Йомышлы татарлар

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Бу мәкаләнең кирилл әлифбасындагы игезәге бар.

Касыйм йомышлы татарлары юлга чыга

Йомышлы татарлар — вакытлыча гаскәри хезмәттә булган Мишәр илендә (рус. Мещера) урнашкан иде.

Йомышлы татарлар мәскәү бөек кенәзләренә хезмәт иткәннәр һәм хезмәт өчен җирләшлекләренә (биләмәләренә (рус. вотчины) ия булганнар.

Касыйм йомышлы татарлары

Касыйм йомышлы татарлары — Касыйм өязе авылларында тордылар. Василий II Сукыр Солтан (яисә угланнар, бәкләр, морзалар, казаклар, сәетләр, хафизлар (рус. абызы).

Мишәр иле йомышлы татарлары

Мишәр иле йомышлы татарлары әүвәл дүрт төркемгә бүленгәннәр. Болар төмән, кадым, цна һәм арзамас төркемнәре. Аларның чыгышы мәгълүм түгел. Бәлки шушы җирләр Алтын Урдага кергәннәр һәм Мәскәү дәүләтенә чиктәш булган. Мәскәү Алтын Урда хакимиятеннән чыкканнан соң, Иван III аларны үз кулларына ала.

Беренче мәртәбә Дәрәҗә китабында кагылып китәләр: «Лета 7027-го году февраля в 28 день з Белые ходили воеводы к Витебску… в передовом жа полку князи и мурзы мордовские и тотаровя служилые» [1]. Әүвәл мишәр татарларының өстен катлауны «мордва кенәзләре» дип атаганнар, чөнки алар мордвадан ясак алганнар, мордваны хөкем һәм идарә иткәннәр.

Төмән йомышлы татарлары

Төмән йомышлы татарлары — Төмән шәһәренең (рус. Темников) ике бистәсендә (Зур Шурләй һәм Ахмыл) һәм Төмән өязе авылларында торганнар. Йомышлы кешеләр төркеме буларак алар XVI гасырның уртасыннан кагылып китәләр. Әмма аларның тарихы борынгырак. 1536 елда рус хакимияте указы буенча Төмән каласы Мокша елгасының уң ярында яңа салганнар. Әүвәл ул сул ярында иде. Хәзер бу урында Иске шәһәр авылы (рус. Старый город) урнашкан.

1614 елның исәп алу буенча Төмән шәһәренең 4 бистәсеннән 2 татар иде. Беренче — Зур Шурләй, кальгадә иде. Анда 126 йорттан 84тә «бәкләр, морзалар һәм татарлар» тордылар. Икенче — Ахмыл бистәсендә 88 йорттан 79-да «морзалар һәм татарлар» тордылар. Тулысынча шәһәрдә 346 йорт иде.

Безгә тарихи документлар буенча мәгълүм төмән татарларының беренче башлыгы Тиниш бәк Күгеш улы (Еникәй бәк (Колынчак бәк (Брүшәй бәк Күбек улы (Тинишевлар–Еникиевлар ыругы төмән татарлары өстеннән хакимиятне тоткан.

Петр I башлаган чукындыру сәясәтенә буйсынырга теләмичә, күпчелек Төмән татарларның үзәктән читтә яткан җирләргә күчеп китәләр. Хәзерге Башкортстан җирләрендә алар төмәннәр дигән микро-этнонимнарын саклыйлар.

Кодашевлар), Дашкиннар, Дәүләткилдиевләр (Бибарсовлар),

Кадым йомышлы татарлары

Кадым йомышлы татарлары — Иске Кадым һәм Кадым өязе авылларында торганнар. Кадым йомышлылар нәселләре — Янгалычевлар, Мансыревлар, Аганиннар, Дивиевләр. XVII гасыр ахырында — XVIII гасыр башында кадым татарлары хәзерге Түбән Новгород өлкәсенә күченәләр, аларның варислары бүген өлкәнең көньяк-көнчыгыш өлешендә 34 авылда яшиләр.

Цна йомышлы татарлары

Цна йомышлы татарлары — Цна буенда авылларында торганнар. Дәүләтказиннар (Бигилдиевлар), Җанаевлар, Сөтишевлар.

Арзамас йомышлы татарлары

Чагатаевлар, Мостафиннар.

Алатыр йомышлы татарлары

Мәнгүшевлар.