Дала
Дала (диалектларда тала, рус. степь) нугай, казакъ, каракалпак телләрендә дала; уйгур, кыргыз, төрекмән телләрендә дала, талā «дала; урам, йорт» мәгънәләренә ия. Коми, кабардин-балкар телләрендә тала «алан», борынгы монгол, борынгы төрки телләрдә tala, якут телендә таала «дала; болын; алан», чагатай, алтай телләрендә тала «як, тараф» мәгънәләрен белдерә.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
Бик зур мәйданга җәелгән, күбесенчә үләнчел үсемлекләр белән капланган тигез җир, кыр (коры якларга хас, мәсәлән, Көнбатыш Себернең көньягында урнашкан Кулунда даласы).
Мәгънәләре:
- гомумән, зур мәйдан биләгән тигез җир, ачыклык;
- киң, иркен, җәйрәп ята торган.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Дала кылганы (бот. кыяклылар семьялыгыннан, кыйммәтле терлек азыгы буларак кулланыла торган үләнчел үсемлек; даланың төп үсемлеге; рус. ковыль); дала мәчесе (зоол. Урта Азиядә һәм Көньяк Себер далаларында яши торган, йорт мәчесенә охшаш кыргый хайван; рус. манул); дала торымтае (зоол. лачынсыманнар семьялыгыннан, җирән төстәге ерткыч кош; рус. степная пустельга); дала тургае (зоол. чыпчыксыманнар отрядыннан, чыпчык зурлыгындагы яки аз гына зуррак, гәүдәсенең өске ягы соры, астан аксыл, күкрәгендә ике зур кара тап, канат очларында ак юл булган, яңгыравыклы тавышлы, ачык урыннарда яши, оясын җир өстенә кора, очканда сайрый торган дала кошы; рус. жаворонок степной, джурбай, каландра); дала шоңкары (зоол. лачынсыманнар семьялыгыннан, сырты көрән соры төстә, очлаеп торган бик үткен томшыклы ау кошы; рус. кречет степной); дала әлүчәсе (бот. кыргый слива); дала күгәрчене (зоол. чуар күгәрчен; болдырык); далалы (даласы булган), даласыз (даласы булмаган), далалык (дала).
Өстәмә мәгълүмат
Дала — Төньяк һәм Көньяк ярымшарларда уртача һәм субтропик зоналарда үләнле үсемлекләр каплаган тигезлек. Далаларга, су буйлары буйлап һәм утыртылган ясалма урманнарны исәпкә алмаганда, агачлар булмавы яисә аз булуы хас.
Төрле континентларда дала төрлечә атала: Төньяк Америкада — прерия; Көньяк Америкада — пампа яисә пампастар, ә тропикларда — льянос. Африкада һәм Австралиядә — саванна, Яңа Зеландиядә туссока тип атала.
- Дала балбалы. Рус тарихында дала табигый зона гына түгел, ә төрле чыгышлы күчмә халыкларның яшәү урыны да — аларны «дала» төшенчәсе берләштерә. Украина һәм Көньяк Россия территориясендә шул вакыттан таш балбаллар (рус. «скифские бабы») сакланып калган.
- Евразия даласы. Евразия даласы — Евразия кыйтгасы уртасында урнашкан киң далалы экорегион. Көнчыгыш Европадан Тын океан ярларына кадәр җәелә. Евразия даласын борынгы чордан күчмә халыклар били. Регионның көнбатыш өлеше Дәште Кыпчак атамасын йөртә. Көнчыгышта Җидесу капкасыннан соң Җуңгария дип аталган өлеше башлана. Тагын да көнчыгыштарак Монгол-Манҗур даласы һәм Гоби чүле җәелеп ята.
Палеолит чорыннан башлап дала юлы үзәк Европаны, Көнчыгыш Европаны, Көнбатыш Азияне, Урта Азияне, Көнчыгыш Азияне һәм Көньяк Азияне икътисади, сәяси һәм мәдәни яктан коры җир сәүдә юллары аша тоташтырган. Дала юлы борынгы һәм урта гасырларда барлыкка килгән Ефәк юлының гына түгел, ә хәзерге заманда Евразия коры җир күперенең дә элгәресе булып тора. Тарих дәвамында ул Скифия, Киммерия, Сарматия, Һун империясе, Хәрәзм, Мавәрәннахр, Согыд, Сяньбэй, Монгол империясе һәм Төрки каганлыгы кебек борынгы дәүләтләр өчен йорт булган.
- Дала лачыны (лат. Falco cherrug) — балобан, лачын кошлар семьялыгыннан ерткыч кош. Урман-дала һәм дала зонасында, Евразия тауларында яши. Татарстан территориясендә сирәк очрый торган төр. Көньяк-көнчыгыш районнарда күренә. Оялау ареалының төньяк чиге Чулман елгасының түбәнге агымдагы үзәне буйлап үтә. 5 пардан артык ояламый. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Озынлыгы 60 см га, канат җәеме 130 см га кадәр. Каурый капламы сырт өлешендә соргылт көрән, корсагында көрән яки кара чуарлы җирән-ак. Оясын агачларда ясый, еш кына башка кошларның ояларын да файдалана. Кара нокталы 3-5 кызгылт-көрән йомырка сала. Ябылып яшәгәндә дә үрчи. Вак имезүчеләр, кошлар белән туклана. Кырларда вак кимерүчеләрне юк итеп файда китерә. Күп кенә халыкларда, шул исәптән татарларда да, элек-электән ау кошы буларак файдаланылган. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Дала давылы кебек
- бик каты ирекле давыл җиле кебек һөҗүм итү (элек далада яшәүче күчмә халыкларның калаларга һөҗүм итүенә тиңләп әйтү).
