Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне (рус. День Государственного флага Российской Федерации)— Россиядә рәсми бәйрәмнәрнең берсе, 1994 елда Россия Федерациясе Президенты указы белән билгеләнгән[1] һәм 22 августта үткәрелә, эш көне санала.
Россия Федерациясенең торгызылган флагына — «милли триколорга» багышлана.
Бәйрәмнең тарихы
Россиянең тарихи дәүләт байрагы булып 1668 елда Алексей Михайлович идарә иткән чорда «Орёл» дигән рус корабында беренче тапкыр күтәрелгән ак-зәңгәр-кызыл тукыма санала.
1693 елда триколор Петр I нең шәхси штандарты була.
XVIII — XIX гасырның беренче яртысында ак-зәңгәр-кызыл байрак сәүдә судноларында һәм рус диңгез экспедицияләре корабларында кулланылган[2].
1883 елда император Александр II указы буенча: «Биналарны байраклар белән бизәргә мөмкин дип танылган тантаналы очракларда, бары тик өч буйдан торган рус байрагы гына кулланылсын: өскесе — ак, уртадагысы — зәңгәр һәм аскысы — кызыл төстә»[3].
Россия империясенең Диңгез уставының 1142 нче маддәсе (1885 елгы басма) байракның аклы-каралы рәсеме белән.
1896 елда, диңгез ведомствосын җитәкләгән бөек кенәз генерал-адмирал Алексей Александровичның доклады буенча, император Николай II «Галиҗәнапләре ак-зәңгәр-кызыл байракны барлык очракларда да милли дип тануга ризалыгын бирә»[4].
Ак-зәңгәр-кызыл байрак 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр Россиянең фактик дәүләт символы булып кала.
1918 елда Совет Россиясе триколордан баш тарта һәм аны яңа кызыл байракка алыштыра[4].
Август путчы тәмамлангач, яңа дәүләт символикасын кертү ихтыяҗы туа. РСФСР Югары Советы әгъзалары тарафыннан 1991 елның 22 августында иртәнге утырышта РСФСРның милли байрагы турында карар кабул ителә[2].
1991 елның 1 ноябрендәбайрак РСФСР халык депутатлары съезды тарафыннан раслана. Конституциянең 181 маддәсе нигезендә, РСФСР Дәүләт байрагы «бертигез зурлыктагы горизонталь буй-буй турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: өске буй — ак төстә, уртадагысы — зәңгәр күк төсендә һәм аскысы — ал төстә»[5]. Байракның киңлеге озынлыгына нисбәте — 1:2[3].
1993 елның 11 декабрендә Россия Президенты Борис Ельцин «Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы турында»гы Указга кул куя, аның нигезендә күк төсе — зәңгәргә, ә ал — кызылга алыштырыла. Шулай ук байракның киңлеге белән озынлыгының нисбәте дә үзгәрә — 2:3[5]. Шул ук вакытта 1995 елның 1 гыйнварына кадәр элек билгеләнгән пропорцияләр байрагын кулланырга рөхсәт ителә[3]. Байрактагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
1994 елда Ельцин рәсми рәвештә 22 августта Россия байрагы көнен бәйрәм итүне беркетә һәм бу датаны дәүләт бәйрәме дип билгели[2].
2000 елның 25 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы турында» федераль конституцион канунга кул куя. Анда болай диелә: «Россия Федерациясе Дәүләт байрагы Россия Федерациясенең рәсми дәүләт символы булып тора һәм өч тигез зурлыктагы горизонталь буй сызыктан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: өскесе — ак, уртадагысы — зәңгәр һәм аскысы — кызыл төстә. Байракның киңлеге белән озынлыгының нисбәте — 2: 3»[6]. Россиядә 1999 елдан бирле әләмнәр ясауга дәүләт стандарты гамәлдә, аның нигезендә триколор полосаларының төсләре Бөтенсоюз җиңел сәнәгать ассортименты һәм модасы үзәге эшләгән төсләр атласына яки Pantone Inc Америка компаниясе төзегән стандартлаштырылган төсләр сайлау системасына туры килергә тиеш[3].
Бәйрәм итү традицияләре
Русия Федерациясе Дәүләт байрагы көне — бөтен ил буенча билгеләп үтелә торган гомуммилли бәйрәм. Гадәттә бу көнне рәсми дәүләт символының әһәмиятен ассызыклау максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Алар арасында: президент һәм депутатларның котлау чыгышлары, дәүләт бүләкләрен тапшыру, концертлар, тантаналы йөрешләр, спорт ярышлары. Чараларда сәяси партияләр һәм яшьләрнең патриотик берләшмәләре вәкилләре катнаша[7]. Төп вакыйгаларның берсе — Русия гимны яңгыраганда дәүләт байрагын тантаналы рәвештә күтәрү[8].
