Төмән өлкәсе

Төмән өлкәсе (рус. Тюменская область) — Россиянең субъекты, Көнбатыш Себер тигезлегендә урнашкан. Мәйданы — 1 435,2 мең км². Халык исәбе — 3 430 мең (2010). Шәһәрләрдә яшәүчеләр нисбәте — 91 %. Үзәге — Төмән шәһәре. Өлкәгә шулай ук Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары да керә.

География

Чиктәшлек

Як Россия субъекты яки дәүләт
Төньяк-көнбатыш Архангельск өлкәсе (Ненец автономияле округы)
Көнбатыш Коми Республикасы
Көньяк-көнбатыш Свердловск өлкәсе, Корган өлкәсе
Көньяк Казакъстан
Көньяк-көнчыгыш Омск өлкәсе, Тум өлкәсе
Көнчыгыш Красноярск крае

Төмән өлкәсе Россиянең Азия өлешендә, Көнбатыш Себер тигезлегендә урнаша. Мәйданы буенча Россия субъектлары арасында өченче урында тора.

Кырый нокталары

Гидрография

Өлкәнең төп елгаларыОб һәм аның кушылдыклары: Иртеш, Тубыл, Зур Юган, Зур Салым, Төньяк Сосьва, Вах, Казым, Полуй; Таз, Пур, Надым.

Климат

Өлкәнең төньягында — арктик яки субарктик климат, калган өлешендә — уртача климат. Өлкә территориясенең 40% өлеше Ерак Төньяк районнары һәм аңа тигез булган территориясе дип санала.

Гыйнварның уртача температурасы — -28,9 °С…-16 °С, Июльнең уртача температурасы — +4 °С…+19 °С. Ел эчендә явымнар күләме — 222—580 мм.

Торак пункт Абсолют минимумы, °C Иң салкын айның температаурасы, °C Иң салкынысы өч айның температаурасы, °C Еллык уртача температурасы, °C Иң җылы айның температурасы, °C Иң җылысы өч айның температурасы, °C Абсолют максимумы, °C Уртача еллык явым-төшем күләме, мм
Няксимволь −51,6 −19,4 −18,0 −1,2 17,4 14,9 36,2 536
Соргыт −55,2 −20,0 −18,8 −1,7 18,2 15,7 34,7 580
Тубыл −51,8 −17,1 −15,9 0,9 18,7 16,9 37,2 476
Төмән −46,1 −14,9 −13,7 2,2 18,8 17,2 38,0 478
Ханты-Мансийск −49,0 −18,9 −17,4 −0,8 18,4 16,1 34,5 530

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Туфраклар күбесенчә комлы көлсу, комлы һәм торф-сазлы. Кырый төньякта (Ямал һәм Гыда урымутравлары) — тундра туфраклары, төньякта — катыр туфраклар белән болын-кара туфраклар.

Халык

Милли состав

Өлкәнең төп халкы — ненецлар, хантлар, мансилар, селькуплар, себер татарлары, казакълар.

Милли состав (Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән)

Халык 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 894 008 81,9% 1 141 053 81,2% 1 492 516 79,2% 2 248 254 72,6% 2 336 520 71,6% 2 352 063 69,3%
татарлар 72 306 6,6% 102 859 7,3% 136 749 7,3% 227 423 7,3% 242 325 7,4% 239 995 7,1%
украиннар 17 643 1,6% 25 872 1,8% 79 925 4,2% 260 203 8,4% 211 372 6,5% 157 296 4,6%
башкортлар 282 ~0,0% 1 929 0,1% 9 913 0,5% 41 059 1,3% 46 575 1,4% 46 405 1,4%
әзериләр - ~0,0% 403 ~0,0% 2 645 0,1% 19 455 0,6% 42 359 1,3% 43 610 1,3%
ненецлар 14 828 1,4% 18 769 1,3% 19 008 1,0% 22 619 0,7% 27 965 0,9% 31 621 0,9%
хантлар 17 219 1,6% 19 491 1,6% 18 762 1,0% 20 371 0,7% 26 694 0,8% 29 277 0,9%
чуашлар 7 595 0,7% 16 236 1,2% 19 337 1,0% 31 236 1,0% 30 205 0,9% 25 690 0,8%
белоруслар 8 194 0,8% 10 376 0,7% 16 524 0,9% 49 057 1,6% 35 996 1,1% 25 648 0,5%
алманнар 24 174 2,2% 20 969 1,5% 22 316 1,2% 29 569 1,0% 27 196 0,8% 20 723 0,6%
казакълар 6 371 0,6% 8 868 0,6% 10 196 0,5% 15 682 0,5% 18 639 0,8% 19 146 0,6%
мансилар 5 829 0,5% 7 025 0,5% 6 727 0,4% 7 268 0,2% 10 561 0,3% 11 614 0,3%
комилар 10 177 0,9% 10 606 0,8% 10 728 0,6% 10 912 0,4% 10 555 0,3% 8 469 0,2%
селькуплар 1 255 0,1% 1 751 0,1% 1 704 0,1% 1 632 0,1% 1 857 0,1% 2 065 0,1%
башкалар 12 245 1,1% 19 894 1,4% 38 134 2,0% 112 917 3,6% 196 022 6,0% 382 133 11,3%
барлык 1 092 126 100,0% 1 406 101 100,0% 1 885 184 100.0% 3 097 657 100,0% 3 264 841 100,0% 3 395 755 100,0%

Торак пунктлар

Төмән өлкәсе торак пунктлары (Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлардан башка)

Административ-территориаль бүленеше

Районнар

1. Абатское районы
2. Армизонское районы
3. Аромаш районы
4. Бердюжье районы
5. Вагай районы
6. Викулово районы
7. Голышманово районы
8. Заводоуковски районы
9. Исәт районы
10. Ишем районы
11. Казанское районы

12. Түбән Тәүде районы
13. Омутинское районы
14. Сладково районы
15. Зур Сорокино районы
16. Тубыл районы
17. Төмән районы
18. Уат районы
19. Упорово районы
20. Юрга районы
21. Яулытора районы
22. Яркәү районы

Шәһәрләр

Икътисад

Икътисадының нигезе — нефть һәм газ табу сәнәгате. Нефть чыганаклары — Самотлор, Холмогор һ.б.; газныкы — Уренгой, Ямбург, Медвежья һ.б. Газ эшкәртелә. Машина төзелеше һәм металл эшкәртү (станоклар, приборлар, суднолар, автотрактор һәм тимерчелек прессы җиһазлары, аккумуляторлар һ.б.), урман һәм агач эшкәртү (фанир җитештерү, җыелма өйләр, мебель), химия (пластмасса, химия-фармацевтика продукциясе һ.б.), азык-төлек (балык) һәм җиңел сәнәгать тармаклары үскән. Соргытта ГРЭС-1 һәм ГРЭС-2 эшли. Нефть үткәргечлар: Самотлор–Әлмәт, Самотлор–Самара, Соргыт–Полоцк һ.б.; газүткәргечләр: Төмән өлкәсе төньягы—Урал—Үзәк; Уренгой—Чиләбе—Яңа Псков; Пунга—Ухта; Ямбург—Елец; УренгойПомарыУжгородКөнбатыш Европа, һ.б.

Өлкәдә туганнар

  • Александр Алябьев — композитор.
  • Дмитрий Менделеев — рус галиме, химик, физикохимик, физик, метролог, икътисадчы, технолог, геолог, метеоролог, мөгаллим, һава гизүче, приборлар уйлап табучы.

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2012-11-22 
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-22 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-06-19, retrieved 2012-06-19 
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=68
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=66
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=66
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=60
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2006-11-04, retrieved 2012-11-23 
  9. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-03-22, retrieved 2012-11-23 
  10. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-08-04, retrieved 2012-11-24 

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр