Метр

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Метр
Викимәгълүматларга эквивалент SPARQL-мөрәҗәгать wd:Q11573 p:P2370/psn:P2370 [wikibase:quantityAmount ?source; wikibase:quantityUnit ?base]. ?item p:P2370/psn:P2370 [wikibase:quantityAmount ?target; wikibase:quantityUnit ?base]. BIND(?source / ?target as ?value)
Берәмлек символы m[1][2][…], m[1], m[3], m, m, m, m, m, m, м, מ׳, م, م, 公尺, মি, متر, м, മീ., m, м, м, , م, மீ, μ, м, m, , , м, м, m, m, m, 公尺 и m
Делится на единицы дециметр[d]
Башка үлчәү берәмлекләренә 1 метр и 1 метр
СИ берәмлегендә 1 метр
Сурәт
Физик зурлык озынлык[d][2][4], расстояние[d], радиус-вектор[d], diffusion coefficient for fluence rate[d] и собственная длина[d][5]
Вычисляется из яктылык тизлеге и секунд
Логотип РУВИКИ.Медиа Метр РУВИКИ.Медиада

Метр (билгеләнүе: м, m; грекча μέτρον — чама, үлчәүче) — озынлык һәм ара үлчәү берәмлеге. Метр яктылыкның вакуумда  секунд вакыт эчендә узган арага тигез.

Тарихы

1889 елдан алып 1960 елга кадәр кулланылган Халыкара метр эталоны.

Метр беренче мәртәбә Франциядә XVIII гасырда кертелгән һәм аның башта ике көндәш билгеләмәсе булган:

  • 45° киңлектә тирбәнеш ярымпериоды с булган маятникның озынлыгы итеп (хәзерге берәмлекләрдә ул озынлык  м-га тигез) билгеләнә.
  • меридианының кырык миллионнан бер өлеше итеп (ягъни озынлыгында җир эллипсоиды буенча Төньяк Котыптан экваторга кадәр араның ун миллионнан бер өлеше). Моның хәзерге берәмлекләрдә метр булуы кызык. Озынлык үлчәү берәмлеген меридианга бәйләү яңа фикер булмаган: аналогик рәвештә элек диңгез милясы һәм лье билгеләнгән булган.

Башта нигез итеп беренче билгеләмә кабул ителгән (Франция Милли Җыелышы, Милли Конвент Франциядә метрик системасын кабул итү турында закон кабул иткән һәм комиссарларга (алар рәтенә Ш. О. Кулон, Ж. Л. Лагранж, П.-С. Лаплас һәм башка галимнәр кергән) озынлык һәм Деламбр (Мешен (17491822 еллар) бөтен Франция һәм Испаниянең өлеше буенча 115 өчпочмактан челтәр төзеп, 6 ел эчендә Дюнкерктан Барселонага кадәр 9°40' озынлыктагы Париж меридианының озынлыгын үлчәгәннәр. Шулай да, соңыннан котыпларда Җирнең кысылуының дөрес исәпләнмәгәнлектән эталонның 0,2 мм-га кыска булганы билгеле булган; һәм шулай итеп, меридианның озынлыгы 40 000 км-га якынча гына тигез.

Масса берәмлегенең (килограмм, аның билгеләмәсе 1 дм³ су массасына нигезләнгән булган) билгәләмәсе шулай ук метр билгеләмәсенә бәйле булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.

эталоны ясалган булган, аның озынлыгы Париж меридианының кырык миллионнан бер өлешенә тигез булган.

Наполеон идарә итү дәверендә метрик система бөтен Европа буенча таралган. Фәкать Наполеон тарафыннан яуланмаган Бөекбританиядә, традицион озынлык үлчәүләре: дюйм, фут һәм ярд калган.

метрик система озынлык берәмлеге буларак метрда һәм масса берәмлеге килограммда нигезләнгән булган.

Халыкара үлчәүләр бюросында саклана, гәрчә үзенең беренче максаты буенча кулланылмаса да.

86Kr изотобы нур тараткан спектрының әфлисун төсендәге сызыкның 1 650 763,73 санына тапкырланган озынлыгына (6,056 Å) тигез.

Метрның хәзерге билгеләмәсе

Вакыт һәм яктылык тизлеге төшенчәләрендә хәзерге метр билгеләмәсе 1983 елда кертелгән:

  • Метр — ул вакуумда яктылык (1/299792458) секунд эчендә үткән юл озынлыгы.

Бу билгеләмәдән СИ системасында вакуумда универсаль дөнья константасы ярдәмендә.

Мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр

Унарлы мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ алкушымчалары ярдәмендә ясала. Шулай ук системадан тыш үлчәү берәмлекләр бар: 1 мкм-га тигез микрон һәм 0,1 нм-га тигез ангстрем (Å), әмма аларны кулланырга киңәш ителми.

Мәртәбәле: Билгеләмәсе: Өлешле: Билгеләмәсе:
101 (дека) дам / dam 10−1 (деци) дм / dm
102 (гекто) гм / hm 10−2 санти cм / cm
103 кило км / km 10−3 милли мм / mm
106 мега Мм / Мm 10−6 микро мкм / μm
109 гига Гм / Gm 10−9 нано нм / nm
1012 тера Тм / Тm 10−12 пико пм / pm
1015 пета Пм / Pm 10−15 фемто фм / fm
1018 экса Эм / Em 10−18 атто aм / am
1021 зетта Зм / Zm 10−21 зепто зм / zm
1024 йотта Им / Ym 10−24 йокто им / ym

Искәрмә

Декаметр, гектометр, дециметр үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми.

Башка үлчәү берәмлекләре белән мөнәсәбәте

Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек аша күрсәтелгән метрик берәмлек: Метрик берәмлек аша күрсәтелгән Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек: Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек аша күрсәтелгән метрик берәмлек: Метрик берәмлек аша күрсәтелгән Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек:
1 метр ≈ 39,37 дюйм 1 дюйм = 0,0254 метр 1 метр = 1*1010 ангстрем 1 ангстрем = 1*10−10 метр
1 сантиметр ≈ 0,3937 дюйм 1 дюйм = 2,54 сантиметр 1 нанометр = 10 ангстрем 1 ангстрем = 100 пикометр
1 миллиметр ≈ 0,03937 дюйм 1 дюйм = 25,4 миллиметр

Шулай ук карагыз

  • Денудацион метр — бирелгән елганың төбен 1 м-га тирәнәйтү өчен кирәк булган Миссисипи өчен 20 000 ел, тиз агымлы По өчен 2400 ел.
  • м/с — тизлек берәмлеге, узылган арадан вакыт буенча беренче тәртип чыгарылма функция
  • м/с² — тизләнеш берәмлеге, узылган арадан вакыт буенча икенче тәртип чыгарылма функция
  • 1/м — градиент берәмлеге
  • Һектар (1 га) = 10 000 м² = 100 сутый
  • Су эквиваленты метры
  • Су баганасы метры
  • Терекөмеш баганасы метры

Искәрмәләр