Күк
Күк (рус. небо; синий, сивый (о лошади), небесного цвета, диалектларда зеленоватый, зелёный) гомумтөрки, борынгы төрки кöк ← борынгы kök (угыз телләрендә гööк) «күк» → чуашча кăвак «зәңгәрсу» ~ монголча кöкö, кöке → бурятча хүхэ «күк». Бу тамыр төрки телләрдә күп мәгънәләргә ия һәм күп дериватларга (ясалма сүзләргә) нигез булып тора.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Җирдән югарыга караганда гөмбәз сыман булып күренә торган һава киңлеге;
- җирне чолгап алган галәм киңлеге;
- планетаара галәм киңлеге, космос;
- биеклек;
- сөйләм телендә: илаһи көчләр.
- күчерелмә мәгънәдә: дини карашлар буенча: югарыда фәрештәләр яши торган урын;
- күчерелмә мәгънәдә: кешенең эчке кичерешләре белән тудырылган дөньясы.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Җир-күк (җир йөзе; бөтен дөнья; барча табигать), күкрәү (яшен яшьнәгәндә дөбердәгән көчле тавыш барлыкка килү; данлыклы булып, шәп булып яшәү), күкрәү (шаулату-гөрләтү), күкрәүле (күкрәүле яңгыр: күкрәп ява торган яңгыр).
Өстәмә мәгълүмат
- Борынгы төркиләр карашында вертикаль дөнья өч өлештән гыйбарәт булган: Югары, Урта һәм Җир асты дөньясы. Бу дөньяларның һәрберсе белән аерым алла идарә иткән. Тәңре — Күк, Югары дөнья алласы. Калган дөньяларның аллалары да аңа буйсынган.
Борынгы төрки мифология турындагы хезмәтләрдә Тәңре — күктә яшәүче илаһият буларак түгел, ә күзгә күренмәгән, илаһи Күкнең үзе буларак тасвирлана. Тәңре белән Күк аерып каралмый. Күктә булган һәм аңа якын бар нәрсә табынуга лаек санала. Борынгы төркиләр зәңгәр күкне, андагы кояш, ай, йолдызларны изгеләштергәннәр. Кояш чыгышы тарафына хөрмәт белән караганнар. Бу күк — күзгә күренә торган матди күк түгел, ә бәлки рухи күк булган. Нәкъ менә «күк рухын» Тәңре дип йөрткәннәр.
- Күк күкрәү — яшен яшьнәгәндә, дөбердәү яки көчле шатырдау барлыкка килү. Яшеннең чаткысы күренгәннән соң, берничә секунд вакыт үтә. Аннары, күкне ярып, дөбердәгән тавыш ишетелә. Чынлыкта исә күк күкрәү яшен белән бергә барлыкка килә. Яктылык тизлеге тавыш тизлегенә караганда күпкә зуррак. Шуңа күрә башта яшеннең чаткысы күренә, аннары гына күк күкрәгән тавыш ишетелә.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Күк белән каплану / Күк белән ябылу
- берәр нәрсәнең түбәсе ябылмаганны аңлата.
Күк итәге
- күкнең горизонт сызыгы өстендәге өлеше, офык.
Күк ияләре
- илаһи көчләр.
Күк капусы ачылу
- дини ышануларга күрә, Кадер кичәсендә караңгы күк йөзендә күзләрне камаштырырлык якты ярык барлыкка килү (шуңа шаһит булган кешенең теләгән бөтен теләкләре кабул була дип санала);
- бәхет-шатлыкларга, уңышлы эш-гамәлләргә юл ачылу, мөмкинлек туу.
Күккә ашу
- бик биек булу; һавага, югарыга табан юнәлгән булу;
- рухлар дөньясына, югарыга күтәрелү (берәр изге турында);
- көтелмәгән көчле куаныч, шатлык кебек хисләр кичерү.
Күккә карап йөрү
- бер эшсез, шөгыльсез йөрү.
Күккә очыру
- юк итү, юкка чыгару; җимерү.
Күк көймәсе
- күкнең күренә торган өлеше; күк гөмбәзе.
