Гарәп теле
Гарәп теле (гарәп. اللغة العربية, al-luġa al-ʿarabiyya, [ʔal̪l̪uɣat̪u‿l̪ʕarabijja] , рус. арабский язык) — Афразия телләре макрогаиләсенең семит гаиләсенә кергән тел. Гарәп телендә һәм аның диалектларында сөйләшүчеләр саны якынча 310 миллионны тәшкил итә һәм якынча 270 миллион кеше гарәп телен икенче тел сыйфатында куллана. Коръән теле булган классик гарәп телен бөтен дөньядагы мөселманнар (аларның гомуми саны — 1,57 миллиард[4]) дини максатларда чикләнгән күләмдә файдаланалар.
Гарәп теле язуы гарәп әлифбасына нигезләнгән.
Бу — Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы һәм башка органнарының алты рәсми һәм эш теленең берсе. Барлык гарәп илләренең рәсми теле (Гыйракта — көрд теле белән беррәттән). Моннан тыш, гарәп теле Израиль, Чад, Эритрея, Джибути, Сомалиленд, Сомали һәм Комор утрауларының да рәсми телләренең берсе булып тора[5].
18 декабрь — Берләшкән Милләтләр Оешмасында Гарәп теле көне.
Диалектлар
Заманча сөйләм теле 5 диалект төркеменә бүленә, алар лингвистик яктан, чынлыкта, аерым телләр булып санала:
- Мәгъриб диалектлары төркеме;
- Мисыр-Судан гарәп теле;
- Сүрия-Месопотамия гарәп теле;
- Гарәбстан диалектлары төркеме;
- Урта Азия диалектлары төркеме.
Мәгъриб теле — көнбатыш төркемгә, калганнары гарәп телләре һәм сөйләшләренең көнчыгыш төркеменә керә. Гарәп белемендә кабул ителгән «диалект» (لهجة) атамасын куллану өстенрәк санала.
Бердәм әдәби тел (Көнбатыш гарәп белемендә ингл. Modern Standard Arabic, ягъни «заманча стандарт гарәп теле» термины[6]) кулланыла. Әдәби гарәп теле хәзерге дөнья һәм фәнгә кагылышлы күп кенә төшенчәләр өчен сүзлек байлыгын берләштерсә дә, аерым гарәп илләрендә сөйләм телендә шактый сирәк кулланыла.
Төрле илләрдәге гарәп диалектлары бер-берсеннән бик нык аерыла һәм еш кына аларда сөйләшүчеләр бер-берсен аңламый.
Гарәп илләрендә фильмнар, телевидение, газеталар һәм башкалар, нигездә, әдәби гарәп телендә.
Ислам һәм, беренче чиратта, Коръән уртак әдәби телне үстерүдә берләштерә торган фактор була. Бу тел төрле диалектларда сөйләшүчеләр өчен уртак аралашу чарасы булып тора.
Исламның тел үсешендәге роле Мальта теле мисалында ачык күренә. Мальтада, ислам дине түгел, христианлык хакимлек иткәнлектән, Мәгъриб диалектларының берсе аерым Мальта теленә әверелгән. «Коръәннең меңьеллыктан артык тарихы булуга карамастан, заманча белемле гарәпләр, гаиләдә җирле сөйләшләрне куллансалар да, иҗтимагый тормышта, грамматикасы гадиләйтелгән һәм лексикасы яңартылган шул ук әдәби телне кулланалар. Классик тел үрнәкләре итеп, Коръән белән бергә, исламга кадәрге чор шигърияте һәм бәдәвиләрнең сөйләме дә саналган»[7].
Семит телләр төркемендә гарәп теленең урыны
Классик гарәп теле борынгы гарәп теленнән артык аерылмый. Семит телләренең күп тамырлары гарәп телендә дә бар. Элек семитология фәнендә классик гарәп теле семит телләре арасында иң борынгысы булып санала. Әмма вакытлар узу белән һәм башка Афразия телләре белән чагыштыру аша, классик гарәп телендәге күп күренешләрнең чынлыкта беренчел түгеллеге билгеле була.
Тарихы
Гасырлар буе тел даими үзгәреш кичергән, ләкин бу язуга бик аз тәэсир иткән, чөнки кыска сузык авазлар, Коръәннән тыш, текстта язылмый.
Әдәби гарәп теле бүгенге көндә гарәпләрнең туган теле булып саналмый. Шулай да ул, лексика үзгәргән килеш, Тунис, Марокко һәм өлешчә Алжирны санамаганда, барлык газета-китапларда диярлек файдаланыла. Бу илләрдә гарәп теле француз теле белән бергә әдәби тел булып санала. Башка гарәп илләренең фәнни һәм техник әдәбиятында, кирәкле сүз байлыгы булмаган очракта, еш кына инглиз теле кулланыла.
Сүз байлыгы
Хәзерге гарәп әдәби теленең төп өлеше — үз сүзләре. Гарәпләр үз телләрендәге сүз ясалышы мөмкинлекләрен югары бәялиләр, чөнки сүз ясау парадигмаларының байлыгын һәм төгәллеген гарәп әдәби теленең җәмгыятьнең хәзерге торышына яраклашуының нигезе дип саныйлар. Хәзерге исем бирү барышларында гомумилеге югары булган калыплар аеруча актив кулланыла. Шулай итеп, соңгы вакытта гарәп әдәби теленең сүзлеге гомумиләштерелгән-абстракт сыйфатлар һәм үзенчәлекләр мәгънәсендәге деривацион рәт хасил итә торган ـِيَّة- суффиксын кушу ярдәмендә ясалган ясалма исемнәр хисабына сизелерлек тулылана: اِسْتِقْلِالِيَّةٌ «мөстәкыйльлек»; حَرَكِيَّةٌ «динамизм, динамика»; شُمُولِيَّةٌ «максимализм», «тоталитаризм»; اِشْكَالِيَّةٌ «проблема» һ. б.[8] Сүзлек составының бер өлеше — гомумсемит сүзләре, бик аз өлеше — чит телләрдән кергән алынмалар. Мәсәлән: تِلِيفِزْيُونٌ «телевидение», دُكْتُورَةٌ «доктор дәрәҗәсе», سِكْرِتِيرٌ «секретарь», فِيلْمٌ «фильм». Европа телләреннән алынмаларның гомуми саны зур түгел һәм сүзлек байлыгының якынча бер процентын тәшкил итә[9].
Гарәп әдәби теле лексикасы үсешендә дүрт зур синхрон чорны аерып күрсәтәләр[10]:
- Исламга кадәрге община-кабилә төзелеше сүзлеге (VII гасыр ахыры — VIII гасыр башы);
- Урта гасыр гарәп теле цивилизациясенең барлыкка килүе, үсеше һәм чәчәк атуы белән бәйле рәвештә сүзлек составының киңәюе (XII гасырга кадәр);
- торгынлык һәм гарәп әдәби телен куллану даирәсенең тараю чоры (XIII—XVIII гасырлар);
- яңа заманның башы (XIX гасыр уртасыннан).
Гарәп телендә синонимия, сүзләрнең күпмәгънәлелеге һәм омонимия киң үсеш ала. Сүз ясалышының төп ысуллары: морфологик — сүз ясалышы модельләре һәм формулалары буенча, синтаксик һәм семантик.
Шулай ук арамей, грек телләреннән алынган сүзләр һәм инглиз теленнән бик күп заманча терминнар да бар.
Фонетика
Фонетик яктан әдәби гарәп теле тартык фонемаларның, аеруча бугаз, эмфатик һәм теш арасы авазларының, киң үсеш алган системасы белән аерылып тора.
«Грамматик хезмәтләрнең фонетик бүлекләрендә гарәп авазларының бары тик артикуляциясе, яки аларның комбинатор үзгәрешләре дә тасвирланган. Гарәпләргә һиндстанлыларның авазларны төркемләү системасы зур йогынты ясаган. Ул артикуляция урынына һәм башка артикуляцион билгеләргә нигезләнгән. Авазларны артикуляцион һәм функциональ мөнәсәбәттә чагыштыру алымы кулланылган. Әбу Гали ибн Сина авазлар арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләү өчен корреляция төшенчәсен кертә. Геминация очраклары тулы прогрессив яки регрессив контактлы ассимиляциянең нәтиҗәсе буларак карала. Өлешчә һәм дистант ассимиляция тасвирлана. Тартыклар һәм сузыкларның үзара тәэсир итешүе, тартыкларның алмашынуы, метатеза, һәмзәнең төшеп калуы, элизия, бәйләүче сузыкның барлыкка килүе, палатальләшү, веляризация, авазларның символик мәгънәләре турындагы мәсьәләләр өйрәнелә»[11].
Әйтелеш
Бүгенге көндә күпчелек гарәп илләрендә әйтелешне стандарт гарәп теленә якынайту юнәлешендә эш алып барыла. Аның нигезендә Коръәнне уку (гар. تلاوة tilāwa) нормасы ята. Мондый әйтелеш стиле, кагыйдә буларак, фәкать дини контекстта гына кулланыла.
Классик гарәп теленең иң беренче әйтелешенең төгәл билгеле булмавын ышанычлы итеп расларга мөмкин. Мәсәлән, билгесез исемнәрнең «-ун» кушымчасының әйтелеше буенча бердәм фикер юк (аны «китабун» дип әйтергәме, әллә «китаб» дипме). Ике әйтелеш вариантының да мөһимлегенә җитди дәлилләр китерелә, әмма борынгы кулъязмаларда сузык авазларны күрсәтә торган билгеләр булмаганга, кайсы әйтелешнең иң беренчесе икәнен анык кына билгеләп булмый.
Язу системасы
Гарәпчә уңнан сулга языла. Гарәп телендә, латин әлифбасыннан яки Кириллицадан аермалы буларак, баш хәрефләр кулланылмый. Шул сәбәпле анда ялгызлык исемнәр дә, җөмлә башындагы сүз дә башка сүзләр кебек үк языла. Тыныш билгеләре сулдан уңга куела. Гарәп язуында астына сызу яки курсив урынына, гадәттә, өстенә сызу кулланыла. Сүзне икенче юлга бүлеп күчерү рөхсәт ителми, юлдагы буш ара хәрефне сузу хисабына юкка чыгарыла. Тиз язуда юлга сыймаган сүз өскә таба борып тәмамлана[12].
Гарәп саннары:
| 0 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
| ٠ | ١ | ٢ | ٣ | ٤ | ٥ | ٦ | ٧ | ٨ | ٩ |
Гарәп әлифбасы[13]:
| № | Хәреф исеме | Тапшырыла торган тавыш | Позициядәге язылышы | |||
|---|---|---|---|---|---|---|
| ахыргы | уртадагы | башлангыч | ялгыз | |||
| 1 | әлиф | — | ـا | ـا | ا | ا |
| 2 | бā’ | б | ـب | ـبـ | بـ | ب |
| 3 | тā’ | т | ـت | ـتـ | تـ | ت |
| 4 | cā’ | с | ـث | ـثـ | ثـ | ث |
| 5 | джӣм | дж | ـج | ـجـ | جـ | ج |
| 6 | xạ̄’ | х | ـح | ـحـ | حـ | ح |
| 7 | хā’ | х | ـخ | ـخـ | خـ | خ |
| 8 | дāл | д | ـد | ـد | د | د |
| 9 | зāл | з | ـذ | ـذ | ذ | ذ |
| 10 | рā’ | р | ـر | ـر | ر | ر |
| 11 | зайн | з | ـز | ـز | ز | ز |
| 12 | сӣн | с | ـس | ـسـ | سـ | س |
| 13 | шӣн | ш | ـش | ـشـ | شـ | ش |
| 14 | с̣āд | с̣ | ـص | ـصـ | صـ | ص |
| 15 | д̣āд | д̣ | ـض | ـضـ | ضـ | ض |
| 16 | т̣ā’ | т̣ | ـط | ـطـ | طـ | ط |
| 17 | з̣ā’ | з̣ | ـظ | ـظـ | ظـ | ظ |
| 18 | ‘айн | ‘ | ـع | ـعـ | عـ | ع |
| 19 | г̣айн | г̣ | ـغ | ـغـ | غـ | غ |
| 20 | фā’ | ф | ـف | ـفـ | فـ | ف |
| 21 | к̣āф | к̣ | ـق | ـقـ | قـ | ق |
| 22 | кāф | к | ـك | ـكـ | كـ | ك |
| 23 | лāм | л | ـل | ـلـ | لـ | ل |
| 24 | мӣм | м | ـم | ـمـ | مـ | م |
| 25 | нӯн | н | ـن | ـنـ | نـ | ن |
| 26 | хā’ | х | ـه | ـهـ | هـ | ه |
| 27 | ўāў | ў / ӯ | ـو | ـو | و | و |
| 28 | йā’ | й / ӣ | ـي | ـيـ | يـ | ي |
Антропонимика
Гарәп исемнәре традицион рәвештә туры тәртиптә языла.
Грамматика
Гарәп галимнәре грамматиканы, гадәттә, синтаксиска, морфологиягә һәм фонетикага бүлгәннәр, шулай ук сүз ясалышына һәм аның белән бәйле рәвештә этимологиягә зур игътибар биргәннәр. Нәкъ менә этимология ярдәмендә XI гасырда тамыр теориясе югары үсеш алган. Синтаксис һәм морфология — гарәп грамматикасының ни грек, ни һинд хезмәтләрендә дә чыганаклары булмаган һәм нәкъ гарәп теленең үзенчәлегенә юнәлтелгән иң оригиналь өлешләре булып тора.
Синтаксисның бурычы — җөмләгә структур-семантик анализ ясау. Анда ике исем яки исем белән фигыль арасында ия-хәбәр мөнәсәбәтләре билгеләнә. Җөмләләрне иерархия төзи торган кече/гади һәм зур төрләргә; җөмлә башында нинди сүз торуга карап, исем, фигыль һәм хәл төрләренә аерганнар. Моңа бәйле рәвештә, ияләрнең һәм хәбәрләрнең дә төрле төрләре булган.
