Кояш
Төп хасиятләр | |
---|---|
Җирдән уртача ераклыгы |
1,496×1011 яктылык минут) |
Күренмә йолдызча зурлык (V) | −26,74m[5] |
Абсолют йолдызча зурлык | 4,83m[5] |
Спектр сыйныфы | G2V |
Орбитаның параметрлары | |
Галактика үзәгеннән ераклыгы |
~2,5×1020 м (26 000 яктылык елы) |
Галактика өслегеннән ераклыгы |
~4,6×1017 м (48 яктылык елы) |
Галактиканы әйләнеп чыгу вакыты | 2,25–2,50×108 ел |
Тизлек | ~2,2×105 м/с[6] (Галактика үзәге тирәли орбитасында) 2×104 м/с (янәшә йолдызларга карата) |
Физик хасиятләр | |
Уртача диаметр | 1,392×109 м[5] (Җирнеке 109 диаметр) |
Экватор радиусы | 6,955×108 м[7] |
Экватор әйләнә озынлыгы | 4,379×109 м[7] |
Яньчеклек | 9×10−6 |
Өслек мәйданы | 6,088×1018 м²[7] (Җирнеке 11 900 мәйдан) |
Күләм | 1,4122×1027 м³[7] (Җирнеке 1 303 600 күләм) |
Масса | 1,9891×1030 кг[5] (Җирнеке 332 946 масса) |
Уртача тыгызлык | 1409 кг/м³[7] |
Экватордагы тизләнеш | 274,0 м/с²g) |
Икенче галәми тизлек (өслектә) |
617,7 км/с[7] (Җирнеке 55) |
Өслегенең файдалы температурасы | 5778 К[5] |
Таҗ температурасы |
~1 500 000 К |
Төш температурасы |
~13 500 000 К |
Яктыртучанлык | 3,846×1026 Лм |
Яктырыш | 2,009×107 Вт/м²/ср |
Әйләнү хасиятләре | |
Күчәр авышканлыгы | 7,25°[5] (эклиптика өслегенә карата) 67,23° (Галактика өслегенә карата) |
Туры калкулык (төньяк котыпның)[8] |
286,13° (19 сәг 4 мин 30 с) |
Авышлык (төньяк котыпның) |
+63,87° |
Тышкы күренүчән катламлар сидерик әйләнеп чыгу вакыты (16° киңлегендә) |
25,38 көн[5] (25 көн 9 сәг 7 мин 13 с)[8] |
(экваторда) | 25,05 көн[5] |
(котыплар янында) | 34,3 көн[5] |
Тышкы күренүчән катламлар әйләнү тизлеге (экваторда) |
7284 км/ч |
Фотосфераның составы | |
Су тудыргыч | 73,46 % |
Гелий | 24,85 % |
Әче тудыргыч | 0,77 % |
Күмер тудыргыч | 0,29 % |
Тимер | 0,16 % |
Күкерт | 0,12 % |
Неон | 0,12 % |
Азот | 0,09 % |
Кремний | 0,07 % |
Магний | 0,05 % |
Кояш (астрономик символы: тирәсендә бу системаның башка метеороидлар, галәми тузан. Кояш Кояш системасы массасының 99,866 % эченә ала. Кояш нурланышы Җирдә тереклекне куәтләнә, климатка тәэмин итә. Кояш Спектр классификациясе буенча Кояш G2V төренә («K җитә, шуңа күрә Кояш ак яктылык тарата.
Безнең термик төш синтезы аркасында чыгара. Кояш очрагында энергиянең иң зур өлеше гелий су тудыргычтан синтезында чыгарыла.
Кояш Җирдән 149,6 млн. км ераклыгында тора. Аның күренмә почмакча диаметр Айныкы шикелле ярты градустан бераз артыграк (31–32 минут) тәшкил итә. Кояш Киек Каз Юлы үзәгеннән 26 000 Орион җиңенең эчке кырыенда Персей җиңе һәм Кавәс җиңе арасындагы «Урынчыл йолдызара болытта» була. Кояшның абсолют йолдызча зурлыгы +4,83m тәшкил итә.
КОЯШ яктылыгы
Җир планетасы үтә күренмәле һава катламы белән чолгап алынган. Без . гадәттә һаваны сизмибез. Ләкин һавасыз бик тиз һәлак булыр идек. һәрбер кечкенә генә үлән яфрагы, йөзем тәлгәше, агач, куак, чәчәк, яшелчә һәм җиләк-җимешләр үзләренең яшәеше өчен кирәкле көчне кояш энергиясеннән ала. Җирдә яшәүче һәр нәрсә кояш энергиясенә, аның интенсивлыгына бәйле. Әгәр кояшның сихерле нурлары яктыртмаса. безнең Җиребез мәңге карангылыкка чумган җансыз салкын урын булыр иде. Әмма кояш безгә яктылык биреп кенә калмый, кояш энергиясе кеше энергиясенә трансформалаша. Кояш нурлары астында кеше үзенең сәламәтлеген ныгыта, үз тормышын озайта ала.
Кояш күрмичә яшәгән кешеләрнең йөзләрендә нур югала. Безнең тиребез дә аз гына кояшта янган булырга тиеш. Күп авыруларыбызның сәбәбе — кояшта бик аз булудан. Кояш нурлары — куәтле бактерицид ул. Тиребез кояш нурларын күбрәк сеңдергән саен, бактерицид энергия запасын шулкадәр күбрәк туплый.
Яшел үсемлекләрдә кояш энергиясе туклыклы хлорофилл рәвешендә тупланган. Хлорофилл — үсемлекләрдә тупланган кояш энергиясенең бер өлеше. Организмыбыз өчен иң бай, файдалы азык. Яшел үсемлекләр кояш энергиясен туплау һәм аны кешегә, башка тереклек ияләренә тапшыру серенә дә ия. Үз тәнегезне турыдан-туры кояш нурлары тәэсиренә дучар итсәгез һәм рационыгызның 60 проценты җиләк-җимеш, яшелчәләрдән торса, һичшиксез, сезнең сәламәтлегегез нык булачак. Әмма әлеге тереклек дарулары организм тарафыннан башта кечкенә күләмнәрдә үзләштерелергә тиеш, чөнки кояш яктылыгына зарыккан тәннең берьюлы күп нур кабул итә алмавы ихтимал.
Беренче тапкыр кызынганда, кояш астында бик аз гына булыгыз, аннары вакытны акрынлап озайта барыгыз. Кояш ваннасы алу өчен иң яхшы вакыт— иртәнге сәгатьләр. Кызынуны ун минуттан башларга кирәк. Кояш ван наларын өйләдән соң да алырга була, тик иртәнге кызыну файдалырак дип исәпләнә. 11-16 сәгатьләр арасында кояш нурларының иң кызу вакыты, аларда кояш радиациясе күп, ә ул сәламәтлеккә зыян китерә.
Чи яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән туклануга да әкренләп күчәргә киңәш ителә. Пешкән ризыкка күнеккән кеше кинәт кенә күпләп чи яшелчә һәм җиләк-җимеш ашауга күчсә, анда тискәре реакция барлыкка килүе мөмкин. Яңа төр ризыкка организм эзлекле рәвештә күнегергә тиеш.
Шуның кебек кояш диетасын да гадәти диетага әкренләп кертергә кирәк.
Тыштан яки эчтән алынган артык кояш энергиясе начар тәэсир итә. Иң яхшысы — әкренләп күнегә бару.
Кояш энергиясе — безнең тәлинкәдә. Анда тәмле ризыкны күп итеп салганда, без барысын да уйлап бетермибез... Кояш энергиясен ашыйбыз бит. һәр секунд саен кояш җиргә чиксез куәтле энергия җибәрә. Бу энергиянең бер өлеше җиргә, үсемлекләргә, үлән ашаучы хайваннарга, кешеләргә эләгә.
Кояш энергиясе азыкка җыелган. Аны калорияләр белән үлчиләр. Кешегә : көненә 2500-3000 ккал кирәк. Бу күпме, азмы? Әгәр бер кешенең ел буе ашаган энергиясен үлчәсәң, ул өч бүлмәле фатирны ай ярым дәвамында ) җылытырга җитәр иде. ? Энергия ризыкларда җылылык рәвешендә түгел, әлбәттә. Ул аның ? компонентларында: аксым, май, углеводларда җыелган. Аксымнар — һәр тере организмның төп матдәләре. Олы кешегә сәламәт булу өчен көненә 70 г аксым кирәк. 1 г аксым таркалганда 4 ккал энергия барлыкка килә.
Үсемлекләр — чын мәгънәсендә углевод «амбары» һәм алар энергиянең : төп чыганагы булып тора. 1 г углевод таркалганда, 4 ккал энергия бүленеп чыга, 1 тәүлеккә кешегә 400 г углевод кирәк. Рационның тагын бер мөһим өлеше — майлар. Майлар күзәнәкләрнең мембраналарын төзү, шулай ук энергияне «кара көнгә» саклау өчен кирәк. Тире астындагы май катламы бәрелү-сугылулардан саклаучы амортизатор хезмәтен үти. Аннан кала майда эри торган А, О, Е, К витаминнары кирәкле вакытка кадәр шушында «яшеренеп» тора. Ач торганда бу запас кими.
Майларның энергетик кыйммәтлеге югарырак — 1 г майда 9 ккал дан артыграк энергия бар. Майларны без терлекләрдән (терлек майлары, | туңмай), үсемлекләрдән (көнбагыш, зәйтүн һәм башка майлар) алабыз. Кешеләргә бу майларның ике төре дә бик мөһим. Шулай да кеше өчен үсемлек майлары яхшырак дип исәпләнә, чөнки аларны кулланганда йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы түбәнрәк.
Искәрмәләр
- ↑ Bonanno A., Schlattl H., Paternò L. The age of the Sun and the relativistic corrections in the EOS (ингл.) // Astronomy and Astrophysics / T. Forveille — EDP Sciences, 2002. — Vol. 390, Iss. 3. — P. 1115–1118. — ISSN 0004-6361; 0365-0138; 1432-0746; 1286-4846 — doi:10.1051/0004-6361:20020749 — arXiv:astro-ph/0204331
- ↑ Connelly J. N., Bizzarro M., Krot A. N., Nordlund Å., Wielandt D., Ivanova M. A. The absolute chronology and thermal processing of solids in the solar protoplanetary disk (ингл.) // Science / J. M. Berg, H. Thorp — AAAS, 2012. — Vol. 338, Iss. 6107. — P. 651—655. — 5 p. — ISSN 0036-8075; 1095-9203 — doi:10.1126/SCIENCE.1226919 — PMID:23118187
- ↑ Asplund M. The new solar abundances - Part I: the observations (ингл.) // Communications in Asteroseismology — 2007. — Vol. 147. — P. 76—79. — ISSN 1021-2043; 2224-8374 — doi:10.1553/CIA147S76
- ↑ http://nssdc.gsfc.nasa.gov/planetary/factsheet/sunfact.html — NASA.
- ↑ 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 Sun Fact Sheet . NASA.
- ↑ Defining our Place in the Cosmos — the IAU and the Universal Frame of Reference
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 Sun: Facts & figures . Solar System Exploration. NASA. Дата обращения: 26 июль 2011. Архивировано 2 гыйнвар 2008 года.
- ↑ 8,0 8,1 P. K. Seidelmann; V. K. Abalakin; M. Bursa; M. E. Davies; C. de Bergh; J. H. Lieske; J. Oberst; J. L. Simon; E. M. Standish; P. Stooke; P. C. Thomas. Report Of The IAU/IAG Working Group On Cartographic Coordinates And Rotational Elements Of The Planets And Satellites: 2000 (2000). Дата обращения: 22 март 2006. Архивировано 12 май 2020 года.