Сабан туе
Сабан туе | |
---|---|
Дәүләт | |
SEO_description | Сабантуй — дата празднования, значение, события и история появления, кем празднуется: подробная информация в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Сабантуй — дата, значение, события и история появления праздника — РУВИКИ |
Сабан туе РУВИКИ.Медиада |
Сабан туе (рус. Сабантуй) — татар халкының борынгы бәйрәме. Хәзерге вакытта Сабан туе Татарстанда дәүләт бәйрәме статусында.
Тарихы
Бу борынгы бәйрәмнең мең еллык артык тарихы бар дип исәпләнелә. Бәйрәмнең барлыкка килү вакытын хәбәр иткән чыганаклар сакланмаган диярлек. Аерым мәгълүматларны борынгы төрки чыганакларда очратырга мөмкин. Мәсәлән, VI йөзнең «Вэйшу» дигән борынгы төрки елъязмасында тәңречелек динен тоткан төрки халыкларның (борынгы хунну) язгы корбан чалу йоласын үтәгәндә мәҗрух гамәлләргә, кылычларда сугышлар, ат чабышлары, уеннар һәм биюләр кертелүе турында хәбәр ителә.
Сабан туе бәйрәме Идел буе Болгары дәүләтендә дә уздырылган. Бу турыда 922 елда Багдад хәлифәте составында Болгарга килгән билгеле сәяхәтче Ибн Фадлан үзенең сәяхәтнамәсендә язып калдыра.
XI йөз әдәби ядкарендә шагыйрь Йосыф Баласагуни «Котадгу белек» («Бәхет китабы») билбау көрәшенең бәйрәмнең төп чарасы булуы турында бәян итә.
Ә Татарстанның Әлки районының Иске Салман авылында табылган кабер ташында «Монда соңгы сыену урынын тапкан хатын 1120 елда, сабан туе көнендә, вафат булды» дигән сүзләр бар.
XIII гасырда болгар галиме Лачин Хисами «Мәйданда ярышкан көрәшчеләргә бүләк» дигән трактат язган.
Озак вакытлар Казан ханлыгында яшәгән рус авторы тарафыннан язылган, XVI гасырның мәшһүр әдәби-публицистик әсәре «История о Казанском царстве, или Казанский летописец»та 1505 елның җәендә Казан тирәсендә уздырылган һәм үзенең төп сыйфатлары белән Сабан туе бәйрәменә туры килгән бәйрәм турында мәгълүмат китерелә[1].
Сабан туе турында И.В. Лепехинның «Дневные записки путешествия по разным провинциям Российского государства» (1771-1772) китабында, М.Невзоровның «Путешествие в Казань, Вятку и Оренбург в 1800 году» (1803) хезмәтендә искә алынган.
Казан татарларының Сабан туе һәм Җыен бәйрәмнәре турында беренче җентекле тасвирламаны үз күзәтүләре нигезендә К.Ф. Фукс бирә. «Сабан (татар бәйрәме)» һәм «Казан татарлары бәйрәме» исемле мәкаләләре 1814 елда «Казанские известия» һәм «Заволжский муравей» газеталарында чыга. Соңрак бу мәкаләләр аның «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях» (1844) хезмәтендә бирелә. Мисал өчен, «Казанские известия» газетасыннан юллар [2]:
[…] Килүчеләрнең, бигрәк тә Мәскәү кунакларының, игътибары татарларның Сабан бәйрәменә юнәлтелә. Татарча аны «Сабантуй», диләр (туй – бәйрәм). Аның хакында берничә сүз язсак, бәлки, кемнәргәдер кызык булыр. Ул татар авылларында кар эреп беткәч, җирне сукалау алдыннан уза. Җир сөрә торган коралны татарлар сабан дип атыйлар, күрәсең, бәйрәм исеме шуннан килеп чыккан. Монда, Казанда, ул май башында була. Быел 7сеннән 12 майга кадәр Казаннан өч яки дүрт чакрым ераклыкта, Татар бистәсе артында, болынлыкның куаклы өлешендә оештырдылар. Татарлар гаиләләре белән шунда кибиткаларда киләләр һәм үзләренчә кәеф-сафа коралар: аерым (ирләр һәм хатын-кызар өчен) ясалган түгәрәкләрдә көрәш, аннары юл буйлап йөгерү һәм ат чабышы күзәтелә, аларда җиңүчеләр, Олимпия уеннарындагы кебек, үз ишләреннән күз төшәрлек булмаган бүләкләр кабул итә. Монда Казан җәмәгатьчелеген тәшкил иткән халыкның күп булуын әйтергә кирәк. Күрәсең, алар бу тамашадан рәхәт таба: көненә килүче кареталарның саны гына да 200гә җитә, диләр. Ислам дине кануннарында мондый бәйрәм каралмаган һәм дингә аның бернинди кагылышы юк. Кайбер татар укымышлылары (муллалар), абызлар (поплар) һәм ахуннар (протопоплар яки архимандритлар) моны билгеләп үтү кирәк түгел, чөнки бу хакта Коръәндә берни язылмаган, диләр. Аннары, бәйрәм аларга