта Украины begin.png
Рәсми тел украин теле[К 1][1]
Башкала Киев
Идарә итү формасы Парламент-президент җөмһүрияте (2014 елның 21 февраленнән[2])
Президент
Премьер-министр
Югары Рада Рәисе
Владимир Зеленский
Денис Шмыгаль[3]
Руслан Стефанчук
Халык саны
• Бәя (2013)
• Җанисәп (2001)
Халык тыгызлыгы

45 469 800 [4]
48 457 102 кеше
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

 (38)
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

Green Arrow Up Darker.svg 176,310 млрд.[5] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,740[6] (югары
Акча берәмлеге гривна, ₴ — (UAH, код — 980)
Интернет-домен .ua, .укр[7]
ISO коды UA
ХОК коды UKR
Телефон коды +380[8]
Сәгать кушаклары UTC+02:00, UTC+03:00, DAZD[d] и Europe/Kyiv[d][9]
Җини коэффициенты 25,6[10]
Балигъ булу яше 18 яшь

Украи́на (укр. Україна)Көнчыгыш Европада һәм өлешчә Үзәк Европада урнашкан дәүләт. 2001 елның җанисәбе буенча, халык саны — 40 997 699 даими яшәүчеләр һәм 41 167 336 исәптә торучылар (дөньяда 34 урында).

Гомуми мәйданы — 467 764 км² (дөньяда 53 нче урында).

Башкаласы һәм иң эре шәһәре — Киев. Дәүләт теле — украин. 2024 елның 26 июненнән инглиз теле халыкара аралашу теле статусын ала[11].

Украина — унитар дәүләт, Парламент-президент республикасы. Президент и Югары рада 5 елга сайлана. 2019 елның 20 маеннан Украина президенты вазифасын Владимир Зеленский (вәкаләте 2024 елның 20 маенда тәмамланган), 2020 елның 4 мартыннан Премьер-министры — Денис Шмыгаль.

Чиктәш дәүләтләр: төньякта — Белоруссия; көнбатышта — Польша, Словакия и Венгрия; көньяк-көнбатышта — Румыния һәм Молдавия; көнчыгышта, төньяк-көнчыгышта һәм көньякта — Россия.

Халыкның күпчелеге православие динендә, шулай ук грекокатолицизм, римокатолицизм, яһүди һәм ислам дине вәкилләре яши.

2021 ел өчен тулаем эчке продукт (ВВП) күләме (паритетлы сатып алу мөмкинлеге исәбе буенча) 588,4 млрд долларны (җан башына 14 330 доллар) тәшкил итә. 2021 елда номиналь ВВП 198,3 млрд долларны тәшкил иткән (җан башына 4 830 доллар). Җан башына билгеләнгән ВВП күрсәткече буенча Украина Европа илләре арасында соңгы урында[12]. Акча берәмлеге — гривна.

Украинаның СССРдан бәйсезлеге 1991 елның 24 августында игълан ителә һәм нейтралитет саклау шартларында Россия тарафыннан таныла (СССР составына 1922 елның декабрендә керә)[13].

Украина Конституциясендә нейтралитет беркетелгән булуга карамастан, 2014 елгы Дәүләт борылышыннан соң Украина НАТО хәрби-сәяси блогына керүгә йөз тота. Украинада рус телле гражданнарның һәм милли азчылыкның хокуклары елдан-ел кими баруы, 2014 елның язында Киевта үзәк хакимиятләр тарафыннан башланган һәм 8 ел дәвам иткән Донбасстагы конфликт, Украинада дәүләт идеологиясе һәм сәясәтенең бер өлешенә әйләнгән радикаль милләтчелек, НАТО илләренең Украина территориясен күпьеллык хәрби үзләштерүе һәм шуның нәтиҗәсендә Россия иминлегенә куркыныч янау махсус хәрби операциягә китерә. Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февралендә башлана.

Украина 2022 елның февраленнән 2024 елның февраленә кадәр хәрби хәрәкәтләрдә, төрле эксперт бәяләүләре буенча, һәлак булучылар, яраланучылар һәм хәбәрсез югалганнар белән бергә 400 меңнән 1,1 миллионга кадәр кешесен югалткан, илдән 10 миллионнан артык кеше киткән, дәүләт 20 % территориясен, икътисадының өчтән бер өлешен һәм 3,5 миллионнан артык эш урынын югалткан[14][15][16][17].

