Зур Зимбабве
Зур Зимбабве | |
---|---|
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие | (i)[d][1], (iii)[d][1] и (vi)[d][1] |
Рәсми исем | ингл. Great Zimbabwe National Monument |
Дәүләт | |
Мәйдан |
|
Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы |
![]() | |
Административ-территориаль берәмлек | Масвинго[d] |
SEO_description | Большой Зимбабве — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Большой Зимбабве — Рувики: Интернет-энциклопедия |
![]() |
Зур Зимбабве (Бөек Зимбабве) — Зимбабве дәүләтенең Масвинго провинциясендә урнашкан борынгы көньяк Африка шәһәренең хәрабәләренә бирелгән исем. Зур Зимбабве Банту төркеменә кергән Шона халкы бабаларының төп изге урыны һәм культ үзәге булган дип санала. Шәһәр безнең эраның якынча 1130-ынчы елларында нигезләнгән һәм ике-өч йөз ел дәвамында булган. Борынгы вакытта бу Мунхутапа яки Муене Мутапа, шулай ук Бөек (Зур) Зимбабве дәүләте буларак билгеле Мономотапа дәүләтенең үзәге булган. Бу империя хәзерге Зимбабве һәм Мозамбик дәүләтләре чикләрендә урнашкан территория белән идарә иткән. Алар башка дөнья белән Замбези елгасы дельтасының көньягындагы Софала кебек портлар аша сәүдә иткәннәр.[2]. Шәһәр ике районга бүленгән булган. Яшәүчеләрнең төп массасы (алар ун мең кешедән дә ким булмаган) салам йортларда торган, аксөякләр шәһәрнең махсус уратып алынган районнарында яшәгән. Архитектура корылмаларның күпчелек өлеше - таш манаралар, монолитлар һәм алтарьлар - дога кылу өчен булган. "Зимбабве" сүзе төп мәгънә - "таш йортлар"дан тыш, өстәмә мәгънә - "табыну йортлары" мәгънәсенә ия. Күбесенчә монда яңгыр өчен, ә димәк, мул уңыш өчен җаваплы Ходайларга табынганнар. Мондагы кабиләнең төп Ходае - Мвари булган. Мбире кабиләсе шулай ук мбондорога - идарә итүче династияләр рухларына табынган. Зур Зимбабведа шонолар XIX гасыр башына кадәр яшәгән. 1928-1929 елларда Бөек Зимбабве хәрабәләрен археолог Гертруда Катон-Томпсон тикшергән, ул Африкада бер ел гына эшләмәгән. Аның раславынча хәрабәләр чын Африка чыгышлы.[3]. Элегрәк күп тикшеренүчеләр Африка кара тәнле кешеләре мондый бөек корылманы ясый алмаган дип фаразлаган; археолог Дж. Т. Бент шәһәрне финикиялеләр яки гарәпләр төзегән дип раслаган.[4].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Бөтендөнья мирасы
- ↑ «Vast Ruins in South Africa- The Ruined Cities of Mashonaland», The New York Times, 18 December 1892, p. 19.
- ↑ Caton-Thompson. The Zimbabwe Culture, 1931.
«Ascribes Zimbabwe to African Bantus», The New York Times, 1929-10-20, p. 2. - ↑ «Vast Ruins in South Africa- The Ruined Cities of Mashonaland», The New York Times, 1892-12-18, p. 19.
Сылтамалар
- Зимбабве // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).
- Фотографии Большого Зимбабве 2020 елның 1 июнь көнендә архивланган.
- В. Овчинников. Большое Зимбабве \\ «Российская газета» от 16 июня 2006 г.
- Крепость Большое Зимбабве