Астрономик берәмлек
Астрономик берәмлек (татарча билге: а.б., халыкара: au) — Җирдән Кояшка кадәр уртача аралыкка тигез астрономиядә ераклыкны үлчәү берәмлеге.
Яктылык ул аралыкны 500 секунд (8 мин. 20 сек.) дәвамында үтә, билгеләмә буенча а.б. = 149 597 870 700 метрга тигез. 2012 елда Пекинда бу берәмлек СИ системасына бәйләнгән.
Халыкара системада бу берәмлек «a. u.» яки «AU» дип билгеләнә.
Кайбер аралыклар
- Кояш системасының иң ерак планетасы Нептунның орбитасы радиусы = 30 а. б.
- Кешеләр булдырган иң ерак объект «Вояджер-1» 2015 елның 28 июлендә Кояштан 132 а.б. аралыгында ераклашкан.
- Безгә иң якын йолдыз Проксима Центаврага кадәр - 270 000 а.б.
Әдәбият
- Ледяные сателлиты Солнца // Вокруг Света. — 2006. — № 2 (2785).
- Еремеева А. И., Цицин Ф. А. История астрономии. — М.: Изд-во МГУ, 1989. — С. 316.
- Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. № 879.
- ГОСТ 8.417—2002. Государственная система обеспечения единства измерений. Единицы величин.