Ханты-Манси — Югра автономияле округы

Ханты-Манси — Югра автономияле округы (рус. Ха́нты-Манси́йский автоно́мный о́круг — Югра́) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында). Урал федераль округына керә.

Административ үзәге — Ханты-Мансийск шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Регион
Төньяк Ямал-Ненец автономияле округы
Көнчыгыш Красноярск крае
Көньяк-көнчыгыш Тум өлкәсе
Көньяк Төмән өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Свердловск өлкәсе
Көнбатыш Коми Республикасы

ХМАО Көнбатыш Себер тигезлегенең үзәк өлешендә, Об һәм Иртеш елгаларның түбән агымында урнашкан. Көнбатышта чиге Урал таулары буйлап үтә. Нефть һәм газның эре чыганаклары бар.

Климат континенталь. Гыйнварның уртача температурасы -18°…-23°С, июльнең уртача температурасы +16°…+19°С. Еллык явым 400– 500 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере — 130 көн.

Төп елгалар — Об һәм аның кушылдыклары (Иртеш, Төньяк Сосьва, Вах, Пим, Лямин, Назым, Казым). Күлләр күп (1500 дән артык), шуларның кайберләре системаларны хасил итәләр. Шактый өлешне сазлыклар алып торалар. Туфраклар— торф-сазлык, көлсу һәм аллювиаль.

Чыршы, нарат, эрбет, каен үсә. Кыргый хайваннардан йоклач, кеш, себер көзәне, төлке, ак куян, сусар һ.б. бар. Кошларның ике йөзгә якын төре, шул исәптә боҗыр, суер, көртлек бар. Елгаларда һәм күлләрдә җалык (сөләйман балыгы, ала балык, мәрсин балыгы һ.б.) күп.

«Кече Сосьва», «Юган» тыюлыклары, «Нумто», «Себер Уваллары» табигый парклары, «Конда күлләре», «Югары Конда» заказлыклары бор.

Тарих

Хант-Вогул милли округы 1930 елның 10 декабрьдә барлыкка килгән. 1940 елның 23 октябрьдә исемен Хант-Манси милли округына алыштыра. 1978 елдан — Хант-Манси автономияле округы; 2003 елдан — Ханты-Манси — Югра автономияле округы.

1930–1934 елларда Урал өлкәсе составында, 1934 елда — Обь-Иртеш өлкәсе составында, 1934–1944 — Омск өлкәсендә. 1944 елдан Төмән өлкәсе составында, 1993 елданРоссия Федерациясенең мөстәкыйль субъекты.

Халык

Халык саны 1 558 004 кеше (2012 елына прогноз). Шәһәрәрдә халыкның 91,5 % өлеше яши (2009 ел).

Халыкның табигый үсеше: 9,6 (1000 кешегә, 2010)

Милли состав

Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.) 2010 ел[2]
Руслар 67 616 (72,5%) 89 813 (72,5%) 208 500 (76,9%) 423 792 (74,3%) 850 297 (66,3%) 946 590 (66,1%) 973 978 (68,1%)
Татарлар 2 227 (2,4 %) 2 938 (2,4 %) 14 046 (5,2 %) 36 898 (6,5 %) 97 689 (7,6 %) 107 637 (7,5 %) 108 899 (7,6 %)
Украиннар 1 111 (1,2 %) 4 363 (3,5 %) 9 986 (3,7 %) 45 484 (8,0 %) 148 317 (11,6 %) 123 238 (8,6 %) 91 323 (6,4 %)
Башкортлар 9 (0,0 %) 91 (0,1 %) 1 244 (0,5 %) 7 522 (1,3 %) 31 151 (2,4 %) 35 807 (2,5 %) 35 428 (2,5 %)
Әзериләр  — (0,0 %)  — (0,0 %) 136 (0,0 %) 1 263 (0,2 %) 12 846 (1,0 %) 25 088 (1,8 %) 26 037 (1,8 %)
Хантлар 12 238 (13,1 %) 11 435 (9,2 %) 12 222 (4,5 %) 11 219 (2,0 %) 11 892 (0,9 %) 17 128 (1,2 %) 19 068 (1,3 %)
Беларуслар 141 (0,2 %) 1 281 (1,0 %) 3 362 (1,2 %) 7 555 (1,3 %) 27 775 (2,2 %) 20 518 (1,4 %) 14 703 (1,0 %)
Комыклар  — (0,0 %)  — (0,0 %) 5 (0,0 %) 89 (0,0 %) 9 554 (0,7 %) 13 849 (1,0 %)
Чуашлар 45 (0,0 %) 289 (0,2 %) 1 929 (0,7 %) 4 739 (0,8 %) 15 261 (1,1 %) 13 596 (0,9 %)
Ләзгиләр  — (0,0 %)  — (0,0 %) 44 (0,0 %) 216 (0,0 %) 8 580 (0,6 %) 13 335 (0,9 %)
Мансилар 5 768 (6,2 %) 5 644 (4,6 %) 6 684 (2,5 %) 6 156 (1,1 %) 6 562 (0,5 %) 9 894 (0,7 %) 10 977 (0,8 %)
Үзбәкләр 2 (0,0 %)  — (0,0 %) 57 (0,0 %) 216 (0,0 %) 5 182 (0,4 %) 9 970 (0,7 %)
Таҗиклар  — (0,0 %)  — (0,0 %) 23 (0,0 %) 94 (0,0 %) 5 651 (0,4 %) 9 793 (0,7 %)
Молдаваннар  — (0,0 %) 564 (0,5 %) 579 (0,2 %) 1 735 (0,3 %) 10 861 (0,8 %) 9 476 (0,7 %)
Лаклар  — (0,0 %)  — (0,0 %) 10 (0,0 %) 45 (0,0 %) 8 005 (0,6 %) н.д.
Чирмешләр 34 (0,0 %) 54 (0,0 %) 712 (0,3 %) 1 791 (0,3 %) 7 309 (0,5 %) 7 289 (0,5 %)
Чеченнар 5 (0,0 %)  — (0,0 %) 68 (0,0 %) 269 (0,0 %) 6 943 (0,5 %) 6 889 (0,5 %)
Алманнар 177 (0,2 %) 2 059 (1,7 %) 2 069 (0,8 %) 3 499 (0,6 %) 7 846 (0,6 %) 6 828 (0,5 %)
Әрмәннәр 5 (0,0 %)  — (0,0 %) 147 (0,0 %) 893 (0,2 %) 6 471 (0,5 %) 6 343 (0,4 %)
Мордва 64 (0,1 %) 125 (0,1 %) 1 162 (0,4 %) 3 155 (0,6 %) 6 386 (0,5 %) н.д.
Казакълар 89 (0,1 %) 103 (0,1 %) 179 (0,1 %) 563 (0,1 %) 4 258 (0,3 %) н.д.
Удмуртлар 36 (0,0 %) 71 (0,1 %) 1 304 (0,5 %) 2 029 (0,4 %) 3 670 (0,3 %) н.д.
Коми 2 436 (2,6 %) 2 803 (2,3 %) 3 150 (1,2 %) 3 105 (0,5 %) 3 081 (0,2 %) 2 364 (0,2 %)
Коми-пермяклар  — (0,0 %) 18 (0,0 %) 466 (0,2 %) 1 335 (0,2 %) 2 704 (0,2 %) н.д.
Милләтен билгеләнмәгәннәр 16 (0,0 %) 4 (0,0 %) 5 (0,0 %) 4 (0,0 %) 13 210 (0,9 %) 102 138 (0,0 %)

Статистика

Халык саны, мең кеше Туулар Үлемнәр Үзгәрешләр Туучылар саны (1000 кешегә) Үлүчеләр саны (1000 кешегә) Үзгәрешләр (1000 кешегә)
1970 281 5 959 2 025 3 934 21.2 7.2 14.0
1975 415 9 450 2 572 6 878 22.8 6.2 16.6
1980 649 13 901 4 116 9 785 21.4 6.3 15.1
1985 1 041 25 130 4 863 20 267 24.1 4.7 19.5
1990 1 274 21 812 5 354 16 458 17.1 4.2 12.9
1991 1 276 19 060 5 884 13 176 14.9 4.6 10.3
1992 1 270 15 849 7 132 8 717 12.5 5.6 6.9
1993 1 274 14 531 9 401 5 130 11.4 7.4 4.0
1994 1 286 15 120 9 937 5 183 11.8 7.7 4.0
1995 1 298 14 418 10 041 4 377 11.1 7.7 3.4
1996 1 310 14 469 9 508 4 961 11.0 7.3 3.8
1997 1 330 14 640 8 497 6 143 11.0 6.4 4.6
1998 1 351 15 600 8 164 7 436 11.5 6.0 5.5
1999 1 359 14 728 8 476 6 252 10.8 6.2 4.6
2000 1 372 15 579 9 426 6 153 11.4 6.9 4.5
2001 1 398 17 130 9 863 7 267 12.3 7.1 5.2
2002 1 426 19 051 9 829 9 222 13.4 6.9 6.5
2003 1 445 19 883 10 000 9 883 13.8 6.9 6.8
2004 1 456 20 377 9 828 10 549 14.0 6.8 7.2
2005 1 466 19 958 10 415 9 543 13.6 7.1 6.5
2006 1 476 20 366 10 077 10 289 13.8 6.8 7.0
2007 1 487 21 887 10 093 11 794 14.7 6.8 7.9
2008 1 500 23 197 10 215 12 982 15.5 6.8 8.7
2009 1 513 23 840 10 107 13 733 15.8 6.7 9.1
2010 1 527 25 089 10 447 14 642 16.4 6.8 9.6

Торак пунктлары

Ханты-Манси автономияле округының эре шәһәрләре

Округта туганнар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр