Хисапчылар көне

Хисапчылар көне (рус. День бухга́лтера) — Татарстанда ел саен ноябрьнең соңгы җомгасында билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм.

Халыкара хисапчылар көне

1494 елның 10 ноябре хисапчы һөнәре барлыкка килү датасы булып санала. Нәкъ менә шул вакытта Италия математигы Лука Пачоли «Арифметика, геометрия, мөнәсәбәтләр һәм пропорцияләр суммасы» китабын чыгара. Хезмәттә шулай ук исәп-хисап алып бару принциплары һәм методлары турында, журнал-ордерларны рәсмиләштерү тасвирлана[1]. Шул сәбәпле Халыкара хисапчылар көне 10 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча бөтендөнья мирасы комитеты тәкъдиме белән Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә куела.

Илләр буенча Хисапчылар көне даталары

Россиядә хисапчылар көне

Хисапчылар көне Россиядә рәсми рәвештә билгеләп үтелми[1]. Һөнәри бәйрәм ел саен 21 ноябрьдә[5], Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцинның 1996 елның 21 ноябрендәге «Бухгалтерлык хисабы турында» 129-ФЗ номерлы Федераль канунны (2013 елның 1 гыйнварында гамәлдән чыга; аның урынына 2011 елның 6 декабрендәге 402 номерлы Федераль канун кабул ителә) имзалаган көннән бәйрәм ителә.

2000 елның 21 ноябрендә Россиядә рәсми рәвештә Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме — «Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне» билгеләп үтелә, ул 2000 елның 11 ноябрендә билгеләнгән[5].

Россиядә бәйрәм тарихы

2000 елның 21 июнендә Мәскәүдә узган Россия хисапчылары һәм аудиторлары съезды Башкарма комитетының икенче утырышында Россия хисапчылары көне турындагы мәсьәлә карала. Россия Федерациясе Финанс министрлыгына «Хисапчылар көне» һөнәри бәйрәмен билгеләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә карар кылына. Бәйрәм көнен 21 ноябрьдә билгеләргә тәкъдим ителә, чөнки бу көнне 1996 елда Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин «Бухгалтерлык хисабы турында» Федераль канун имзалый[6].

2014 елда Россия Федерациясе Финанс министрлыгында «Россия хисапчылар көне»н рәсми бәйрәм итү датасын билгеләү процессы башлана, әмма ул барыбер тәмамланмый[7].

Россия төбәкләрендә хисапчылар көне

Россия Федерациясенең кайбер субъектларында төбәк дәрәҗәсендә «Хисапчылар көне»н бәйрәм итү көннәре түбәндәгечә билгеләнгән:

  • «Ярославль өлкәсендә хисапчылар көне» — ел саен апрельнең беренче якшәмбесендә (1996 елдан)[8];
  • «Волгоград өлкәсендә хисапчылар көне» — 1 ноябрь[9];
  • «Красноярск краенда хисапчылар көне» — 12 ноябрь[10];
  • «Петербург хисапчылары көне» — 15 ноябрь;
  • «Мәскәү хисапчылары көне» — 16 ноябрь[10];
  • «Татарстан хисапчылары көне» — октябрьнең соңгы җомгасы[11];
  • «Красноярк крае хисапчылары һәм аудиторлары көне» — декабрьнең беренче якшәмбесе (2007 елдан)[12];
  • «Пермь крае хисапчылары көне» — 19 ноябрь (2021 елдан).

Һөнәрнең әһәмияте

Хисапчылар хисап алып бару, салымнарны исәпләү, чыгымнарны һәм керемнәрне тикшереп тору, шулай ук финанс документларын әзерләү өчен җаваплы. Аларның эше югары төгәллек, җаваплылык һәм квалификацияне даими күтәрүне таләп итә, чөнки бу өлкәгә караган кануннар даими үзгәреп тора.

Бәйрәмнең традицияләре

Традиция буенча бу көнне төрле чаралар үткәрелә: иң яхшы хисапчыларны билгеләп үтәләр. Хисапчыларның квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән семинарлар һәм тренинглар оештырыла. Хисапчылык хисабы өлкәсендә белгечләр әзерли торган уку йортларында ачык дәресләр һәм лекцияләр уза.

Шулай ук бу көнне хисапчыларның күп кенә профессиональ бергәлекләре конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештыра, аларда актуаль мәсьәләләр һәм кануннардагы яңалыклар турында фикер алышалар. Массакүләм мәгълүмат чараларында хисапчы һөнәренең әһәмиятенә һәм аерым белгечләрнең уңышларына багышланган мәкаләләр басыла[13].