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
- Дала эче киң җир, олы-кече тиң җир.
- Авылда булмаган далада була.
- Мал балада калды, бала далада калды.
- Далада би булганчы, калада кол бул.
- Далага җибәргән атыңа ышанма.
- Йөгерек атка дала кадерле.
- Әллә эздән, әллә даладан.
- Заманасына күрә туе, даласына күрә куе.
- Ирем китте калага, мин киттем далага.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Ырынбур далалары,
Кайда сез татар-башкортның
Таралган балалары?
Ырынбур далалары,
Бу дала балаларының
Эй ерак аралары..
(«Ырынбур далалары», А. Имаев көе, Р. Миңнуллин сүзләре)
Ай, киң казакъ даласы,
Даласында матур баласы.
Бетәр иде күңел ярасы,
Тагын анда ничек барасы?
Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.
(«Казакъ кызы сөйгәнем», З. Хәбибуллин көе, Г. Сәгыйдуллин сүзләре)
Ата-ана уе — бала,
Баланыкы чиксез дала.
Фатыйхалар алып китегез.
Иманлы үтсен көнегез,
Яктылык сипсен йөзегез,
Намус белән гомер итегез.
(«Балаларга фатыйха», Р. Хәкимов, Р. Тимербаев көе,
Г. Юнысова сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Карлыгач-Сылу тиз генә торды, зур кара чәчләрен ашыгып тарады, җилкәсенә тулкынландырып салды, озын керфекләренә бик аз гына сөрмә тартты, өстенә яңа алсу күлмәген, кечкенә аякларына тар, нечкә итеген киде дә далага чыкты (Г. Ибраһимов, «Казакъ кызы»).
Җәй. Көмеш толымнары белән чайкалып-дулкынланып яткан дала. Еракта ап-ак киез өйләр күренә. Әчкелтем кымыз исе борынны кытыклый (И. Сәләхов, «Фаҗига»).
Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя… Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында! (Ә. Еники, «Әйтелмәгән васыять»).
Чаялыгы, батырлыгы өчен аңа яшьтән үк Алыпша дигән кушамат тактылар. Үзенең туган даласында, туган ыруында — яшьтәшләре, туганнары арасында, терлек-туар арасында ул шулай уйнап, күңел ачып, кайгы-сагыш күрмәенчә, унбиш яшькә тикле яши алды (Н. Фәттах, «Итил суы ака торур»).
Атта чабуның чын тәмен ат бәйгеләрендә катнашкан кеше генә беләдер, мөгаен, атта чапканда җан рәхәте кыла кеше, бигрәк тә далада кош итеп сизә башлый үзен, канат үскәндәй хис итә (М. Хәбибуллин, «Атилла»).
Сөембикә үзе дә кайнар дала баласы бит, шулай да Казанга тиз күнекте; тун-толыплар, киез итекләр, төлке бүрекләр, куян бияләйләр аңа җылы рәхәтлеге генә түгел, җан ләззәте дә бирә (Р. Батулла, «Сөембикә»).
Даланың борын-борынгыдан Коръән-Шәриф сүрәләре кебек үк газиз саналырдай изге йоласы бар. Илчегә үлем юк, илчеләргә күсәк күтәрмиләр. Шушы дала канунын бозган дошманнарны бабабыз Чыңгыз хан да гафу итмәгән (В. Имамов, «Сөләйман солтан»).
Моннан бик күп елар элек биек һәм үтә алмаслык Боб таулары арасында матур, киң дала булган. Даланы биек таулар чолгап алган. Тау башында исә кыр кәҗәләре, бөркетләр һәм ябалаклар яшәгән (А. Нәҗми, «Карлыгач»).
Бабай, мәрхүм, сөйли иде — элек безнең менә бу Сырганак-тау итәкләрендә очсыз-кырыйсыз кылганлы дала җәйрәп яткан. Кешеләр йә адашып, йә зинданнан качып кына килеп чыга торган булганнар. Заманалар үтү белән, дала ягына уңдырышлы җир эзләп кешеләр килә башлаган (Г. Гыйльманов, «Тозлы яңгыр»).
Казах гаиләсе бу татар баласының шаулатып Коръән укуын тын алырга да кыймыйча, әсәрләнеп тыңладылар. Дала җиле бу моңлы аһәңне тирә-юньгә таратты, Урал тауларына алып китте, кырык сыртны үтеп, туган якларга хәтле кайтарып җиткерә алды (Ф. Бәйрәмова, «Кырык сырт»).
Әдәбият
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.