Җөмләнең иярчен кисәкләре аерып күрсәтелә һәм җентекләп төркемләнә (биш төргә кадәр тәмамлык, төрле хәлләр, аныклагычлар). Кушымчаларның формаль (күренеп торган) һәм виртуаль (күзаллана торган) чагылышы очраклары аерып карала. Конструкцияне аңлату өчен күздә тотылган кисәк төшенчәсе кертелә. Шулай ук ярашу, башкару һәм ялгану мөнәсәбәтләренә анализ ясала. Морфологиядә сүз төркемнәре һәм аларның синтаксик яктан шартланмаган форма ясалышы үзенчәлекләре өйрәнелә. Монда сүз төркемнәре (исем, фигыль һәм 27 төргә кадәр кисәкчәләр), тамыр төзелеше, исемнәр һәм аларның төрле нигезләр буенча күпьяклы төркемләнүе (ачык исемнәр — исем, сыйфат; яшерен исемнәр — зат алмашлыклары; гомуми исемнәр — күрсәтү һәм нисби алмашлыклар һ. б.), фигыльләр (аларның формаларын һәм мәгънәләрен җентекләп төркемләү), ике һәм өч килешле исемнәр, нисби исемнәр ясалышы, кушма сүзләр ясалышы, сан һәм җенес формалары, кечерәйтү формалары ясалышы, тамырда зәгыйфь тартыклар булу сәбәпле сүз формасының үзгәрүе, ахыргы формалар һ. б. кебек мәсьәләләр карала. Монда шулай ук масдар мәсьәләсе дә күтәрелә.
| № | Гарәпчә | Русча |
|---|---|---|
| 1 | أنا | «мин» |
| 2 | أنت | «син» |
| 3 | هو | «ул» |
| 4 | نحن | «без» |
| 5 | أنتم | «сез» |
| 6 | هم | «алар» |
| 7 | هذا | «бу» |
| 8 | ذلك | «шул» |
| 9 | هنا | «монда» |
| 10 | هناك | «шунда» |
| 11 | من | «кем (сорау алмашлыгы)» |
| 12 | ما | «нәрсә (сорау алмашлыгы)» |
| 13 | أين | «кайда (сорау алмашлыгы)» |
| 14 | متى | «кайчан (сорау алмашлыгы)» |
| 15 | كيف | «ничек (сорау алмашлыгы)» |
| 16 | لا,ما | «түгел (ما — Үткән заман фигылендә юклык формасы)» |
| 17 | كل | «барысы да» |
| 18 | كثير | «күпсанлы» |
| 19 | بعض | «берничә» |
| 20 | قليل | «аз
(мәсәлән, قبل قليل — „күптән түгел“)» |
| 21 | آخر | «башка» |
| 22 | واحد | «бер» |
| 23 | اثنان | «ике» |
| 24 | ثلاثة | «өч» |
| 25 | أربعة | «дүрт» |
| 26 | خمسة | «биш» |
| 27 | عظيم,كبير | «зур, бөек» |
| 28 | طويل | «озын, дәвамлы, биек» |
| 29 | عريض, واسع | «киң» |
| 30 | سميك | «таза» |
| 31 | ثقيل | «авыр» |
| 32 | صغير | «кечкенә» |
| 33 | قصير | «кыска, тәбәнәк» |
| 34 | ضيق | «тар» |
| 35 | رقيق | «нечкә» |
| 36 | امرأة | «хатын-кыз» |
| 37 | رجل | «ир-ат» |
| 38 | رجل, إنسان | «кеше» |
| 39 | طفل | «бала» |
| 40 | زوجة | «хатын» |
| 41 | زوج | «ир» |
| 42 | أم,والدة | «ана» |
| 43 | والد, أب | «ата» |
| 44 | حيوان | «җанвар, ерткыч» |
| 45 | سمك | «балык» |
| 46 | طائر | «кош» |
| 47 | كلب | «эт» |
| 48 | قملة | «серкә» |
| 49 | ثعبان | «елан» |
| 50 | دودة | «суалчан» |
| 51 | شجرة | «агач» |
| 52 | غابة | «урман» |
| 53 | عصا | «таяк, чыбык» |
| 54 | فاكهة | «җимеш» |
| 55 | بذرة | «орлык» |
| 56 | ورق | «яфрак» |
| 57 | جذر | «тамыр» |
| 58 | قشرة | «кабык» |
| 59 | زهرة | «чәчәк» |
| 60 | عشب | «үлән» |
| 61 | حبل | «бау» |
| 62 | جلد | «тире» |
| 63 | لحم | «ит» |
| 64 | دم, دماء | «кан» |
| 65 | عظم | «сөяк» |
| 66 | دهن | «май» |
| 67 | بيضة | «йомырка» |
| 68 | قرن | «мөгез» |
| 69 | ذيل | «койрык» |
| 70 | قلم | «каурый каләм» |
| 71 | شعر | «чәчләр» |
| 72 | رأس | «баш» |
| 73 | الأذن | «колак» |
| 74 | عين | «күз» |
| 75 | أنف | «борын» |
| 76 | فم | «выз» |
| 77 | سن | «теш» |
| 78 | لغة | «тел (шивә)» |
| 79 | ظفر | «тырнак» |
| 80 | قدم | «табан» |
| 81 | ساق | «аяк» |
| 82 | ركبة | «тез» |
| 83 | يد | «кул» |
| 84 | جناح | «канат» |
| 85 | معدة | «эч» |
| 86 | أحشاء، أمعاء | «эчке әгъзалар, эчәкләр» |
| 87 | عنق | «муен» |
| 88 | ظهر | «арка» |
| 89 | صدر | «күкрәк» |
| 90 | قلب | «йөрәк» |
| 91 | كبد | «бавыр» |
| 92 | شرب | «эчәргә» |
| 93 | أكل | «ашарга» |
| 94 | عض | «тешләргә» |
| 95 | مص | «суырырга» |
| 96 | بصق | «төкерергә» |
| 97 | تقيؤ | «косу, укшыту» |
| 98 | ضرب | «сугу, кыйнау» |
| 99 | تنفس | «сулау» |
| 100 | ضحك | «көлү» |
Фонетикада аеруча зур казанышларга ирешәләр (Хәлил ибн Әхмәд; Әбу Гали ибн Сина — Авиценна, 980—1037; Әбу Бишер Сибәвәйһи)[11]. Гарәп теленә көчле үсеш алган флективлык хас. Бу телдәге сүзләрнең күпчелеге, кагыйдә буларак, фигыль тамырларыннан ясала.
Сүзнең тамыры
Гарәп тамыры, кагыйдә буларак, өч тартыктан тора; сирәгрәк ике яки дүрт, тагын да сирәгрәк биш тартыклы тамырлар очрый. Ләкин дүрт тартыклы тамырларга карата бер шарт куела: анда кимендә бер яңгырау тартык булырга тиеш (алар өчен истә калдыруның махсус ысулы бар: مُرْ بِنَفْلٍ).
Совет гарәп теле белгече Салий Майзель фикеренчә, заманча гарәп әдәби телендәге өч тартыклы тамырлар гарәп тамырларының гомуми санының 82 процентын тәшкил итә[14].
Тамыр составында һәр тартык аваз да катнаша алмый: аларның бер өлеше бер үк тамыр эчендә (төгәлрәге, бер үк позициядә; түбәнрәк карагыз: б) бер-берсе белән яраша, икенчеләре исә ярашмый.
- Ярашучанлык буенча тартыклар төркемнәре
Кайбер тартыклар бер тамыр кысаларында бер-берсе белән ярашмый, мәсәлән:
- бугаз тартыклары: غ ع خ ح (ع һәм ء туры килсә);
- негортанные:
- ب и ف م
- ت и ث
- ث и س ص ض ط ظ
- ج и ف ق ك
- خ и ظ ق ك
- د и ذ
- ذ и ص ض ط ظ
- ر и ل
- ز и ض ص ظ
- س и ص ض
- ش и ض ل
- ص и ض ط ظ
- ض и ط ظ
- ط и ظ ك
- ظ и غ ق
- غ и ق ك
- ق и ك غ
- ل и ن.
Гарәп тамыры төзелешенең бу үзенчәлеге нокталарсыз кулъязманы укучының бурычын бераз җиңеләйтә. Мәсәлән, حعڡر сүзенең дөрес язылышы: جَعْفَر[15].
Сүз формасы ясалу нигездә сүзнең эчке структур үзгәреше — эчке флексия хисабына бара. Гарәп тамыры, кагыйдә буларак, өч (сирәгрәк — ике яки дүрт, бик сирәк очракта — биш) тамыр тартыгыннан тора. Алар трансфикслар ярдәмендә әлеге тамырның бөтен парадигмасын барлыкка китерә. Мәсәлән, كَتَبَ («язарга») фигыленнән ك ت ب тартыкларын кулланып, түбәндәге сүзләр һәм формалар ясала:
- كَتَبَ [kataba] — «ул язган»;
- أَكْتُبُ [ʔaktubu] — «мин язам»;
- كِتَابٌ [kitaːbun] — «китап»;
- كُتُبٌ [kutubun] — «китаплар»;
- كَاتِبٌ [kaːtibun] — «язучы»;
- كُتَّابٌ [kutːaːbun] — «язучылар»;
- مَكْتَبَةٌ [maktabaɦ(t)un] — «китапханә».
Гарәп телендә өч килеш бар: баш килеш, иялек килеше һәм төшем килеше. Иялек килеше «изафә» дип аталган төзелмәләрне ясау өчен хезмәт итә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: الرَّفْعُ, الجَرُّ һәм النَّصْبُ килешләренең тәрҗемәсе шактый шартлы, чөнки гарәп теленең иялек һәм төшем килешләрендәге исемнәр, тәрҗемә ителгәндә, рус теленең калган өч килешенең теләсә кайсысында куелырга мөмкин:
- قَطَعَ زَيْدٌ اَلْحَبْلَ بِٱلسِّكِّينِ (الجَرُّ) [qatˤaʕa‿zajdun‿alħabla‿bisːikːiːni] «Зәйд бауны пычак белән кисте.»;
- تَكَلَّمْنَا عَنْ اَلدِّرَاسَةِ (الجَرُّ) [takalːamnaː‿ʕan‿adːiraːsati] «Без уку турында сөйләштек.»;
- قُلْ لِمُحَمَّدٍ (الجَرُّ) [qul‿limuħamːadin] «Мөхәммәдкә әйт.»;
- قَاوَمَ ٱلشَّعْبُ ٱلْمُسْتَعْمِرِينَ (اَلنَّصْبُ) [qaːwama‿ʃːaʕbu‿lmustaʕmiriːna] «Халык колонизаторларга каршы көрәште.».
Килешне билгели торган билгеләр төрле һәм исемнең морфологик үзенчәлекләренә бәйле[16].
Исем
Гарәп телендә исемгә род (җенес), сан — берлек, икелек (диалектларда бик сирәк кулланыла) һәм күплек, килеш һәм халәт кебек морфологик төшенчәләр, шулай ук билгелелек, билгесезлек һәм нейтраль халәт категорияләре хас.
Җенес (род)
Гарәп телендә ике җенес (род) бар: ир-ат һәм хатын-кыз. [атун] дигән үзенчәлекле кушымчага тәмамланган исемнәргә еш кына хатын-кыз җенесе хас. Гомумән, исемнең теге яки бу җенескә каравы аның мәгънәсе белән бәйле, мәсәлән, җенес билгесе белән. Гомумән, исемнең теге яки бу җенескә каравы аның мәгънәсенә — җенес билгесенә бәйле.
Мәсәлән, أُمٌّ ['уммун] «ана» исеме, кушымчасына карамастан, хатын-кыз җенесенә карый. Һөнәр яки шөгыль төрен аңлаткан күпчелек исемнәрнең хатын-кыз җенесе тиешле ир-ат җенесендәге исемгә [-атун] кушымчасын өстәп ясала. Мәсәлән:
| طَالِبٌ «студент» | طَالِبَةٌ «студент кыз» |
Хатын-кыз җенесе кушымчасы язуда ﺓ [та̄’ марбӯт̣а] белән күрсәтелә. Бу хәреф әлифбада юк. Кушымча — гадәти ت [т] хәрефенең график варианты, бу хәреф [та̄’], яки «сузылган т» дип атала. «Сузылган т» хәрефенең очларын бер-берсенә тоташтырып, ﺓ [та̄’ марбӯт̣а] хәрефе языла. Семит телләрендә [т] авазы — җенеснең төп күрсәткечләренең берсе. Исемнәр белән ярашканда фигыльләрдә ت, исемнәрдә ﺓ кулланыла. [та̄’ марбӯт̣а] фәкать сүз ахырында гына языла һәм аның ике язылышы бар: аерым торганда — ﺓ һәм уң яктан тоташканда — ﺔ[17].
Фигыль
Фигыльгә юнәлешләр дип аталган фигыль формаларының бик нык үскән булуы хас: барлык фигыльләрнең бердәм төрләнү системасы; үсеш алган заман формалары системасы (өч гади һәм өч катлаулы заман); ике юнәлеш (төп һәм төшем); биш юнәлеш (хәбәр, теләк, шарт, боерык һәм көчәйтүле); юнәлешләр белән бәйле булган исем фигыльләр (масдарлар) системасы.
Фигыль затның яки предметның эш-хәрәкәтен яки халәтен белдерә һәм җөмләдә хәбәр булып килә. Гарәп телендәге фигыльнең иң киң таралган төре – өч тартык аваздан торган фигыль. Янәшә торган һәм фәтха белән хәрәкәләнгән өч тартык хәреф III зат ир-ат җенесе берлек сандагы үткән заман фигылен тәшкил итә (урта тамыр хәреф шулай ук дамма яки кәсрә белән дә хәрәкәләнергә мөмкин). Янәшә килгән һәм фәтха белән хәрәкәләнгән өч тартык аваз III зат, ир-ат җенесе, берлек сандагы үткән заман фигылен белдерә (урта тамыр хәрефе шулай ук дамма яки кәсрә белән дә хәрәкәләнә ала). Мондый фигыль формасының формуласы – فَعَلَ. Иң гади булганлыктан, башка формаларны ясаганда башлангыч форма итеп кабул ителә, сүзлекләрдә шартлы рәвештә билгесез фигыль формасында бирелә.