Кызыклы фактлар

  • Күп хисапчылар куллана торган «1С» программасы баштан ук финанс исәбен алып бару өчен түгел, мәгълүматны тиз эзләү максатыннан төзелә. Санак технологияләрен гамәлгә керткәнче, керемнәрне һәм чыгымнарны хисаплылык дип аталган махсус китапларга язып барганнар. Элеккеге заманнарда төеннәр, сөякләр, таш һәм балчык такталар ярдәмендә санаганнар.
  • Хисапчыларның 1944 елда француз галиме Жан Батист Дюмарше тарафыннан эшләнгән үз гербы бар. Аның үзәгендә үлчәүләр һәм кояш сурәтләнгән, алар фонында спираль. Герб Science — Conscience — Independence (бу «фән — намуслылык — бәйсезлек» дип тәрҗемә ителә) язуы белән овал рамкага алынган.
  • 1928 елда хисапчы Уолтер Димар тарафыннан сагыз уйлап табыла. Нәкъ ул сагызга тәм һәм сузылучанлыкны өстәүне эшли.
  • 1961 елда актер Джек Леммон «Квартира» фильмында хисапчы ролен башкарып, иң яхшы ир-ат роле өчен «Оскар» кинопремиясен ала. 1969 елда Джин Уайлдер премиягә «Продюсерлар» картинасында хәйләкәр хисапчы роле өчен дәгъва кыла[14].
  • «Бухгалтер» сүзенең алман тамырлары бар: «Buch» — китап, «Halter» — тотучы. Бухгалтерны китаплар саклаучы дип атарга мөмкин[15].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Екатерина Добрынина. «Homo buhgalteris». — Есть неофициальные праздники, которые «почитаемы в народе» побольше иных государственных дат. Например, День бухгалтера. «Российская газета» // rg.ru (21 ноябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2014. Архивировано 25 октябрь 2014 года.
  2. Департамент государственных доходов по городу Астане. С Днем Бухгалтера! www.gov.kz (6 октябрь 2023).
  3. «РосСлово» Российский энциклопедический словарь. Киргизия: День бухгалтеров и аудиторов. www.rosslovo.ru.
  4. Комратский государственный университет. В Молдове отмечается профессиональный День бухгалтера. kdu.md (4 апрель 2023).
  5. 1 2 Галина Миловидова, Константин Полтавский. Профессиональный календарь на ноябрь 2019 года. Архивная копия от 25 октябрь 2019 на Wayback Machine Информационно-правовой портал «Гарант.ру» // garant.ru (25 октября 2019 года)
  6. Заседание исполкома съезда бухгалтеров и аудиторов России. Официальный сайт Института профессиональных бухгалтеров и аудиторов России (ИПБ России) // ipbr.org (14 ноябрь 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2014. Архивировано 22 декабрь 2014 года.
  7. Новости от главного редактора. Минфин выбирает День бухгалтера. Журнал «Главбух» // e.glavbukh.ru (4 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2014. Архивировано из оригинала 28 март 2022 года.
  8. Постановление губернатора Ярославской области А. И. Лисицына от 18 марта 1996 года № 109 «О проведении в Ярославской области Дня бухгалтера». Архивная копия от 1 декабрь 2017 на Wayback Machine АО «Кодекс» // docs.cntd.ru
  9. Волгоградские бухгалтеры отмечают свой праздник. Архивная копия от 3 ноябрь 2013 на Wayback Machine // volgograd.ru
  10. 1 2 День бухгалтера в 2024 году: дата, история и традиции праздника (19.09.2024). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
  11. С днём бухгалтера Татарстана! Архивная копия от 12 ноябрь 2013 на Wayback Machine // tatpochta.ru
  12. Закон Краснодарского края от 14 декабря 2006 года № 1145-КЗ «Об установлении праздничных дней и памятных дат в Краснодарском крае». Архивная копия от 22 ноябрь 2017 на Wayback Machine АО «Кодекс» // docs.cntd.ru
  13. Дарья Ивашкина. День бухгалтера 2025: история и традиции праздника. www.kp.ru.
  14. Известия. 21 ноября — День бухгалтера в России: история и традиции праздника. iz.ru (20 декабрь 2023).
  15. Екатерина Яксон. День бухгалтера в 2024 году: важность, достижения сферы и новые вызовы. vfokuse.mail.ru (1 декабрь 2024).

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә