Тарханкут ярымутравы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Тарханкут ярымутравы (рус. Тарханкутский полуостров, кырымтат. Tarhan Qut yarımadası, Тархан Къут ярымадасы) — Кырым ярымутравының көнбатышында урнашкан ярымутрау. Кара диңгез сулары белән юыла. Җир өсте — тигезлек. Иң биек урыны — Тарханкут калкулыгы (179 м). Нигездә, известьташлардан төзелә. Дала үсемлекләре үсә. Ерганакларда куаклыклар бар.

Тарханкут ярымутравы көнбатышында — Прибойный (Караборын) борыны — Кырымның иң көнбатыш ноктасы урнаша.