Ингуш теле
Ингуш теле (үзатамасы ГӀалгӀай мотт, гъалгъай мотт) — ингушларның теле. Ингушетиянең дәүләт телләренең берсе. Шулай ук Грозный, Владикавказ шәһәрләрендә, Төньяк Осетиянең Пригородный районы авылларында таралган. РФ буенча ингуш телендә сөйләшүчеләр саны — 405,5 мең (2002, халык исәбен алу), ↓ 305 860 (2010, халык исәбен алу). Ингуш теле вайнах (нах-дагстан) телләренә карый. Чечен теленә якын. Диалектларга бүленми.
Әлифба
| А а | Аь аь | Б б | В в | Г г | ГӀ гӀ | Д д | Е е |
| Ё ё | Ж ж | З з | И и | Й й | К к | Кх кх | Къ къ |
| КӀ кӀ | Л л | М м | Н н | О о | П п | ПӀ пӀ | Р р |
| С с | Т т | ТӀ тӀ | У у | Ф ф | Х х | Хь хь | ХӀ хӀ |
| Ц ц | ЦӀ цӀ | Ч ч | ЧӀ чӀ | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ | Ы ы |
| Ь ь | Э э | Ю ю | Я я | Яь яь | Ӏ |
Сузык авазлар өлкәсе
Сузык авазлар өлкәсе (вокализм) иренләшкән һәм иренләшмәгән, йомшак һәм каты алгы һәм урта рәт сузыклардан тора. Югары күтәрелешле һәм түбән күтәрелешле дифтонглар киң таралган. Ингуш телендәге сузык авазларга ябык иҗекләрдәге сузык авазның /и/ фонемасын йотуы аркасында килеп чыгучы борынлаштыру (назализация) күренеше хас.
Тартык авазлар
Тартык авазлар өлкәсе (консонантизм) бугазда тавыш ярыларының кысылуы (йомылуы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән бугаз тартыкларының күп булуы белән аерылып тора. Саңгырау өрелмәле тартыклар сүз азагында яңгырауга әйләнә. Ингуш телендә башка вайнах телләрендә булмаган /ф/ фонемасы бар. Ингуш телендә сүз басымы динамик, 1-енче иҗеккә төшә.
Грамматик төзелеше
Грамматик төзелеше буенча ингуш теле агглютинатив-фрекатив телләргә керә. Сүз ясалуның төп ысуллары — префикс ярдәмендә, суффикс ярдәмендә, кушма сүзләр ясалу, редупликация һәм конверсия. Ялгызлык исемнәрнең 3 классы, күплек сандагы исемнәрнең 3 классы бар[4].
Килешләр — номинатив, генитив, датив, эргатив, латив, локатив, компаратив, эллатив, аблатив һ.б.
Фигыльнең төр (рус. вид), вакыт, юнәлеш, сан, класс категорияләре, шулай ук күп санлы яңа сүз ясалу ысуллары бар. Фигыльнең теләк юнәлешендә күп санда вакыт формалары, боерык юнәлешендә күп санда әдәплелек формалары урын алган. Сыйфат фигыль, хәл фигыль янәшәсендә фигыльнең масдар (эш исеме) формасы да бар.
Лексика
Язу
Ингуш телендә беренче әлифба гарәп графикасы нигезендә 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң барлыкка килгән. 1921 елда Заурбек Мальсагов (ru) Тау республикасы халык мәгарифе халык комиссариаты раслаган, латиницага нигезләнгән ингуш әлифбасын төзи. 1938 елдан кириллица нигезендәге әлифбага алыштырылган. 1923–1928 елларда берничә кат үзгәртелгән мөстәкыйль ингуш әлифбасы кулланылса, 1928–1938 елларда уртак чечен-ингуш әлифбасы кулланыла.
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 11 (Изл-Исл). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-342-2
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ ИНГНИИ им. Ч. Э. Ахриева
- ↑ 1 [ингл.]
- ↑ Красная книга языков ЮНЕСКО
- ↑ Система именных классов в нахских языках(үле сылтама)