мәҗүсилектән калган кебек тә тоела. Моның белән килешергә дә буладыр. Татарлар күчмә халык булганнар, җир эшкәртмәгәннәр. Казан һәм башка губерналарда яшәүче халыкларның күбесендә моңа охшаш бәйрәмнәр бар... Мондый бәйрәмнәрдәге уеннар һәм башка кайбер үзенчәлекләр аларда христианлык, ислам һәм мәҗүсилек катнашканы турында сөйли. Татарларга Сабан бәйрәменең каян үтеп кергәнлеген әйтү кыен. Бәлки, чыннан да, ул мәҗүсиләрдән киләдер, аларда бу йола бик күптәннән билгеле бит. Моның хакында башка урында сөйләшү дөресрәк булыр. Мондагы татарлар бәйрәм борынгыдан килә дип саныйлар. Казан тарихы [1] буенча да шулай күренә. Әйтик, 1508 елны Казанда шушы вакытта Арча кырындагы зур болында бик күңелле бәйрәм уздырылуы (бәлки, ул шушы Сабан булгандыр, ләкин хәзер татарлар бәйрәмгә кагылышлы бу мәгълүматтан бихәбәр), Казанга килгән рус гаскәренең бәйрәм белән мәшгуль татарларны кыйнавы хакында теркәлеп калган. Күп кенә татарлар хәзер дә бәйрәм элек Арча кырында уздырылган, монда руслар үзләренең кәеф-сафа кору урынын тапкач, башка урынга күчкән, югыйсә һаман да шушында оештырылыр иде дип саныйлар.' «Казанские известия» газетасы, 10 май, 1813 ел
Борынгы заманнарда татарлар Cабан бәйрәмен Арча кырында уздырганнар, чиста һавада ачык өстәл корып, бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да сыйлаганнар. Шуңа бу Туй дип аталган. Ләкин русларның көче һәм йогынтысы арткан саен, бу йола югала барган.'' «Казанские известия» газетасы, 6 июнь, 1814 ел
Сабан туеның килеп чыгышы турында берничә гипотеза бар. Бер төркем галимнәр Сабан туе Кытайдан яисә Монголиядән (О. Ковалевский, Н. Катанов, Н. Семенов) кергән дип уйлый, икенче төркем галимнәр аның Идел Болгары дәүләтендә (Н. Загоскин, Г. Әхмәров, Ф. Вәлиев, А. Халиков, Я. Хәбиков, Я. Абдуллин) барлыкка килүе турында әйтәләр. Өченче төркем галимнәр Сабан туй бәйрәмен нигездә терлекчелек белән шәгыльләнгән һәм күчмә тормыш алып барган бабаларыбызның Тәңречелек дини ышанулары белән бәйләп аңлата (Д. Шәрифуллин, Г. Дәүләтшин, М. Бакиров)[3]. Әлеге гипотезалар белән беррәттән тагын бер фикер яши, аның буенча әлеге бәйрәмне үткәрү Ибраһим пәйгамбәргә (гс) барып тоташа: хәзерге Сабантуй кысаларында үткәрелә торган көрәш, ат чабышы, уктан ату кебек традицион уеннар «Сабыйан туе» һәм «сач туйлары» чараларының нигезен тәшкил иткән[4] [5].
Бәйрәмнең асылы
Күп кенә төрки халыкларның йола һәм гореф-гадәтләрендәге уртаклык Сабан туе бәйрәменең борынгы тәңречелек бәйрәмнәренә каравын күрсәтә[6]:
Сабантуй - яз-җәй вакыты бәйрәме. Яз килү, уңдырышлылык һәм игенчелек культы белән бәйле бәйрәмнәр кеше цивилизациясенең бөтен тарихы дәвамында Европа һәм Азиянең күп кенә халыкларына хас була. Алар тәңречелек идеологиясе — югары алла — күк хуҗасы Тәңре хөрмәтенә корбан чалу йолалары белән бәйле.
Бу бәйрәмнәр гасырлар дәвамында үзенең тормышын авыл хуҗалыгы ярдәмендә алып барган һәм бердәнбер тормыш чыганагы булган табигать белән бер бөтен булып яшәгән халыкның дөньяны күз аллавын чагылдыра.
Календарь бәйрәмнәре, нигездә, ел фасыллары алмашынган вакытка туры килә. Халык ышанулары буенча бу чорда күк алласы Тәңре исеме белән гәүдәләндерелгән табигать уңдырышлылык көчен кешеләр белән уртаклашкан.
Сабан туе татарларда күчмә һәм утрак тормыш мәдәни синтезы булып тора, ул катлаулы һәм озын үсеш юлы үткән. Төрки һәм фин-угор халыкларының игенчелек бәйрәмнәре белән тамырдаш. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Идел буенда яшәүче барлык халыкларда да диярлек шундый ук Сабантуй бәйрәмнәре бар: удмуртларда — «Гырон быдтон», чуашларда — «Акатуй», мариларда — «Агавайрем». Бу бәйрәмнәр уңдырышлылык, җир һәм табигать көчләренә багышланган борынгы игенчелек бәйрәмнәре булып тора[7][8][9].
Казан ханлыгы Россия дәүләтенә кушылганнан соң да, Сабантуй үзенең традицияләрен саклап кала һәм чын татар халык бәйрәме буларак үсүен дәвам итә.
XIX гасырда урбанизация процессының көчәюе һәм татарларның төрле этник төркемнәре вәкилләренең катнашуы сәбәпле, Сабантуй гомуммилли бәйрәм характерын ала. Авылда игенче крестьяннар бәйрәме генә булуыннан туктап, татарлар сәүдәгәрләре, эшмәкәрләре, эшчеләре һәм хезмәткәрләре яшәгән шәһәрләрдә урнашкан татар бистәләрендә дә билгеләп үтелә башлый. Нәкъ менә шул чорда барлык этник төркемнәр өчен хас төп бәйрәм элементлары - бәйрәмгә әзерлек, ат ярышлары һәм шулай ук уеннар һәм күңел ачулар белән бәйле йолалар формалаша[10].
Тарихның совет чоры татарларның бөтен бәйрәм культурасына, шул исәптән Сабантуйга да, дәүләтнең актив йогынтысы, аның билгеле бер идеологик кагыйдәләргә буйсындыру омтылышы белән характерлана. Бәйрәм чараларын оештыру, аларның программаларын эшләү катгый регламент кысаларына кертелә. Аларны үткәрү партия органнарының һәм дәүләт хакимияте органнарының бурычына әйләнә.
Унификацияләүгә, Сабан туен спорт һәм идеология-пропаганда вакыйгасына әверелдерергә омтылуга карамастан, бәйрәм, татарларның этносоциаль консолидациясенең һәм үзбилгеләнешенең иң көчле факторларыннан берсе буларак, кабатланмас халыкчанлык рухын саклап кала.
Шул ук вакытта Сабан туе көчле үзгәрешләр дә кичерә: бәйрәмнең беренчел мәгънәсе үзгәрә, кайбер йолалар юкка чыга, традицион музыкаль, бию иҗаты үрнәкләре кысрыклап чыгарыла.
Россиядә демократик үзгәреш елларында (90 нчы еллар башында) татар җәмәгатьчелеге Сабан туе бәйрәмен башлангыч хәлатенә кайтару мәсьәләсен күтәрә. Глобальләшү шартларында нәкъ менә Сабантуй тере халык традицияләренә кушылырга мөмкинлек бирә.
Бүген Сабан туе борынгы төрки, татар һәм хәзерге гомумроссия мәдәниятенең бер өлеше булып тора, анда мәҗүси йолалар һәм бер аллалык элементлары, төркиләрнең күчмә һәм утрак тормыш традицияләре элементлары һәм озак вакытлар тарихи үсеш барышында барлыкка килгән башка этник бергәлекләр кушылган.
Сабан туенда, социаль һәм дини карашы нинди булуга карамастан, барлык татар халкы катнаша. Бу тантана гасырлар дәвамында халык хәтерендә һәм телендә саклана торган гореф-гадәтләрне һәм төрле йолаларны, халык фольклоры җәүһәрләрен үз эченә ала. Кызганычка каршы, халык иҗатының күп кенә ядкарьләре, аерым этник төркемнәрнең бәйрәмне үткәрү үзенчәлекләре хәзерге вакытта югалган яки унификацияләнгән.
Сабантуйның төгәл билгеләнгән көне дә юк. Барысы да һава торышына, кар эрү тизлегенә һәм, димәк, туфракның сабан культураларын чәчүгә әзерлегенә бәйле. Гасырлар дәвамында Сабан туе бер калыпка кертелә, ул өч өлештән тора: озак дәвам итә торган әзерлек өлеше, бер көн дәвам итә торган төп өлеше (бәйрәмнең кульминациясе) һәм йомгаклау өлеше (азрак сузыла).
Сабан туе йолалары
Әзерлек өлеше
Әзерлек өлешенә Сабан туена кадәр уздырыла торган йолалар керә:
«Карга боткасы» («Грачиная каша») — халыктан җыелган ризыклардан әзерләнгән ботка белән балаларны сыйлау (үткәрелү вакыты 1 майда);
«Йомырка бәйрәме» (Татарстан Республикасының күп кенә авылларында үткәрелә, балалар йорттан йортка кереп кызартылган йомырка җыялар, үткәрелү вакыты 1 майда);
Сөрән (сөрән чабу, сөрән сугу – клич, сход) — авылларда атка атланган егетләрнең урамнардан бәйрәмгә дәшеп узулары.
Бирнә җыю (бүләк җыю, сөлге җыю) — бәйрәм ярышларында җиңүчеләр өчен йорттан йортка кереп бүләкләр җыю. Сабан туе алды йолаларының соңгы өлеше.
Традиция буенча, егетләр төркеме, гармун уйнап, авыл көйләрен көйләп, көннең беренче яртысында ук урам әйләнәләр. Йола атрибуты булып бүләкләр тага торган колга тора. Узган елгы Сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәр чиккән сөлге әзерлиләр, бу — иң кыйммәтле бүләк санала. Калганнар күлмәклек тукыма, чигелгән кулъяулык, сөлгеләрне, ашъяулыклар, тастымаллар, япмалар, чәй җыелмалары һ. б. тапшыралар. Моннан тыш, хуҗабикәләр традицион рәвештә бер яки берничә йомырка бирә. Шулай ук акча бирү дә кабул ителгән, кагыйдә буларак, аерым бәясе юк - һәр йорттан үзләре теләгәнчә бирәләр.
