Россия иминиятләштерүчеләре көне
Россия иминиятләштерүчеләре көне (рус. День российского страховщика) — Россиянең иминият ширкәтләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Һәр елны 6 октябрьдә билгеләп үтелә. Күп кенә иминиятчеләр бу датаны игътибарсыз калдыра, аны «Росгосстрах» иминият ширкәтенең корпоратив бәйрәме дип атыйлар. Моннан тыш, Иминиятләштерүчеләр көне сыйфатында башка даталарны рәсми рәвештә кертергә тәкъдим ителә.
Тарихы
6 октябрьдә Россия Федерациясендә "Россия иминиятләштерүчеләре көне"н билгеләү очраклы сайланылмый. 1921 елның 6 октябрендә «Дәүләт милек иминиятләштерүе системасын булдыру турында» Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының Халык Комиссарлары Советы Декреты имзалана[1]. 1921 елны кабул ителгән Декрет нигезендә, илнең барлык төбәкләрендәге шәхси хуҗалыклар иң киң таралган бәла-казалардан: янгыннардан, терлекләрнең һәлак булуыннан, боз белән авыл хуҗалыгы культураларының юкка чыгуыннан, шулай ук коры җир һәм су транспорт юлларындагы аварияләрдән дәүләт иминиятләштерүе ала.
Нәкъ бу көнне, 1921 елда Россия Совет Федератив Социалистик Республикасында (алга таба РСФСР) Дәүләт иминиятенең төп идарәсе (хәзерге Россия дәүләт иминиятләштерү ширкәте) эшли башлый. Асылда, бу вакыйга Совет Россиясендә иминият эшенең барлыкка килү көне буларак карала[2]. Озак вакыт оешма Совет Социалистик Республикалар Берлегендә бу өлкәдә монополияче була һәм бары тик 67 ел үткәннән соң, 1988 елгы «Кооперация турындагы канун» кабул ителгәч, дәүләтнеке булмаган альтернатив иминият ширкәтләре төзелә башлый[3].
Россия иминият институты XVIII гасыр ахырыннан бирле эшли. 1786 елда Екатерина II заводларны һәм фабрикаларны, шулай ук Дәүләт заем банкына залогка тапшырылган таш йортларны мәҗбүри иминиятләштерүне оештыра. Павел I идарә иткәндә аерым товарларны иминиятләштерү кертелә.
Россиядә беренче иминият акционерлык җәмгыяте Николай I идарә иткән чорда барлыкка килә. Ул янгыннан милекне саклау белән шөгыльләнә. Оешманың исеме — «Россия янгыннан иминиятләштерү җәмгыяте». Ул 1827 елның 22 июнендә оеша, бу дата шулай ук Иминиятләштерүчеләр көне буларак карала, әмма нәтиҗәдә 6 октябрь көне сайлана.
Бүгенге көндә иминиятләштерү — икътисадның эре һәм тиз үсә торган тармагы, ул тормышның күп өлкәләренең аерылгысыз өлеше: медицина, бизнес, кредитлау, автомобиль һәм башка кыйммәтле милеккә ия булу. «Эксперт» рейтинг агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елда иминият хезмәтләре базары күләме 2,3 триллион сум тәшкил итә. Россиялеләр барыннан да ешрак тормышларын һәм шәхси машиналарын иминиятләштерәләр. Өченче урында — ирекле медицина иминияте полисы.
Бу дата өчен альтернатив тәкъдимнәр
Төп чыганак: [4]
Россиядә иминиятләштерүнең 225 елдан артык тарихы бар һәм тарих патшабикә Екатерина II тарафыннан илдә беренче иминият институтын төзү турындагы манифестны имзалау датасыннан санала.
1786 елның 28 июнендә Екатерина II «Дәүләт заем банкын оештыру турында» манифест имзалый, документ нигезендә күчемсез милекне мәҗбүри иминиятләштерү кертелә. 1786 елның 23 декабрендә «Дәүләт заем банкы карамагында таш йортлар, завод һәм фабрикаларны кабул итү өчен иминият экспедициясен оештыру турында» манифесты белән Россиядә беренче иминият учреждениесе төзелә. 1797 елда Россия Хөкүмәте «Иминият конторасын» (рус. «Страховая контора») ача. 1805 елда бу оешма ябыла, чөнки иминият эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмый. 1798—1799 елларда Россия империясендә үзара иминиятләштерү җәмгыятьләрен төзү омтылышы ясала, әмма ул да шул ук сәбәпләргә бәйле уңышлы булмый. Шул рәвешле Россия иминиятләштерү тарихының беренче этабы тәмамлана, аның нәтиҗәсендә иминиятләштерү базарына шәхси акчаларны җәлеп итү зарурлыгы раслана. 1827 елның 22 июнендә Николаем I тарафыннан «Россия янгыннан иминиятләштерү җәмгыяте» төзелә.
Документларның һәм төзелгән җәмгыятләрнең кабул ителү көненә бәйле Иминиятләштерү көнен һәм Иминиятләштерүчеләр көнен билгеләп үтү өчен альтернатив даталар сыйфатында 28 июнь яки 22 июнь тәкъдим ителә.
Бәйрәм итү
Бу көнне иминият ширкәтләре хезмәткәрләре бер-берсен котлыйлар, хезмәттәшләре һәм җитәкчеләреннән истәлекле бүләкләр һәм открыткалар кабул итәләр, еш кына коллектив эчендә зур булмаган чаралар оештырыла.
Әгәр дә бу көн ял көннәренә туры килмәсә, эш көне булып кала[5].
Кызыклы фактлар
| Иминиятләштерүнең беренче төре | Янгыннардан: яшен сугудан, ут төртүдән һәм башкалардан иминиятләштерү беренчеләрдән санала. Алманиядә бу система XVI гасыр ахырында эшли башлый, Россиядә XIX гасырда. |
| Россиядә иң зур иминият түләве | 2009 елда «Космик элемтә» федераль дәүләт унитар предприятиесе (рус. «Космическая связь») «Экспресс АМ-4» иярчене ватылган өчен иминият түләүләре сыйфатында 7,5 млрд сумнан артык акча ала. |
| Танылган кешеләр һәм иминиятләштерү | Режиссер Стивен Спилберг үз тормышын 1,2 миллиард Америка Кушма Штатлары долларына иминиятләштерә. Бу дөньяда иң кыйммәтле килешүләрнең берсе була. |
| Нәсел | Россиядә иминият тармагында нәселләре белән эшли торган гаиләләр бар. Кайбер ширкәтләрдә тәҗрибә буыннан-буынга тапшырыла[6]. |
| Саннар | Кешеләр ел саен иминиятләштерүгә уртача 4,5 триллион доллар тота;
2024 ел мәгълүматлары буенча, Россия иминият ширкәтләрендә 65 меңнән артык хезмәткәр эшли; 7,4 миллиард сум — Россиядә иң зур иминият түләве[5]. |
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ День российского страховщика
- ↑ День страховщика 6 октября 2021: история и традиции. Прецедент ТВ (4 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2022.
- ↑ День российского страховщика
- ↑ Г.В.Носова. О становлении страхового дела в России в первой половине XIX в. «Финансы» (31 март 2008).
- ↑ 1 2 День страховщика в 2024 году: история и традиции праздника
- ↑ День страховщика в 2024 году: новые вызовы и возможности