Яулытора
1782 | |||||
Яулытора | |||||
---|---|---|---|---|---|
![]() | |||||
|
|||||
56°39′ с. ш. 66°18′ в. д.GЯO | |||||
Ил | |||||
Район | Яулытора районы | ||||
Тарих һәм география | |||||
Нигез салына | 1659 | ||||
Мәйдан |
|
||||
Мәркәз биеклеге | 60 метр | ||||
Сәгать кушагы | UTC+05:00 | ||||
Халык саны | |||||
Халык саны | |||||
Санлы идентификатор | |||||
Телефон коды | 34535 | ||||
Почта индекслары | 627010 | ||||
|
|||||
[http://yalutorovsk.admtyumen.ru/] | |||||
|
Яулытора, Ялутор (рус. Ялуторовск) — Төмән өлкәсендәге кече шәһәр, Яулытора районының административ үзәге.
Халык саны — 36 949 кеше (2010).[2]
География
Ялутор Тубыл елгасы өстендә, Төмәннән 78 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Екатеринбург — Омск тимер юлында станция.
Сәгать поясы
Яулытора Екатеринбург вакыты (Yekaterinburg Time Zone, YEKT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +5:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +2 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+2 итеп күрсәтелә.
Тарих
Ялутор бистәсе 1659 елда Яулы-Тура татар шәһәрлеге урынында нигезләнә. 1719 елдан — Себер губернасы Тубыл провинциясенең Ялутор дистрикты үзәге.
Ялутор өязе үзәге була.
XIX гасырда шәһәрдә сөргенгә сөрелгән декабристлар яшәгәннәр.
1912 елда Яулыторага беренче поезд килә.
Төмән губернасы составында, 1923 елдан — Яулытора районы үзәге.
Об-Иртыш өлкәсе составында, 1934—1944 елларда — Омск өлкәсе составында, 1944 елдан — Төмән өлкәсе составында.
Халык
1840[3] | 1856[4] | 1897[5] | 1913[4] | 1926[4] | 1931[4] | 1939[4] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 805 | ~3 300 | 3 330 | ~6 100 | ~5 700 | ~6 200 | ~13 600 | 20 188 | 25 426 | 32 914 | 36 841 | 36 088 | 36 949 |
Милли состав
Милләт | 2002[11] | 2010[12] |
---|---|---|
руслар | 88,6% | 88,7% |
татарлар | 6,6% | 6,5% |
украиннар | 1,1% | 1,0% |
Икътисад
«Ялуторовскмолоко» сөт-консервлар комбинаты, ит комбинаты, тегү фабрикасы. Тимер-бетон әйберләр, такта яру һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау заводы.
Югары уку йортлары
- Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы.
Татар матбугаты
1931—1935 елларда шәһәрдә татар телле «Kymək xuçalьq» («Күмәк хуҗалык») гәҗите нәшер ителгән.
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ 2,0 2,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-24
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/jalutorovsk/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=735
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-27
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-27