Яшь кызларның чиккән кулъяулык әзерләве мәҗбүри булган, калганнар бүләкләрне үз ирекләре белән бирәләр. Күпчелек авылларда бүләкләрне хуҗабикәләр чыгара. Җыючылар урам буйлап барлык капка төбенә туктыйлар. Авылларда бүләкне азарынып, яисә хәер итеп тә бирергә мөмкиннәр. Еш кына баш батырга, ат чабышы җиңүчесенә, яисә иң арттан килгән атка азарыналар[11].
Авыл башыннан ахырына кадәр бүләкләрне җыеп бетергәч, егетләр, берләшеп, тагын бер кат, бүләкләрне күрсәтеп, җырлап урам әйләнәләр. Аннары бүләкләрне авылның хөрмәтле кешеләренә, гадәттә ярышларда судьялык итүче кешеләр төркеменә, яисә авыл җирлеге җитәкчесенә, авыл клубы мөдиренә тапшыралар. Ярышларда җиңүчеләр өчен алдан ук бүленеп куела.
Бәйрәмнең төп өлеше. Мәйдан
Гадәт буенча, алдан ук ярышларның көне һәм урынын билгеләнә. Сабан туен үткәрү урыны итеп, гадәттә, болын яисә киң аланны сайлыйлар. Бу урын ярышлар үткәрү өчен уңайлы, тигез булырга, уеннар бөтен кешегә дә күренерлек булырга тиеш. Сабан туен, милли бәйрәм белән тәбрикләп, урындагы җитәкче ача. Кайбер якларда Аллаһ исеме белән, дога укып башлыйлар.
Сабан туе вакытында ярышлар җыр-бию белән үрелеп барыла. Концерт программасы җирле фольклор һәм иҗат коллективлары, артислар белән берлектә әзерләнә. Сәхнә махсус җиһазландырыла. Сабантуйларда теләге булган һәркем үзен җырчы яки биюче ролендә сынап карый ала. Моның өчен махсус мәйданчыклар җиһазландырыла, аларда биючеләр өчен дә ярышлар оештырыла.
Сабан туен үткәрү урынын шулай ук әһәмияткә ия. Мәйдан уртасына югарыга элеп куелган сөлгеләр белән колга тора, тамашачылар мәйдан тирәли урнаша. Милли стильдә формалашкан сабантуй әйләнәсе, кояш, күк йөзе белән ассоциацияләнеп, кеше тормышының өзлексез булуын, бәхет, иминлек һәм табигать белән бер бөтен булу идеясен гәүдәләндерә.
Мәйданда оештырылган ярышларның асылы - көч-җитезлектә сынашу. Традицион ярышлар гасырлар буена эшләнгән тәртип буенча уздырыла. Уеннар ат чабышыннан башлана.
Ат чабышы
Ат чабышына әзерлек бәйрәмгә кадәр үк башлана. Сабан туе көненә бер ай кала егетләр атларын әзерли башлыйлар, акрынлап ярышларга өйрәтәләр. Халыкта бу гадәт «ат тоягы кыздыру» дип атала[12].
Аларда катнашу абруйлы санала, шуңа күрә авыл чабышларына мөмкин булган бөтен кеше атларын куя. Ат өстенә, гадәттә, 8-12 яшьлек малайларны утырталар. Олы ир-атлар да катнашырга мөмкин. Ат чабышында катнашучылар, бергә җыелып, авылдан 5-8 км ераклыкта урнашкан старт урынына юл тоталар. Аларны ярыш оештыручы озата бара. Аның фәрманы буенча җайдаклар кыр юлы буйлап авыл ягына, мәйданга таба кузгалып китәләр, ат ярышын бөтен катнашучылар кызыксынып күзәтә. Атлар офыкта күренүгә, "Атлар килә", - дип сөрән салалар. Атлар ярыштыру Урта Азия халыкларының күбесенә хас булган. Иминлек максатларында финишка урыны мәйданнан читтәрәк урнаша, әмма бүләкләү мәйданда уза. Җиңүчегә иң яхшы, оста итеп чигелгән сөлге бүләк итәләр. Ярышта катнашучыны һәм ат хуҗасын аерым бүләклиләр. Кагыйдә буларак, чабышта катнашучыларның барысын да бүләклиләр, бүләкләр кыйммәтләре буенча гына аерыла.
Мәйданга иң арттан килгән атны бүләкләү гадәте дә яшәп килә. Соңгы килгән атка бүләкне татар әбиләре, тол хатыннар, яисә уллары хәрби хезмәттә булган аналар нәзер итеп бәйлиләр. Беренчедән, бу ритуалда халыкның гуманлыгы ачык чагыла: чабышкылар, авыр көрәштә ярышып, кешеләргә шатлык китерәләр, димәк, алар мактауга, бүләкләүгә лаек. Икенче яктан, «нәзер аты» буларак билгеле бу гадәтнең тагы бер мәгънәсе бар: хатын-кызлар ат муенына, ялына, йөгән каешларына чигүле сөлге, яулык яисә тастымал бәйләп,теләгән теләкләренең нәзерен үтиләр. Нигездә ул Аллаһ ризалыгы өчен, чирдән котылу, йортта мал ишәюе, яисә кияүдәге хатыннарның бала өмете белән теләнгән теләкләре белән бәйле.
Йөгерү
Атлар киткәч, мөйданда башка ярыш-уеннар дәвам итә. Шуларның берсе - тизлеккә узыш, аерым алганда, йөгерү: 1-2 чакрым ераклыкка, тауга таба узышу, каршылыклар аша йөгерү. Тауга таба йөгерү ярышы да халыкның үткәне белән бәйләнгән, ул ерак бабаларыбызның «Тау рухы»на табыну йоласы белән бәйле карала. Бу йола-уен, Татарстан Республикасының Сарман һәм Лениногорск районнарындагы авылларда сакланган.
Йөгерү буенча ярышлары күңелле уза. Кагыйдә буларак, беренче 500-600 м аралыгына малайлар йөгерә,алар артыннан 2-3 км ераклыкка яшүсмерләр һәм, ниһаять, 5 км га кадәр өлкәннәр ярыша. Һәр яшь төркемендә 40ка кадәр һәм аннан да күбрәк кеше катнаша. Традиция буенча, йөгерешчеләрне бәяләүче һәм беренче ярдәм күрсәтергә әзер торган оештыручылар озата бара. Беренче өч урынны алган җиңүчеләр мәйдан әйләнәләр һәм бүләкләр алалар.
Сикерү
Кайбер районнарда колга белән ераклыкка сикерү ярышлары оештырыла. Мәсәлән, Актаныш районында бу ярышны катлауландыру өчен, махсус канау казып, аны су белән тутыралар. Сикереп чыга алмаган кеше суга егылып төшә.
Кул көрәше
Уенның тәртибе түбәндәгечә: көндәшне җиңү өчен , аның кулын өстәлгә беркетелгән махсус мендәргә салырга кирәк. Шул ук вакытта катнашучыларның башы, гәүдәсе, иңбашлары өстәлнең урта сызыгын (ике төс кисешкән урын) узарга тиеш түгел.
Көрәшчегә карата кисәтү түбәндәге очракларда ясала:терсәкне өстәлдән аерганда; көрәш вакытында бер сәбәпсез кулны тартып алганда; идәннән ике аяк та аерылса; баш, җилкә, гәүдә урта сызыкны кисеп узса; беләк иңбашына орынса, ирекле кул тоткычны ычкындырган очракта.
Кисәтү белдерелгән очракта, яисә бер катнашучы кулын тартып алса, катнашучыларга 30 секунд ял бирелә. Ике кисәтү алган катнашучы җиңелгән дип санала. Әгәр көрәшче җиңелү торышында кулын тартып алса, кисәтүсез җиңелүче дип игълан ителә.
Катнашучы, ике җиңелүдән соң, ярыш төшеп кала.
Аркан тарту
Сигезешәр кешедән һәм капитаннан торган ике команда катнаша. Ярышлар биш үлчәү категориясендә уздырыла. Җиңүче булып каршы якны билгеләнгән кызыл сызыктан үз ягына тартып чыгарган команда игълан ителә. Татарстанның кайбер татар торак пунктларында бүгенге көнгә кадәр бәйге - уктан ату сакланып калган. Атау әкиятләрендә һәм дастаннарында төз килеш мәратышу дип йөртелә. Мылтык укчыны мәргән дип атыйлар.
Ук ату
Кайбер төбәкләрдә ук ату ярышы да сакланган. Татар әкият-дастаннарында ул мәрәй ату дип, ә төз ату остасы — мәргән дип атала.
Борынгы төркиләрдә уктан ату ярышы ханнар һәм бәкләр оештырган мәйданда гына булган. Кызганычка каршы, тиешле игътибар җитмәгәнлектән, ярышларның бу төре әкренләп югала бара.
Таш күтәрү (гер күтәрү)
Ярышларның элек-электән килгән төре. Бу гадәт бүген дә кайбер районнарда сакланып калган. Ярышчылар 25-30 килограмм авырлыктагы ташны күтәрергә тиеш. Ярыш кагыйдәсе: һәр катнашучы ташны ике кулы белән күтәреп, җилкәсенә күтәргән уң учына җайлап сала; акрын гына кулын турайтып, авырлыкны күтәрә.
Бүгенге Сабан туенда гер күтәрәләр. Герне сул һәм уң кул белән, күкрәккә терәп ике кул белән, бер кул белән ыргытып күтәрәләр. Катнашучылар 4 үлчәү категориясенә бүленә: 60, 70, 80 һәм 80 кг өстә.
Көрәш
Теләсә кайсы Сабан туе программасының бизәге — көрәш. Сабантуйда көрәшне дөрес итеп үткәрү өчен алдан оештыру әгъзалары – авылның өлкән яшьтәге мөхтәрәм аксакаллары билгеләнә. Алар кем җиңгәнне, һәр җиңүчегә бүләк тапшыруны, тәртип саклауны тулысынча үз өсләренә алганнар, бер генә Сабантуйда да тәртип бозу очраклары булмаган. Көрәш бәйгесе исә түбәндәгечә оештырылган. Сабантуйларда бил алышырга теләгән һәр көрәшче фамилиясен, исемен, туган елын, авырлыгын, эшләгән урынын күрсәтеп үзе турында мәгълүмат бирә. Оештыручы көрәшчеләрне аерым төркемнәргә бүлеп, исемлекләр төзи. Катнашучылар бик күп булганда, очрашуларны олимпия системасы буенча, ягъни оттырган кеше шундук төшеп кала торган итеп үткәрәләр. Беренче әйләнештән соң көрәшчеләрнең яртысы гына кала. Алга таба көрәш шул ук тәртиптә, исемлектәге күрше белән күршенең очрашуы рәвешендә дәвам итә. Өч көрәшче калгач, «батырга көрәшү» өчен бау белән шобага тоту уздырыла. Кайсы көрәшче кем белән көрәшәсе бик гадел, шобага нәтиҗәсеннән чыгып билгеләнә.
Уңайлы булсын өчен көрәшчеләр билбау белән көрәшергә тиеш. Көрәшнең нигезе безнең көннәргә кадәр сакланган — ул көндәшне, күтәреп алып, аркасына салу. Моның өчен физик көч кенә түгел, көрәш техникасын да белү кирәк. Кул, аяклар һәм гәүдә торышы — еллар буе чардакланган күнекмәләр. Әгәр көрәшче көндәшен җирдән (келәмнән) күтәреп, күкрәге, янбашы аша аркасына сала икән, аңа чиста – саф җиңү бирелә. Әгәр көрәш бер якның да саф җиңүе белән төгәлләнмәсә, судьялар җиңүчене, көрәшнең сыйфатыннан, кайсы якның күпме балл җыюыннан чыгып билгелиләр. «Батырга калу» – көрәштә башка көрәшчеләрне җиңеп, иң көчле булып танылуны аңлата.
Сабантуйның төп батырына, элек-электән килгән йола-гадәт буенча, бүләккә тәкә бирәләр. Батырның, тәкә күтәреп, мәйданны әйләнеп чыгуы зур вакыйга. Соңгы елларда башка төрле кыйммәтле бүләкләр бирү дә гадәткә керә башлады, ә шулай да тәкә бирү ул сабантуйның бер күркәм символы булып кала.
Көянтә-чиләк белән йөгерү
Катнашучылар, тулы чиләкләрне көянтә белән җилкәләренә салып, старт линиясенә тезеләләр. Старт сигналыннан соң финишка (17-100 м) тулы чиләкләр белән беренче булып килгән кеше җиңүче була. Уенда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша.
Капчык сугышы
Ике катнашучы 3 метр озынлыктагы бүрәнәгә атланып утыра, ул җирдән 1-1,2 метр биеклектә урнаштырылган була. Аларга печән тутырылган капчыклар бирелә. Сигнал биргәннән соң, катнашучы көндәшен бүрәнәдән капчык белән сугып төшерергә тиеш була. Бүрәнәгә кул белән тотынырга ярамый. тотып булмый. Бүрәнәдә кем кала – җиңүче шул була. Оттыручы шунда ук алга таба көрәштән чыга.
Колгага менү
15-25 метр биеклектәге шома багана башындагы читлеккә тере әтәч ябалар, чигелгән сөлге яки башка бүләк бәйлиләр. Колганың очына менеп җитеп әтәчне яки сөлгене чишеп төшкән кеше җиңүче була. Бу ярышта яшүсмерләр өлкәннәр белән бертигез ярыша.
Чүлмәк вату
Күзләре бәйләнгән катнашучыны чүлмәктән 10-12 адым ераклыкта 180 градуска боралар. Ул, чүлмәккә туры барып, таягы белән аны ватырга тиеш. Ваткан кеше җиңүче була.
Вертикаль бүрәнә буйлап йөрү
4-5 метр озынлыктагы бүрәнәнең төбен очы җир өстеннән 1-1,5 метр биеклектә булырлык итепкүмәләр. Күмелмәгән очына бүләк бәйлиләр. Катнашучы бүрәнәнең ахырына кадәр барып җитәргә һәм бүләкне алырга тиеш була.
Катыктан акча эзләү
Табактагы катыкка акча салалар. Катнашучылар, кулларын артка куеп, авызлары белән тимер акчаны табарга һәм эләктереп алырга тиеш булалар. Кем беренче акчаны катыктан эзләп таба, шул җиңүче була.
Бүләк кисү
Бүләкләрне (уенчыклар, хуҗалык кирәк-яраклары, тәм-томнар һ.б.) ике багана арасына сузылган бауга эләләр. Катнашучыга кайчы тоттыралар, ә күзләрен бәйлиләр. Бүләкне кайчы белән кисеп алырга кирәк. Кул белән бүләкләргә яки җепләргә кагылырга ярамый.
Капчык киеп йөгерү
Старт сызыгына тезелгән кешеләргә капчыклар бирелә. Капчыкны аякка киергә, авызын куллар белән эләктерергә һәм, сигнал булганнан соң, 75-100 метр ераклыктагы финишка йөгереп яисә сикереп барырга кирәк. Кем финишка барысыннан да тизрәк барып җитә – шул җиңүче.
Кашыкка йомырка куеп йөгерү
Старт линиясендә кашыклар һәм тавык йомыркалары бирелә. Йомырканы кашыкка салырга, ә кашыкны тешләр белән эләктерергә кирәк. Сигнал булганнан соң, 100 метр ераклыкны, йомырканы кашыктан төшермичә йөгереп узарга кирәк. Йомырканы юлда югалткан катнашучы уеннан чыга. Кашыкны кул белән тотарга ярамый.
Таяк тарту
Ике катнашучы, бер-берсенә каршы, үкчәләрен терәп җиргә утыралар. Аннары алар икесе дәдиаметры 3 см чамасы булган бер метрлы таякка тотыналар. Сигнал булгач, көндәшне җирдән күтәрергә тырышырга кирәк. Уен вакытында аякларны бөгәргә ярамый.Беренче торып баскан кеше җиңелүче була.
Йомгаклау өлеше
Кичке уен
Кичке яшьләр уеннары Сабан туеның аерылгысыз өлеше булып тора. Аларны йомырка җыю көненнән башлап берничә көн дәвамында уздырылалар. Мәйдан көнендә кич белән авыл читендәге яланда, яисә мәйдан урынында, болында оештырыла. Төн уртасына кадәр гармун таышы тынмый, җыр-бию, түгәрәк уеннар дәвам итә.
Таралу географиясе
Бүген Татарстан Республикасының барлык районнарында Сабан туйлары гөрли. Бәйрәм географиясе Татарстан белән генә чикләнмичә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Уфа, Әстерхан, Саратов, Магнитогорск, Новосибирск, Иркутск, Алтай, Калининград, Омск, Йошкар-Ола, Смоленск, Касыйм, Кострома, Екатеринбург, Барнаул, Тоз-Түбә, Орск, Соликамск кебек шәһәрләрдә, шулай ук Приморье краенда уздырыла. Татарлар тыгыз яшәгән Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мордовия республикаларында, шулай ук Киров, Пенза, Самара, Ульяновск, Төмән, Чиләбе, Оренбург, Кемерово өлкәләре шәһәрләрендә һәм авылларында үткәрелә. Соңгы елларда Польшада, Алманиядә, Балтыйк буе илләрендә, Франциядә, Бөекбританиядә, АКШта, Кытай Халык Республикасында, Канадада, Австралиядә, Гарәп Әмирлекләрендә, Белоруссиядә, Абхазиядә, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстанда дә уздырыла[13].
2001 елдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тәкъдиме белән Сабан туе федераль дәрәҗәдә уздырыла башлый. Беренче федераль Сабан туе Саратовта, ә 2012 елда хаттә Владивостокта уздырыла.
2024 елда Йошкар-Ола шәһәрендә ХХIV Федераль Сабантуй уздырылды. Анда 72 регионнан берничә мең кеше катнашты. Баш батыр булып Мари Иле республикасының Бәрәңге районы тумасы Муса Галләмов калды[14].
Шулай ук карагыз
Әдәбият
- Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография. Второе дополненное издание. – Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2018 – 406 с.
- Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәмнәре һәм көнкүреш йолалары / Ф.С. Баязитова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 158 б.
- Әмирхан Ф. Яз бәйрәме Сабан туе / Ф. Әмирхан // Татарстан. — 1922 – 5 июль; 7 июль.
- Владыкина Т.Г. Удмуртский народный календарь и сельский социум / Т.Г. Владыкина, Г.А. Глухова, Т.И. Панина // Научный диалог. – 2017. – № 10 – С. 149-169.
- Давлетшин Г.М. Древние корни сабантуя // Федеральная, просветительская газета «Татарский мир». – 2011. – № 6 (6339). – С 4-5.
- История о Казанском царстве (Казанский летописец) ПСРЛ, Т. XIX Издание 1-е. СПб., 1903 546 с.
- Кабыргалы-камчылы: татар халык уеннары. – Казан: Мәгариф, 2002. – 159 б.
- Магдеев М. Сабантуй / М. Магдеев // Праздники, традиции, обряды / сост. Б. Марьянов. – М.: Молодая Гвардия, 1976 – С. 97 – 98.
- Муллануров М. Сабантуй бәйрәмен үткәрү тәртибе: сценарий / М. Муллануров; Л. Батыр-Болгари муз. – Казан, 1997. – 76 б.
- Нечто об увеселениях во время Сабана // Казанские губернские ведомости. 1847 – № 25
- Новые моменты в современной праздничной культуре татар: симбиоз этнического и конфессионального // Конфессиональный фактор в развитии татар: концептуальные исследования. – Казань, 2009. – С. 171 – 187
- О происхождении традиционного праздника татарского народа Сабантуй // Эхо веков = Гасырлар авазы. – 2002. – № 1/2.
- Обычаи и праздники татар // Праздники народов России. – М.: Росмэн, 2002 (энциклопедия для ст. школьн. возраста). – С.34 – 37/
- Очерки истории народов Поволжья и Приуралья / КГУ им. В.И. Ульянова-Ленина, каф. Истории СССР; отв. ред. Ю.И. Смыков. – Казань: Изд-во КГУ, 1967. – Вып. 1 – 240 с.
- Праздники народов России: энциклопедия / М.М. Бронштейн, Н.Л. Жуковская и др. – М.: Издательство «РОСМЭН-ПРЕСС», 2002. – 103 с.
- Рикман Э.А. Место даров и жертв в календарной обрядности // Календарные обычаи и обряды в странах зарубежной Европы: Исторические корни и развитие обычаев. [Редкол.: С. А. Токарев (отв. ред.) и др.]. – М. : Наука, 1983. – 222 с
- Сабантуй: методическое пособие / под ред. Ф.Х. Завгаровой. – Казань: Ихлас, 2012/ – 100 с.
