Монгол теле

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Монгол теле
Үзисем: Монгол хэл
Илләр: Монголия, Кытай, Россия, Кыргызстан
Төбәкләр: Урта Азия, Ерак Көнчыгыш
Рәсми халәт: Монгол Республикасы
Сөйләшүчеләр саны: 5,7 миллион
Дәрәҗә: -
 Классификация
Төркем: ???
Язу: иске маңгул язуы[d] и кирилл язуы
Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97: мон 463
ISO 639-1: mn
ISO 639-2: mon
ISO 639-3: mon

Монгол теле (Monggol kele.svg mongɣol xele, Монгол хэл) — бу төшенчә Монголиянең монголлары телен вә барча Монгол төркеме телләрен аңлата. Моннан тыш «Монгол теле» термины белән шулай ук борынгы гомуми Монгол телен һәм иске язудагы Монгол телен атыйлар.

Монгол теле тар мәгънәдә

Монголиянең төп халкы булган монголларның, Кытайдагы Эчке Монголия һәм башка провинцияләрдә яшәүче монголларның төп аралашу теле. Төп диалект буенча гадәттә халха-монгол яки халха кенә дип атала.

Халха-монгол теленең әдәбият нормасы һәм Монголиянең дәүләт теле статусы бар. Бу телдә сөйләшүчеләр саны 2,3 млн. кеше чамасы (1995). Халха диалекты монгол теле диалектларының үзәк төркеменә керә. Шулай ук көнчыгыш һәм көнбатыш диалекталь группалар да аерыла. Диалектлар арасындагы аермалар нигездә фонетикада ята.

Монгол халык революциясеннән (кирил әлифбасы кулланыла башлый.

Монгол телләре төркеме

Халха-монгол теле белән монгол язуы теле монгол телләре төркеменә керә. Бу төркем түбәндәге төркемнәргә бүленә: Төньяк-Монгол телләре: ордос, хамниган, ойрат; Көньяк-Монгол телләре: дагур, шира-югур, дунсян, баоань, ту; Әфганстандагы могол теле башкалардан нык аерылып тора. Бу телләр бер-берсенә бик якын.

Төзелешләре буенча алар флективлык элементлары белән агглютинатив телләр буларак саналалар.

Монгол теле һәм кирилл әлифбасы

Монгол теле әлифбасында 35 хәреф:

Поз. Кирилл әлифбасы Исем IPA[1] ISO 9 Стандарт
романизация
THL Конгресс
китапханәсе
1 Аа а a a a a a
2 Бб бэ p, pʲ, b b b b b
3 Вв вэ w, wʲ v v w v
4 Г г гэ ɡ, ɡʲ, k, ɢ g g g g
5 Дд дэ t, tʲ, d d d d d
6 Ее е jɛ~jɜ, e e ye, yë ye, yö e
7 Ёё ё ë yo, yö yo ë
8 Жж жэ tʃ, dʒ ž j j zh
9 Зз зэ ts, dz z z z z
10 Ии и i i i i i
11 Йй хагас и i j ĭ i ĭ
12 (Кк) ка (, kʰʲ) k k k k
13 Лл эл ɮ, ɮʲ l l l l
14 Мм эм m, m m m m
15 Нн эн n, , ŋ n n n n
16 Оо о ɔ o o o o
17 Өө ө o ô ö ö ö
18 (Пп) пэ (, pʰʲ) p p p p
19 Рр эр r, r r r r
20 Сс эс s s s s s
21 Тт тэ , tʰʲ t t t t
22 Уу у ʊ u u u u
23 Үү ү u ù ü ü ü
24 (Фф) фэ, фа, эф (f) f f f f
25 Хх хэ, ха x, h x kh kh
26 Цц цэ tsʰ c c ts ts
27 Чч чэ tʃʰ č č ch ch
28 Шш ша, эш ʃ š š sh sh
29 (Щщ) ща, эшчэ (stʃ) ŝ šč shch shch
30 Ъъ хатуугийн тэмдэг ʺ ı ʺ ı
31 Ыы эр үгийн ы i y y î y
32 Ьь зөөлний тэмдэг ʲ ʹ ʹ ĭ i
33 Ээ э e è e e ê
34 Юю ю , ju û yu, yü yu, yü iu
35 Яя я ja, j â ya ya ia

Шулай ук карагыз

  1. Svantesson, Jan-Olof, Anna Tsendina, Anastasia Karlsson, Vivan Franzén. 2005. The Phonology of Mongolian. New York: Oxford University Press: 30-40.