Гамәлдәге халыкара килешүләр һәм конвенцияләр нигезендә, Украина Кара диңгез бугазларына гадиләштерелгән чыгу мөмкинлегенә ия[18], Антарктидада фәнни-тикшеренү эшчәнлеген гамәлгә ашыра[19].

Украина бәйсезлек көне — 24 август 1991.

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Ил
Көнчыгыш, төньяк-көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш, көньяк Россия
Төньяк Белорусия
Төньяк-көнбатыш Польша
Көнбатыш Словакия, Маҗарстан
Көньяк-көнбатыш Румыния, Молдавия, Днестр буе Молдован Җөмһүрияте

Көньякта Кара диңгезе белән юыла.

Кырый нокталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украинаның географик үзәге Черкассы өлкәсендәге Марьяновка авылы янында урнаша.

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украина күбесенчә Көчыгыш Европа тигезлегендә урнашкан: түбәнлекләр — 70 %, ә калкулыклар һәм таулар-25% һәм 5%[20]. көнбатышта — Карпат таулары (иң биек ноктасы — Говерла тавы, диңгез өслегеннән 2061 м, шулай ук Украинаның иң биек ноктасы санала).

Төп түбәнлекләр: көньякта — Кара диңгез буе түбәнлеге, төньякта — Полесье түбәнлеге, үзәктә — Приднепровск, көнбатышта — Карпат арты түбәнлеге.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйнварның урта температурасы — -8°…+4°С, июльнең урта температурасы — +18°…+23°С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300—700 мм, Кырым тауларында — 1000-1200 мм, Карпат тауларында — 1200-1600 мм.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елгалар күбесенчә Кара һәм Азак диңгезләре бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днепр, Северский Донец, Көнбатыш Буг, Днестр, Дунай. Иң зур күл — Сасык (Кундук) күле (204,8 км²).

Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Украина территориясендә беренче дәүләт берәмлекне безнең эрага кадәр VII гасырда скифлар оештыралар. Шул ук вакытта Төньяк Кара диңгез буенда грек колонияләре барлыкка киләләр. Б. э. к. 200-елларда скифларны сарматлар кысып чыгаралар. III гасырда хәзерге Украина территориясенә төньяк-көнбатыштан готлар керәләр һәм Ойум патшалыгын оештыралар. 375 елда готлар һуннардан җиңелүгә дучар булалар һәм Рим империясе территориясенә күчереп урнашырга мәҗбүр ителәләр.

IV гасырыннан хәзерге Украина территориясендә славян кабиләләре урнашырга башлыйлар. V гасырда Украинаның сулъягы һәм Кырым Хәзәр каһанлыгыннан бәйлелегенә эләгәләр. 7 гасырда Кара диңгез көньяк буенда Бөек Болгар иле урнаша.

ССРБ составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украин ССР байрагы (19491992)

1920 елның 30 декабрендә РСФСР, Кавказ арты СФСР, Украин ССР һәм Белорус ССР ССРБ барлыкка килү турнында килешүен имзалыйлар. Ленин карары буенча "пролетариат санын артырыр өчен" Украинага Новороссия тарихи төбәге тапшырыла.

1920—1930-елларда илдә совет хакимияте украинлаштыру сәясәтен үткәрә.

1920-елларның ахырында — 1930-елларның башында коллективизация сәясәте үткәрелә, ул 19321933 елларның массакүләм ачлыгына китерә.

1930-елларда республиканың сәнәгатьләштерү үткәрелә.

1934 елда республиканың башкаласы Харьковтан Киевга күчерелә.

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда, Алмания белән алдан килешүләре буенча, ССРБ үз гаскәрләрен Көнбатыш Украинага кертә, ул Украин ССР составына кертелә.

1940 елда, ССРБ гаскәрләре Румыния территориясенә кергәч, Украин ССР составына Төньяк Буковина, Бессарабия өлеше, һәм Герца районы кертеләләр.

19411944 елларда Украина Бөек Ватан сугышының сугыш хәрәкәтләре мәйданы булган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын күрә, ә республиканың икътисадына зур зыян китерелә.

Сугыштан соңгы чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда ССРБның Чехословакия белән килешүе буенча Украин ССР составына Карпат арты өлкәсе кертелә.

1954 елда, Хрущев карары буенча "«Россия һәм Украина дуслыгының 300-еллыгы» хөрмәтенә" Украин ССР составына Кырым өлкәсе кертелә.

1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәт була.