Күк күкрәтү
- бик зур эшләр башкару; дан-шөһрәткә ия булу;
- бик зур җанлылык уяту, шау-гөр китерү;
- шау-шу күтәреп ачулану, тиргәү.
Күкнең җиденче катына менгерү
- бик нык куандыру, шатландыру; рәхәтлек тойгысы бирү.
Күкнең төбе тишелү
- көчле яңгыр яки кар яву.
Күктән алынган
- уйдырма.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Күккә карама, авызыңа чәүкә кунар.
- Җир белән күк арасы.
- Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
- Күккә менсәң — аягыңнан тартыр, җиргә керсәң — колагыңнан тартыр.
- Күккә баксам — күк ерак, җиргә бассам — җир каты.
- Җирнең чиге бар, күкнең чиге юк.
- Күкнең баскычы юк.
- Күк бер синең баш турында гына түгел.
- Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә тишегеннән караучыга дөнья бәләкәй.
- Җирдән бизеп күккә чыгып булмый.
- Бер күктә ике ай булмас.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Нигә күк һәрвакыт зәп-зәңгәр, гел зәңгәр?
Сагышлы зәңгәрлек сибелә күзләрдән?
Сөйсәң син әгәр дә, -
Сагыш бар зәңгәрдә.
Зәңгәр күк, зәңгәр күз, зәңгәр моң…
Мәхәббәт сагыштан тора ул.
(«Төсле җыр», Р.Абдуллин көе, Р.Вәлиев сүзләре)
Бик сагынсаң әгәр мине
Зәп-зәңгәр күккә кара.
Син яшәгән якка таба
Аккошлар очып бара.
Тик, әйт әле мәхәббәтне
Аккошларга тиңме без?
Тиң икәнбез, аккош булсын
Безнең шартлы билгебез.
(«Бик сагынсаң», Р.Гобәйдуллин көе, Р.Миңнуллин сүзләре)
Ал шәфәкътә, алтын сыман
Кызарып, кояш бата.
Йолдызларга көлемсерәп,
Зәңгәр күктә ай калка.
Эштә үткәндер көнегез,
Ямьле булсын кичегез.
Ай сокланып йөрсен күктә,
Күңелле ял итегез.
(«Күңелле ял итегез», З.Гыйбадуллин көе, Г. Зәйнәшева сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Күк караңгылыгы әкрен генә эри барып, йолдызлар бер-бер артлы сүнә башладылар (М. Галәү, «Мөһаҗирләр»).
Кичен яшелчә бакчасына барган Галя күк йөзенә зәңгәр күзләрен тутырып карады да: «Аяз, җил юк, кырау төшәргә тиеш», — дип уйлады (А. Алиш, «Яңа килен»).
Болар өстенә тау-таш җимергәндәй булып күк күкри, бер минутта бөтен дөньяны утка чолгардай күренгән коточкыч яшен яшьни башлады (Г. Ибраһимов, «Яз башы»).
Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе — бал катыш яшел башак исе таралган (М. Мәһдиев, «Кеше китә — җыры кала»).
Әмма синең хәл белән минем ул чактагы хәлем арасындагы аерма җир белән күк арасы бит! (В. Нуруллин, «Күпер чыкканда»).
Ул бернәрсәне әйбәт белә: күршең белән тату яшә, сәүдә ит, күк астында барыбызга да урын җитәрлек (М. Хәбибуллин, «Илчегә үлем юк»).
Синең кебек хәерче-ятимәгә күк капусы ачыламыни соң ул?! (В. Имамов, «Тозлы яра»).
Күк йөзе яктырып беткән инде, ә урман куелыгындагы алачык тирәсе һаман әле төн пәрдәсеннән арына алмый җәфалана (Г. Гыйльманов, «Албастылар»).
Бөдрәләнеп торган озын сары чәче, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләре һәркемнең һушын җуярлык (З. Мәхмүди, «Әче балан»).
Радик кинәт үлән буйлап тәгәрәп китте, күз алдында зәңгәр күк белән җир кочаклашып вальс әйләнгәндәй тоелды (М. Кәбиров, «Бердәнбер һәм кабатланмас»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.