Мәүлид бәйрәме
Мәүлид-ән-Нәби (гарәп. مَوْلِدُ آلنَبِيِّ, Мәүлид ән-Нәби, туу; рус. Мавлид) — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итү. Раббигыль-әүвәл аеның 11-12 көннәрендә билгеләнә. Күп мөселман илләрендә рәсми бәйрәм буларак үткәрелә һәм бер ай дәвам итә. Шәһәрләрдә Коръән аятьләре язылган плакатлар эленә, мәчетләрдә кешеләр бәйрәм намазына җыела, дини җырлар (нашидлар) көйләнә, мөнәҗәтләр әйтелә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турында вәгазьләр укыла. Бәйрәмдә пәйгамбәрнең бу дөньяга килүенә шатлык белдерү һәм моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү, догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү кабул ителгән[1][2][3].
Мәүлидне сөнниләр дә, шигыйлар да билгеләп үтә (алар традициясе буенча ул Раббигыль-әүвәл аеның 17 нче көненә туры килә).
Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы
Үзе исән чагында һәм үлгәннән соң беренче берничә гасыр дәвамында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне берничек тә билгеләнми. Мөселман дин белгечләре фикеренчә, Мәүлид ән-Нәбине бәйрәм итү тарихы бары тик XII гасырдан башлана. 1207 елда (604 һиҗридә) фатимидлар беренче тапкыр Мисырда, Багдат хәлифе ән-Насир идарә иткән чорда, Мәүлид Али ибн Әбу Талибның һәм аның хатыны Фатыйманың мәүлиден уздыралар. Башта Мәүлид югары даирәләрдә генә бәйрәм ителсә, соңрак гомумхалык бәйрәменә әйләнә.
Тарихчы һәм дин галиме әс-Суюти (1445—1505) үзенең «Мәүлид үткәрүнең изге максаты» (гарәп. «حسن المقصد في عمل المولد») фәтвасында Мәүлидне бәйрәм итүгә башлангыч биргән кеше — Эрбил хакиме Мозаффар әд-дин Кукбури (ү.в. 1232 ел) дип күрсәтә. Әс-Суюти сүзләренә караганда, Мозаффар әд-дин «гадел һәм гыйлемле» хаким булган, бу гамәле белән «Аллаһка якынаерга» өметләнгән, ә бәйрәмдә катнашкан галимнәр һәм тәкъвалар (солахлар) Мәүлидне кире какмаганнар. Мазаффар әд-диннең Мәүлидне бәйрәм итә башлаган беренче кеше дип аталуын (Эрбилдәге «беренче» Мәүлид турындагы хәбәрдән аермалы буларак) мәгълүматларның аз булуы белән аңлатырга мөмкин[4].
Бәйрәмне сөнниләр дә, шигыйлар да билгеләп уза. Сөнни мөселманнар аны раббигыль-әүвәлнең 12 нче көнендә билгели, әмма бәйрәм үзе алдагы көннең киченнән башлана, чөнки, ислам традициясе буенча яңа көн алдагы көннең кояшы бату вакытыннан санала башлый. Яңа ай ай фазасы буенча билгеләнү сәбәпле, төрле төбәкләрдә бәйрәм итү датасы бер тәүлеккә аерылырга мөмкин. Шигыйларда бәйрәм көн раббигыль-әүвәлнең 17 нче көненә туры килә, бәйрәм датасы ел саен 12 көнгә алга күчә бара. Башка юнәлешләрдә, мәсәлән, ваһһабичылык һәм сәләфилектә Мәүлид ән-Нәби ярамый торган яңалык (бид’а) булып санала[5][6].
Бәйрәм итү традицияләре
Төрле илләрдә бәйрәм итү характеры һәм бәйрәмнең үзенә мөнәсәбәт төрлечә. Мисырда һәм Төньяк Африка илләрендә ул тантаналы халык йөрешләре белән озатыла, ә Палестинада өч көн бәйрәм ялы бирелә. Шул ук вакытта Урта Азиядә һәм Төньяк Кавказда, мәсәлән, бәйрәм көннәрендә пәйгамбәрне хөрмәтләү (бәйрәм намазы, вәгазьләр һ.б.) гадәттә дин әһелләре тарафыннан башкарыла, ә халык арасында Мәүлид ән-Нәби хөрмәтле, ләкин махсус игътибар һәм чаралар таләп итми торган дини бәйрәм буларак кабул ителә[7].
Һәр илнең үз бәйрәм традицияләре бар, шулай да уртак элементлар саклана, болар — Коръән уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер өләшү[8].
Госманлы дәүләтендә Мәүлид XVI гасырда рәсми рәвештә зурлап уздырыла башлый[9].
Согуд Гарәбстаны һәм Катардан кала, Алжир, Бәхрәйн, Мисыр, Гыйрак, Сүрия, Күвәйт, Йәмән, Пакистан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдә Мәүлид — ял көне булган дәүләт бәйрәме, бу көндә, гадәттә, мохтаҗларга сәдака өләшәләр һәм бәйрәмне мәчетләрдә үткәрәләр[10].
