Таш

Таш (рус. камень) — гомумкыпчак телендә таш (нугай, казакъ, каракалпак телләрендә тас), төрекмәнчә дааш, якутча тааш ← борынгы төрки телдә таал → чувашча чол > чул.

Таш сүзен кайбер этимологлар тыш < таш сүзе белән бердәй дип белдерәләр.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Һәртөрле каты минерал, тау токымы, шуның бер кисәге;
  • шундый минералның бер төре, токымы;
  • шундый минералдан кителгән яки кисеп ясалган, төзү материалы буларак файдаланылган кисәк, гомумән кирпеч;
  • вафат булган кешенең истәлеген мәңгеләштерү өчен, кабере өстенә куелган билге, ташбилге;
  • берәр нәрсәнең истәлеге, билгесе итеп куелган стела, һәйкәл;
  • организм эшчәнлегендә булган берәр тайпылыш, авыру аркасында эчке әгъзаларда барлыкка килгән каты төер;
  • сызыклы уенында кулланыла торган әсбап, шакмак;
  • күчерелмә мәгънәдә: күңелне нык борчып торган гаеп, бурыч, чарасызлык кебек авыр хис;
  • күчерелмә мәгънәдә: кыенлык, михнәт; киртә, тоткарлык.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

космик таш (метеорит); таш тибешле (җиргә сызылган сызыклар аркылы төрлечә сикереп, шакмак тибеп уйнала торган балалар уены; сызыклы); таш ваткыч (таш ваклый торган машина); таш кала (таштан төзелгән зур кала, шәһәр); таш остасы (таштан биналар төзү остасы); таш салу (таштан бина, гыймарәт төзү); таш тоз (тоз шахталарыннан кисәк-кисәк китерелгән, эшкәртелмәгән аш тозы); таш урам (таш, бетон, асфальт белән түшәлгән урам); таш юл (таш, бетон, асфальт юл); ташаяк (балчыктан ясалган, керамик савыт-саба); ташбака (гәүдәсе сөяк һәм мөгез (яки калын тире) катламыннан торган көбә — панцирь белән капланган, хәвеф чыкканда, башын һәм аякларын шул көбә эченә яшерә торган хайван); ташбасма (ташка уеп эшләнгән рәсемне, язуны турыдан-туры кәгазьгә төшерү ысулы; литография); ташбасмаханә (литография ысулы белән китап һ. б. бастырып чыгара торган типография); ташбаш (бик шук, чая, усал, тәвәккәл малай, егет; үткен, акыллы, башы тиз эшли торган зирәк бала); ташбилге (билге өчен яки кемнеңдер яки нәрсәнеңдер истәлегенә утыртылган таш); ташка басу (таш басма эше, литография; литографияләү; күчерелмә мәгънәсе: дөп-дөресен һәм ап-ачык итеп әйтеп бирү); ташкабак (яшел, сары, кара яки ак төстәге озынча җимешле, гади кабакның куакчыл төре һәм шуның чиләтә дә, пешереп тә ашала торган җимеше; кабакча); ташкискеч (таш кисү өчен махсус эш коралы); ташкуран (ерак көнчыгыш тауларында тереклек итә торган, тыгыз гәүдәле, кыска аяклы, кәҗәгә охшаш сирәк хайван; куран; русчасы: горал); ташкурчак (балчык, гипс яки б.ш. материалдан ясалган буяулы курчак; карар күзгә матур, ләкин хиссез, фәһемсез хатын-кыз турында); ташкүмер (ягулык буларак файдаланылган, соры күмер белән антрацит арасында торган, борынгы үсемлекләрнең органик калдыклары югары басым һәм температура нәтиҗәсендә күмерләнүдән барлыкка килгән янучан каты файдалы казылма); ташлы (билгеле сыйфаттагы яки сандагы ташы булган); ташлык (таш күп булган җир, ташлы урын); ташпулат (зур, бай торак йорт, сарай; гомумән, авыл йортларыннан аермалы буларак, таштан салынган зур бина); таш-тау (таулы һәм ташлы урыннар; ташлы тау); ташчы (таш чыгаручы, таш кисүче, таш карьеры эшчесе); ташчылык (ташчы һөнәре; ташчы эше, шөгыле; ташчы осталыгы); ташъязма (берәр язуы булган таш, гадәттә борынгы язма истәлек); чүпләм(ле) таш / бишташ (биш кисәк вак түгәрәк ташны чөеп уйный торган уен исеме).

