Бөтендөнья котыруга каршы көрәш көне
Бөтендөнья котыруга каршы көрәш көне (рус. Всемирный день борьбы против бешенства, ингл. World Rabies Day), яки Бөтендөнья котыру белән көрәш көне — ел саен билгеләнә торган истәлекле көн. 2007 елның 28 сентябреннән башлап билгеләнә. БМО халыкара көннәре системасына керә. Штаб-квартирасы АКШ та булган коммерцияле булмаган оешма ― Котыруны контрольдә тоту глобаль альянсы (Global Alliance for Rabies Control)[1] инициативасы белән раслана. Истәлекле көн француз микробиологы Луи Пастерның вафат булу көненә багышланган, галим тарихта беренче булып котыру чиреннән вакцина уйлап таба[2].
Котыру ― үлемгә китерә торган аеруча куркыныч инфекцияле чир, аны Rabies virus котыру вирусы китереп чыгара. 150 илдә һәм территориядә очрый торган бу чирне вакциналар ярдәмендә туктатып була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, кешеләрнең үлеменә китергән бу чирнең инфекция чыганагы булып күпчелек очракта этләр тора, кешеләргә котыру чирен тапшыруның 99% ына кадәр этләргә туры килә[3].
Истәлекле көннең максаты ― әлеге чирнең кешеләрдә һәм хайваннарда нинди нәтиҗәләргә китерүенә игътибарны җәлеп итү, профилактик чаралар турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм әлеге чир белән көрәшүнең уңышлы мисалларына игътибар итү. Халыкның котыру чирен профилактикалау һәм аңа каршы көрәш турындагы белемнәрен арттыру үз эченә йорт хайваннарына җаваплы караш, эт тешләвен булдырмау һәм тешләгәннән соң кичектергесез медицина ярдәме алу кебек чараларны ала.
Искәрмәләр
- ↑ Our Story | Global Alliance for Rabies Control. rabiesalliance.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2018. Архивировано 18 декабрь 2019 года.
- ↑ ВОЗ | Всемирный день борьбы с бешенством. WHO. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2018. Архивировано 29 ноябрь 2018 года.
- ↑ Бешенство (рус.). www.who.int. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2018. Архивировано 10 декабрь 2019 года.