- Семенов Н. Национальные народные праздники в Татарии и их физкультурное значение / Н. Семенов. – Казань: Татгосиздат, 1945. – 55 с.
- Семенов Н. Сабантуй / Н. Семенов. – Казань: Татполиграф, 1929. – 67 с.
- Семенов Н. Татар халык бәйрәмнәре һәм аларның физкультура әһәмияте. – Казан, 1946 – 52 б.
- Тартарика. Этнография. – М.: Изд-во Феория, ДИК, 2008.
- Татар халкының җырлы-биюле уеннары. – Казан, 1968. – 156 б.
- Татар-башкорт спорт көрәше: = Татаро-башкирская спортивная борьба: ярыш кагыйдәләре. – Казан, 1997. – 14 б.
- Татары Среднего Поволжья и Приуралья. – М., 1967. – 197 с.
- Татары / под ред. Р.К. Уразмановой, С.В. Чешко. – М.: Наука, 2001. – 583 с.
- Традиционные трудовые праздники и обряды татар и их роль в воспитании молодежи // Современные этносоциальные процессы на селе. – М.: Наука, 1986. – С. 222 – 225
- Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992 – 96 б.
- Уразманова Р.К. Татарский народный праздник Сабантуй / Р.К. Уразманова // Сов. Этнография. – 1977. – № 1 – С. 94 – 100
- Уразманова Р. К. Обряды и праздники татар Поволжья и Приуралья (годовой цикл XIX – XX вв.): историко-этнографический атлас татарского народа / Р.К. Уразманова. – Казань: Дом печати, 2001. – 196 с.
- Уразманова Р. К. Праздничная культура и культура праздников татар. XIX – нач. XXI вв. Историко-этнографические очерки. – Наб. Челны: Духовноделовой центр «Ислам Нуры», 2013. – 189 с.
- Халык уеннары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 88 б.
- Чувашская мифология: этнографический справочник / А.А. антипина [и др.] – Чебоксары: Чуваш.кн.изд-во, 2018. – 591 с.
- Шарафутдинов Д.Р. Сабантуй – образ жизни народа Д.Р. Шарафутдинов. – Казань: 1997. – 312 с.
- Шарафутдинов Д.Р. Татар барда – Сабан туе бар: историко- документальный очерк / Д.Р. Шарафутдинов. – Казань: Гасыр, 2003. – 480 с.
- Шарафутдинов Д.Р. Семейные и календарные обычаи и обряды татар / Д. Шарафутдинов, Р. Садыкова. – Казань: Главное архивное управление при Кабинете Министров РТ, 2012. – 352 с.
- Шәрәфетдинов Д.Р. Сабан туе – халыкның яшәеше = Сабан туй – образ жизни народа: фәнни-популяр очерк / Д.Р. Шарафутдинов; М. Богодвид, Н. Курамшин, Ш. Шәрәфетдинов фотолары // Гасырлар авазы. – 1997. – 312 б.
- Яхин Ф.З. Себер татарларына кагылышлы бер язма ядкәр уңаеннан // Эхо веков = Гасырлар авазы. – 2018 – № 4/93. – Б. 160-165.
Сылтамалар
- ↑ История о Казанском царстве (Казанский летописец) ПСРЛ, Т. XIX/ 546 с.
- ↑ XIX гасырда Казан Сабан туе
- ↑ О происхождении традиционного праздника татарского народа Сабантуй // Эхо веков = Гасырлар авазы. – 2002. – № 1/2.
- ↑ Яхин Ф.З. Себер татарларына кагылышлы бер язма ядкәр уңаеннан // Эхо веков = Гасырлар авазы. – 2018 – № 4/93. – Б. 160-165.
- ↑ О празднике «Сабантуй» в древних источниках ; Борынгы чыганакларда Сабан туе турында мәгълүматлар
- ↑ Шарафутдинов Д.Р. Семейные и календарные обычаи и обряды татар / Д. Шарафутдинов, Р. Садыкова. – Казань: Главное архивное управление при Кабинете Министров РТ, 2012. – 352 с.
- ↑ Владыкина Т.Г. Удмуртский народный календарь и сельский социум / Т.Г. Владыкина, Г.А. Глухова, Т.И. Панина // Научный диалог. – 2017 – № 10 – С. 149-169.
- ↑ Чувашская мифология: этнографический справочник / А.А. Антипина [и др.] – Чебоксары: Чуваш.кн.изд-во, 2018. — 591 с.
- ↑ Яковлев Г. Религиозые обряды черемис. — Казань, 1887г.
- ↑ [Сабантей - татарский народный праздник окончания весенних полевых работ]
- ↑ Уразманова Р. К. Праздничная культура и культура праздников татар. XIX – нач. XXI вв. Историко-этнографические очерки. – Наб. Челны: Духовноделовой центр «Ислам Нуры», 2013 – С. 42
- ↑ Шәрәфетдинов Д.Р. Татар барда – Сабан туе бар: тарихи-документаль очерк. – Казан: Гасыр, 2003. – 480 с.
- ↑ Салимов М. Широкая география Сабантуя // Казань. - 2024. - № 6. - С. 32-42
- ↑ «Без монда барыбыз да туганнар»: Марий Элда Федераль Сабантуй узды