Өстәмә мәгълүмат

Кара таш (гарәп. حجر أسود хәҗәре әсвәд‎) — Мәккәдә Кәгъбә диварына куелган таш исеме. Аны мөселманнар изге саныйлар.

Хаҗ йолаларының берсе — Кара ташны үбү. Ислам гакыйдәсе буенча, мөселманнар Кәгъбәгә дә, Кара ташка да табынмый. Гомәр хәлифә әйткән: «Мин беләм, бу бары тик таш, һәм ул булыша да, зыян да сала алмый. Әгәр дә мин Пәйгамбәребез салляллаху галәйхи вә сәлләмнең аны үпкәнен күрмәгән булсам, мин аны үпмәс идем»[1]. Кара ташны үбүнең мәгънәсе — кешенең Аллаһы Тәгалә кушканны үтәүдә.

Мөселманнар кара таш өстендә беренче бина Адәм галәйһиссәлам тарафыннан төзелгән дип ышана. Беренче Кәгъбәне аның улы Шис сала. Нух пәйгамбәр заманындагы туфаннан соң Кәгъбә төзелгән урын югала. Аллаһ әмере белән Ибраһим пәйгамбәр шул урынны табып, Кәгъбәне яңадан торгыза. Аңарга Җәбраил фәрештә булыша. Ул Ибраһим пәйгамбәргә бер таш алып килә, шул ташка басып пәйгамбәр теләсә нинди югарылыкка менә алган. Әлеге ташта пәйгамбәрнең аяк эзләре кала, ул Ибраһим макамы (тукатаган урыны) дип атала һәм бүгенге көндә дә Кәгъбә янында саклана. Гарәпләр Кәгъбәгә мәҗүси потларын урнаштыралар. Мөхәммәд пәйгамбәр потларны җимереп, Кәгъбәне чистартырга боера.

Кара таш турында фактлар

  • Кара таш (гарәпчә «хәҗәр әл-әсвәд») Кәгъбәнең көнчыгыш почмагында, ~1,1–1,5 м биеклектә куелган[2].
  • Ташны Кәгъбә диварына Ибраһим пәйгамбәр урнаштыра.
  • Кара таш янында һәрвакыт махсус сакчылар тора. Алар Ташны саклый да, хаҗиларга аңа тотынырга ярдәм дә итә. Сакчылар һәр сәгать саен алышына — шул рәвешле, бу эштә 24 кеше эшли. Әлеге вазифага фәкать яхшылап тикшерелгән, сәламәт, чыдам һәм яхшы физик формада булган ир-атлар гына алына.
  • Һәр намаздан соң Кәгъбә чистартыла һәм дезинфекцияләнә. Моның өчен гөлчәчәк (роза) суы, махсус чистарткычлар, зәм-зәм суы кулланыла.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Таш астыннан чыккан

  • бик үткен, чая, булдыклы, зур авырлыкларны, кыенлыкларны җиңеп чыгарлык;
  • теләсә нинди кыек эшкә өйрәнгән, бик остарган, шомарган.

Таш ату

  • кемне дә булса гаепләү, яманлау, аңа зыян китерергә тырышу;
  • димләп карау.

Таш белән ату

  • берәр кешегә, гадәттә аның яхшылыгына каршы яманлык эшләү.

Таш булып басу / Таш булып яту

  • күңелгә бик авыр тәэсир итү, күңелне яралау, нык борчу.

Таш булып бату

  • яшь килен кияү гаиләсендә әйбәт яшәп китү, кияүгә уңышлы чыгу, кияүгә киткәннән соң кайтмау.

