Татарлар
Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Евразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә[5].
Татарларның күпчелеге — Россия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5 310 649 кеше, халык саны буенча руслардан соң илнең икенче этносы). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше, Идел-Урал буенда урнаша[19],
Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.
Татарлар өч төп төркемгә бүленә: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр бар. Әмма бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.
Этноним
- Төп мәкалә: Татарлар (этноним)
Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөртәләр:
- Безнең эрага кадәр IV—III гасырларда Бөек Кытай дивары татарлардан (һ. б. дала халыкларыннан) саклану өчен төзелә. (Борынгы кытай исеме 鞑靼, ягъни Dada яки Dadan, бүгенге чор тарихчылар тарафыннан «татарлар» этнонимының беренче кулланылышы дип санала.)
- Кытай чыганаклары VIII-IX гасырларда «татарлар» дип — киданнарга (рус.) тугандаш булган шивэй кабиләләрнең төрки исеме[20] дип күрсәтә.
- XII гасырга татарлар саны үсә һәм алар далада иң көчле кабилә берләшмәсенә әверелә[21]. Бу арада «татарлар» этнонимының мәгънәсе киңәйтелә, сәяси-мәдәни терминга әверелә — кытайлар Дәште Кыпчак далаларының көнчыгыш өлкәсендә яшәгән бар күчмә халыкларны аларның чын этник төркемнәренә игътибар итмичә «татарлар» дип йөртә башлыйлар.
- Татарлар этнонимының Евразиядә барлыкка килүе XIII гасыр башында һәм уртасында
Монгол империясе үсешенә бәйле. Иң зур империяләр исемлегенә кергән бу дәүләт аерым ылысларга таркала башлавыннан соң, дәвамчысы
Алтын Урда халыкларының уртак атамасы.
Тарих
- Төп мәкалә: Татарлар тарихы
Дәүләтчелек
- Төп мәкалә: Татар дәүләтчелеге
Язу
- Төп мәкалә: Татар әлифбасы
Татарлар — берничә әлифба (иң борынгысы — төрки рун язуы, X гасырдан 1927 елга кадәр — гарәп алфавиты, 1928—1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица) кулланган, борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия халык.
Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII гасырда иске татар (төрки) телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн. данә китап чыга.
1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Россиядә ел саен якынча 20 исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100-дән артык).
XIX гасырның икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү моһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчә.
Татарлар саны
- Төп мәкалә: Татарлар чит илләрдә
Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. Евразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керә.
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Үзбәкстанда — 656 601 кеше, Казакъстанда 331 151, Украинада 133 596 кеше. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башлыйлар.
Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШ-да, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер вакытка шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге ССРБ-дагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).
Мәдәният
Милли киемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Төп мәкалә: Татар милли киемнәре
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та кала. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитми. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да сала.
ДНК генеалогиясе
Генофонд.рф тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Россия Фәннәр академиясе Медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская һәм шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Анастасия Агджоян 2006—2014 елларда башкарылган тикшеренүләр буенча Кырым, Идел-Урал һәм Себер татарларының ДНК һаплотөркемнәре бераз аерылып тора.[22][23]
Кырым татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әлеге тикшеренүләр буенча Кырым татарларының генофондында якынча 50 % көньяк һаплотөркемнәр (E1b1b1-M35; G1-M285; G2a-P15; I2a-P37.2; J1-M267; J2-M172), кечкенә өлешне көнчыгыш һаплотөркемнәр (C3-M217, O3-M122; Q-M242) һәм Евразия һаплотөркемнәре R1a-M198 һәм R1b-M343 тәшкил итә. Шулай итеп, кырым татарлары генетик портретына Y-хромосоманың Урта диңгез һәм Алгы Азия сызыгы һаплотөркеме һәм якынча 10 % көнбатыш (нигездә Үзәк Азия) һаплотөркеме өлеше керә.
Идел буе татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Идел буе татарларының 49 % R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркеме тәшкил итә. R1a-M198 Евразиянең көнбатыш өлешендә, N1c-LLY22g һаплотөркеме Балтыйк диңгезе буеннан Чукоткага кадәр тарала. Шулай итеп, Идел буе татарлары генетик портретларын Көнчыгыш Европа һәм Урал буендагы еш очрый торган һаплотөркемнәр, аз күләмдә көньяк вариантлар, бик аз күләмдә Көнчыгыш Евразия өлеше тәшкил итә.
Себер татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Себер татарларының генофондында иң еш очрый торган G2a-P15; N1c-LLY22g; R1a-M198; N1b-P43 һәм Q-M242 гаплотөркемнәре. Әгәр Казан татарларында R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркемнәре якынча 50 %, Себер татарларында 30 % тәшкил итә. Шулай итеп, Себер татарлары генофонды нигезен тәшкил итә торган һаплотөркемнәр Себер һәм Евразиянең төньяк өлеше белән бәйле.
Көнбатыш галимнәрнең тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Y-ДНК тикшеренүләре буенча татарлар төп һаплотөркемнәре:
- Һинд-фарсы-арийдәге R1a (z93 һәм z280 һ. б.) = 34,1 %
- Фин-угырдагы N3 = 18,3 %
- Балтыйк N2 = 4,8 %
- Кельт R1b = 8,7 %
- Скандинав һәм балкан I = 4 %
- Монголдагы С3 = 1,6 %
- Себердәге Q = 0,8 %[24]. (Тикшеренүләр саны N = 126).
Идел буе төбәгендә үткәргән тикшеренүләр буенча татарлар арасында шулай ук: балкандагы J2b2 (~10 %), скандинав I1 (~8 %), балкандагы I2 (~6 %), I2a (~4 %), хәтта сирәк очрый торган L, борынгы төрки Q1b, T1, R2a һаплотөркемнәре табыла (N=160, 2014), әмма тикшеренүләр саны әлегә аз.
Тулырак анализ буенча татар һаплотөркемнәре бүленеше фарсы (көнбатыш иранлы) һаплотөркемнәре бүленешенә бик охшаган[25][26](Фин-угыр N һаплотөркемен исәпкә алмаган очракта).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ http://www.joshuaproject.net/peoples.php?rop3=109874
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2013-12-18
- ↑ 1 2 3 Всеукраїнський перепис населення 2001 (русская версия)
- ↑ Этнический атлас Узбекистана. Ташкент — 2002 г.
- ↑ 1 2 3 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокautogenerated20130114-1
не указан текст - ↑ Итоги переписи населения Казакъстана 2009 г., archived from the original on 2018-11-18, retrieved 2021-11-08
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Численность населения по областям, городам и районам, полу и отдельным возрастным группам, отдельным этносам на 1 января 2010 года, archived from the original on 2010-11-14, retrieved 2010-11-14
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Joshua Project — Tatar Ethnic People in all Countries
- ↑ Численность постоянного населения Кыргызской Республики по национальностям (PDF), archived (PDF) from the original on 2011-05-30, retrieved 2011-05-30
- ↑ Перепись населения Киргизии 2009. Бишкек (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-03-21, retrieved 2012-03-21
- ↑ Перепись населения Киргизии 2009. Чуйская область (PDF), archived (PDF) from the original on 2011-08-10, retrieved 2011-08-10
- ↑ 1 2 Ethnic composition of Azerbaijan 2009
- ↑ Перепись населения Республики Беларусь 2019 года. Национальный состав населения Республики Беларусь . belstat.gov.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2021. Архивировано 20 апрель 2021 года.
- ↑ Том 3. Национальный состав и владение языками, гражданство населения Республики Таджикистан (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-10-14, retrieved 2013-03-05
- ↑ Национальный состав населения Литвы. Перепись 2001
- ↑ Распределение населения ЛР по национальному составу и государственной принадлежности на 01.07.2010. 2011 елның 22 июль көнендә архивланган. [лтш.]
- ↑ Национальный состав населения Эстонии. 2010
- ↑ Struktura narodowo-etniczna, językowa i wyznaniowa ludności Polski — NSP 2011 . Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2019. Архивировано 25 март 2019 года.
- ↑ Бөтенроссия җанисәбе нәтиҗәләре
- ↑ Васильев А. А. Указ. соч. Глава IV. МОНГОЛЫ И МОНГОЛЬСКОЕ ЗАВОЕВАНИЕ. МОНГОЛИЯ В ПЕРВОЙ ПОЛОВИНЕ XII в.
- ↑ Гумилёв Л. Н. Сс. 98-99.
- ↑ Идел буе, Себер һәм Кырым татарлары бер генетик тамырдан түгел — РФ медицина-генетик үзәге . Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2016 елның 16 декабрь. Архивировано 15 декабрь 2016 года.
- ↑ Анастасия Агджоян, Надежда Маркина. Генофонды татар Евразии: объединять нельзя разделять . Генофонд.рф гыйльми проекты. Мөрәҗәгать итү датасы: 2016 елның 16 декабрь. [рус.]
- ↑ http://haplogroup.narod.ru/tatar.html
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-11
- ↑ http://www.youtube.com/watch?v=Pw2CapOd1I8
Сылтамалар
Әдәбият
- Мустакимов И. Очерк истории этнонима «татар» в Волго-Уральском регионе. 2012 елның 3 июнь көнендә архивланган.
- Страницы с ошибками в примечаниях
- Әлифба буенча халыклар
- Татарлар
- Төрки халыклар
- Азия халыклары
- Европа халыклары
- Россия халыклары
- Азәрбайҗан халыклары
- Казакъстан халыклары
- Кытай халыклары
- Төркия халыклары
- Финляндия халыклары
- Польша халыклары
- Беларус халыклары
- Үзбәкстан халыклары
- Кыргызстан халыклары
- Төрекмәнстан халыклары
- Украина халыклары
- Кавказ халыклары
- Себер халыклары