Жираф

Жираф (лат.  Giraffa camelopardalis) — куш тояклылар отрядыннан, жирафлылар гаиләсеннән бер имезүче хайван. Җир йөзендә иң озын хайван.

Сыйфатламалары

undefined

Иркәк жирафлар 5,5—6,1 м хәтле ирешәләр (якынча озынлыкның 1/3 муен тәшкил итә ) һәм авырлыгы 900-1200 кг кадәр җитә. Саулыклар гадәттәгечә азга кимрәк һәм җиңелрәк була.

Башка имезүче хайваннар төсле үк җиде муен умырткасы булуына карамастан, җирафларның муены искиткеч озын. Озын буй кан әйләнешенә, беренче чиратта, баш миенә кан таэмин итүгә йөк китерә. Шуңа күрә жирафларның йөрәге бик көчле. Ул минутына 60 литр кан үткәрә, жираф йөрәге 12 кг авырлыкта һәм ул кеше йөрәгеннән өч тапкырга югарырак басым тудыра. Шуңа да карамастан, башны кисәк күтәрү һәм төшерүгә жираф йөрәге чыдамас иде. Мондый хәрәкәтләр хайванны һәлак итмәс өчен жирафның каны кешенекеннән куерак. Моннан тыш, жирафларның зур муен тамырында махсус бикли торган клапаннар бар. Алар баш миенә бара торган баш кан тамырында басымны сакларга ярдәм итәләр.

Жирафның кара теле бик озын һәм мускуллы. Жираф телен 45 смга хәтле чыгара ала һәм шуның белән ботакларны алырга ярдәм итә.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 Кызыл китап — 1964.
  2. ↑ 1 2 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 81. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  3. ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  4. ↑ Grzimeks Enzyklopädie (нем.) — 1 — München: Kindler Verlag, 1988. — Vol. 5. — S. 264.
  5. ↑ Species+ (ингл.)
  6. ↑ http://www.lanacion.com.ar/1831422-los-latidos-del-corazon (исп.)
  7. ↑ 1 2 3 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  8. ↑ Fennessy J., Bidon T., Reuss F., Elkan P., Nilsson M. A., Vamberger M., Fritz U., Janke A. Multi-locus Analyses Reveal Four Giraffe Species Instead of One (ингл.) // Current Biology — United Kingdom: Cell Press, Elsevier BV, 2016. — Vol. 26, Iss. 18. — P. 2543—2549. — ISSN 0960-9822; 1879-0445 — doi:10.1016/J.CUB.2016.07.036 — PMID:27618261
  9. ↑ Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
  10. ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.