Таш булып кату / Таш кебек кату / Таштай кату

  • курку, кисәк, берәр авыр хәбәр һәм башка шундый хәлдән хәрәкәтсез калу, катып калу;
  • кайгы, рәнҗү һәм башкалардан күңел кату; суыну, хиссезләнү.

Таш булып утыру

  • берәр сәбәптән ризык тамактан үтмәү, ашарлык булмау.

Таш йоткандай / Таш йоткан кебек

  • бер сүз дә әйтмичә, гомумән эндәшмичә; һич селкенмәстән.

Ташка әйләнү

  • хиссезләнү, тупаслану.

Ташка баскан кебек

  • һичшиксез, шөбһәсез, икеләнүсез.

Ташка басу

  • китап бастыру, нәшер итү;
  • кистереп, ап-ачык итеп әйтү; ышандырып әйтү.

Ташка басылу

  • нәшер ителү.

Ташка бәргән борчак кебек

  • әйтелгән сүзләрнең тиешенчә кабул ителмәве, тыңлаучыга тәэсир итмәве турында.

Ташка борчак бәрү / Ташка борчак сибү

  • мәгънәсез, файдасыз эш эшләү; буш сүз сөйләү.

Ташка тамга салган

  • берәр эш-хәлнең һичшиксез булачагы, башкарылачагы турында.

Ташка үлчим

  • берәр нәрсәнең тиешле сыйфатта, кирәкле дәрәҗәдә булмавы турында;
  • берәр авыру, гариплек һәм башкашундый күренеш турында сүз чыкканда, «үзебезгә шулай була күрмәсен» мәгънәсендә.

Таш кебек

  • бик каты, бик тыгыз;
  • бик авыр;
  • һавада эленеп тора ала торган каурый, яфрак, мамык кебек җиңел нәрсәләрдән аермалы буларак, авыр нәрсәләрнең туп-туры, зур тизлек белән төшүе турында;
  • үтә сәламәт, бик таза, нык; типсә тимер өзәрлек.

Таш кискәнмени / Таш кистеңме әллә?

  • бик арыган кыяфәт чыгарган кешегә карата киная белән әйтелә.

Таш өстендә таш калдырмау

  • берәр нәрсәне тар-мар итү, нигезенә кадәр җимереп бетерү, юк итү, юкка чыгару.

Таш өстендә таш калмау / Таш өстендә таш куймау

  • берәр нәрсә нигезенә кадәр җимерелеп бетү, юк ителү, юкка чыгарылу.

Таш салдыру

  • киләчәгеңне белү өчен, багучыга барып фал ачтыру.

Таш салу

  • сайлау вакытында тавыш бирү;
  • таш ярдәмендә күрәзәлек итү, багу, фал ачу; ногыт салу.

Таштан юкә каезлау / Таштан юкә сую

  • мөмкин булмастай эшне башкару, булдыру.

Таштан юкә суйдыру

  • мөмкин булмаган нәрсә эшләргә мәҗбүр итү, чынлыкка ашыру мөмкин булмаган таләп кую.

Таштан яралган

  • бик нык, таза, сәламәт, аруга, авыруга бирешми торган бик түзем кеше турында;
  • куркусыз, кыю, чая кеше турында;
  • каты күңелле кеше турында.

Ташы кызу

  • берәр эш-хәл вакытында түземсезләнү, чама хисен оныту, артык кызыгып, мавыгып, кызып, ярсып китү.

Ташы суыну

  • көн үзәгеннән төшү, кискенлеге, актуальлеге бетү; сүрелү, кимү.

Таш яру

  • бик көчле, гайрәтле, тәэсирле булу;
  • мөмкин булмастай эшне башкарып чыгу, булдыру.

Таш ярылса да / Таш яуса да

  • бернинди каршылыкка, комачауга карамастан.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар

  • Авыр таш — тау астында, авыр эш — бавыр астында.
  • Буш торганчы, дошманың белән таш ташы.
  • Тырышкан тамчы ташны тишкән.
  • Тырышкан — табар, ташка кадак кагар.
  • Тырышны таш бәйлә дә батыр, ул барыбер калкыр.
  • Уңган кеше тауны ташка түнтәрә.
  • Уңган кулда таш эри.
  • Тәвәккәл таш ярыр, булдыксыз баш ярыр.
  • Башлы кеше ташны аш итәр.
  • Ир кеше икмәген таштан чыгарыр.
  • Вакыт комны — ташка, ташны комга әйләндерә.
  • Ком җыелып таш булмас.
  • Йөргән таш шомарыр,
  • Яткан таш мүкләнер.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Тамчылар тама, нигә туктамый

Йолдызлар яна, нигә йокламый.

Күзләрең кара, йөрәгем яна

Бәгърең таш булса онытып кара.

(«Бәгърең таш булса», Р. Кираметдинов көе һәм сүзләре)

Таулар, ташлар ярып борылып-борылып,

Юрүзәнкәй бик шәп агасың;

Көчле гайрәт белән дулкыныңны

Биек ярларыңа кагасың.

Юрүзән, Юрүзән,

Күпне күргән, күпне кичергән.

(«Юрүзән», В. Мөхәммәдиев көе, М. Закиров сүзләре)

Сагындырып йөрмәс идең мине

Сөюләрең әгәр хак булса.

Таш кыялар эрер иде,

Таш кыялар эрер иде,

Минем сөюемә тап булса.

(«Әгәр күзләремә син карасаң»,

Л.Батыр-Болгари көе, С. Гомәрова сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар

Аннан, уйлап торды да: «Менә Идел буенда зур бер авыл бар, бөтен халкы безнең кебек. Шул эш артыннан йөргәндә шул авылның Галәветдин исемле бер кешесен күргән идем. Үзе солдат булган кеше, сөйләгәндә, авызыннан ут чыга, әрхиреендә дә булган, губернаторын да күргән, таш астыннан чыккан кеше, менә син инде, энем, шунда бар!» — диде (Г. Исхакый, «Зөләйха»).

Авылның уртасында зур базар кайный; аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр… (Г. Ибраһимов, «Кызыл чәчәкләр»).

Таш урамнар аша эчкәрәк керсәң, кечкенә генә бер электр станцасы йөрәк тибешедәй тигез ритм белән бертуктамый эшләп тора (А. Алиш, «Якты күл буе»).

Бу хәер-сәдака сыныклары Әбүзәрнең тамак төбенә таш булып тыгыла, ул аларны суга манчып та йота алмый иде (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).

Власть башында ныгыган тимер куллар, корыч күкрәкләр, таш йөрәкләр балтага берчакта да үзләре тотынмый, балта гадиләр кулында (А. Гыйләҗев, «Балта кем кулында?»).

Алар коры җирне, кояш җылыткан таш өсләрен, кояшта кызынып йоклардай урыннарны яраталар (А. Хәсәнов, «Кара еланнар оясы»).

Күпер башындагы кайчандыр без икенче класста укыган таш мәчет хәрабә хәлендә, манарасыз түбәсенең рәшәткәләре генә исән, тәрәзә уемнары да җимерелә башлаган… (А. Тимергалин, «Игезәкләр»).

Шулай ук таш яуса да, Равил, кичкә үзләренең Ташый Елгасына кайтып җитеп, атларны төнге көтүгә алып чыгарга тиеш (В. Нуруллин, «Әгәр син булмасаң»).

Олыскүләм кубып уздырылган бәйрәмнәрдә аркан тартыш, көрәш, баганага менү, таш ыргыту буенча бәйге оештырдылармы — күп очракта Байдар җиңеп чыкты (В. Имамов, «Казан дастаны»).

Карт гомер буе читтә таш кискән, карчык бердәнбер малайларын ялгызы карап-тәрбияләп үстергән (Г. Гыйльманов, «Байлык кайда ята?»).

Искәрмәләр

  1. Кааба (рус.). Академия Медина. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
  2. А. Али-заде. Исламский энциклопедический словарь. — Ансар, 2007. — 400 с. — (Золотой фонд исламской мысли). — ISBN 5-98443-025-8.

Чыганаклар

  1. Ализаде А. А. Исламский энциклопедический словарь. — М.: Ансар, 2007. — 418 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  3. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
  8. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
  9. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә