Калмык теле
Калмык теле (үз атамасы Хальм́г кел́н) — калмыкларның теле. Калмыкия Республикасының дәүләт телләренең берсе. Калмык телендә сөйләшүчеләр РФ төбәкләрендә (Әстерхан, Ростов өлкәләрендә), Кыргызстанда (Ыссык Күл өлкәсендә) тупланып яшиләр. Шулай ук Көнбатыш Европа илләрендә (Алмания, Франция), АКШта (Джерси штаты, Филадельфия) аз санлы калмык телен кулланучылар төркемнәре бар. Барлык илләрдәге калмыкларның гомуми саны 360 800. РФ төбәкләрендә 183 000 калмык яши (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык телендә сөйләшүчеләр 80 500 (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык теленә урта дәрәҗәдә юкка чыгу куркынчы яный[2].
Калмык теле монгол телләренең көнбатыш төркеменә карый. 3 сөйләше бар: дербет сөйләше, торгут сөйләше, бузау (дон) сөйләше.
Фонетика
Морфология
Алфавит
| A a | Ә ә | Б б | В в | Г г | Һ һ | Д д | Е е |
| Ё ё | Ж ж | Җ җ | З з | И и | Й й | К к | Л л |
| М м | Н н | Ң ң | O o | Ө ө | П п | Р р | С с |
| Т т | У у | Ү ү | Ф ф | Х х | Ц ц | Ч ч | Ш ш |
| Щ щ | ъ | Ы ы | ь | Э э | Ю ю | Я я |
1648-1924 елларда калмыклар тодо бичиг дип аталучы гомумойрат (монгол) язуыннан файдаланган, язма әдәбият та әлеге язуда барлыкка килгән. Ойрат әдәби телендә XVII-XIX гасырларда иҗат ителгән язма истәлекләр сакланган. 1924 елда рус графикасы нигезендә әлифба кабул ителә. 1931-1938 елларда калмыклар латин язуын кулланган. 1939 елдан рус графикасындагы әлифба кертелә. Калмык телендә «Хальмг үнн» газеты нәшер ителә; периодик рәвештә «Теегин герл» әдәби журналы, «Байр», «Байрта» яшүсмерләр һәм балалар журналы чыга.
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 12 (Исл-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9
Әдәбият
- Биткеева А. Н. Калмыцкий язык в современном мире. М., 2006.
- Убушаев Н. Н. Диалектная система калмыцкого языка. Элиста, 2006.