1991 елның 24 августта УССР Югары Шурасы бәйсезлек турында игълан итә. 1994 елда Украина атом-төш статусыннан баш тарта, барлык атом коралы Россиягә җибәрелә.

Өр-яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз: Евромәйдан, 2014 елгы Россия яклы протестлар

2013 елның декабрь аенда Виктор Янукович Европа Берлеге белән Ассоциациягә керергә баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр шул белән килешмәгәннәр һәм хакимият белән ризасызлыкларын белдереп "Мәйдан"ны оештыралар. Сәяси һәм кораллы көрәш нәтиҗәсендә конституцион булмаган хәлдә Евромәйдан көчләре Киевта хакимиятне басып ала, Янукович Украинадан качып китә. Көнчыгыш Украина төбәкләре, аеруча Кырым, яңа хакимиятне легитим түгел булып саный.

2014 елның 16 мартындагы референдум нәтиҗәсендә Кырым Республикасы Россия составына күчкән.

7 апрелендә Донецк Халык Җөмһүрияте Киевтан бәйсезлеген игълан итә. 15 апрельдә Киев хакимияте Донецк өлкәсендә антитеррористик операцясен башлый, тиздән ул көнчыгыш төбәктә чынында ватандашлар сугышына әверелә.

12 майда, 11 майда үткәрелгән референдумнар нәтиҗәләренә туры китереп, Донецк һәм Луганск өлкәләре үз суверенитеты һәм Донецк һәм Луганск халык республикалары дәүләтләренең барлыкка килүе турында игълан иткәннәр. 24 майда Донецк һәм Луганск халык республикалары бердәм Новороссия Берлеген игълан итәләр.

Украинаның Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы.

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Украинаның административ бүленеше Өлкәләр
Махсус статуслы шәһәрләр


2012 елның 1 гыйнвары хәленә Украинада 459 шәһәр (шул исәптә Припять һәм Чернобыль ташланган шәһәрләре), 885 шәһәр тибындагы бистә и 28 450 авыл бар[21]. 2022 елга бу саннар үзгәргән булырга мөмкин.

Халык 1926[22] 1939[23] 1959[24] 1970[25] 1979[26] 1989[27] 2001[28]
К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше %
украиннар 23218,9 80,01 23667,5 76,48 32158,5 76,81 35283,9 74,87 36489,0 73,55 37419,1 72,73 37541,7 77,82
руслар 2677,2 9,23 4175,3 13,49 7090,8 16,94 9126,3 19,37 10471,6 21,11 11355,6 22,07 8334,1 17,28
белоруслар 75,842 0,26 158,2 0,51 290,9 0,69 385,8 0,82 406,1 0,82 440,0 0,86 275,8 0,57
кырым татарлары 0,193 0,00 3,554 0,008 6,636 0,01 46,807 0,09 248,2 0,51
румыннар/молдаваннар 259,33 0,9 261,23 0,843 342,6 0,82 378,0 0,8 415,4 0,84 459,3 0,89 409,6 0,85
болгарлар 92,078 0,32 113,5 0,37 219,4 0,52 234,4 0,50 238,2 0,48 233,8 0,45 204,6 0,42
венгрлар 0,869 0,003 149,2 0,36 157,7 0,33 164,4 0,33 163,1 0,32 156,6 0,32
поляклар 476,4 1,64 357,7 1,16 363,3 0,87 295,1 0,63 258,3 0,52 219,2 0,43 144,1 0,30
яһудләр 1574,4 5,43 1532,8 4,95 840,3 2,01 776,1 1,65 632,9 1,28 486,6 0,95 103,6 0,21
греклар 104,7 0,36 107,0 0,35 104,4 0,25 106,9 0,23 104,1 0,21 98,594 0,19 91,548 0,19
әрмәннәр 10,631 0,04 21,688 0,07 28,024 0,07 33,439 0,07 38,646 0,08 54,200 0,11 99,894 0,21
татарлар 22,281 0,08 55,456 0,18 61,334 0,15 72,658 0,15 83,906 0,17 86,875 0,17 73,304 0,15
алманнар 393,9 1,36 392,5 1,27 23,243 0,06 29,871 0,06 34,139 0,07 37,849 0,07 33,302 0,07
барлык 29018,2 100,0 30946,2 100,0 41869,0 100,0 47126,5 100,0 49609,3 100,0 51452,0 100,0 48240,9 100,0

Торак пунктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз: Украина шәһәрләренең исемлеге