Пакистанда ул өч көн дәвамында билгеләнә торган рәсми ял көне санала, биредә нашидлар көйлиләр, зур күләмдә ризык әзерләп, мохтаҗларга тараталар[11]. Мисырда һәм Төркиядә бәйрәм фонарьлары кабызалар, Пәйгамбәргә багышлап касидәләр укыйлар һәм бәйрәм ризыклары өләшәләр; Индонезиядә исә фестивальләр оештыралар.
Сенегал яисә Марокко кебек суфичылык җәелгән илләрдә пәйгамбәр хөрмәтенә дини биюләр башкарыла. Европада һәм Америкада мөселман җәмгыятьләре онлайн-вәгазьләр яисә гаилә җыеннары уздыра[12][13].
Россиядә Мәүлид җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алып билгеләп үтелә. Бәйрәмне нигездә Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия һәм Чечен республикасында билгелиләр[14].
Мәүлидне балалар аеруча ярата, алар өчен махсус бәйрәм чаралары оештырыла, уеннар уздырыла, татлы ризыклар таратыла, бүләкләр әзерләнә.
Бәрәм чаралары
Мөхәммәд Пәйгамбәргә салаватлар уку, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, аның хөрмәтенә аш-су әзерләү; якыннарны, фәкыйрьләрне җыеп хөрмәт итү; Пәйгамбәрне мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү; Расүлуллаһның башыннан үткән хәлләрне укып, аны хөрмәтләп искә төшерү; мәҗлесләр ясап, мәүлид укыту.
Исламда билгеле шәхесләрнең Мәүлид турында әйткән сүзләре
| Бер дирһәм булса да сарыф итеп, Мәүлид мәҗлесе оештырган кеше сәгадәтле Җәннәттә минем янда булыр. Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) сәхабәсе һәм беренче хәлифә Әбу Бәкер
|
| Мәүлидне олылаган һәр кеше ислам диненең җанлануына ярдәм итә. Икенче хәлифә Гомәр
|
| Кем дә кем үз мөселман кардәшләрен өенә Мәүлид мәҗлесенә чакыра икән, аның өчен сыену урыны «Наим» җәннәте (Бәхет җәннәте) булыр. Имам әш-Шәфигый
|
| Кем дә булса Мәүлидкә барам дигән ният белән өеннән чыга икән, ул кеше – Җәннәт бакчаларына сусаган кеше (бу сүзләр «Ән-нигъмәт әл кубра гал галәм». Сәрию әс-Сәкати
|
| Мәүлид мәҗлесе оештыру өчен бер дирһәмен булса да сәдака итеп биргән кеше – Бәдер һәм Хөнәйн тауларындагы газават сугышларында катнашучыга тиң[15]. Өченче тәкъва хәлифә Госман болай дигән
|
Бәйрәм көне
- 2026 елның 24-25 августы[16];
- 2025 елның 4 сентябре;
- 2024 елның 15 сентябре[17].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ ДУМ РФ. Мавлид: обряды, традиции, молитвы [неопр.]. «Мусульмане России» — Dumrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2025.
- ↑ Праздник Мавлид 2025: дата, традиции, что можно и нельзя, как мусульмане отмечают день рождения пророка Мухаммеда в разных странах. Lenta.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Мәүлид көне. Нур татар (4 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ N. J. G. Kaptein. Muḥammad's Birthday Festival: Early History in the Central Muslim Lands and Development in the Muslim West Until the 10th/16th Century. — E. J. Brill, 1993.анг--> — P. 67—70. — 183 p. — ISBN 9789004094529.
- ↑ Что известно о мусульманском празднике Маулид ан-Наби (рус.). ТАСС (2 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Али-заде. Исламский энциклопедический словарь [рус.]. — 192 с. — ISBN 978-5-98443-025-8.
- ↑ Емельяненко Т.Г. Маулид ан-Наби – праздник в честь рождения Пророка Мухаммеда (рус.). ethnomuseum.ru (4 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын! dumrt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Мавлид ан-Наби 2025: история, традиции и как отмечают праздник в России (рус.). dzen.ru (2 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Мавлид ан-Наби: праздник рождения пророка Мухаммада ﷺ – света для Всех Миров. m.islam-today.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Особенности празднования Мавлида ан-Наби в Пакистане (рус.). islamdag.ru (19 февраль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Мусульмане США отмечают Мавлид-ан-Наби (рус.). islam.ru (25 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
- ↑ Абдумалик Исмаилов. Как отмечается мавлид в Европе? (рус.). https://islam.uz/ (6 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2025.
- ↑ Хасан Умеров. Мавлид ан-Наби: праздник рождения пророка Мухаммада ﷺ – света для Всех Миров. m.islam-today.ru (3 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Мәүлид, аның файдасы һәм фазыйләтләре. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте (13 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2025.
- ↑ Умар Киличев. Календарь мусульманских праздников на 2026 год: важные даты и традиции (рус.). rahmat.ru (14 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2025.
- ↑ ДУМ РФ. Обращение муфтия Гайнутдина по случаю рождения пророка Мухаммада (Мавлид ан-Набий) 2024 года 1446 года по хиджре (рус.). Dumrf.ru (13 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2025.
