Ингушетия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Ингушетия Республикасы
ГІалгІай Мохк
Ингушетия
Байрак Илтамга
Ингушетия байрагы Ингушетия гербы
Ингушетия урнашуы
Дәүләт төзелеше республика
Рәсми тел рус, ингуш
Башкала Магас
Башлык Махмуд-Али Калиматов
Премьер-министр Руслан Гагиев
Шура башлыгы
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

3 600 км²
-%
Халык саны
– Барлыгы (2007)
– Тыгызлык

530 100 кеше
150 кеше/км² кеше/км²
Акча RUB
Вакыт UTC MSK (UTC+3, летом UTC+4)
Пәрәвез домены юк
Телефон коды +7

Ингуше́тия Республикасы (Көньяк федераль округка керә.

Башкаласы — Чичән Республикасы, Гөрҗистан, Төньяк Осетия белән чиктәш.

1992 елның 4 июнендә барлыкка килә.

Географик урыны

Зур кавказ сырты тауалдының төньяк тау битендә, аның үзәгендә урнашкан.

Этимология

Республика исеме халык исеменнән (Ангушт авылы исеменнән) һәм грузин суффиксы -етидан барлыкка килә һәм «ингушлар торган җир» дип тәрҗемә ителә. Халыкның үзатамасы — «ГІалгІай».

Тарих

Ингушетия Россия империясенә 1770 елда кертелә. 1860 елда Александр II карары буенча төньяк Кавказның көнчыгыш өлешендә Терск өлкәсе төзелә, аңарга Чечен, Ичкерия, Ингуш һәм Таулы округлар кертелә.

Совет хакимияте урнашканнан соң, бу өлкә бетерелә, ә чечен (Ичкерия белән берләштерелеп) һәм Ингуш (Таулы белән берләштерелеп) округлары мөстәкыйль территориаль берләшмәгә әйләндерелә.

Бер елдан соң, Тау АССРына керәләр.

Ингуш АО төзелә.

1934 елның 15 гыйнварында Чечен-Ингуш автономияле өлкәсе төзелә, ә 1936 елның 5 декабрендә Чечен-Ингуш АССР үзгәретелә.

Төньяк Осетия АССРына, Назрань районы буларак кертелә.

Тау яны районы Төньяк Осетия АССРында кала.

1991 елның 15 маенда ЧИАССР Чечен-Ингуш Совет Социалистик Республика итеп үзгәртелә.

1991 елның 1 октябрендә РСФСРның ЮгарыСоветы карары белән Чечен-Ингуш Республикасы Чечен һәм Ингуш Республикаларына бүленә.

Депортацияләнгән ингушлар кайткач Төньяк Осетиянең Шәһәр яны районына дәгъва белдерәләр, һәм осетин-ингуш конфликты була. Бу хәл әле дә чишелмәгән. 1992 елның 10 декабрендә РСФСРның 1978 елгы Конституциясенә үзгәртүләр кертеп, Чечен-Ингушетияне Ингуш һәм Чечен республикаларына бүләләр[2].

Республикага Чечен-Ингушетиянең өч районы кертелә: Сунжен, Малгобәк һәм Назрань. Башкала итеп элеккеге район үзәге — Назрань сайлана. Республиканың яңа башкаласы — Магас.

Халык

Халкы — 530 100 кеше (2009).[чыганагы?] Халык тыгызлыгы — 150 кеше/км² (2009), шәһәр халкы — 45 % (2009). Халкы — 403 820 кеше (2010)[3]

Халык исеме 2010 елда[3] Процент
Ингушлар 375 537 94,1
Чеченнар 19 765 4,6
Руслар 3 615 0,9
Башкалар 4 903 1,2
саны меңнән артык халыклар күрсәтелгән

Торак пунктлары

5 мемеңнән күбрәк халкы булган торак пунктлары
2009 елның 1 гыйнварына
Назран 135,5 (2009) Яндаре 15,0
Орджоникидзев 70,0 Долаково 10,0
Малгобек 45,0 (2009) Өске Ачалуклар 9,0
Карабулак 40,0 (2009) Инаркалар 8,0
Экажево 25,0 Али-Юрт 7,5
Троицкая 25,0 Вознесенская 7,0
Нестеров 20,0 Пседах 7,0
Кантышево 16,0 Галаш 7,0
Сурхах 15,0 Урта Ачалук 5,5
Сагопша 11,0

Административ бүленеше

Төп мәкалә: Ингушетиянең административ бүленеше

Муниципаль районнары

Район исеме Административ үзәк
1 Джейрах районы Джейрах
2 Малгобек районы Малгобек
3 Назрань районы Назрань
4 Сунжен районы Орджоникидзев

Чикләр

Чичәнстан, Гөрҗистан, Төньяк Осетия белән чиктәш. Ике республиканың да рәсми карталарында чиктәшлекләре күрсәтелсә дә, Ингушетия Кабардин-Балкария белән чиктәш түгел. Аларны, Төньяк Осетиянең нигездә ингушлар торучы Хурикау торагы урнашкан тар территория аерып тора.

Ингушетия белән Төньяк Осетия арасында бәхәс бара — Ингушетия Владикавказдан көнчыгышта урнашкан Төньяк Осетиянең Шәһәр яны районына дәгъва белдерә.

Ингушетиянең Гөрҗистан белән чиге 70 кмга кадәр сузылган. Бу чикьяны территорияләрендә зур ингуш нәсел авыллары урнашкан — Оздовлар, Картоевлар, Барахоевлар, Евлоевлар, Хамхоевлар, Цороевлар, Баркинхоевлар һ.б.

Чичәнстан белән Ингушетия арасында 1934 елгы чик саклана, ләкин территория өчен бәхәсләр бара (мәсәлән, Сунжен районы өчен). Кайбер ММЧ, аерым алганда EuroNews, карталарында Ингушетиянең Цорейлам сыртыннан көньяктарак территориясен Чичәнстанга кертә[4][5].

Ингушетия территориясе буенча Россиянең иң кечкенә регионы (федераль күләмдәге шәһәрләрне санамаганда).

Хәзерге хәлләр

Ингушетиядә хәлләр киеренке кала бирә. Гади халыкны урлау, үтерү, нәселара конфликтлар һәм политик интригалар көндәлеккә әверелә баралар. 2009 елның июнендә Ингушетиянең элеккеге вице-премьеры — Башир Аушев билгесезләр тарафыннан үтерелә[6].

2009 елның 15 июлендә Назрань районының Гази-Юрт торак урынында «Кавказ» автомагистралендә Ингушетиянең суд приставының машинасын утка тоталар. Беренче мәгълүматларга караганда[7] машинадагы ике кеше үлә. Яралар алган бала шифаханәгә озатыла.

2009 елның 17 августында Назраннең ГУВД бинасы янында шартлау була, нәтиҗәдә, 20 кеше үлә һәм 140 чамасы кеше яралана[8][9].

Махмуд-Али Калиматов сайлана[10].

Мәдәният

  • «Ингушетия» — Ингушетия Республикасының дәүләт халык биюе ансамбле.

Шулай ук карагыз

  • Ингуш дәүләт университеты
  • Төньяк Осетиянең Шәһәр яны районы
  • Осетин-ингуш конфликты
  • Ингушетия Республикасы Конституциясе
  • Ингушетия.Ru

Сылтамалар

Искәрмәләр