Panorama of Kyiv from Saint Sophia Monastery 5.jpg
Киев
Kharkov oblsovet.jpg
Харьков
Central bridge Dnipro.jpg
Днепр

Урын Шәһәр Украинча исеме Халык саны

Lwów - Opera.jpg
Львов
Boat station in Kryvyi Rih.jpg
Кривой Рог

1 Киев Київ 2 814 258
2 Харьков Харків 1 441 622
3 Одесса Одеса 1 008 200
4 Днепр Дніпро 1 001 962
7 Львов Львів 760 026
8 Кривой Рог Кривий Ріг 664 499
9 Николаев Миколаїв 498 518
12 Винница Вінниця 370 800
17 Полтава Полтава 298 652
18 Чернигов Чернігів 296 836
19 Черкассы Черкаси 286 037
2012 ел


Дәүләти бәйрәмнәр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт һәм элемтә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Су транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суднолар йөрешле елга юлларның гомум озынлыгы — 1672 км (күбесенчә Днепр елгасы).

Эре диңгез портлары Одесса, Ильичёвск, Херсонда, Николаевта урнашалар.

Һава транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара аэропортлары Киевта, Харьковта, Днеприда, Донецкида, Львовда һәм Одессатә урнашалар.

Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юл транспорты XIX гасырның уртасында киң үсеш ала башлаган; хәзерге Украина территориясендәге беренче тимер юлы 1861 елда төзелгән.

Украина тимер юлларның гомум озынлыгы — 22 700 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 9 572 километр (2009).

Шуның өстенә Киевта, Харьковда һәм Днепропетровскида метрополитен бар.

Элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украинаның телефон коды — +380, югары дәрәҗәле милли доменнар.ua (1992 елдан) һәм .укр (2011 елдан).

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. рус, румын, (молдав) һәм маҗар телләр кайбер төбәкләрдә төбәк телләре статусын йөртәләр.
  1. Конституция Украины — статья 10
  2. Верховная Рада Украины приняла закон о возвращении Конституции 2004 года, archived from the original on 2014-02-27, retrieved 2014-03-04 
  3. Премьер-министром Украины стал Денис Шмыгаль
  4. Население Украины (1990-2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2014. Архивировано 15 май 2013 года.
  5. 1 2 3 4 Международный Банк, World DataBank: World Development Indicators, версия от 27 ноября 2013 года
  6. Human Development Report 2013 (ингл.). United Nations Development Programme (2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2014. Архивировано 13 август 2013 года.
  7. BBC Ukrainian — Новости, Украина получила кириллический домен «.укр»  [укр.]
  8. Country Calling Codes — Telephone Area Codes For Ukraine
  9. 1 2 3 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  10. 1 2 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  11. На Украине подписали закон об английском как языке международного общения. ТАСС (26 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2024.
  12. GDP based on purchasing-power-parity (PPP) per capita (ингл.). МВФ (12 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2021. Архивировано 27 октябрь 2021 года.
  13. ТАСС, 29 июля 2023. Урегулирование и нейтралитет Киева. Путин изложил африканской миссии позицию по Украине
  14. РБК, 20 февраля 2024. Премьер Украины заявил о потере почти трети экономики страны за два года
  15. Российская газета, 5 августа 2023. Полковник Макгрегор: ВСУ потеряли 400 тысяч солдат
  16. Известия, 1 сентября 2023. В США заявили о случайном раскрытии Киевом реальных потерь ВСУ. Полковник Макгрегор: Киев случайно озвучил данные о гибели 400 тыс. солдат ВСУ
  17. Российская газета, 26 ноября 2023. Украинский телеканал: Более 1,1 миллиона военных ВСУ погибли и пропали без вести
  18. Конвенция Монтрё о статусе проливов
  19. Договор об Антарктике
  20. Андрущенко, 2002
  21. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-06-27, retrieved 2013-01-01 
  22. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr_26.php?reg=22
  23. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_39_gs.php?reg=2&gor=3&Submit=OK
  24. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_59.php?reg=2
  25. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_70.php?reg=2
  26. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_79.php?reg=2
  27. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=2
  28. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/general/nationality/
  29. Зеленский установил 9 мая на Украине День Европы вместо Дня Победы. Татар-информ, 8.05.2023
  30. Зеленский объявил 9 мая на Украине Днем Европы вместо Дня Победы. ТАСС, 8.05.2023 [рус.]