Күп кенә мәдәният үзәкләрендә, ял итү учреждениеләрендә һәм китапханәләрдә бәйрәм чаралары, лекцияләр, онлайн-акцияләр һәм флешмоблар уза. Китапханәчеләр триколор тарихына багышланган китап күргәзмәләре оештыралар, тематик квестлар һәм викториналар үткәрәләр. Бәйрәмдә катнашучыларга истәлекле сувенирлар — дәүләт символикасы төшерелгән тасмалар, галстуклар, флажоклар тапшырыла.
Биналар һәм урамнар бәйрәмчә бизәлә, кайбер шәһәрләрдә күккә ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге һава шарлары очыралар[9].
2020 елда парашютчылар Мәскәү янындагы күктә мәйданы 5 мең квадрат метрдан артык булган триколорны җәелдерәләр. Ул үзе белән сикерү ясалган дөньядагы иң зур байрак була[10].
2023 елның 19 августында Оренбург өлкәсенең Подгородная Покровка авылында, Россия Дәүләт байрагы көне хөрмәтенә, ил рекордын куялар: озынлыгы 1588 метр һәм киңлеге 4,5 метр булган триколор җәелдерелә. Казаныш Россия рекордлар китабына кертелгән[11]. Шул ук елда Татарстан халкы кулдан эшләнгән роза бөреләреннән торган дөньяда иң зур Россия байрагын җыя. Аларны илнең төрле төбәкләреннән 300дән артык оста хатын-кыз полимер балчыктан ясый. Эш нәтиҗәсен Халыкара милли һәм дөнья рекордларын теркәү агентлыгы терки[12].
2024 елда Мәскәүдә триколорлы йөзләгән автомобиль Бакча боҗрасы буйлап уза. Курск өлкәсендә активистлар һәм волонтерлар «Курск сугышы» мемориаль комплексы территориясендә 2500 квадрат метр зурлыктагы триколор җәелдерәләр. Пятигорскта «Машук» яшьләр форумының 150 гә якын катнашучысы Россия триколорын шул ук исемдәге тау башына күтәрә[9].
2025 елда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Россия Федерациясе Дәүләт байрагы көненә багышланган Бөтенроссия «Ватан төсләре» акциясен оештыра. Ул 18-22 август көннәрендә уза. Чаралар арасында: махсус хәрби операция ветераннары белән очрашулар, флагштокларны торгызу һәм флаглар кую, триколор җәю тантаналары, дәүләт символикасы төшерелгән тасмалар тарату, акцияләр, лекцияләр, флешмоблар. Проект кысаларында #Окнароссия акциясендә катнашучылар йортларның, мәктәпләрнең һәм офисларның тәрәзәләрен тематик рәсемнәр белән бизиләр һәм социаль челтәрләрдә фотографияләрне тиешле хештег белән бастыралар[13].
Искәрмәләр
- ↑ Указ от 20 августа 1994 г. № 1714. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2009. Архивировано 25 август 2012 года.
- ↑ 1 2 3 День государственного флага России 2025: история и традиции праздника. РИА Новости (20 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ 1 2 3 4 История и характеристики государственного флага России. TACC (22 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ 1 2 Соболева Н. А. Историческое прошлое российского триколора: факты и мифы // «Военно-исторический журнал». — 2014. — № 8. — С. 53—60.
- ↑ 1 2 Высочинский, И. История Дня Государственного флага РФ. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Федеральный конституционный закон от 25.12.2000 г. № 1-ФКЗ. www.kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ «В Ульяновской области пройдёт торжественное шествие в честь Дня Российского флага» Архивная копия от 13 май 2009 на Wayback Machine 22 августа 2008 года
- ↑ 22 августа — День Государственного флага Российской Федерации. Управление Министерства юстиции Российской Федерации по Пермскому краю (20 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ 1 2 День государственного флага России 2025: история и традиции праздника. РИА Новости (20 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Парашютисты развернули самый большой в мире флаг России в небе Подмосковья. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Есть рекорд: в Оренбуржье развернули самый длинный в России триколор. orenburg.kp.ru (19 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Самый большой в мире флаг России из розочек ручной работы изготовили в Казани. 21 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Всероссийская акция «Цвета Родины». АО "Камчатское авиационное предприятие" (18 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.