Ингушлар

Ингушлар (үзаталышы ингуш. ГIалгIай) – Төньяк Кавказдагы вайнах халкы. Нах телләренә керүче ингуш телендә сөйләшәләр. Язулары кирилл әлифбасы нигезендә. Гомум саны якынча 500 мең кеше, шулардан 525 меңе Россиядә (2009 елда), зур өлеше Ингушетиядә – 413 мең кеше. Төньяк Осетиядә – 38 мең. Россия тышында: Казакъстанда – 35 мең, Төркиядә – 30 мең, Сүриядә, Ливанда һәм Үрдүндә 20шәр мең.

Нигездә Ислам динендә. Ислам якынча 200 ел элек кабул ителгән.