Халыкара тыюлыклар көне

Халыкара тыюлыклар көне (рус. Междунаро́дный день запове́дников) — Халыкара табигатьне саклау берлеге инициативасы белән ел саен 24 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм. Тыюлыкларны саклаучылар һәм багучылар өчен һөнәри бәйрәмнәрнең берсе.

Тарих

1909 елның 24 маенда Швециядә милли парк төзелә. Бу ил Европада милли парклар һәм резерватлар системасы барлыкка килгән беренче ил була.

Халыкара тыюлыклар көне Халыкара табигатьне саклау берлеге (МСОП) инициативасы белән 2000 елдан бирле ел саен билгеләп үтелә. Төп максаты — табигатьне һәм хайваннар дөньясын саклау[1][2].

Россиядә 11 гыйнварда билгеләп үтелә торган аерым Тыюлыклар һәм милли парклар көне бар. Дата илдә беренче тыюлык — Баргузин тыюлыгы — төзелү белән бәйләнгән.

Бәйрәм традицияләре

Бу көнне парклар һәм тыюлыклар территориясендә тематик күргәзмәләр ачыла, экскурсияләр, табигатьне саклау буенча лекцияләр һәм төрле мәдәни-агарту чаралары үткәрелә.

Тыюлыклар

Тыюлыклар — флора һәм фаунаны, шулай ук шарлавыкларны, борынгы мәгарәләрне һәм кыяларны саклау максатыннан, теләсә нинди кеше эшчәнлеге тыелган территория яки акватория өлеше[3].

Дөньяда беренче тыюлык Шри-Ланкада б.э. к. III гасырда нигезләнә. Ул вакытта Деванампиятисса патша махсус канун нигезендә, үз токымы өчен саклау максатыннан, халыкка утрауның кайбер участокларына керүне тыя[4].

Халыкара табигатьне саклау берлеге мәгълүматлары буенча, 2024 елда дөньяда 119 илдә урнашкан 6555 милли парк һәм 630 дан артык табигый биосфера тыюлыгы исәпләнә[5].

Дөньядагы иң зур тыюлык Африкада урнашкан. Ул өч милли паркны — Көньяк Африка Республикасында Крюгер милли паркы, Мозамбикта Лимпопо милли паркы һәм Зимбабведа Гонарежу милли паркы — берләштерү юлы белән барлыкка килә. Гомуми мәйданы — 35 мең кв. чакрым. Иң кечкенә тыюлыкларның берсе — Галич Тавы (Галичья Гора) — Россиядә урнашкан. Аның мәйданы — 2,3 км²[6].

Галерея

Искәрмәләр

  1. 24 мая отмечается Международный день заповедников. gorodirkutsk.ru. Город Иркутск.РУ (22 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2025.
  2. Заповедный мир "Ненецкий" (2023-05-24). 25 апрель 2025 тикшерелде.
  3. Что такое заповедник, и чем он отличается от заказника: примеры. 25 апрель 2025 тикшерелде.
  4. Национальные парки Шри-Ланки. travellanka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2025.
  5. Тамара Казарина. Заповедные места. 25 апрель 2025 тикшерелде.
  6. Международный день заповедников (2019-05-24). 25 апрель 2025 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә