Зимбабве

Зимба́бве (ингл. Republic of Zimbabwe [zɪmˈbɑːbweɪ], 1980 елга кадәр Көньяк Роде́зия) — Көньяк Африкада, Виктория шарлавыгы һәм Замбези белән Лимпопо елгалары арасында урнашкан дәүләт. Көньяктан КАҖ, көнбатышта Ботсвана, төньякта Замбия һәм көнчыгышта Мозамбик белән чиктәш.

Ил атамасы шул территорияләрдә урнашкан беренче дәүләткә мөнәсәбәт булуын күрсәтә — Мономотапа мәмләкәтеАның төп халкы гокомерелар булган, бүген шона халкының борынгы бабалары.

Гринвич вакыты белән аермасы — 2 сәгать.

География

Зимбабве территориясенең күпчелек өлеше 1000—1500 м биеклектә урнаша. Илнең иң югары ноктасы — Иньянгани тавы (2592 м).

Эре хайваннардан Зимбабведа һаман филләр, антилопалар, зебралар, жирафлар, арысланнар, крокодиллар күп. Мөгезборыннар, гепардлар, питоннар саны әз. Ил территориясеннең 10 %ын тыюлыклар һәм милли парклар алалар.

Халык

2010 елның июленә Зимбабвенең халык саны 11,7 млн дип саналды.

Дин

Ил халкының 84,1 % ы ― христианнар (ш. и. 69,2 % ы ― протестантлар, 14,9 % ы ― башка христианнар), 10,2 % ы ― бернинди дә дин тотмаучылар яки атеистлар, 4,5 % ы ― җирле традицион диннәргә ышанучылар, 1,2 % ы ― башка диннәр вәкилләре (ш. и. ислам (0,9 %), буддизм (<0,1 %), индуизм (< 0,1%) һәм яһүдиләр (<0,1 %))[7].

undefined

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  6. 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  7. Zimbabwe (en-US), U.S. Department of State. «"An estimated 1 percent of the total population is Muslim."»

Тема буенча өстәмә