Хакас теле
Хакас теле (үзатамасы Хакас тілі, элек Хakas tįlį, тадар тілі) — хакаслар сөйләшкән тел. Хакасия, Тува һәм Красноярск крае җирләрендә таралган. Хакас телендә сөйләшүчеләр саны — якынча 52 мең кеше.
Телнең дүрт диалекты аерыла: сагай, качин, кызыл һәм шор диалектлары. Әдәби тел нигезе булып сагай һәм качин диалектлары санала.
Язу
1924 елда кирил әлифбасы нигезендә язу булдырыла. 1929 елда ул латин әлифбасына, ә 1939 елда янә кириллицага күчерелә. Тел үзе XVIII гасырдан башлап өйрәнелә.
| А а | Б б | В в | Г г | Ғ ғ | Д д | Е е | Ё ё |
| Ж ж | З з | И и | Й й | I i | К к | Л л | М м |
| Н н | Ң ң | О о | Ö ö | П п | Р р | С с | Т т |
| У у | Ӱ ӱ | Ф ф | Х х | Ц ц | Ч ч | Ӌ ӌ | Ш ш |
| Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь | Э э | Ю ю | Я я | |
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Ethnologue entry for Khakas [ингл.]
- Hakas People and Hakasia 2005 елның 18 декабрь көнендә архивланган. [ингл.]
- Учебники хакасского языка