Гарәп телендә фигыльләрне төрләндергәндә зат алмашлыклары төшереп калдырыла, чөнки зат, сан һәм род (җенес) фигыльнең зат кушымчаларында болай да тулысынча чагыла. Гарәп фигыленең үткән заманы сөйләмгә кадәрге гамәлләрне белдерә. Ул III зат, берлек сан, ир-ат җенесендәге башлангыч кушымчаны сөйләүче, тыңлаучы яки III зат кушымчаларына алмаштырып ясала. Гарәп телендәге фигыльнең үткән заман формасы, рус телендәге охшаш конструкциядән аермалы буларак, эш-хәрәкәт аспектының бер мәгънәле характеристикасына ия түгел. Шуның нәтиҗәсендә, тәрҗемә барышыннда гарәп теле фигыленең әлеге заман формасы, конкрет коммуникатив контексттан һәм әйтемнең гомуми эчтәлегеннән чыгып, рус теле фигыленең тәмамланган һәм тәмамланмаган төренә туры килә ала. Мәсәлән, كَتَبَ «ул язган» яки «ул язды».
Гарәп телендә фигыльнең хәзерге-киләчәк заманы функциональ яктан тәмамланмаган һәм динамик характердагы процессны белдерә. Бу процесс сөйләмнең актуаль мизгеле белән синхрон бара (яисә аңа турыдан-туры туры килә), яисә конкрет сөйләмдә ачыктан-ачык яки яшерен рәвештә билгеләнгән башка вакыт ориентирына бәйле була. Хәзерге-киләчәк заман формасы үткән заман формасына тиешле префикслар һәм кушымчалар өстәп ясала; бу очракта беренче тамыр тартыгы сузыгын югалта, икенчесе фәтха, дамма яки кәсрә ала. Бу сузык «үрнәк сузык» дип атала һәм сүзлекләрдә фигыльдән соң җәяләр эченә куелган тиешле хәреф (а, и, у) белән күрсәтелә.
Фигыльнең киләчәк заманы хәзерге заман формасына سوف [сауфа] префиксын яки аның кыскартылган س [са] вариантын кушып ясала. Фигыль формасы белән кушылып языла торган س дан аермалы буларак, سوف аның белән аерым языла. Ике префиксның да мөстәкыйль мәгънәсе юк. Бу заман формасында фигыльнең төрләнүе нигездә хәзерге-киләчәк заман формасындагы төрләнешенә охшаш.
Хәзерге гарәп телендә, бигрәк тә вакытлы матбугатта, ниндидер планнарга, вәгъдәләргә яки йөкләмәләргә (мәсәлән, сайлау алды вәгъдәләренә һәм башкаларга) карата «эшне чиксезгә сузу», «билгесез киләчәккә даими кичектерү» мәгънәсендә سوف префиксыннан ясалган икенче төркем фигыль, шулай ук аның تسويف масдары актив кулланыла.
|
|
|
Иң еш кулланыла торган сүзләр
Иң еш кулланыла торган өч сүз — үзләреннән соң килгән сүзгә кушылып языла торган кисәкчәләр. Аларга الـ әл (билгелелек артикле), وَ вә («һәм» теркәгече) һәм بِـ би («ярдәмендә» бәйлеге) керә.
- Иң еш кулланыла торган ун аерым сүз:
- فِي фи
- مِنَ мин
- عَلَى аля
- أَنَّ анна
- إِنَّ инна
- إِلَى иля:
- كَانَ ка:
- هَٰذَا، هَٰذِهِ ха:ðа, ха:ðихи
- أَنْ ан
- اَلَّذِي алляðи
Өйрәнү
Пакистан
2020 елда гарәп теле Пакистан башкаласы Исламабад мәктәпләрендә мәҗбүри фән буларак укытыла. Кабул ителгән канун буенча, Исламабадтагы һәм федератив мәктәпләрдәге барлык укучыларны 1 нче сыйныфтан 12 нче сыйныфка кадәр гарәп теленә мәҗбүри укыту гамәлгә ашырыла. 6 нчы сыйныфтан грамматиканы өйрәнү мәҗбүри була[18]. Сенатның бу карарын галим Первез Худбхой тәнкыйтьли. Ул Пакистанның инглиз телле «Рассвет» (ингл. Dawn) газетында түбәндәгечә яза: «балаларны гарәп телен өйрәнергә мәҗбүр итеп, Пакистан сенатында утыручыларның барысы да, сирәк очракларны санамаганда, үзләренең иң беренче чиратта пакистанлы булуларын һәм Пакистанның пакистанлылар өчен булдырылганын онытканнар»[19][20].
Һиндстан
Һиндстанда гарәп теле инглиз теленнән соң популярлыгы буенча икенче урында тора. 2011 елгы Бөтенһиндстан халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, 2 279 355 һиндстанлы гарәпчә сөйләшә белә, бу ил халкының 0,18 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта Һиндстанда инглизчә сөйләшүчеләр саны — аның халкының 10,6 проценты яки 128 279 412 кеше[21].
Искәрмәләр
- ↑ Nationalencyklopedin (шевит.) — 1999.
- ↑ Ethnologue — 25 — Дәлас: SIL, 2022.
- ↑ Красная книга языков ЮНЕСКО
- ↑ Доклад Pew Research Center о распространённости ислама в мире" (2009 год). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Республика Сомалиленд является непризнанным государством, территорию которого все государства мира считают частью Сомали.
- ↑ Gallerix. История арабского языка: от классического до современных диалектов (рус.). Gallerix.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Юшманов Н. В. Грамматика литературного арабского языка, стр. 23
- ↑ Карагыз: Финкельберг Н. Д. Арабский язык. Курс теории перевода. М., 2004. С. 28.
- ↑ Белкин В. М. Арабская лексикология. М., 1975. С. 115.
- ↑ Карагыз: Белкин В. М. Арабская лексикология. М., 1975. С. 37 и далее.
- ↑ 1 2 Иван Павлович Сусов. История языкознания
- ↑ Юшманов Н. В. Грамматика литературного арабского языка, стр. 26
- ↑ Р. В. Степанов, В. А. Кузьмин. Арабский язык: начальный курс. — Уральский федеральный университет им. Б. Н. Ельцина, 2017. — С. 10. — ISBN 978-5-7996-2181-0.
- ↑ Майзель С. С. Пути развития корневого фонда семитских языков. М., 1983. С. 78.
- ↑ Юшманов Н. В. Грамматика литературного арабского языка, с. 41
- ↑ Хайбуллин И. Н. Краткое изложение грамматики арабского языка. Уфа, 2006. С. 8.
- ↑ Ковалев А. А., Шарбатов Г. Ш. Учебник арабского языка, стр. 53
- ↑ Аббаси, Сенатор Мухаммед Джавед. The Islamabad Compulsory Teaching of the Arabic Language, Bill, 2020 (ингл.) (PDF). Сенат Пакистана. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025. Архивировано 23 октябрь 2021 года.
- ↑ Худбхой, Первез Making Arabic compulsory (ингл.) (HTML). Dawn (13 февраль 2021). — «In forcing kids to learn Arabic, all those sitting in Pakistan’s Senate — with just a single exception — forgot that they are Pakistanis first and that Pakistan was made for Pakistanis.» Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025. Архивировано 23 октябрь 2021 года.
- ↑ Садыкова, Алия Обязательное преподавание арабского языка может разжечь новые конфликты в Пакистане (рус.) (HTML). Московский комсомолец — Киргизия (4 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025. Архивировано 29 октябрь 2021 года.
- ↑ Всеиндийская перепись населения 2011 (ингл.) (XLSX). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
Әдәбият
- Арабский язык и арабская литература // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Павел Густерин. Арабский язык в современном мире (о значении арабского языка) // Восточные языки и культуры: Материалы I международной научной конференции РГГУ. — М., 2007.
- Павел Густерин. Методические рекомендации по просмотру телеканалов на арабском языке для студентов языковых специальностей // Высшее образование сегодня — 2010. — № 5.
- Гранде Б. М. Курс арабской грамматики в сравнительно-историческом освещении. М.: Восточная литература РАН, 2001.
- Яковенко Э. В. Неправильные глаголы арабского языка: Грамматический справочник. Вост. лит., 2000 г. ISBN 5-02-018192-7
- Баранов Х. К. Арабско-русский словарь — 6-е изд., стереотип. — М.: Русский язык, 1985.
- Hans Wehr. A Dictionary of Modern Written Arabic. — Third ed. — Wiesbaden, 1971.
- Борисов В. М. Русско-арабский словарь. — М., 1993.
Сылтамалар
Әдәбият
Дәреслекләр
- Арабский литературный язык практическая фонетика и учебные тексты от Санкт-Петербургского государственного университета [рус.]
- Учебник арабского языка Начальный уровень от Казанского федерального университета [рус.]
Түләүсез курслар
- Открытое образование. Арабский язык. Вводный курс от Санкт-Петербургского государственного университета [рус.]
- Открытое образование. Арабский язык. Часть 2 от Санкт-Петербургского государственного университета [рус.]
- تعلم العربية (Обучение арабскому языку) от Al Jazeera [гар.] [ингл.] [фр.] [төр.]
- Курс Арабского литературного языка от Институт иностранных языков (США) [ингл.]
- アラビア語 от Токийского университета иностранных языков [яп.]
Сүзлекләр
- Большой арабско-русский словарь [рус.]
- Deutsch-Arabisch Wörterbuch от Лангеншейдта [алм.]