Җибути
Байрак
| |
Шигарь | Unity, Equality, Peace |
---|---|
Башкала | Җибути |
Халык саны | 956 985 (2017) |
Нигезләнгән | 23 июнь 1977 |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | француз теле, гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 23,200 км² |
Координатлар | 11.8°N 42.43333°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Исмаил Омар Гелле |
Хөкүмәт башлыгы | Мохамед, Камил Абдулкадер |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Җибути франкы |
Туу күрсәткече | 3.195 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.509 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 62.465 ел (2016)[3] |
Джини коэффициенты | 41.6 (2017)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[5] CEE 7/5[5] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[5] |
Телефон коды | +253 |
ISO 3166-1 коды | DJ |
ХОК коды | DJI |
Интернет домены | .dj |
Җибу́ти (Җибу́ти Җөмһүрияте, гарәп. جمهورية جيبوتي) — Африканың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Эритрея, Сомали, Хәбәшстан белән чиктәш.
Дәүләт төзелеше
Җибути — унитар дәүләт. Конституция 1992 елда кабул ителә.
Ил һәм башкарма хакимият башлыгы — Президент. Ул ике турда узучы сайлауларда 6 елга сайлана. Президент дәүләт сәясәтенең юнәлешен билгели.
Югары канун чыгару органы — Милли Җыен. Ул бер палатадан тора. Депутатлар 5 елга сайлана.
Югары башкарма орган — Президентка буйсынучы премьер-министр җитәкчелегендәге парламент. Ул киңәшмә орган ролен үти.
Конституция нигезендә илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам.
Илдә күппартияле система яши.
Халык
Милли состав
- Кушетлар — 89,5 %
- арафа — 48,3 %
- сомали — 41,2 %
- Французлар — 2,3 %
- Гарәпләр — 2,5 %
Шәһәрләрдә яшәүчеләр
- Җибути — 642,8 мең кеше
- Амсабих — 41,3 мең кеше
- Таҗура — 22,9 мең кеше
Дини состав
- Төп мәкалә: Җибутида ислам
Җибутида ислам – дәүләт дине. 1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә, илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам. Ил халкы (0, 9 млн, 2016 ел, бәяләү) эчендә мөселманнар ― 94 % (740 000 кеше, 2012 елга), христианнар (католиклар) ― 5 % (7000 кеше, 2006 ел)[7], яһүдләр ― 1 %, индуистлар ― 1 %.
- Мөселманнар — 94 %
- Христианнар — 5 %
- Яһүдләр — 1 %
- Индуистлар — 1 %
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Cheney, David M. Diocese of Djibouti . Catholic-hierarchy.org. Дата обращения: 28 февраль 2013. Архивировано 12 март 2013 года.