Мәккә

Мәккә́ (гарәп. مكةМәккә, шулай ук مكة المكرّمة Мәккә әл-Муккәррамә ягъни Мәккәи-Мөкәррәмә) — Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр. Мөселманнарның Хаҗ кылу урыны. Мөселман булмаганнар өчен шәһәргә керү тыела.

Мәккә — мөселманнарның изге шәһәре. Мәккәнең үзәгендә Хәрам мәчете (Мәсҗидел-Хәрам) урнашкан.

Хәзерге вакытта Мәккәдә дөньядагы иң массив Әбраҗел-Бәйт манара-күксөзәрләр комплексы төзелеше алып барыла.

2010 елның ноябрендә Мәккәдә илдәге беренче җир-өсте метрополитены ачыла. Әлеге метрополитен шәһәр буенча һәм хаҗ кылу урыннарына (Мөздәлифә үзәнлеге һәм Гарәфәт тавы) күченүне тәэмин итә. Кытай ярдәмендә төзелә.

Mecca from Jabal Nur.JPG
Supplicating Pilgrim at Masjid Al Haram. Mecca, Saudi Arabia.jpg

Демография

Шәһәр халкы саны күрсәткече:

Ел 1965 1979 2003 2007
Халык (мең кеше) 185 367 1541.8 1700.0

Климат

Мәккә климаты — чүлле тропик. Мәккә — дөньяның иң кызу шәһәрләренең берсе. Абсолют минимум +10 °C, ә абсолют максимум +50 °C. уртача еллык температура +30,7 °C (чагыштыру өчен, дөньяның иң кызу торак пункты саналучы Даллолның уртача еллык температурасы — ≈34 °C).

Мәккә климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 37,0 38,3 42,0 44,7 49,4 49,4 49,8 49,6 49,4 46,8 40,8 37,8 49,8
Уртача максимум, °C 30,2 31,4 34,6 38,5 41,9 43,7 42,8 42,7 42,7 39,9 35,0 31,8
Уртача температура, °C 23,9 24,5 27,2 30,8 34,3 35,7 35,8 35,6 35,0 32,1 28,3 25,5
Уртача минимум, °C 18,6 18,9 21,0 24,3 27,5 28,3 29,0 29,3 28,8 25,8 22,9 20,2
Абсолют минимум, °C 11,0 10,0 13,0 15,6 20,3 22,0 23,4 23,4 22,0 18,0 16,4 12,4 10,0
Явым-төшем нормасы, мм
Чыганак: Мәккәдә һава торышы шартлары (рус.)

Мәккә тарихы

Мөселманнар фикере буенча, Мәккә тарихы Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль пәйгамбәр чорына — б.э.к. 19 гасырга барып тоташа. Ибраһим галәйһиссәләм гаиләсе белән Зәмзәм чишмәсе янына төпләнгәч, башка күп кабиләләр дә килә башлыйлар; беренче булып Җәхрамнан йәмән кабиләсе килеп урнаша. Өченче гасыр ахырында Рабига ибн әл-Харис җитәкчелегендәге Хузага кабиләсе, йәмән кабиләсен җиңеп, Мәккәгә килә.

Хузага кабиләсендәге эчке чуалышлар аркасында, 440-450 елларда корәеш кабиләсе Мәккәне куларына төшерәләр.
570 елда Фил елы вакыйгасы була.

Сылтамалар