Азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Рәсми исем рус. День работников пищевой промышленности
Кабул ителгән 1966 ел
Уздырылу урыны Россия байрагы Россия, Белорусия байрагы Беларуссия, Кыргызстан байрагы Кыргызстан Украина байрагы Украина
Үткәрелү көне октябрьнең өченче якшәмбесе
Оештырган Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Югары Советы Президиумы
Кагылышы «Ел саен үткәрелә торган "Азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне" бәйрәмен билгеләү турында» Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Югары Советы Президиумы фәрманы

Азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне (рус. День работников пищевой промышленности) — Россия Федерациясенең азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә[1].

Тарихы

Бу бәйрәмнең ярты гасырга якын тарихы бар һәм ул Советлар Союзында 1966 елда чыккан «Ел саен үткәрелә торган „Азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне“ бәйрәмен билгеләү турында» Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Югары Советы Президиумы фәрманыннан башлана. Анда һөнәри бәйрәмнең октябрьнең өченче якшәмбесендә үткәреләчәге турында документлаштырыла, дата бүгенге көнгә кадәр сакланып кала.

Максаты — гражданнарның игътибарын азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәрләренең дәүләт алдындагы казанышларына юнәлтү һәм бөтен ил буенча тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү.

Беренче бәйрәм чаралары — Бөтенсоюз фестивальләр һәм күргәзмәләр үткәрелә, алдынгы эшчеләр бүләкләнә. Ул вакытта азык-төлек тармагында эшләү абруйлы һөнәр булып санала.

Бәйрәмнең традицияләре

Иң мөһим вакыйга — ел саен «Атказанган азык-төлек җитештерү сәнәгате хезмәткәре» мактаулы исемен бирү. Аны азык-төлек җитештерү өлкәсендә «Оскар» дип атыйлар.

Бу көнне предприятиеләрдә алдынгы хезмәткәрләргә грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырыла, тантаналы бәйрәм чаралары үткәрелә.

Бәйрәм атнасында күп кенә заводларда һәм предприятиеләрдә конференцияләр уза, аларда җитештерү һәм аңа үзгәрешләр кертү кыенлыклары турында фикер алышалар, шулай ук азык-төлек төрләрен яхшырту һәм арттыру күрсәткечләре белән уртаклашалар.

Халык өчен күргәзмәләр уздырыла, һәркем аларда катнаша һәм төрле ширкәтләрдә җитештерелгән продукция белән танышып, аларны кабып карый һәм ошаган ризыкларны сатып ала. Азык-төлек җитештерү сәнәгате предприятиеләре урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен чакырылган танылган шәхесләр катнашында концертлар, аш хәзерләү буенча остаханәләр, кыйммәтле бүләкләр уйнатыла торган лотореялар уздырыла.

Һөнәр турында

Ит-сөт, спиртлы эчемлекләр, балык, май, он тарту-ярма, җиләк-җимеш һәм яшелчә тармагы Россиянең азык-төлек җитештерү сәнәгате нигезен тәшкил итә. Сәнәгать хезмәткәрләре илнең икътисади үсешенә өлеш кертәләр һәм төбәкләрдә азык-төлек тотрыклылыгын тәэмин итү өчен җавап бирәләр.

Сәнәгатьнең азык-төлек комплексында технологлар, татлы ризыклар пешерү осталары, пешекчеләр, сыра кайнатучылар, инженерлар, логистлар, фәнни хезмәткәрләр, менеджерлар эшли. Алар җитештерүнең һәр этабында чимал һәм әзер продуктларның сыйфаты өчен җавап бирә. Азык-төлек продуктларын ясау барышын оештыралар, тикшерәләр, җитештерүнең яңа рецептураларын һәм технологияләрен эшлиләр һәм кертәләр.

Һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр югары һәм урта техник профильле уку йортында укый алалар. Казанда азык-төлек сәнәгате белгечләрен түбәндәге уку йортларында әзерлиләр: Казан шәһәренең «41 нче һөнәри көллият» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, «Казан сәүдә-икътисад техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Казан институты (филиалы), Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиалы), В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм башкалар[2].

Кызыклы фактлар

Кеше гомере буена 40 тоннага якын төрле азык-төлек ашый.

1912 елда Россиядә 5000 сугым пункты эшли.

1914 елда ит сәнәгате предприятиеләрен берләштергән беренче учреждениеләр барлыкка килә.

1929 елда ит сәнәгатенең 10240 предприятиесе эшли, шул исәптән ыслап какланган дуңгыз ите һәм казылык фабрикалары, эчәк предприятиеләре, сугым урыннары.

1953 елга кадәр азык-төлектә төрле өстәмәләр турында мәгълүмат бирү, кодларны кулланмыйча, ачык була.

Азык-төлек җитештерү сәнәгатендә еш кына чөгендер порошогы кулланыла. Аны кетчупларга һәм помидор соусларына өстиләр.

Еллар буенча бәйрәмне үткәрү көннәре

Россиядә

  • 2024 ел — 20 октябрь;
  • 2025 ел — 19 октябрь;
  • 2026 ел — 18 октябрь.

Башка илләрдә

2024 елда Беларуссиядә 21 ноябрьдә, Кыргызстанда 15 ноябрьдә, Украинада 18 октябрьдә билгеләп үтелә[3].

Россиядә охшаш бәйрәмнәр

Россия Федерациясендә охшаш түбәндәге бәйрәмнәр билгеләп үтелә:

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр