Корбан бәйрәме
Корбан бәйрәме | |
---|---|
Традицион ашамлык | сарык ите[d] и сыер ите[d] |
SEO_description | Курбан-байрам — дата празднования, значение, события и история появления, кем празднуется: подробная информация в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Нәрсә нигезендә эшләнгән | Ибраһим (гс)нең корбан китерүе[d] |
Елның көне | 10 зөлхиҗҗә[d] |
SEO_title | Курбан-байрам — дата, значение, события и история появления праздника — РУВИКИ |
Корбан бәйрәме РУВИКИ.Медиада |
Корбан бәйрәме яки Корбан гаете (гайде корбан — фар. عید قربان ‘әйд-е қорбан[1], ид әл-Әзха[2] — гарәп. عيد الأضحى ‘ид әл-’әзха) — хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәменән соң 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур ике бәйрәменең берсе.
Ислам дине дәүләт дине булган илләрдә Корбан бәйрәме рәсми бәйрәм көне булып санала һәм 4-5 көн дәвам итә, Төркия белән Катарда — 10 көн, Сәгуд Гарәпстанында — ике атна бәйрәм итәләр[3][4]. Ганада, Нигериядә, Угандада[4] һәм Үзбәкстанда[5] Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә.
Россия Федерациясенең Адыгей[6], Башкортстан[7], Дагыстан[6], Ингушетия[6], Кабарда-Балкар[6], Карачай-Черкәс[6], Татарстан[8], Чечен[6], Кырым[9] республикаларында — рәсми ял көне.
2014 елдан Ислам динендәге Россия хәрби хезмәткәрләре, хәрби кизүдә тормаган очракта, Корбан гаетендә мәчеткә бару өчен махсус ял алырга мөмкиннәр[10].
Бәйрәм тарихы
Корбан чалу тарихы Ибраһим (гс) заманына барып тоташа. Коръән буенча («Әс-Саффәт» сүрәсе: 37:102-106), Ибраһим (гс)гә төшендә Җәбраил килә һәм Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиткерә. Аның буенча, үзенең Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгын раслар өчен, Ибраһим (гс) улы Исмәгыйльне корбан итәргә тиеш була. Исмәгыйль аның бердәнбер, бик соң гына туган баласы була. Ибраһим (гс) карусыз рәвештә үзенә төшкән сынауны үтәргә, ягъни Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен улын бугазлыйм дип торганда, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, Җәбраил фәрештә бер куй китереп, шуны корбан итеп чалырга куша һәм «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр» дип әйтә. Ибраһим (гс) тәкбирне ишеткәч: «Ләә иләһә иллә Лләәһү вә-Ллаһ әкбәр», — ди һәм аннан соң Исмәгыйль (гс) болай дип өсти: «Аллаһу әкбәр вә-ли-Лләәһи-ль хәмд». Хәзер мөселманнар бу сүзләрне Гарәфә көнендә һәм Корбан гаете көннәрендә һәрбер фарыз намаздан соң кабатлый. Ибраһим галәйһиссәлам улын азат кыла һәм Җәбраил фәрештә алып килгән куйны чала. Шул вакыттан бу йола безгә бәйрәм булып керә[11]. Ибраһим (гс)нең тагы бер улы туа.
Шушы вакыйга аша Аллаһы Тәгалә кешеләрне корбан итүне тыя һәм корбан итеп хайваннарны чалырга куша. Мөселманнар ел саен Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалалар.
Йола турында хәдисләр
- Мөхәммәд (сгвс) әйтте: «Аллаһ барысын да камил дәрәҗәдә эшләргә боерды, әгәр җан алырга туры килсә, мал өчен иң җиңелен сайлагыз, һәм хайванны суйганда, иң яхшы юл белән эшләгез. Һәркайсыгыз, пычагын тиешенчә үткенләсен, шул рәвешле хайванны газаптан коткарсын»[12].
- Мөхәммәт (сгвс) әйтте: «Хайваннарның дүрт төрен корбан итеп чалырга рөхсәт ителми: кимчелеге күзгә күренеп торган сыңар күзле хайванны; авыруы ачык күренеп торган хайванны; аксаклыгы ачык беленеп торган хайванны, хәлсезлеге күренеп торган ябык хайванны»[13].
- Мөхәммәт (сгвс) әйтте: «Син китергән корбаннарга килгәндә, Раббың сиңа моның өчен зур бүләк әзерләде»[14].
- Мөхәммәт (сгвс) әйтте: «И кешеләр! Һәр гаилә елга бер тапкыр Удхия[15] и Атира[16] корбаннары чалырга тиеш»[17].
- Җәбир ибн Абдуллаһ риваять итә: «Мин корбан чалу көнендә Аллаһ илчесе белән бергә бәйрәм намазын укыдым һәм, намаз тәмамлангач, ул «Аллаһ исеме белән, Аллаһ бөек! Йә Аллаһ, бу минем һәм өммәтемнең корбан чала алмаган әгъзалары исеменнән» сүзләрен әйтеп бәрәнне корбан чалды»[18].
- Ибн Габбас риваять итә: «Бервакыт Аллаһ илчесе, аягын сарыкның йөзенә куеп, пычагын кайрап утырган кеше яныннан узып барганда (бу вакытта хайван аңа карап тора иде), аннан сорады: „Ни өчен син пычагыңны хайванны җиргә егып салганчы үткенләмәдең? Синең аны ике тапкыр үтерәсең килдеме?!“»[19]
Милади тәкъвим буенча билгеләү көне
Мөселман календаре 12 айдан тора һәм 354 көн тирәсе дәвам итә. Һиҗри тәкъвим миладидан якынча 10-11 көнгә кыскарак булганга күрә Корбан бәйрәменең датасы ел саен күчә бара:
- 2013 — 15 октябрь
- 2014 — 4 октябрь
- 2015 — 24 сентябрь
- 2016 — 13 сентябрь
- 2017 — 2 сентябрь
- 2018 — 22 август
- 2019 — 12 август
- 2020 — 31 июль
- 2021 — 20 июль
- 2022 — 9 июль
- 2023 — 28 июнь
- 2024 — 16 июнь
Корбан гаетен бәйрәм итүнең төгәл вакыты җирле гадәтләргә бәйле: күпчелек илләр Согуд Гарәбстанының Югары суды билгеләгән датаны күзәтә, ә ул Айның күктә күренүенә карап исәпләнә[3]. Бангладешта, Һиндстанда һәм Пакыстанда согудиларның карары исәпкә алынмый, алар айны мөстәкыйль күзәтәләр, шул сәбәпле кайбер елларда Корбан бәйрәме икенче көнне билгеләп үтелә (Мәсәлән, 2017 елда дөньядагы башка мөселман илләре белән чагыштырганда бер көнгә соңрак уздырыла)[3].
Бәйрәм итү
Корбан чалу йоласы Мәккәгә хаҗ кылу йоласының кульминацион өлеше булып тора. Алдагы көнне хаҗилар Гарәфә тавына менәләр, дога һәм гыйбадәттә булалар, ә корбан чалу көнендә символик ташлар ыргыталар һәм тәваф (Кәгъбә тирәли җиде тапкыр әйләнеп чыгу) кылалар[20].
Корбан гаетенең алдагы көне Гарәфә көн дип атала. Бу көнне хаҗ кылган кешеләр Гарәфә тавына менәләр. Хаҗ кылмаган мөселманнарга бу көндә ашау-эчүдән тыелып тору, ягъни ураза тоту савап санала[21][22].
Бәйрәм ир-атларның госел алып, чиста-пакь киемнәр киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен баруы белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир әйтелә: «Аллаhу әкбәр, Аллаhу әкбәр, Лә иләhә иллә Лләәhү вә-Ллаh әкбәр, Аллаhу әкбәр вә-ли-Лләәhи-ль-хәмд» (тәрҗ.: Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, Аллаһтан башка иләһ юк! Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, Аллаһка барча мактаулар!)[23].
Мәчеттә бәйрәм намазы укыла, аннан соң вәгазь-хөтбә укыла. Ул, гадәттә, Аллаһка мәдһия укудан һәм Мөхәммәд (сгвс)гә салаватлар әйтүдән башлана, хаҗ турында һәм корбан чалу йоласының әһәмияте турында вәгазь укыла. Тәҗрибәле имам-хатыйп еш кына вәгазен дини стильдә, рифмалаштырылган проза формасында укый.
Гает намазыннан соң, һәрбер хәлле мөселманга корбан чалып, җәмәгатьләрен һәм килгән кунакларын, күршеләрендә булган фәкыйрьләрне хөрмәт кылу ваҗиб, ягъни тиешле.
Корбан чалу йоласы
Корбанлык куй (сарык яки бәрән) булырга мөмкин. Корбанга кимендә ярты ел булырга, ул сәламәт һәм бернинди җитешсезлекләрсез булырга тиеш. Финанс мөмкинлекләреннән чыгып, бер куйны бер кеше исеменнән дә, бөтен гаилә исеменнән дә чалырга мөмкин. Әмма кешеләр саны җидедән артырга тиеш түгел. Вафат булган кешеләр исеменнән, васыятьләре булса, корбан чалырга рөхсәт ителә[24].
Гадәттә, корбан тиресе мәчеткә тапшырыла. Итен пешерәләр һәм, корбан ашы җыеп, мөселманнарны сыйлыйлар, имамга урынны табынның түреннән бирәләр. Корбан бәйрәмендә төрле илләрдә һәм халыкларда төрле ит ризыклары әзерләнә, өстәлне бәйрәмчә бизәүгә, шулай ук төрле тәм-томнар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Бәйрәм көннәрендә якын дуслар һәм туганнар белән бүләкләр бирешәләр, кунакка йөрешәләр. Бәйрәм көннәрендә бер-береңне кунак итү сөннәт санала.
Мөхәммәд (с.г.в.) мөселманнарны корбан чалырга чакырды. Гаишә Мөхәммәд (сгвс)нең сүзләрен җиткерде: «Корбан чалган көнне адәм баласының Аллаһы Тәгалә өчен яраткан эше — корбан чалу. Кыямәт көнендә корбанлык хайван үзенең мөгезләре, йоны һәм тояклары белән бергә яхшы эшләр касәсендә булыр. Бу көнне түгелгән кан, җиргә төшкәнче үк, Аллаһы Тәгаләгә барып ирешә. Җаннарыгызны шуның белән пакьләгез».
Финанс мөмкинлеге булган һәр мөселман корбан чалырга тиешле. Мөселман кешесе корбан чалганда «Бисмиллаһ, Аллаһу әкбәр», ягъни «Аллаһ исеме белән! Аллаһ бөек!» дигән сүзләрне әйтә. Корбанны чалганчы җиргә егалар, башы Мәккә тарафына караган булырга тиеш.
Корбан итеп җиде айга җиткән куйны (шәфигый мәзһәбе буенча — бер елы тулган), 2 еллык үгез яки сыерны, биш яше тулган дөяне чалырга мөмкин. Корбанлык хайван симез, зур һәм матур булырга тиеш. Ит күләменә һәм сыйфатына тискәре йогынты ясый торган кимчелекләре булырга тиеш түгел. Аксак, сукыр яки авыру хайваннарны, шулай ук мөгезенең яртысыннан артыгы сынган яки колагының яртысыннан артыгы киселгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый.
Корбан итенең өчтән берен үз гаиләңә, өчтән берен күршеләргә һәм туганнарга, ә өчтән берен сәдака сыйфатында мохтаҗларга өләшү мөһим.
Ибн Габбас Мөхәммәд (сгвс)нең корбаны турында риваять итә: «Өчтән берен ул гаиләсе өчен калдырган, өчтән бере белән фәкыйрь күршеләрен сыйлаган, өчтән берен сораганнарга өләшкән». Ибн Умар әйтте: «Чалынган корбан вә бүләкләрнең өчтән бере синең өчен, өчтән бере гаиләң өчен, өчтән бере мохтаҗлар өчен».
Корбан чалучыга корбан ите белән түләргә ярамый. Әмма аңа итнең бер өлешен сәдака рәвешендә, яисә күчтәнәч итеп бирергә була. Корбан чалдырган кеше хайванның итен дә, тиресен дә сата алмый, әмма тиресен һәм башка өлешләрен үзе өчен куллана ала.
Корбанны бәйрәм намазыннан соң башлап өченче көннең кояш баешынача (Хәнәфи мәзһәбе буенча) яисә дүртенче көннең кояш баешына кадәр (Шәфигый мәзһәбе буенча) чалырга рөхсәт ителә. Корбан чалу өчен иң күркәм көн булып беренче көн санала[25].
Бәйрәм белән котлау
Корбан бәйрәмендә кунакка йөрешү, бер-береңә бәйрәм теләкләре җиткерү кебек күркәм гадәтләр кабул ителгән. Мөселманнар традицион рәвештә бу көнне түбәндәге теләкләрне телиләр:
- Гайд мубәрак! (гарәп. عيد مبارك) — Гает мөбарәк булсын!
- Гайдукум мубәрак (гарәп. عيدكم مبارك) — Бәйрәмегез мөбарәк булсын!
- Гайд-әл-Әдъхьа мубәрак (гарәп. عيد الأضحى مبارك) — Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
- ТәкъаббәләЛлаһу миннә вә-минкум (гарәп. تقبل الله منا ومنكم) — Аллаһ сездән дә, бездән дә кабул кылсын!
- ТәкъаббәләЛлаху миннә вә-минкум саалихуль әгъмәәл (гарәп. تقبل الله منا ومنكم صالح الاعمال) — Аллаһ сезнең дә, безнең дә кылган эшләребезне хәерле гамәлләрдән кабул итсен!
Россиядә
Россиядә Корбан бәйрәме чаралары Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте кабул иткән план буенча уздырыла. Мәсәлән, 2024 елда Казанда бәйрәм чаралары түбәндәгечә узды[26]:
- 2:00-3.00 — иртәнге намаз;
- 3:00-3:30 — бәйрәм вәгазе;
- 03:30 — гает намазы;
- 03:40 — гарәп телендә хотбә уку, телдән Коръән уку, дога кылу.
Корбан чалу йолалары бәйрәм намазын укыганнан соң башлана. Махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу 18 июньдә 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Хәзер күп шәһәрләрдә махсус хезмәтләр бар, аларга, үз исемеңнән корбан чалуларын сорап, онлайн заказ бирергә мөмкин[27].
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Корбан бәйрәме — Видео
- Кем һәм ничек корбан чалырга тиеш? 2016 елның 1 апрель көнендә архивланган.
- Мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә
Искәрмәләр
- ↑ Гайд — 1) бәйрәм; 2) гает. Корбан — 1) корбан (Аллага якын булу өчен суелган хайван). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 68; 213.
- ↑ Гайд әзха — корбан гаете. Әзха — корбаннар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 68; 730.
- ↑ Аль-Джазира (22 август 2017). Дата обращения: 1 сентябрь 2017. Архивировано 1 сентябрь 2017 года.
- ↑ Independent (29 август 2017). Дата обращения: 1 сентябрь 2017. Архивировано 9 август 2019 года.
- ↑ Инфографика: Курбан хайит будет отмечаться 21 августа . Газета.uz (16 август 2018). Дата обращения: 20 август 2018. Архивировано 20 август 2018 года.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Мусульмане СКФО начали отмечать праздник Курбан-Байрам . Дата обращения: 9 ноябрь 2011. Архивировано из оригинала 10 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Жители Башкортостана на праздник Курбан-байрам отдохнут 4 дня . Дата обращения: 6 ноябрь 2011. Архивировано 6 октябрь 2014 года.
- ↑ В Татарстане мусульмане празднуют Курбан-байрам . Дата обращения: 8 ноябрь 2011. Архивировано 7 июнь 2013 года.
- ↑ Производственный календарь на 2017 год (Республика Крым) . Дата обращения: 1 сентябрь 2017. Архивировано 1 сентябрь 2017 года.
- Известия (2014-10-02). 2 октябрь 2014 тикшерелде.
- ↑ Бик хикмәтле бәйрәм - Корбан-бәйрәм .
- ↑ Муслим, «Сахих» 3/1955
- Ахмада (4/284), Абу Дауда (2802) и ат-Тирмизи (1/283)
- аль-Баззара (2/182), Ибн Хиббана (963) и Абд ар-Раззака ас-Санани (8830).
- ↑ Удхия — это жертвоприношение, совершённое в утреннее время после восхода солнца (ад-Духа).
- Атира — это жертвоприношение, которое совершали арабы-многобожники во времена невежества (джахилии) в последние десять дней месяца Раджаб. Это было дозволено в первые годы Ислама, однако затем это было отменено.
- Абу Дауда (2788), ат-Тирмизи (1518), ан-Насаи (4235) и Ибн Маджа (3125)
- Абу Дауда (2810), ат-Тирмизи (1521), Ахмада (3/356)
- ат-Табарани
- ↑ Курбан-байрам-2022: что необходимо знать . Sputnik Узбекистан (9 июль 2022). Дата обращения: 11 июнь 2024.
- ↑ ас-Суюти Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр [Малый сборник]. — Бейрут: аль-Кутуб аль-‘ильмийя, 1990. — С. 316.
- ↑ Курбан-байрам (Ид аль-Адха) .
- ↑ Тәкбир тәшрик ничек әйтелә, сүзләре .
- ↑ Курбан-байрам (Ид аль-Адха) .
- ↑ Курбан-байрам (Ид аль-Адха) .
- ↑ В Татарстане утвердили порядок проведения Курбан-байрама в 2024 году.
- ↑ Курбан-Байрам в 2024 году: дата и традиции праздника жертвоприношения . РИА Новости (10 июнь 2024). Дата обращения: 11 июнь 2024.