Татарстан Республикасы көне
Татарстан Республикасы көне (рус. День Республики Татарстан) — Татарстан Республикасының дәүләт бәйрәме. Һәр елны 30 августта билгеләп үтелә. Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы карары белән, 1990 елның 30 августында Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү хөрмәтенә, гамәлгә керә.
Җөмһүрият көне күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм Татарстанның мәдәниятен, икътисадын һәм авыл хуҗалыгын үстерүне символлаштыра. Бәйрәм чараларына концертлар, күргәзмәләр, спорт ярышлары, урамда йөрүләр, милли һәм традицион ризыклар фестивальләре керә. Бу көнне шулай ук Казан шәһәре көне дә билгеләп үтелә[1].
Тарихы
Татарстан Республикасы көне 1990 елның 30 августында Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү хөрмәтенә гамәлгә куела[2]. Бу документ Татарстанның үзбилгеләнү, дәүләтчелек хокукын, шулай ук милләтенә һәм социаль хәленә карамастан, республиканың барлык гражданнарының тигез хокукларын ныгыткан тарихи төп адым була.
Татарстан озын һәм катлаулы тарихи юл үтә: башта төбәк Идел буе Болгарына карый, XV йөздә Казан ханлыгы барлыкка килә, соңыннан, 1552 елда Россия дәүләте составына керә. 1920 елда РСФСР составында Татарстан АССР оештырыла һәм бары тик 1990 елда төбәк суверенитет турында декларация белән Татарстан Совет Социалистик Республикасы статусын ала[3]. 1992 елда Советлар Союзы таркалгач, Татарстан Россия Федерациясе составында җөмһүрият статусына ия була[4].
Дәүләт бәйрәмен беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елда билгеләп үтәләр, ул вакытта бу көн бәйрәм һәм ял көне дип игълан ителә[5]. «30 августны — Татарстан Республикасы төзелгән көнне — бәйрәм көне дип игълан итү турында» 1991 елның 29 августындагы 1207 — XII санлы Татарстан Республикасы кануны нигезендә 30 август рәсми рәвештә бәйрәм көне дип таныла[6]. Бу көн күпмилләтле халыкның бердәмлеген, төбәк халкы арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра.
1992 елның 7 февраленнән республика «Татарстан Республикасы» исемен йөртә. 1992 елның 21 апрелендә РСФСР Халык депутатлары җыены бу атаманы раслый һәм илнең төп канунына тиешле үзгәрешләр кертә.
Традицияләр
- Бу көнне Татарстан Рәисе гражданнарга мөрәҗәгать итә.
- Бәйрәм көне рограммасы Казан урамнары ишегалларында һәм районнарында үткәрелә торган чаралардан башлана.
- Республика шәһәрләре һәм авыллары урамнары бәйрәмчә бизәлә, массакүләм күңел ачулар һәм фестивальләр уза торган төп бәйрәм мәйданчыкларында транспорт хәрәкәте ябыла.
- Казанда һәм Татарстанның район үзәкләрендә бәйрәм көнендә халык авыз иҗаты төркемнәре һәм заманча коллективлар катнашында концертлар, такмак бәйгеләре һәм башка төрле чаралар үткәрелә.
- Балалар программасына бәйрәмнәр һәм паркларда спорт ярышлары керә.
Бәйрәм итү
Казанда төп вакыйгалар Кирмән яр буенда, «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда, Казан кирмәнендә һәм Мәрҗани урамында уза.
- 2025 елда үткәрелә торган чаралар
- Республика көне Казан Ратушасында тантаналы чарадан башлана: шәһәрнең яңа мактаулы гражданнарын һәм Хөрмәт китабына кертелгән гражданнарны бүләклиләр.
- «Казан» гаилә үзәгендә алтынчы «Ике Кремль» («Два Кремля») мотофестивале була. Биредә шәһәр халкы һәм кунаклары байк-мәдәнияте белән таныша. Байкерлар шәһәрнең үзәк урамнарында — Кирмән, Карл Маркс, Вишневский буйлап, Универсиада проспекты, Профсоюз һәм Кремль дамбасы аша гаилә үзәгенә кадәр мото юл уза.
- Бәйрәм көнендә бөтен Татарстан һәм Россия төбәкләреннән бер меңнән артык гармунчы Камал театры мәйданында «Уйнагыз, гармуннар!» тантанасына җыела. Гармунчылар театр янынан Бауман урамы аша уза һәм Беренче Май мәйданына күтәрелә, гармунга кушылган җырлар һәм биюләр белән катнашучылар Казан кирмәненә уза, Кирмән яр буенда гармунчылар катнашында бәйрәм концерты тәкъдим ителә.
- Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең традицион гала-концерты уза. Чарада эре сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук бюджет оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең иң яхшы номерлары белән чыгыш ясый.
- Кабан күле буенда «Милли кием» халык костюмы фестивале була.
- Каюм Насыйри урамында «Казан сөлгесе» фестивале үткәрелә. Чарада өч йөздән артык җырчы һәм татар халык биюләрен башкаручылар катнаша. Фестиваль татар халкының җыр-бию сәнгатен саклый һәм популярлаштыра, дөньяның төрле почмакларыннан татар коллективларына тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә. 2019 елдан фестиваль Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының (ЮНЕСКО) иҗади шәһәрләре челтәренең креатив проектлары исемлегенә керә.
- Казан ипподромында традицион ат спорты чарасы уза. Программада: ат чабышлары, сәнгать осталарының концерты.
- «Казан» гаилә үзәгендә зур бәйрәм концерты.
- Бәйрәм салюты (Казансу акваториясе)[7].
Татарстан районнарында республиканың күпмилләтле мәдәни мирасын чагылдырган төрле концертлар, күргәзмәләр, спорт ярышлары һәм милли ашлар фестивальләре уза.
Искәрмәләр
- ↑ Культурная программа ко Дню Республики Татарстан (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. mincult.tatarstan.ru (29 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025. Архивировано 11 август 2025 года.
- ↑ От Декларации до метрополитена, Scorpions и золотого полтинника: история Дня Республики Татарстан (рус.). Миллиард Татар. milliard.tatar (30 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025. Архивировано 11 август 2025 года.
- ↑ 100-летие образования Татарской АССР (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. gossov.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025. Архивировано 11 август 2025 года.
- ↑ История (рус.). Официальный Татарстан. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025. Архивировано 11 август 2025 года.
- ↑ Оксана Романова. Как Татарстан отмечал 30 августа: ретроспектива Дня Республики в фотохронике с 1995 года Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/kak-tatarstan-otmecal-30-avgusta-retrospektiva-dnya-respubliki-v-fotoxronike-s-1995-goda-5834320 (рус.). Татар-информ. tatar-inform.ru (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025. Архивировано 11 август 2025 года.
- ↑ Татарстан Республикасы Законы паспорты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. gossov.tatarstan.ru.
- ↑ О подготовке и проведении праздничных мероприятий, посвященных Дню Республики и Дню Города Казани (рус.). Мэрия Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.