Вольт

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Вольт (билгесе: В, V) — үлчәү системасында электрик көчәнеш үлчәү берәмлеге. Вольт - электрик потенциал, потенциаллар аермасы, электрик көчәнеше һәм электр хәрәкәткә китерүче көчне үлчәү берәмлеге. Әгәр бер ноктадан икенче ноктага 1 Кулон зурлыктагы электр корылмасын күчерү өчен аның өстеннән 1 Джоуль механик эш сарыф итәргә кирәк икән, бу ике нокта арасында потенциаллар аермасы 1 Вольтка тигез. 1 Вольт - ул 1 егәрлектә электрик чылбырда 1 Ампер зурлыктагы даими ток барлыкка китерүче көчәнешкә тигез. Берәмлек Вольт баганасын, беренче электрик батареясын уйлап чыгарган физигы һәм физиологы Алессандро Вольта хөрмәтенә аталган. 1 В = (1/300) СГСЭ потенциал берәмлеге.

Билгеләмә

Вольт (В, V) үткәргеч очларында шушы үткәргеч аша 1 ампер зурлыктагы даими ток үткәндә 1 көчәнеш, яки электростатик кырның ике ноктасы арасында, шул аерманы үткәндә, 1 механик эш ясалганда потенциаллар аермасына тигез. СИ системасының төп берәмлекләре нигезендә күрсәтелгән Вольт кг • с−3 • A−1 га тигез

Джозефсон эффекты нигезендә билгеләмә

Милли стандартлар институты тарафыннан эшләп чыгарылган Джозефсон контактларыннан матрица.

1990-нчы елдан бирле Вольтның стационар булмаган Джозефсон эффектын куллану ярдәмендә үлчәү стандартка кертелгән, бу методта эталонга бәйләнү өчен 18-нче Үлчәүләр буенча генераль конференция тарафыннан билгелән Джозефсон константасы кулланыла:

K{J-90} = 2e/h = 0,4835979 ГГц/мкВ.

Бу метод ярдәмендә Вольт зурлыгы Цезий сәгате билгеләгән ешлык эталоны белән билгеле бер рәвештә тәңгәл китерелә: берничә мең Джозефсон узуларыннан торган матрицага, 10-нан алып 80 ГГц-ка кадәрге микродулкыннар белән нурландыргач, билгеле бер электр көчәнеше барлыкка килә, шул көчәнеш белән вольтметрлар калибрлана. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу метод установканың (корылманың) конкрет реализациясенә сиземле түгел һәм төзәтү коэффициентлары кертү кирәк түгел.

Көчәнешләр шкаласы

  • Нейрон мембранасында потенциаллар аермасы— 70 мВ.
  • NiCd аккумулятор — 1.2 В. (булырга мөмкин)
  • Селтеле элемент — 1.5 В. (булырга мөмкин)
  • Литий-тимер-фосфат аккумуляторы (LiFePO4) — 3.3 В. (булырга мөмкин)
  • «Крона» батареясы — 9 В.
  • Автомобиль аккумуляторы — 12 В (авыр йөк машиналары өчен — 24 В).
  • Көнкүреш электр челтәре көчәнеше — 127 яки 220 В (уртача квадратик зурлыгы).
  • Фабрика, заводларда көчәнеш - 380 В. (булырга мөмкин)
  • контакт челтәрендә көчәнеш — 600 В.
  • Электрлаштырылган тимер юллар — 3 кВ (даими ток), 25 кВ (алмаш ток).
  • Магистраль электр тапшыру линиясе (линия электропередачи, ЛЭП) — 110 кВ, 220 кВ.
  • (Экибастуз-Кокчетав электр тапшыру линисендә максималь көчәнеш) — 1.15 МВ.
  • Лабораториядә пеллетронда алынган иң югары даими көчәнеш — 25 МВ.
  • Яшен — 100 МВ–тан башлап зуррак дәрәҗәләргә таба.

Тарихы

Вольт үлчәү берәмлеге Томсон, Уильям (лорд Кельвин) нигез салган электрик эталоннар комитеты тарафыннан кертелгән. Аны тәкъдим итү электр хәрәкәткә китерү көче (электродвижущая сила, ЭДС) үлчәү берәмлеге буларак кабул ителә, ул каршылыгы 1 Ом булган үткәргечтә 1 Ампер зурлыктагы электр тогы барлыкка китерүче электр хәрәкәткә китерү көченә (ЭДС) тигез. Соңыннан 1 Вольт гадәттә энергия берәмлеге Джоуль һәм электр корылмасы берәмлеге Кулон ярдәмендә билгеләнгән.

Өлешле һәм мәртәбәле берәмлекләр

Уннарча мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ кушымчалары ярдәмендә ясала.

Мәртәбәле: Билгеләмәсе: Өлешле: Билгеләмәсе:
101 (дека) даВ / daV 10−1 (деци) дВ / dV
102 (гекто) гВ / hV 10−2 (санти) cВ / cV
103 кило кВ / kV 10−3 милли мВ / mV
106 мега МВ / МV 10−6 микро мкВ / μV
109 гига ГВ / GV 10−9 нано нВ / nV
1012 тера ТВ / ТV 10−12 пико пВ / pV
1015 пета ПВ / PV 10−15 фемто фВ / fV
1018 экса ЭВ / EV 10−18 атто aВ / aV
1021 зетта ЗВ / ZV 10−21 зепто зВ / zV
1024 йотта ИВ / YV 10−24 йокто иВ / yV

Искәрмә

Дека-, гекто-, деци-, сантивольт үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми. Моның урынына уннарча, йөзләрчә, уннан бер, йөздән бер Вольт үлчәү берәмлеген кулланырга киңәш ителә.