Милли музыка көне
Милли музыка көне (рус. День национальной музыки, азәри. Milli musiqi günü) — Азәрбайҗанда ел саен 18 сентябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәме. Азәрбайҗанның заманча профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Гозәир Хаҗибәков туган көнендә үткәрелә[1] [2]. Эш көне.
Бәйрәмнең традицияләре
Традицион рәвештә бу көнне Гозәир Хаҗибәков исемендәге Азәрбайҗан дәүләт консерваториясе (1991 елдан Баку музыка академиясе) бинасы янында меңләгән халык җыела. Биредә музыкачы Ниязи җитәкчелегендә Хаҗибәков исемендәге Азәрбайҗан Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясый, алар композитор әсәрләрен башкара[2]. Ниязи тарафыннан бу традиция барлыкка килә[3].
1995 елда Азәрбәйҗан Президенты Гейдар Алиев боерык имзалый, документка ярашлы бәйрәм көне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә башлый[3].
Азәрбайҗан мәдәният һәм туристлык министрлыгы Милли музыка көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә берничә чара үткәрә: Баку музыка академиясе бинасы каршында тантаналы чара, Гозәир Хаҗибәков музей-йортында мәдәни чаралар һәм Гейдар Алиев исемендәге сарайда Гозәир Хаҗибәков истәлегенә багышланаган тантаналы кичә[4].
Искәрмәләр
- ↑ Сафарова З. Узеир Гаджибеков. — Б.: Язычы, 1985. — С. 4. — 64 с.
- ↑ 1 2 Керимов С. Ниязи. Жизнь и творчество. — Б.: Язычы, 1982. — С. 73. — 88 с.
- ↑ 1 2 Молодые исполнители дали концерт в Доме-музее Ниязи. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2014. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ 18 сентября — День национальной музыки Азербайджана. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2014. Архивировано 4 март 2016 года.
Шулай ук карагыз
- Азәрбайҗанда музыка