Кырым
Кырым (Кырым ярымутравы, кырымтат. Qırım yarımadası, рус. Крымский полуостров ) — географик яктан Россия көньяк-көнбатышында һәм Украина көньягында урнашкан ярымутрау. Аның җирендә Кырым Республикасы, Акъяр шәһәре һәм Херсон өлкәсенең бер өлеше урнаша.
Географик мәгълүмат
Ярымутрауның мәйданы — 26 860 км². Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Көньягында — Кырым таулары. Иң зур ноктасы, 1545 м биеклеге булган, Роман-Кош тавы.
Төньяк өлешендә Кырым кыйтгасы Перекоп күчеше белән тоташа. Ярымутрау көньягында Керчен ярымутравы һәм көнбатышында Тарханкут ярымутравы урнашалар.
Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Бельбек. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.
Тарих
- 14 октябрь 1993 — Кырым конституциясе кабул ителә.
Халык
Кырымда халык саны — 1969,8 мең кеше (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Киреч. Кырым ярымутравындагы Аю тау итәгендә «Артек» халыкара балалар үзәге урнаша.
2001 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — белоруслар, 0,5 % — татарлар яши.
Фотосурәтләр
Сылтамалар
- Кырым фотосурәтләре [рус.]